Болгар илем - гүзәл җирем
материал на тему

Габдрахманова Гульназ Ингиловна

 

Борынгы Болгар шәһәренә бер көнлек интерактив-анимацион экскурсия программасы.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Болгар илем – гүзәл җирем

Борынгы Болгар шәһәренә бер көнлек интерактив-анимацион экскурсия программасы.

Габдрахманова Г.И.

Бөгелмә шәһәре

МББУ 2 нче лицей

Мин үземнең Болгар шәһәренә бер көнлек интерактив анимация программасын тәкъдим итәсем килә. Әлеге экскурсияне мин Зур Манарадан түгел, бәлки, төзекләндерелгән Кече Шәһәрчектән башлар идем.

Программада:

  1. Болгар шәһәренең тарихы, болгар халкының тормышы, үсеше турында экскурсоводның сөйләве;
  2. болгар сугышчыларының хәрби осталыкларын күрсәтүләре. (Күрсәтмә сугыштан соң һәр сугышчы үзенә экскурсиягә килгән кешеләр арасыннан ирекле дружина җыя);
  3. төп өлеше – катнашучылар арасында ярышлар үткәрү;
  4. тәҗрибәле инструкторлар теләүчеләрне җәядә атарга өйрәтү һәм командалар арасында укчылар турниры үткәрү;
  5. Болгар шәһәренең төп халкы булган чүлмәкчеләр, зәркәнчеләр, коралчылар туристларны үзләренең эш урыннары белән таныштыру;
  6. ярышлардан соң нәтиҗәләр ясау һәм җиңүче команданы истәлекле бүләкләр белән бүләкләү.

Программаның эчтәлеге:

  1. Кунакларны каршылау. Экскурсовод:
  1. Исәнмесез, кадерле дуслар! Без сезне изге Болгар җирендә күрүебезгә бик шатбыз, хәзер сезне шәһәребезнең үзенчәлекле тарихы белән таныштырырбыз. Идел елгасының ярына урнашкан Болгар дәүләте Көнчыгыш Европаның үсеше алга киткән дәүләтләренең берсе булган. Болгар шәһәре дәүләтнең мәдәни, сәяси, икътисадый үзәге булган. Биредә хан сарае урнашкан. Болгарда һөнәрчелек үскән, хәтта акча да басылган. Әлеге акчаларда Болгар әмирләренең исемнәре басыла торган була. Нәкъ монда,Шәһре  Болгарда ,хәзерге татарларның дәүләт нигезе салына, нәкъ монда, Болгар иленең башкаласында, 922 нче елны болгарлар ислам динен кабул итәләр һәм үз язмышларын ислам мәдәнияте белән бәйлиләр.

Бик уңайлы урында урнашкан булганга, ул гомумхалык сәүдә үзәгенә әйләнә. Вакытлар үткән, Болгар шәһәре зурайган, үскән, аның үзәгендә Хан Сарае белән Җәмигъ мәчете барлыкка килә. Монда галимнәр һәм шагыйрьләр иҗат иткән. Керамика кисәкләрендә, зәркән эшләнмәләрдә, ташларда табылган язулар гади халык арасында белемле кешеләрнең күп булуына бер дәлил булып тора.

Ләкин болгар халкының тыныч тормышын XII-XIII гасырлар чигендә монгол һөҗүме боза. Шуңа карамастан, Болгар иле бу җимерелүне җиңеп чыга һәм XIII гасырның икенче яртысы – XIV гасырның беренче яртысы аның чәчәк аткан чоры. Рус елъязмалары бу чорны Бөек Болгар чоры дип, көнчыгыш язма чыганаклары “Алтын тәхет” чоры дип атыйлар.

XIVгасырның 60 нчы елларында шәһәр зур туфрак ныгытмалар һәм 5 км дан озынрак тирән канау белән уратып алынган булган. Шәһәр эчендә бик күп архитектура һәйкәлләре урнашкан. Анда Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш һәм Төньяк мавзолейлар, Хан төрбәсе, Кара һәм Ак Пулатлар, Кече Манара һәм башка археологик объектлар бар. Шәһәргә өч яклап кереп булган: көньяк, көнчыгыш һәм көнбатыш капкалардан. Аларның  эзләре хәзерге көннәргә кадәр сакланган.  Кече шәһәрчектән керә торган көньяк капка төп капка саналган. Әлеге архитектур комплекс Зур шәһәрнең читенә чыгарып эшләнсә дә, аның ныгытмалары белән тыгыз  бәйләнештә булган. Кече шәһәрчекнең нинди вазифа үтәве турында берничә фикер бар: ханның шәһәр тирәсендәге ял итү урыны булганмы ул, сәүдә кәрваннарының ял итү урынымы, шәһәргә керүче төп капка алдындагы сак урынымы... Шулай ук аның гыйбадәт, табыну урыны булуы да бик мөмкин.

Үткәннәр белән очрашу, туган як тарихы белән танышу һәрвакыт бик кызыклы, шуңа күрә без сезгә Шәһре Болгарның төп экскурия объектлары белән таныштырырга бик шатбыз. Без сезне Кече Шәһәрчеккә чакырабыз.

