Мероприятие воспитательного (патриотического)направления “100 күренекле татарстанлы” арасындагы якташларым. Патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге әдәби-музыкаль чара “Мои земляки среди “100 замечательных татарстанцев”
план-конспект занятия

ТАССРның 100 еллыгына багышланган республика конкурсында җиңү яулап,  2нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 100_atakly_tatarstanly.docx188.17 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старостуденецкая средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

«Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Мероприятие воспитательного (патриотического)направления

“100 күренекле татарстанлы” арасындагы якташларым.

Патриотик тәрбия бирү  юнәлешендәге әдәби-музыкаль чара

“Мои земляки среди “100 замечательных татарстанцев”

                                                                        МБОУ «Старостуденецкая СОШ»

                                                                         Учитель родного(татарский) языка

                                                                                Булатова Лилия Магировна

                                                                           МБГББУ «Иске Суыксу урта

                                                                           гомуми белем бирү мәктәбе”

                                                                  Лилия Маһир кызы Булатова

2020 год

2020 нче ел

                                                                       

“100 күренекле  татарстанлы” арасындагы якташларым

                         

                            “Үз илемнең үз баласы булып яшәүләрем итә бәхетле”

                                                                                                           Г. Айзат

(әдәби-музыкаль чара)


Максат: 1.  Татарстан Республикасының кичәгесе, бүгенгесе, киләчәге, туган илебез буларак, безнең биографиядә зур урын алып торуын билгеләү;

2. Укучыларның Татарстан турында белемнәрен үстерү, яңа төшенчәләр бирү;
3. Патриотлык, гражданлык сыйфатлары үстерү, туган төбәктә яшәгән күренекле кешеләрнең илебез үсешенә керткән хезмәтләрен өйрәнү, алар белән горурлану хисе тәрбияләү.

Катнашучылар: укытучылар коллективы, 5-11 сыйныф укучылары, ата-аналар

Үткәрелү урыны:   Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе

Бизәлешпроектор  экраны, ТАСС тарихы турында стенд, тематика буенча газеталар  (8-11сыйныфлар), китаплар һәм рәсемнәр күргәзмәсе «Татарстан – уртак йортыбыз».

Тантана татар телендә алып барыла

Музыкаль бизәлеш: Салават Фатхетдинов «Мин яратам сине, Татарстан»;    Фирзәр Мортазин””Буа ягым”; Фирдания Гыйсматуллина “Әй,  Иске Суыксуым”

Чакыру авазлары: «И туган тел, и матур тел»,

Экранда  – “Страницы истории ТАССР и Республики Татарстан за 10 минут”(видео).

Фанфарлар

. ( Музыкаль  фон, экран, презентация.)

1 алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар!

2 алып баручы Сезне бүгенге бәйрәм тантанасында күрүебезгә бик шатбыз

1 укучы (5 сыйныф):

 Татарстан! Саумы, туган җирем!

Саумы, Казан, гүзәл башкала!

Һәр яңа көн иркен Идел-йортта

 Дуслык җыры белән башлана!

Җыр “Дуслык”(балалар биюе белән үрелеп бара)

1 укучы (6 сыйныф): 

Татарстан! Сабантуйлар иле!

Тукай, Сәйдәш, Җәлил Ватаны!

Якты нурлар сибеп, балкып торсын

Илебезнең матур, ал таңы!

3 укучы (5 сыйныф):

 Татарстан! Республикам минем!

 Тынычлык һәм дуслык бакчасы!

 Казан, Чаллы, Әлмәт, Буаларың,

 Авылларың ямьле барчасы!

4 укучы (6 сыйныф):

Бүгенем син минем, үткәнем син,

Киләчэккә барыр юлым син.

Аяк терәп басар жирем дә син,

Сусавымны басар суым да син!

      2 алып баручы:     Быел Татарстан ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә.

       Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты (ВЦИК) һәм РСФСР халык комиссарлары советы (СНК РСФСР) 1920 елның 27 маендагы декреты белән Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы (АТССР) барлыкка килә.

       1 алып баручы: Бүген без,  үткән еллар биеклегеннән карап,  тарихыбызның  бу этабын  халкыбыз өчен бары тик уңай яктан бәялибез. Бу  вакыйга   чаллы  тарихы, гореф-гадәтләре булган дәүләтчелекне  үстерергә  мөмкинлек бирле.

 

         2 алып баручы:. ТАССР барлыкка килү турындагы Декрет кабул итү  промышленность, авыл хуҗалыгы, энергетика, нефть һәи химия , култура үсешенә зур этәргеч  бирде.

