Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә музей педагогикасы.
статья

Насибуллина Фанзиля Габбазовна

Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә

музей педагогикасы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_2.docx20.44 КБ

Предварительный просмотр:

Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләүдә

музей педагогикасы.

Яшел Үзән районы- татар халкына бик күп шөһрәтле уллар һәм кызлар бүләк иткән төбәк. Бу яктан атаклы язучылар да, шагыйрьләр дә ,төрле фән өлкәләрендә эшләгән абруйлы галимнәр дә аз чыкмаган. Шулар арасында милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда зур хезмәт иткән, гомере буена туган халкы күңеленә армый-талмый якты нур чәчеп яшәгән мәшһүр татар галиме, әдип, педагог, мәгърифәтче Каюм Насыйри лаеклы урын били.

1995 нче елдан бирле мәктәбебездә республика күләмендә “Мәктәп музее” дигән статус алган

К. Насыйри исемендәге этнографик музей эшли. Этнография музейлар –үткән белән бүгенгене тоташтыра торган күпер ул.

Максат. Яшь буында гуманлылык , патриотизм кебек мәңгелек рухи-әхлакый кыйммәтләр формалаштыру аша, туган нигезгә, төбәккә , халыкка, аның гореф- гадәтләренә, йолаларына ихтирам уятып,

күпкырлы иҗади сәләтле, зыялы, югары мәдәниятле шәхес тәрбияләү.

Музеебыз ике өлештән тора. Беренче өлешендә данлыклы якташыбыз К. Насыйри турында мәгълүмат тупланган. Шулай УК шәһәребез һәм районыбыздан чыккан күренекле шәхесләребезгә дә зур урын бирелгән.

Музеебызда төрле темаларга экскурсияләр уздырыла:

Каюм Насыйри – галим һәм мәгърифәтче.

Каюм Насыйри – сәнгатьче.

Каюм Насыйри – мөгаллим һәм тәрбияче.

Идел буе татарларының тормыш-көнкүреше.

Якташ язучылар турында әңгәмә.

Татар халкының данлы тарихы.

Ислам – дөньядагы иң бөек диннәрнең берсе.

Гамәли сәнгать.

Каюм Насыйриның татар этнографиясе буенча да хезмәтләре бар. Алар да халкыбызның тормыш- көнкүреше (йорт- җир, кием- салым, ашау-эчүе) гореф-гадәтләре хакында бүгенге милли тормышыбыз өчен дә файдалы булган мәгълүматлар тупланган.

Ул татар өе рәвешендә күрсәтелде. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф – гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы  материаллар тупланган. Шәһәребездә яшәүче татарларның күбесенең руслашкан татарлар булуын искә алсак, кайбер балаларның мондый әйберләрне әлегә кадәр бөтенләй дә күргәне булмавын аңларга була. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайбер предметларны инде авылларда да бик сирәк күрәсең. Шуңа күрә дә сәке, чабагач, гөбе, күмер үтүге кебек әйберләр балаларда зур кызыксыну уята. Һәрберсенең кайда һәм ничек кулланылуы турында беләселәре килә. Шул максат белән музейда әледән – әле экскурсияләр оештырыла. Аеруча кызыксынган балалар арасыннан экскурсоводлар төркеме оештырылып, алар музейга килүчеләр өчен кызыклы әңгәмәләр оештыралар. Бу – бик җаваплы эш. Чөнки һәрбер экспонат турында тулы мәгълүматлы булу белән бергә, дөрес һәм матур итеп сөйли белергә дә, кеше алдында үзеңне тота белергә дә кирәк. Шуңа күрә бу эш 5 класс укучылары белән башланып китә. Озак вакытлар үтеп, зур тырышлык куйганнан соң гына, алар конкурсларда катнаша алырлык дәрәҗәгә җитәләр һәм теләсә кем алдында сөйли алалар.

Дәресләрдә әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, әңгәмәләр вакытында, төрле чараларга әзерләнгәндә, халкыбызның тормышы – көнкүрешенә караган төшенчәләр, әйберләр турында аңлатканда, экспонатлардан файдалану бик тә уңай. Аңлашыла да, истә дә кала. Әйтик, бала итәкле күлмәк, калфак, коштабак, ипи көрәге, кызыл башлы сөлгеләр турында сүз барганда, аларның һәрберсен күреп кенә калмыйча, тотып карарга мөмкинлек була.

