Ислам дине – әхлак, тынычлык һәм камиллек дине
материал на тему

Шаймарданова Лейля Азгаровна

Ислам дине – әхлак, тынычлык һәм камиллек дине

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл islam_dine_-_hlak_tynychlyk_hm_kamillek_dine.docx23.33 КБ

Предварительный просмотр:

“ИСЛАМ ДИНЕ - ӘХЛАК,

ТЫНЫЧЛЫК ҺӘМ КАМИЛЛЕК ДИНЕ”

Шаймарданова Л.А.

«ИСЛАМ – РЕЛИГИЯ МИРА, ЭТИКИ И СОВЕРШЕНСТВА»

В данной статье рассматривается мусульманская этика, которая охватывает все жизненные проблемы, процеживая их через нравственную нормативную сетку и спасая человека от господства эгоистических страстей и желаний. Смирение, скромность, терпение, искренность и умение контролировать собственные эмоции – таковы морально-волевые качества, многократно почитаемые в Коране. Что касается отношения Ислама к богатству, то богатство не запрещено. Аллах позволил людям вкушать эти блага но только соблюдая справедливость. Праведный мусульманин должен помогать неимущим. Если же мусульманин допускает расточительство и тратит имущество Аллаха другими путями – это харам (запрещено).

Ключевые слова: Ислам, религия, мир, этика, совершенства, Коран, мусульман, харам.

"ISLAM - IS A RELIGION OF PEACE, ETHICS AND GREATNESS"

Municipal Autonomous Educational Institution “Secondary school №16” city Almetyevsk, Republic Tatarstan, Russia

This article discusses how Muslim ethics, which covers all of life's problems, filtering them through the normative moral grid and rescuing a man from the domination of selfish passions and desires. Humility, modesty, patience, sincerity and ability to control your own emotions - are moral and volitional qualities, greatly esteemed in Koran. As for the attitude of Islam to wealth, it is not forbidden. Allah allowed people to partake these benefits but only observing fairness. A righteous Muslim should help the poor. If a Muslim accepts the waste and spends the property of Allah in other ways - this is Haram (forbidden).

Key words: Islam, religion, peace, ethics, excellence, the Koran, the Muslim, Haram.

Ислам кешеләрнең рухи һәм әхлакый ихтыяҗларын канәгатьлендерә. Бу, беренче чиратта, үзенең чагылышын кешене турыдан – туры Аллаһы белән бәйләүдә тапты. Әлеге бәйләнештә кеше үзенә рухи таяныч һәм күңел тынычлыгы күрде. Мөселман дөньясында, шул хисаптан болгар – татарларда да, кешеләрнең тормышы һәрдаим ислам рухы белән өретелеп килде һәм шәригать кануннары белән билгеләнде. Ислам, билгеле булганча, гаделлек, мәрхәмәт, мәхәббәт, гуманизм, әхлакый камиллек идеалларын алга сөрә. Бу идеаллар халкыбызның әхлакый тормышының нигезендә яттылар, кешеләрнең уй – фикерләрен, омтылышларын изгеләштерделәр. Бу исә аларны яман адымнар ясаудан саклап килде.

“Һәр мөселман кешесенең бурычы, аның нинди өммәттән һәм кавемнән булуына карамастан, кешеләргә яхшылык эшләүдән гыйбарәт. Ул аны табыш алу хакына һәм шөһрәт казану максаты белән түгел, ә йөрәге кушуы буенча, шәфкать гамәлләрен тормышка ашыру өчен башкара”, - ди Җ.В. Фазлыев. [4,41 б.]

Исламда фанатизмга урын юк. Фанатизм кешеләрнең башкаларга карата изге гамәлләрен тормышка ашырырга комачаулый. Мөхәммәд пәйгамбәр әйткәнчә, безнең арадан берәү дә фанатизмга чакырмый, фанатизм өчен корәшми, фанатизм өчен үлми. Бер раса башка расалардан өстен була алмый. Мөселман, фанатикларча, бер расаны яисә милләтне яклап, икенчесен кимсетергә тиеш түгел.

Ислам тәгълиматы, Аллаһыны бар һәм бер дип санап, кешенең җанына һәм рухи дөньясына мөрәҗәгать итә, кешенең кешелеклелеген саклый. Коръәндәге тормышчан киңәшләргә, җәмгыятьне камиллеккә илтүче, беренче карашка шактый кырыс тоелган ап – ачык кагыйдәләргә гаҗәпләнмәү мөмкин түгел. “Җәмгыятьтә кеше белән кеше, ата – белән бала, туган белән туган, ир белән хатын һ.б. мөнәсәбәтләр гармониясе – ислам диненең нигез ташларын тәшкил итә. Ул – дөньяви тормыш рәхәтлекләреннән ваз кичүне таләп итми, бары һәр нәрсәнең чамасын белеп көн итәргә чакыра”, дип яза Фәрит хәзрәт Сәлмән.[3, 96 б.]