       

        (Татарстан Республикасы турында видео күрсәтелә)

https://yandex.ru/video/preview/?filmId=1809299210277928784&url=http%3A%2F%2Fwww.youtube.com%2Fwatch%3Fv%3DMJoBwo0vTl0&text=%D0%A0%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B0%20%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD&path=sharelink

         1 алып баручы: Татарстан – табигый ресурсларга бай республика, Тик аның иң зур байлыгы – куп гасырлар дуслык белән яшәп иҗат итүче талантлы, эш сөючән, купмилләтле халкы..

       

         2 алып баручы:       ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү барышында “ 100 күренекле татарстанлы” исемлеге тупланды.

    ( Экранда “100 күренекле татарстанлы” исемлеге яктыртыла)

 АБДУЛЛИН Искәндәр Габдулла улы АБДУЛЛИН Яхъя Габдулла улы АБРАМОВ (Хәсәнов) Кыям Алимбәк улы АВЗАЛОВА Әлфия Авзал кызы АДО Игорь Дмитриевич АЗИЗОВ Миргарифҗан Җамалый улы АКСЁНОВ Василий Павлович АКЧУРИН Ренат Сөләйман улы АЛЕКСЕЕВ Алексей Михайлович АЛЬТШУЛЕР Семён Александрович АРБУЗОВ Александр Ерминингельдович АРСЛАНОВ Айрат Гәрәй улы АХУН Садри Сәлах улы ӘБДЕРӘЗӘКОВ Габделхак Әсфән улы ӘБҖӘЛИЛОВ Хәлил Гали улы ӘМИР Мирсәй Мәсәлим улы ӘПСӘЛӘМОВ Габдрахман Сафа улы ӘСӘДУЛЛИН Альберт Нурулла улы ӘХМӘДУЛЛИН Хәбибулла ӘХТӘМОВ Сабир Әхтәм улы ӘХТӘМОВА Фирдәвес Каюм кызы БАҺАВЕТДИНОВ Гыймаз Баһаветдин улы БАҺМАНОВ Ирек Вәли улы БАШКИРОВ Алексей Иванович БӘШӘРОВ Марат Галимҗан улы БЕЛЯЕВА Маргарита Ильинична БИКТИМЕРОВ Шәүкәт Хәсән улы БИЛАЛЕТДИ`НОВ Зиннәтулла Хәйдәр улы БОЛГАРСКАЯ Гөлсем Муса кызы БОРЫНДЫКОВ Микъдәт Юныс улы һ.б....)

    2 алып баручы:   100 күренекле татарстанлы” исемлегендә тормышлары Буа төбәге белән бәйләнешле кешеләр дә шактый.  Республикабызның якты киләчәге өчен нәтиҗәле хезмәтләрен калдырган бу шәхесләр безнең өчен зур горурлык. 

  1. Төркем- 7сыйныф укучылары чыгышы (презентация белән алып барыла)

C:\Users\Лилия\Desktop\300px-Абрамов_Киям_Алимбекович.jpg Абрамов Кыям Алимбәк улы

  1. 1897 елның 7 июне, Сембер губернасы Буа өязе Иске Тинчәле авылы –1938 елның 9 мае, Казан.
  2. Иске Тинчәле мәдрәсәсен (1911), Сембер рус-татар мәктәбен һәм укытучылар әзерләү курсын (1917), Татар коммунистик университетын (1925) тәмамлый.
  3. 1911–1916 елларда Екатеринослав шәһәре янәшәсендә ташкүмер чыгару ширкәтендә күмер чабучы булып эшли.
  4. 1917–1920 елларда Буа өязендә укытучы. 1920–1921 елларда Буа өязе азык-төлек комитеты инспекторы.
  5. 1927–1928 елларда Казанда ВКП(б)ның Түбән шәһәр райкомы 1 нче секретаре. 1930 елда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында оештыру бүлеге мөдире. 1930–1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе; СССР Үзәк Башкарма Комитет Президиумы әгъзасы.
  6. 1937 елның 31 июлендә кулга алына, репрессияләр чоры корбаны (кара: «Троцкийчы милләтчеләрнең контрреволюцион-террористик оешмасы» эше).

  1. Фәнни иҗаты:

ТАССР икътисадына һәм мәдәниятенә караган хезмәтләр авторы.

  1. Бүләкләре:

     Ленин ордены белән бүләкләнә.

  1. Хезмәтләре:

      Татарстан в завершающем году пятилетки. Казань, 1932.

            Татарстан на рубеже двух пятилеток. Казань, 1933.

         1 укучы (5 сыйныф)

Татарстан-шагыйрьләр иле ул. Буа җирлегендә иҗатына көч-дәрман алган олуг әдибебез Ренат Харисның “Татарстан” шигырен тыңлап үтегез.

ТАТАРСТАН

Татар иле Татарстан,

 Син яңадан калыктың.

Син - рухы, көче, намусы

Татар дигән халыкның.