Рус балаларында татар телен өйрәнүгә кызыксыну тудыру чарасы буларак та музейның әһәмияте зур. Татарларның яшәү рәвеше,  милли киемнәре, милли ашлары, һөнәрчелек үсеше турында мәгълүмат биргәндә, шулай ук шушы экспонатларга мөрәҗәгать итәбез. Милли сәнгать әсәрләрен өйрәнүдә шушы әйберләр аша алып барыла. Әйтергә кирәк, алар татарларның тырыш та, пөхтә дә, уңган да, мәдәниятле булуларына соклануларын белдерми калмыйлар.

Елдәвамындабалаларбеләнмиллихәзинәләребезнеөйрәнүбуенчазурэшалыпбарыла.Һәрелныаларүзләренеңэзләнүләреһәмачышларыбеләнуртаклашып, фәнни – гамәликонференцияләрдәчыгышларясыйлар. Эзләнүләртөрлеөлкәләрдәалыпбарыла: татар өенеңбизәлеше, йорт кирәк – яраклары, ирләр һәм хатын – кыз киемнәре, бизәнүәйберләре, милли йолалар, бәйрәмнәрһ.б.

Дәресләрдәнтышуздырылаторганчараларда да музей экспонатларыннанешфайдаланабыз. Әби – бабаларыбызныңгореф – гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәренукучыларгаҗиткерүдәтөрлекичәләрнең роле зур. Мәктәптәдаимирәвештәуздырылыпкиләторган “Сөмбелә”, “Нәүрүз”, “Әбиемсандыгы”, “Әбиемнеңакяулыгы”, “Аулакөй” кебеккичәләрвакытында да музей материалларыннанфайдаланабыз.

Аеручамузейга кече яшьтәгемәктәпбалаларыбиктеләптартыла. Аларөченфольклоргабагышланган, аерымэкспонатларбеләнтаныштырумаксатыннантөрлечараларуздырабыз. Бууңайданәлекүптәнтүгелгенәбулыпузган“ Әбиемсандыгы” кичәсенеңчираттагычыгарылышытурындаискәалыпүтәсемкилә.

Мәктәбебездәтөрлетөбәкләрдәнкилгәнкунаклар да ешбула. Музейдабулуалардазуртәэсирләркалдыра. Балаларыбызныңхалкыбызтарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләребеләнкызыксынуыһәмбелүекунаклардасокланутудыра. Читтәнкилгәнкунакларнымузейдамиллиризыгыбыз – катыкбеләнсыйлау да матурбертрадициягәәйләнепкитте.

Яшьбуынгапатриотиктәрбиябирү, толерантшәхестәрбияләү –һәрмузейның,һәрмәктәпнеңизгебурычыһәмаларэшчәнлегенеңмөһимберюнәлеше. Туганҗиренеңтарихынбеләторганһәмкүренеклекешеләреннәнүрнәк ала торган бала үзенеңтуганягыбеләнгорурланаала,һәмбумөһимэштәбезнең музей зур роль уйный. Улчыннан да, белем, тәрбияһәмтормышмәктәбебулып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

презентация по теме "музей мадам тюссо"

презентация для интерактивной доски по английскому языку для учащихся 5-6 классов. тема "музей мадам тюссо"...

10 лет музею истории колледжа

КОНКУРСЫ МУЗЕЯ2014-2015 года Написание эссе«Что я узнал в музее»«Портрет сотрудника музея»«Если бы я был директором музея…»«Поздравляю мой музей» Итоги будут подводиться в марте 2015 года.Ра...

Экскурсия в музей А.С.Пушкина Мемориальный музей-квартира А. С. Пушкина

 Экскурсия в музей А.С.ПушкинаМемориальный музей-квартира А. С. ПушкинаВ этом доме, в квартире из одиннадцати комнат, Пушкин с семьей поселился в сентябре 1836 г., и эта квартира стала пос...

Экскурсия в музей А.С.Пушкина Мемориальный музей-квартира А. С. Пушкина

 Экскурсия в музей А.С.ПушкинаМемориальный музей-квартира А. С. ПушкинаВ этом доме, в квартире из одиннадцати комнат, Пушкин с семьей поселился в сентябре 1836 г., и эта квартира стала пос...