Олимпиадалар
олимпиадные задания

Тазеева Миляуша Мунировна

image

Скачать:

ВложениеРазмер
Package icon zadaniya_tat_yaz.zip1.48 МБ
PDF icon leksikologiya.pdf109.24 КБ
PDF icon fonetika.orfografiya.orfoepiya.pdf46.5 КБ
Package icon tatar_tele_olimpiada.zip826.51 КБ

Предварительный просмотр:

Татар төркеме-татарская группа

“Эрудит”   2нче  сыйныф                Дата____________  Башлану вакыты  ____________

Катнашучының фамилиясе ____________ Исеме ________Әтисенең исеме _________

  1. Шәһәр, агач , елга, чәчәк  исемнәренә 3әр мисал  уйлап яз.

Шәһәр исемнәре:____________,  _____________, _________________.

Агач исемнәре: _________________,_____________, ______________.

Елга исемнәре: _______________,______________,________________.

Чәчәк исемнәре: ______________,  _____________, ________________.

  1. Х,һ хәрефләренең тиешлесен куеп яз:

...әйкәл                                                 ...ава

...әбәр                                                  шә...әр

...ичкем                                               ...ат

  1. Юл хәрефеннән язсаң, кайсы сүзнең мәгънәсе югалмый?

А) Алмаз

Б) Марат

В) Чәчәк

Г)  Азат

  1. Артык сүзне билгеләгез

А) Казан

Б) Чаллы

В) Уфа

Г) Казансу

  1. [э] авазы булган сүзне табыгыз

А) елан

Б) белем

В) ерак

Г) ялган

      6.    Хаталы сүзне билгеләгез.

            А) белән

            Б) шәхәр

            В) кулъяулык

            Г) хәйләкәр

     7. Язылган сүзләрнең ничәсе  һөнәр атамасы: кайчы, сатучы, баручы, игенче, күрүче?

           А)  1  

           Б)   2

           В)   3

           Г)   4

    8.   Кайсы сүз татар теленең үз сүзе түгел?

          А) икмәк

          Б)  он

          В)  җир

          Г)  трамвай

     9.   ”Й” белән башласаң-әйберне саклый,

           “Т” белән башласаң-җәнлек ауларга ярый.Ул нәрсә?

             А)йорт-торт

             Б) йөрәк-терәк

             В) йозак-тозак

             Г) йокы-җим

10. Хәрефләрдән сүз төзе: Т Ә К П М Ә  ___________________

11. Кеше фамилияләре бирелгән.Кайсы фамилия исемлек ахырында булыр?

      А) Галиева

      Б) Хәсәнова

      В) Садыйкова

      Г) Хәсәншина

12. 12. Кем ике сөйләми?                                                                                  

     А) кыз

     Б) әни

     В) егет

     Г) әби

13. ъ һәм ь билгеләре кергән өчәр сүз яз.

________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

________________________________________________________________________

14. Һәр төркемнән артык сүзне табып яз.

А) каләм, мәктәп, китап, энә    _________________

Б) сатучы, укытучы, укучы, тегүче   __________________________

В) авыл,әти, әни, абый                     ______________________________

Г) матур, усал, күркәм,чибәр   _____________________________

Татар төркеме-татарская группа

“Эрудит”   3нче  сыйныф                Дата____________  Башлану вакыты  ____________

Катнашучының фамилиясе _______________ Исеме ________Әтисенең исеме _________

1нче бирем. Дөрес җавапны сайлап ал.

1) Артык сүзне билгеләгез:                                                                                      

А) дүшәмбе

Б) шимбә

В) күгәрчен

Г) җомга

Д) пәнҗешәмбе

  1. Кайсы раслау дөрес түгел?                                                                                

А) елый-елый-фигыль

Б) аш-су –исем

В) ярату-исем

Г) кайдан-алмашлык

Д) кичен-рәвеш

  1. Язылган сүзләрнең ничәсе һөнәр атамасы: кайчы, сатучы, баручы, игенче, күрүче?                                                                                                               

          А) бер

          Б) ике

В) өч

Г) дүрт

Д) һәммәсе

  1. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс ...                                                  

Күп нокталар урынына кайсы сүзне язу уңышлы булыр?

