Ачык дәрес. Тема: Антонимнар (3 сыйныф, рус төркеме)
план-конспект урока на тему
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле иртә, укучылар!
- Без сезнең белән иртән кәефләрне ничек күтәрәбез әле? Бер-беребезгә карап елмаештык:
Хәерле иртә миңа!
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә безгә!
Хәерле иртә Сезгә!
- Игорь, хәлләрең ничек?
- Данил, ә синең хәлләрең ничек?
- Федор, синең өйдә нинди йорт хайваны бар дидең әле?
- Эрика, бүген көн нинди?
- Даяна, бүген атнаның ничәнче көне?
- Ә хәзер экранга карыйбыз һәм кабатлыйбыз.
Фонетик зарядка: а,а,а,- алма, ә-ә-ә әни, у-у-у урман,ү-ү-ү үрдәк, о-о-о-оча, ө-ө-ө-өрә, и-и-и-ипи,ы-ы-ы-ылыс,э-э-э-эт.
3. Актуальлаштерү.
Проекторда 2 төркем сүз бирелә. Бер группада синонимнар, икенчесендә антонимнар. Балалар ике гр карап, сүзләрнең бүленеш үзенчәлеген атыйлар.
- Укучылар, әйдәгез слайдларга игътибар итик әле.
- Яшел түгәрәкләрдә нинди сүзләр бирелгән? Парларда уйлап алабыз.
- Сары түгәрәкләрдә нинди сүзләр бирелгән? Парларда уйлап алабыз.
4. Уку мәсьәләсен кую.
- Димәк, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди?
Укучылар җавабы:
- Антонимнар.
- Дөрес, укучылар. Дәфтәрләрне ачтык, матур итеп бүгенге числоны, сыйныф эшен һәм темабызны язып куябыз. Матур язу өстендә эшлибез.
- МАТУР ЯЗУ ҮРНӘГЕ: Яхшы сүз - яз кебек, начар сүз- көз кебек. (Сөйләшеп алу. ) (Антонимнарны табу)
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 31.67 КБ | |
| 2.5 МБ |
Предварительный просмотр:
3Б нче сыйныф, рус төркеме
Тема: Антонимнар
Максат:
1. Белем бирү максаты: антонимнарны сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләрен булдыру.
2. Фикер сәләтен үстерү максаты: сүзләргә антонимнар табарга өйрәтү, тексттан антонимнар таба белү, аларны сөйләмдә кулана белү. Күнегүләр ярдәмендә белемнәрне камилләштерү, дөрес җөмләләр төзү күнекмәләрен булдыру . Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.
3.Тәрбияви максат: укучыларны әдәплелеккә, тәрбияле, игътибарлы булырга өйрәтү, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Ме т а п р е д м е т- антонимик парларны таба белү, сөйләмдә дөрес куллану
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
- фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча мультимедиа презентация, кагыйдәләр, схемалар, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.
Дәреслек: Татар теле = Татарский язык: рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт. 3нче с-фы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 2 кисәктә. 1 кисәк / К.С.Фәтхуллова; [рәссамнары: В.Булатов, О.Ярикова]. – Казан: Татар. кит.нәшр., 2013 – 87 б. : рәс. б-н.
Метод: өлешчә эзләнү.
Дәреснең тибы. Яңа тема дәресе.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, рәсемнәр.
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.
- Хәерле иртә, укучылар!
- Без сезнең белән иртән кәефләрне ничек күтәрәбез әле? Бер-беребезгә карап елмаештык:
Хәерле иртә миңа!
Хәерле иртә сиңа!
Хәерле иртә безгә!
Хәерле иртә Сезгә!
- Игорь, хәлләрең ничек?
- Данил, ә синең хәлләрең ничек?
- Федор, синең өйдә нинди йорт хайваны бар дидең әле?
- Эрика, бүген көн нинди?
- Даяна, бүген атнаның ничәнче көне?
- Ә хәзер экранга карыйбыз һәм кабатлыйбыз.
Фонетик зарядка: а,а,а,- алма, ә-ә-ә әни, у-у-у урман,ү-ү-ү үрдәк, о-о-о-оча, ө-ө-ө-өрә, и-и-и-ипи,ы-ы-ы-ылыс,э-э-э-эт.
3. Актуальлаштерү.
Проекторда 2 төркем сүз бирелә. Бер группада синонимнар, икенчесендә антонимнар. Балалар ике гр карап, сүзләрнең бүленеш үзенчәлеген атыйлар.
- Укучылар, әйдәгез слайдларга игътибар итик әле.
- Яшел түгәрәкләрдә нинди сүзләр бирелгән? Парларда уйлап алабыз.
- Сары түгәрәкләрдә нинди сүзләр бирелгән? Парларда уйлап алабыз.
4. Уку мәсьәләсен кую.
- Димәк, укучылар, бүгенге дәресебезнең темасы нинди?
