Дәрес планы "SMS"
материал для подготовки к егэ (гиа) на тему

9нчы сыйныф, рус группаларын имтиханга хат язарга өйрәтү өчен кирәкле булыр дип уйлыйм

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл дәрес планы24.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:.Sиңа Миннән Sаләм.!

 Белем бирү максаты: эш кәгазьләренең бер төре булган шәхси хат язу кагыйдәләре белән танышу, аны язу аша татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерү, дөрес язу күнекмәләрен булдыру;

Фикер сәләтен үстерү максаты – укучыларныңаралашу күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү, укучыларның үз фикерләрен тиз һәм төгәл әйтә белүләренә ирешү,шулардан чыгып нәтиҗә ясый белүләренә ирешү;

Тәрбияви максат– аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен, кешелеклелек, ярдәмчеллек сыйфатларын, хат язу культурасын тәрбияләү.

Җиһазлау. Ноутбук, проектор,сүзлекләр, презентация,таратма материал, хат үрнәкләре.

Дәрес тибы: катнаш

Дәрес барышы:

  1. Оештыру.Исәнләшү.

1 слайд

Елмаеп карагыз дөньяга

Рәхәт бит яшәве,шулаймы?

Елмаеп яшәсәң көн саен

Укырга,уйларга бик җайлы

Кемең бүген кәефе яхшы?

Кемнеке начар? Әйдәгез җыр белән кәефне күтәреп алыйк әле...

2.КАРАОКЭ

Укучылар бу җыр нәрсә турында?

Димәк  яхшы,чын дустың булганда сиңа бу тормышта бернидә куркыныч түгел.

Хәзер әйдәгез тизәйткечләрне искә төшерербез:

II

Актуальләштерү

-Укучыдар сез бер-берегез белән,иң якын дусларыгыз белән күбесенчә ничек аралашасыз?

(СМС ярдәмендә)

-Күпчелек смс хатларыгызның эчтәлеге нидән гыйбәрәт? Стикерларга языгыз  да тактага ябыштырыгыз...Укыйбыз да гомумиләштерәбез...

-Яхшы рәхмәт

-Укучылар, игътибар, белән экранга карагыз әле. Рәсемдә нәрсәләр сәрәтләнгән?

-Конверт, хат ташучы, каләм, дуслар...

-Дөрес, бик яхшы!

-Бу рәсемнәрне сезнең фикерегезчә нәрсә берләштерә?

-Әйе, дөрес. Ничек уйлыйсыз, бүген без дәрестә  нәрсә эшләрбез ?

-Хат язарбыз, ә кемгә хат язарбыз дип уйлыйсыз?  (Җаваплар тыңланыла)

III   Төп өлеш

-Укучылар нәрсә соң ул хат? Хат нәрсә ул?

Хат – эш кәгазе, аралашу чарасы һәм мәгълүмат алмашуның киң таралган юлы. Почта аша җибәрелә.

Бик дөрес! Сез бер-берегез,дусларыгыз,туганнарыгыз белән  хат алышасызмы?Юк икән,ни өчен шулай килеп чыга икән? Әйе,технологияләр алга  киткән заманда, ак кәгазьгә уй-фикерләрен, хисләренязып бушатучылар сирәктер шул...Ә кайчандыр безнең әти-әниләребез ,әби бабайларыбыз туган нигездән ерак булган туганнары, дуслары, ярлары белән хат аша аралашкан бит.Сугышта та газиз солдатларыбызның куен кесәсендә өйдән әниләреннән яки яраткан кешесеннән килгән хат булган .Иң авыр вакытларында алар бу хатларны кат-кат укып көч-куәт алганнар,өметсезлеккә бирелмичә  дошманга каршы сугышканнар!

- Хат язарга вакытым юк, дигән сүзләр белән мин килешмим. Телевизор карау, компьютерда уйнау вакытын киметеп, кулыңа ак бит алып, якын кешеләргә хат язарга була. Ләкин хатлар бары тик туганнарга гына түгел, ә башка кешеләргә дә языла. Хатның нинди төрләрен беләсез?

Рәсми хатлар – официальные письма(Алия)

Шәхси хатлар – личные письма(Алисә)

Мәхәббәт хатлары – любовные письма(Айдар)

Дуслык хатлары – дружеские письма(Данил)

Фронт хатлары – фронтовые письма(Алина)

Электрон хатлар – электронные письма(Радмир)

- Аның эчтәлеге нинди була?

Яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, үтенү, нәрсәдер эшләргә кушу, сорашу-белешү, укылган китап турында фикер алышу һ.б.

Хат ничек языла?Нинди өлешләрдән тора,карап китик.

Хат калыбы.

1.Сәламләү, рәхмәт әйтү өлеше.(Приветствие, благодарность)

          Исәнме, якын һәм кадерле дустым Алинә! Сиңа сәлам белән дустың Айдар хат яза. Әниеңә, дусларыңа, Сашага  миннән сәлам әйт.

           Алинә, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Хатың бик кызыклы, мин аны рәхәтләнеп укыдым.

  • 2.Төп өлеш.Основная часть письма –ответы на заданные вопросы.
  • 3.Йомгаклау өлеше.Заключительная часть.

       Алинә,синең хәлләрең ничек? Авырмыйсыңмы? Әтиең,әниең исән-саумы?Нинди яңалыклар бар?Ничек укыйсың?Шулар турында хат яз, көтәм.

Сәлам белән дустың Айдар.                                      16 нчы ноябрь 2016

Видео- мөрәҗәгать. Мне пришло сообщение адресованное вам  видео- обращение.Давайте послушаем,что же она хотела вам сказать.

                                               Сәлам Казаннан!

Исәнмесез,  кадерле 9 нчы сыйныф укучылары! Бу хатны сезгә Казанда яшәүче 10 сыйныф укучысы Айгөл яза!

    Минем хәлләрем әйбәт. Тырышып укыйм, имтиханнарга әзерләнәм,бию түгәрәгендә шөгыльләнәм. Буш вакытымда дусларым белән аралашам, театрга, музейларга йөрим, китаплар укыйм. Чөнки минем теләгем-уңышлы, белемле , максатына ирешүчән, җәмгыятькә кирәкле кеше булу. Мәктәпне бетергәч,  югары уку йортында белем алып табиб булырга хыялланам, кешеләргә ярдәм итәсем килә.

Синең дусларың бармы? Сез дуслар белән бергә нәрсәләр эшлисез?Дуслар ни өчен кирәк?

9 сыйныф авыр, катлаулы һәм бик җаваплы вакыт.

Чөнки сезне алда сынулар ,имтиханнар көтә. Мин сезнең барыгызга да уңышлар телим!

Бу укучының исеме ничек?

Ул ничәнче сыйныфта укый?

Ул буш вакытын нчек уздыра?

Аның нинди теләге бар?

Сезгә нинди теләкләр белдерде?

Бирем.

Шушы сорауларга җавап биреп, Айгөлгә хат языгыз. Язма эшегез 80 сүздән торырга тиеш.

 ... Әйе, мин үзем дуслыкның кадерен беләм дип уйлыйм. Минем дусларым күп. Алар – бик күңелле кешеләр.

Төркемнәрдә эш.

I төркем.Хатның башын яза.

II төркем.Хатның төп өлешен яза.

III төркем. Хатның ахырын һәм адресын язалар.

Хатны укыйлар.

V.Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә.

Димәк, укучылар бүген без дәрестә нәрсә эшләргә өйрәндек.Нинди уңышларга ирештек?Нәрсә авыр булды?Ә нәрсә җиңел бирелде?-Укучылар,сезгә дәрес ошадымы?

VI Өй эше дустыңны туганк өне белән котлап хат  язарга.

  Дусларыгызга хат язарга онытмагыз! Алар һәрвакыт сездән хәбәр көтә.
Сау булыгыз, укучылар!