А) куя

Б) китә

В) ия

Г) куна

Д) оча

  1. Кайсы хәреф сүз башында килә алмый?                                                            

А) Й

Б) Е

В) Һ

Г) Ң

Д) Э

  1. Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?                                                              

А) кЕмнәрдер

Б) әммА

В) бУлмый

Г) балалАр

  1. Нечкә әйтелешле сүзне табыгыз.                                                                            

А) ял

Б) ю

В) еш

Г) аш

Д) яшь

2нче бирем. Сүзләр белән җөмләләр төзеп яз.                                                            

Алма- алмА ________________________________________________________ ___________________________________________________________________

бАсма-басмА _______________________________________________________ ___________________________________________________________________

чАлма-чалмА _______________________________________________________ ___________________________________________________________________

3нче бирем. Татарстандагы 5 елга исемен алфавит тәртибендә яз. 

______________________________________________________________________                  

4нче бирем. Й, ю, е хәрефләренә башланган өчәр сүз уйлап яз.

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

5нче бирем. Укы һәм дәвам ит:                                                                                  

Кош исемнәре: чыпчык,_____________________________________________

Табигать күренешләре яңгыр,________________________________________

Бөҗәк исемнәре кырмыска, __________________________________________

6нчы бирем. ь һәм ъ хәрефләре кергән өчәр сүз яз.       

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________                                          

7нче бирем. Күп нокталар урынына нинди соравына җавап биргән сүзләр куеп яз                   

                                                                                                                   

 

...

...

...

...                                            

...                                   көн

...        

...

8нче бирем. Мәкальне дәвам ит. Ия белән хәбәрнең астына сыз.                         

Алма агачыннан _____________________________________________________

Татар төркеме-татарская группа

“Эрудит”   4нче  сыйныф                Дата____________  Башлану вакыты  ____________

Катнашучының фамилиясе _______________ Исеме ________Әтисенең исеме _________

1нче бирем. Өзекне укы, биремнәрне үтә.

Карлар я...а. Тышта ап-ак кар я...а. Агач б...такларына мамыктай ...омшак бә.. куна. Бакча аеруча ям...ләнеп киткән. Илизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары белән берәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. (Г.Бакирдан)

А) күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп яз;

Б) ап-ак сыйфатының дәрәҗәсен билгелә ________________________________

В) ботакларына, малайлары, кар сүзләрен тиешле килеш янына урнаштыр:

Б.к. _________________________

Ю.к. ________________________

Т.к. _________________________

Ур.в.к. ______________________

Г) икенче җөмләнең иясе белән хәбәренең астына сыз;

Д) ак, йомшак сүзләренең антонимнарын яз; _______________________________

Е) агач сүзенә фонетик анализ ясарга

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2нче бирем. Мәкальне дәвам ит. Ия белән хәбәрнең астына сыз.

Егет кешегә ___________________________________________________________

 3нче бирем.  Җиңен сызганып фразеологизмы нәрсәне аңлата? _______________________________________________________

________________________________________________________

4нче бирем. Дөрес җавапны сайлап ал.

1)Хаталы язылган җөмләне тап, астына сыз:

А) Болгар-тарихи шәһәр

Б) Казан-татарстанның башкаласы.

В) Без кичә кинога бардык.

 2)Тотрыклы сүзтезмә булсын өчен, кайсы сүзне сайларсыз?

... тишегеннән

А) тартма

Б) сумка

В)кояш

Г) көн

Д)таң

 3) Хаталы сүзне билгелә:

А) белән

Б) димек

В) кулъяулык

Г) хәйләкәр

Д) икмәк

4) Юлга нинди җәймә ябалар?

           А) йомшак

            Б) ак

           В) яшел

           Г) кара

5нче бирем.  Дәү әниеңә өлкәннәр көне уңаеннан котлау сүзләре яз.

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Татар төркеме-татарская группа

“Эрудит”   5нче  сыйныф                Дата____________  Башлану вакыты  ____________

Катнашучының фамилиясе _______________ Исеме ________Әтисенең исеме _________

1нче бирем.  Шигырне укы, биремнәрне үтә.

Шигырь кайда-бөтен төштә:

Зур диңгездә һәм инештә,

Күктә, җирдә, урманнарда,

Дәртле кошлар сайравында,

Игеннәрнең шаулавында,

Ашлык тулы келәтләрдә.

 Бөтен җирдә шигырь  һәм  моң

Ургыла, гел алга гөрләп.

Барысын язып алыр өчен,

Шагыйрь булу гына кирәк. (Ф.Яруллин)

А)  ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне шигырьдән табып яз:  

________________________________________________________________________

Б) шигырьдән ябык иҗекләрдән генә торган сүзләрне  күчереп ал:

________________________________________________________________________

 В) борын ассимиляциясенә мисалларны шигырьдән табып яз:

________________________________________________________________________

Г) Шигырь сүзендә ______ хәреф, ________ аваз бар.