Укучылар җавабы:
- Антонимнар.
- Дөрес, укучылар. Дәфтәрләрне ачтык, матур итеп бүгенге числоны, сыйныф эшен һәм темабызны язып куябыз. Матур язу өстендә эшлибез.
- МАТУР ЯЗУ ҮРНӘГЕ: Яхшы сүз - яз кебек, начар сүз- көз кебек. (Сөйләшеп алу. ) (Антонимнарны табу)
- “Кәефләрне күтәрәбез” уены, бер-беребезгә карап матур сүзләр әйтәбез, кәефләрне күтәрәбез.)
- Шулай итеп укучылар, бүгенге дәрестә без “Нәрсә ул антонимнар?” дигән проблемага җавапны табарга тиеш булабыз.
- Антонимнар – ул капма-каршы мәгънәле сүзләр.
- Антонимы – это слова с противоположным значением. (МИСАЛЛАР=СЛАЙД) (СҮЗЛЕК ЭШЕ)
- Капма-каршы - противоположные
- Еш – часто
- Сирәк – редко
- Ерак – далеко
- Якын – близко
- Тырыш – старателный
- Киң – широкий
- Тар – узкий
- Биек – высокий
- Низкий – тәбәнәк
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
- Укучылар, китапларның 18 битен ачабыз, 11 күнегүне карыйбыз. Биремне Сергей укый. (11нче күнегүне эшләү, сүзлек эшен алып бару)
- Аргансыздыр, әйдәгез ял итеп алабыз.
ФИЗКУЛЬТМИНУТКА
- Укучылар, мин сезгә кәгазьләр таратам. Биремне тыңлыйбыз:
Бирем: Рәсемнәргә карап антонимнарны туры китереп ябыштырырга.
- Интерактив такта белән эшләп алабаз.
III. Рефлексия.
1. Рефлексив кабатлау.
- Нәрсә ул антоним?
- Нинди яңа антонимнар белдегез?
2. Бәяләү.
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
а-а-а алма ә-ә-ә әни у-у-у урман ү-ү-ү үрдәк о-о-о оча ө-ө-ө өрә и-и-и ипи ы-ы-ы ылыс э-э-э эт
матур, чибәр, гүзәл, сөйкемле җылы-салкын, матур-ямьсез, ак-кара
Антонимнар
Матур язу
Антонимнар – ул капма-каршы мәгънәле сүзләр. Антонимы – это слова с противоположным знаением.
кара - ак
матур - ямьсез
чиста - пычрак
таза - ябык
еш - часто
сирәк - редко
ерак - далеко
якын - близко
БИЕК – ВЫСОКИЙ
ТӘБӘНӘК-НИЗКИЙ
ТАР - УЗКИЙ
КИҢ - ШИРОКИЙ
Бер, ике- без бастык, Чап-чап итеп кул чаптык. Аякларны бер урында Тып – тып –тып итеп бастык. Утырдык, кабат бастык. Бер утырдык, бер бастык. Инде бераз хәл алдык, Тыныч кына утырдык .
https://learningapps.org/display?v=pr7uk93jt17 Туры китер:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Иярчен вакыт җөмләләр. 9 нчы сыйныф рус төркеме өчен.
Иярчен вакыт җөмләләр буенча дәрес-презентация. 9нчы сыйныф рус төркеме өчен...
"Госпитальдә" әсәре белән танышу. 1 нче кисәк. 9 нчы сыйныф рус төркеме өчен
А.Шамовның "Госпитальдә" әсәренең 1 кисәге белән танышу өчен презентация. 9 нчы сыйныф рус төркеме....
"Ана" хикәясенә лексик-грамматик материал. 9 нчы сыйныф рус төркеме өчен.
9 нчы сыйныф рус төркемнәре өчен "Ана" әсәрен өйрәнүгә әзерлек һәм лексик- грамматик материалны бирүгә дәрес-презентация....
9 нчы сыйныф рус төркеме. Иярченле кушма җөмләләрне кабатлауга дәрес-презентация.
9 нчы сыйныф рус төркеме. Иярченле кушма җөмләләргә дәрес-презентация....
"Зирәк карт"әкияте. 9 сыйныф рус төркеме өчен дәрес-презентация.
9 нчы сыйныф рус төркеме өчен "Зирәк карт" текстына дәрес-презентация....
Иярчен кушма җөмләләрне бәйләүче чаралар. 9 сыйныф рус төркеме өчен дәрес прзентация.
9 сыйныф өчен дәрес презентация. Тема: иярчен кушма җөмләләрнең аналитик һәм синтитик чаралары....
Дәрес планы. 2 нче сыйныф рус төркеме татар теле. Тема: Кая? соравы һәм аңа җавап формасы
Урок По татарскому языку во 2 классе русскоязычной группы. Автор учебника Хайдарова Р.З....