  1. Кызыклы тамаша. (Кече Шәһәрчек сәүдә кәрваннарының ял итү урыны булган, анда сәүдәгәрләрдән ясак алынган. Көньяктан Шәхри Болгарны Урта Азия шәһәрләре белән сәүдә юллары бәйләп торган дигән юрамалар бар). Әлеге юрамаларга бәйле рәвештә Кече Шәһәрчек урынында кызыклы тамаша үткәрелә. Туристлар Кече Шәһәрчеккә керәләр. Анда XIII- XIV гасыр тормышы гөрли. Шәһәр капкасы төбендә җигелгән атлар тора., сәүдәгәрләрдән ясак җыялар, алар бер-берсенә үз товарларын тәкъдим итеп йөри һ.б. Шушы вакытта заманча киенгән туристлар күренәләр.  Шәһәр халкы аларга аптырап карый: нинди кешеләр бу, каян килгәннәр, өсләрендә нинди киемнәр... Туристлар янына 3 гаскәри килеп, аларның килү максатлары белән кызыксына. Танышудан соң сугышчылар туристларны Зур Шәһәргә алып керәләр.
  2. Шәһәрнең оборона корылмалары. Зур шәһәргә кергән чакта гаскәриләр туристларны оборона корылмалары белән таныштыралар.
  3. Мавзолейлар комплексы белән таныштыру. Сугышчыларның берсе шәһәрнең көньягында урнашкан мавзолейларның төзелү тарихы белән таныштыра: мавзоле        й кайчан һәм нинди материалдан салынган, аларда кемнәрне күмгәннәр һ.б. турында сөйләп уза.
  4. Мәйданчык төсле төтеннәр һәм утлы элементлар белән бизәлә һәм анда өч гаскәринең күрсәтмә чыгышлары була. Шуннан соң туристлар өч командага бүленәләр (аларны һәр гаскәри үз командасына сайлап ала).
  5. Командаларга уен-ярыш тәкъдим ителә: а) кайсы команда уенчылары Болгар сугышчысы киемен тизрәк кия; б) командалар арасында “Иң яхшы җайдак-сугышчы” ярышы үткәрелә (башта атка атланып йөрүнең элементар кагыйдәләре бирелә); в) ”Кылыч белән иң яхшы кулланучы” ярышы. (Нәтиҗәләр ясала)
  6. Кече манара, Хан Төрбәсе белән танышу. Экскурсоводка сугышчылар ярдәм итәләр.
  7. Кече Манарадан Ак Пулатка юл алабыз. (Ак Пулат тарихы белән танышу). Аннары Кара Пулатка юнәләбез. Кара Пулатның таш диварларында Габдулла патшаның кече кызы турында “борынгы” аклы-каралы фильм-легенда күрсәтелә.
  8. Шәһәр үзәгендәге кәсепчеләр бистәсе белән танышу. Шәһәрнең бу өлешендә  коралчылар, чүлмәкчеләр, тире эшкәртүчеләр, зәркәнчеләр остаханәләре урнашкан. Чүлмәкчеләр, зәркәнчеләр үзләренең эш урыннары белән таныштыралар, ничек итеп эшләүләрен күрсәтәләр.
  9. Хан мунчасы белән танышу.  Шәһре Болгарның бер үзенчәлеге булган мунчалар белән танышу. Әлеге мунчалар шәһәр тормышында иҗтимагый роль уйнаганнар. Әлеге мунчаларның төзелеше шул чорда ук техник камиллекнең иң югары дәрәҗәсендә булган.
  10. Болгар шәһәренең үзәк комплексы белән танышу. Гаскәриләр ярдәмендә экскурсовод туристларны шәһәрнең үзәк комплексына кергән Җәмигъ мәчете, Көнчыгыш Мавзолей (Изге Николай чиркәве), Төньяк Мавзолей (чиркәү базы), Успение чиркәве белән таныштыра.
  11. Габдрахман коесы. Иерусалим ерымы тамагында урнашкан кое. Татар халкы аны Габдрахман коесы дип йөртә, исеме шушы урынга килгән сәхабәләрнең берсе Габдрахман белән бәйле. Легендалар аның суы шифалы, әлеге су белән патша кызы терелгән, шуннан соң патша һәм аның якыннары ислам динен кабул иткән, дип сөйлиләр. Хәзерге көннәрдә дә халык коега шифалы суга килеп йөри.
  12. Габдрахман коесы янында  туристларның ярышлары дәвам итә. Монда инде милли уеннар уйнатыла: канат тарту, көрәш, капчык киеп йөгерү һ.б.  Теләүчеләрне тәҗрибәле инструкторлар җәядән атарга өйрәтәләр, аннары командалар арасында җәядән ату конкурсы үткәрелә. (Барлык ярышлардан соң җиңүче командага бүләкләр бирелә.)
  13. Экскурсия ахырында гастрономик анимация тәкъдим ителә.  Кунаклар пешекчеләрнең эшләре белән танышалар, аларга ашарга әзерләргә булышалар. Биредә татар милли ашлары әзерләнә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Великая Отечественная война в произведениях Ильи Максимовича Девина

В 1941-45 годах многие наши литераторы на полях сражений создавали прекрасные произведения. Успехи творчества этих лет были результатом быстрой и глубокой реакции на суровые об­стоятельства войн...

Чтение оригинальной литературы по методу Ильи Франка

В материале содержится пример чтения оригинальной литературы по методу Ильи Франка («Ирландские волшебные сказки»).Данный метод призван облегчить чтение книг на иностранном языке благодаря тому, что т...

Небесный Храм. Голубиани Илия Элизбарович. Алтарь Отечества. Изобразительное искусство.

Голубиани Илия Элизбарович. Небесный Храм. Алтарь Отечества. Изобразительное искусство....

Болгария

Конспект урока по предмету "География" 9 класс для обучающихся обучающихся по адаптированной программе для детей с нарушением интеллекта....

МЕТОДИЧЕСКАЯ РАЗРАБОТКА Программы учебной практики мастера производственного обучения Кацмана Ильи Енявича. Специальность: «Оператор котельной».

Учебная программа разработана с учетом знаний и трудовых умений обучающихся, имеющих среднее образование.В процессе обучения особое внимание должно быть обращено на необходимость прочного усвоения и в...