Күп илләрдән калыштың син,

Күрдең алар узганны...

Әкрен генә күмә барды

 Сине тарих тузаны.

 Һәм син яңадан калыктың!

Иртә чыктылар ясин...

 Әй, Бөек Болгар оныгы

Тарихлы да, яшь тә син.

Көчле дә син, җитез дә син –

 Атлан акбүз атыңа

 Һәм куа чык алга киткән

Ил-дәүләтләр артыннан!

Яшелле, аклы, кызыллы

Әлемең җилфердәсен,-

 Әй, Казан ханлыгы улы,

Тарихлы да, яшь тә син!

Олпат та син, горур да син,

Ниятең пакьдин пакьтер-

Син шатлыктан елый белгән

 Баһадир кебек матур!

Татар иле Татарстан,

 Син яңадан калыктың;

Син - рухы, көче, намусы

Татар дигән халыкның!

      2 алып баручы: Буа шәһәренең үзәгендә урнашкан гөрләп торган мәктәп Татарстан һәм Россия Фәннәр Академиясе әгъзасы, Американың Мэрлин университеты профессоры Роальд Зиннур улы Сәгъдиев исемен йөртә. Бу атаклы галимнең кан тамыры Буа якларына тоташа.

(Экранда Роальд Зиннур улы Сәгъдиев турындагы видео-материал яктыртыла)

https://yandex.ru/video/preview/?filmId=1809299210277928784&url=http%3A%2F%2Fwww.youtube.com%2Fwatch%3Fv%3DMJoBwo0vTl0&text=%D0%A0%D0%B5%D1%81%D0%BF%D1%83%D0%B1%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D0%B0%20%D0%A2%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD&path=sharelink


  1. төркем- 8 сыйныф укучылары чыгышы (видео-презентация)

https://ic.pics.livejournal.com/traveller2/7905710/916627/916627_original.jpg      Сагдеев, Роальд Зиннурович

       Действительный член РАН (1968); родился 26 декабря 1932 г. в г. Москве; окончил физический факультет МГУ, доктор физико-математических наук; работал в институте ядерной физики СО АН СССР; 1973-1988 - директор Института космических исследований АН СССР; с 1990 г. работает в Мерилендском университете (США), одновременно являясь главным научным сотрудником Института космических исследований РАН; избирался депутатом Верховного Совета СССР (1985-1989) и народным депутатом СССР (1989-1991), был членом Межрегиональной Депутатской Группы; академик АН Республики Татарстан, почетный доктор Тулузского (Франция), Грацского (Австрия) университетов; член общества Макса Планка (АН ФРГ), иностранный член национальной академии наук (США); Герой Социалистического Труда; награжден двумя орденами Ленина, орденами Октябрьской Революции и Трудового Красного Знамени; лауреат Ленинской премии (1984); женат на внучке бывшего президента США Д. Эйзенхауэра.

           5-6 сыйныф укучылары  “Буа ягым-туган җирем”җырын башкара . (Фирзәр Мортазин музыкасы)

3 төркем- 9 сыйныф укучылары чыгышы

https://kitaphane.tatarstan.ru/file/titul(3).jpg САЛИХ СӘЙДӘШЕВ

       2 алып баручы:   С. СӘЙДӘШЕВ ТОРМЫШЫННАН ӘҺӘМИЯТЛЕ ДАТАЛАР БҮЛЕГЕНДӘ  ШУНДЫЙ ЮЛЛАР БАР:  

      1917—1918— С. Сәйдәшев Буада музыкаль студиядә укыта. Татар һәм чуваш яшьләреннән хорлар оештыра.

    1 нче укучы:  Салих Сәйдәшевнең туганы Д. 3. Саинова-Әхмәрова истәлекләрендә композиторның Буа төбәге белән бәйле биографиясе болай искә алына: «1917 ел— революциянең кайнаган елы. Салих тормышында да үзгәрешләр башлана. Халык мәгарифенең өяз бүлеге чакыруы буенча театр артистлары белән ул Буага бара. Анда беренче мәртәбә музыкаль коллективларны, түгәрәкләр һәм оркестрларны оештыру, туплауга юнәлдерелгән сәләте тормышка аша. Яшь булуына карамастан, кыска гына вакыт эчендә ул музыка студиясе, оркестр туплый, чуаш. татар хорларын оештыра һәм җитәкли, фортепьянода уйнау дәресләре бирә, концертларда, спектакльләрдә катнаша. Мондый актив эшчәнлеккә аннан соңгы елларда да ия була. Зыялы һәм үз яшьтәшләре арасында инде танылып өлгергән яшь, чибәр егет, мөгаен, байтак кызларның йокысын калдыргандыр. Бу еллар иҗади хезмәт тормышына керү белән бергә яшьлек мавыгулары чоры булып та кала. Мәшһүр язучыбыз Әмирхан ага Еники үзенең «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән әсәрендә Салих Сәйдәшев тормышының бу чорын гаҗәеп матур сурәтли». (Салих Сәйдәшев: композиторның тормыш һәм иҗат юлы.—Казан: Татар. кит. нәшр., 2001.—Б. 46).