2нче бирем. Әйтелешне язуда дөрес күрсәтү өчен уйлап табылган язу-________________________________________________________________________

3нче бирем.  Борын сүзе  һәм аның формалары кергән 5 фразеологизм уйлап яз.

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

4нче бирем. Җөмләдән антоним сыйфатларны табып, парлап языгыз. 

  1. Егет яшь тә түгел, карт та түгел, боек та түгел, шат та түгел, биек тә түгел, тәбәнәк тә түгел, чирле дә түгел, сәламәт тә түгел икән. (Ф. Яруллин)

_________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

5нче бирем. Хәрефләрдән сүз төзе: К А Б Ш Ы Т А М ______________________

6нчы бирем. Тел турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез? 5 мисал языгыз.

________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

Татар төркеме-татарская группа

“Эрудит”   6нчы сыйныф                Дата____________  Башлану вакыты  ____________

Катнашучының фамилиясе ____________ Исеме ________Әтисенең исеме _________

1нче бирем. Текстны укы, биремнәрне үтә.

       1) Эссе, бөркү көннең ахырында болытлар куерып китте, һәм яңгыр коя башлады. 2)Яңгыр туктагач, горизонт өстендә батып бара торган кояш ялтырап күренде.3) Нәкъ шул вакытта узып баручы кара болыт астында салават күпере калыкты. 4) Сизелер -сизелмәс  кенә бер-берсенә күчә барган җиде саф төс: кызыл, кызгылт-сары, сары, яшел, күк, зәңгәр, миләүшә төсләр.

        5) Нәрсә соң ул салават күпере?6) Мондый могҗиза һавада ничек барлыкка килә?

7) Моның сәбәбе - кояш яктысы. 8)Ул ак кебек күренә.9) Әмма чынлыкта җиде төрле төстән тора.

А) Текстка исем уйлап яз.                                                                                          ______________________________________________________________________

Б) Беренче җөмләдән ирен гармониясе күзәтелгән сүзләрне  табып яз.  

______________________________________________________________________  

В) Өченче җөмләдән ия белән хәбәрне табып яз.

______________________________________________________________________

Г) 4нче җөмләдән сыйфатларны сайлап алып яз

 ______________________________________________________________________

______________________________________________________________________

2нче бирем.Дөрес җавапны сайлап ал.                                        

1) Сишә...бе сүзендә төшеп калган хәреф дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез.     

        а) н;

        ә) м;

        б) л;

        в) ң.

2) Парлы сүзләрдән генә торган рәтне билгеләгез.                                               

        а) кулъяулык, аккош, кызылтүш;

        ә) шәһәрдә яшәү, җиләк җыю, мәктәптә уку;

        б) хатын-кыз, кадер-хөрмәт, бала-чага;

        в) әтәч гөмбә, үги ана яфрагы, матур әдәбият.

3) Җәенке җөмләне билгеләгез.                                                                                

        а) Әнием – укытучы.

        ә) Гөлия Алмазовна укыта.

        б) Акбай ишегалдында йөри.

        в) Кура җиләге өлгергән.

4) Җөмләдә кулланылган күплек сандагы  исемнәрнең санын билгеләгез.  

Уң яктагы чокыр төбендә бөрлегәннәр, тәлгәшләрен күтәрә алмыйча, якты кояш нурында янып, матурланып, кызарып утыралар.

а) 1;  

ә) 2;    

б) 3;    

в) 4.

5) Җөмләнең иясен билгеләгез.                                                                          

        Агач башында кечкенә генә биш кошчык сайрый.

а) агач;

        ә) кечкенә генә кошчык;

        б) биш кошчык;

        в) кошчык.

6) Фразеологик берәмлекне билгеләгез.                                                                                                            

        а)гөл үстерү

        б) утын кисү

        в) чәчләре үрә торды

        г) кунак кызы

3нче бирем. Сүзләргә тартык авазларны белдерә торган хәрефләрне өстәп, мәкальне языгыз. (Ике нокта урынына бер хәреф туры килә)

..У....А....Ы..    ..О....Ы..Ы   ..Е..Ә..Е....Ә  

4нче бирем. Мәкальне укы, биремнәрне үтә.

 Карама яшенә, кара эшенә.

1) Эшенә сүзенә фонетик анализ ясагыз.                                                        

     2)  Җөмләдәге сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгын билгеләгез.  

3) Җөмлә җыйнакмы, әллә җәенкеме?                                                           

4) Мәкальдән антоним сүзләрне яз.                                                                    

5) Мәкальнең мәгънәсен аңлатып яз.                                                                


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр: