Главные вкладки
Максимова Гульназ Анасовна
Татар теле укытучысы сайты
Профессия: учитель татарского языка и литературы
Профессиональные интересы: Тюркология
Увлечения: Театр, кино, путешествие
Страна: РФ
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: Казань
Место работы: МБОУ "МПГ №180"
Звание, ученая степень: учитель родного языка и литературы
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/gulnaz-anasovnaМатур итеп сөйләшә белгән кеше матур итеп уйлый белә, матур итеп уйлый белгән кеше матур эшләргә омтыла.

О себе
Яңа ел кайчан башлана? Билгеле, 1 нче гыйнвардан диярсез сез. Әйе, һәр гадәти гаиләдә яңа ел 1 нче гыйнвардан башлана. Ә менә укытучылар гаиләсендә ел башы 1 нче сентябрь.
Мин укытучы гаиләсеннән. Шуңа күрә дә безнең гаиләдә гел 1 нче сентябрь яңа уку елы гына түгел, яңа ел башы булып санала. Мин мәктәп тормышын, мәшәкатьләрен, күңелле бәйрәмнәрен гади укучы буларак кына түгел, ә укытучы баласы буларак та күреп, белеп үстем. Укытучы һөнәренең барлык кыенлыклары да, шатлыклы мизгелләре дә һәрвакыт күз алдында булды. Бу һөнәр белән кызыксыну, укытучы булырга теләк миндә елдан-ел үсә барды. Тик әнием бу теләгемне хупламады, һәр ана кебек ул үз баласының җиңелрәк һөнәр сайлавын теләде, мине икътисадчы булырга үгетләп карады. Сынау өчен дигән булып кына документларымны татар филологиясе бүлегенә тапшырганымны белгәч, карарымның нык булуына инанды да, каршы килмәде.
Бүгенге көндә мин Татарстан Республикасының, Казанның иң яхшы, перспективалы мәктәбендә укучылар күңелендә татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уятам, аларны шушы бай тарихлы, кызыклы дөнья – татар мөһите белән таныштырам, өйрәтәм. Һәр иртәне “Ярый әле җанга якын, яраткан эшем, яраткан укучыларым, яраткан гимназиям бар” дип каршылыйм.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Гаяз Исхакый, Дәрдмәнд, Мәхмүт Галәү, Аяз Гыйләҗев....

Моё портфолио
Яшь белгеч, Максимова Гөлназ Әнәс кызы, сайтына рәхим итегез!