      2 нче укучы: 2010 елның 3 декабрендә, татар халкының күренекле композиторы, татар профессиональ музыка сәнгатенә нигез салучы Салих Сәйдәшевнең (1900-1954) тууына 110 ел тулды.
     С. Сәйдәшев үзенең 35 ел гомерен татар музыкасын үстерүгә багышлаган, халык күңелендә тирән урын алган мәшһүр шәхесләребезнең берсе. Ул татар сәнгате тарихында беренче мәртәбә яңа жанр - музыкаль драма жанрын башлап җибәрә.
      Атаклы татар драматурглары К. Тинчурин, Ф. Бурнаш, Т. Гыйззәт, Г. Кутуй, Һ. Такташ белән дуслыкта 60 тан артык музыкаль сәхнә әсәре иҗат итә. К. Тинчуринның “Казан сөлгесе”, “Зәңгәр шәл”, “Кандыр буе”, Т. Гыйззәтнең “Наемщик” драмаларына язган көйләр С. Сәйдәшевнең композиторлык талантының иң югары ноктасы булып торалар.

https://ok.ru/video/324929019

     «Зәңгәр күл» җыры башкарыла (С. Сәйдәшев муз. Г. Насрый сүзләре)

     2 алып баручы:   Хөрмәтле кунаклар, Татарстан данын еракларга тараткан олуг шәхесләребезнең берничәсе турында тыңлап үттек. Ә алар бездә бик күп. Һәркайсының тормыш юлын җентекләп өйрәнеп, үрнәк алып,  туган җиребездә бәхетле  яшәргә язсын иде. Якташ шагыйрәбез Гөлнур Айзатның    “Үз илемнең үз баласы булып яшәүләрем итә бәхетле” дигән юллары яшәү девизына әйләнсен.  

                                                                                                         

     1 укучы (10 сыйныф):   Гөлнур Айзатның “Үз илемдә     “шигырен сөйли.

     2 алып баручы: Татарстан-ул безнең Туган илебез, торган җиребез, туган йортыбыз.  Без аның тарихын өйрәнәбез, киләчәккә өмет тулы күзләр белән карыйбыз.

        Татарстан – минем республикам- мәңге яшәсен һәм яшәрсең! Без, яшьләр, көчебездән килгәнне барысын да эшләрбез!

      Җыр  “Мин яратам сине, Татарстан” (Роберт Андреев көе, Роберт Рәкыйпов сүзләре)







По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ПРИМЕНЕНИЕ ИГРОВЫХ МЕТОДОВ В УЧЕБНО-ВОСПИТАТЕЛЬНОМ ПРОЦЕССЕ (на примере конкурса «Моя профессия - ветфельдшер» среди студентов III курса специальности «Ветеринария»)

Методическая разработка конкурса «Моя профессия - ветфельдшер» среди студентов III курса специальности  «Ветеринария»...

Разработка внеклассного мероприятия патриотической направленности "Мы разные, а страна одна"

Разработка воспитательного мероприятия ко Дню народного единства (квест)....

ПРОГРАММА ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ военно – патриотической направленности поисковый отряд «Моршанец» имени Героя Советского Союза Стрельцова Виктора Сергеевича

        Рабочая   программа  дополнительного образования военно-патриотической направленности поисковый отряд «Моршанец» имени Героя Советского Со...

ПРОГРАММА ДОПОЛНИТЕЛЬНОГО ОБРАЗОВАНИЯ военно – патриотической направленности «Стрелковая секция»

Рабочая   программа  дополнительного образования военно-патриотической направленности «Стрелковая секция» разработана на основе:- Федеральных законов "Об образовании в ...

Рабочая программа духовно- нравственного развития обучающихся (гражданско-патриотическое направление).

Рабочая программа духовно- нравственного развития обучающихся  (гражданско-патриотическое направление)....

Проект патриотической направленности: «Моршанск в годы лихолетья». «Историческая память Великой Победы: подвиги и судьбы»

Тема:  «Моршанск в годы лихолетья». Цель:               -  содействие воспитанию гражданской позиции, патрио...

Внеклассное мероприятие по патриотическому направлению на тему: Бабушкин сундук

Есть в мире вещи, свято хранимые и особо почитаемые людьми. Обычно каждый такой предмет связан с историческими событиями прошлых времен. Их называют реликвия. В каждой семье хранятся памятные вещи. У ...