Коръәндәге гуманистик идеяләр дөньядагы мәшһүр акыл ияләренең дә игътибарын җәлеп иткән. Гетеның һәм Пушкинның Коръән сюжетларына мөрәҗәгать итүе, мәдәниятыбызның олуг мирасы “Кыйссаи Йосыф” әсәре туу тикмәгә генә түгелдер.

“Мөхәммәд пәйгамбәрнең үгет – нәсыйхәтендә болай диелә:

Бер – берегезгә карата мәхәббәтле булыгыз, үзара сәламләшегез, кешеләргә нигъмәтләрегездән өлеш чыгарыгыз. Аллаһы тәгаләгә инанудан соңгы гамәлләрнең иң афзалы (иң өстене вә күркәме) – кешеләргә карата мәхәббәтле булудыр”, - дип язды Ш.Ш.Җәләлиев. [1, 152 б.]

Ислам нигезләрендә мөселман кешегә үзенең нәфесен начар әхлактан мөмкин кадәр сафлау һәм яхшы әхлак белән зиннәтләнү кирәклеге әйтелә. “Әгәр дә кешеләрнең холыклары төзек булса, башка эшләре дә төзек булачак вә мәгыйшәтләре дә төзәләчәк”, - диелә анда.

Ислам кеше табигатен таный һәм аны хөрмәт итә. Кеше горурлана, сөенә, көлә, эшли, ашый һ.б. Әмма мөселман җитди һәм тыйнак, үз диненә хезмәттә булырга тиеш. Аның һәр гамәле гадәткә һәм үз – үзен тотыш рәвешенә әйләнергә тиеш.

Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы кеше тормышына хас бар нәрсәне үз эченә ала. Ул Аллаһы каршында бөтен бурычларын үтәгән, гыйбадәт кылган, тыйнак, сабыр, түземле һәм буйсынучан булган. Һәрвакыт кешеләр һәм тормыш белән бергә яшәгән; тормыш шатлыкларына сөенгән, көлгән, киң күңелле булган, шаярткан һәм дөреслектән башка сүз сөйләмәгән.

Мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхретдиннең бер нәсыйхәтендә болай диелә:

“Һәр кеше илә гүзәл тереклек итегез. Һәркемгә мәрхәмәтле булыгыз... Һәрнәрсәнең гүзәл тарафын алга алыгыз... Нәсыйхәт әйтүченең сүзенә колак салыгыз. Яхшы кемсә кеше сүзеннән гыйбрәт алыр”. [5.]

Алда бәян ителгәннәрдән күренгәнчә, ислам дини йолалар үтәүгә генә кайтып калмый. Ул үз эченә рухи - әхлакый тәгълиматны да ала. Шуңа күрә дини тәрбиянең үзәгендә рухи - әхлакый тәрбия, кешеләрнең аңына мәрхәиәтлелек, шәфкатьлелек, мәхәббәт, туганлык, үзара дуслык һәм ярдәмчелек, әхлакый камиллек идеяләре сеңдерү тора.

 “Ислам дине - әхлак динедер, тынычлык вә камиллек динедер”,- диелә ислам нигезләрендә. Моның шулай булуына ислам диненең максатын үзләштереп төшенергә була. Ул ошбу нәрсәләрдән гыйбарәт:

 -  Аллаһы Тәгаләгә бәндәчелек кылу, итагать итү, ягъни буйсыну;

 -  Гаделлектән аерылмау вә адәм баласының хокукын саклау;

 -  Гомуми солых вә татулыкны һәм дә халыкларның тигезлеген саклау;

 - Төрле ыруг, кабиләләрдә яәшүче инсаннар арасында дуслык, мәхәббәт урнаштыру һәм һәммәсен берләштерү;

 - Шәхесләрнең вөҗданнарына һәм хак даирәсенә булган хөрриятләренә ихтыяр бирү, кимчелек китермәү.

Бу эшләрнең бөтенесе ике маддәдә чагылыш таба:

1) Аллаһының чынлап торып берлеген, изгелеген тану һәм олылау;

2) Әхлакны төзәтү.

Шулай итеп, адәм балалары тел белән бәян итә алмаслык дәрәҗәдә бөек булган камиллек, рухи - әхлакый камиллек хасил итү өчен яратылганнар. Шушы камиллекне кәсеп итү – адәм балаларының изге вазифасы.

Әхлак – тумыштан яки уку - өйрәнү һәм гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт.

“Әхлаклы кеше – сүзендә, эшендә, һәртөрле хәл һәм хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган кагыйдәләрне үтәгән кеше. Әхлак кагыйдәләре кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салалар. Дөньда бу мөнәсәбәтләрне җайга салучы кануннар, кагыйдәләр, гореф – гадәтләр барлыкка килә. “Ислам әхлагы – дингә таянган һәм бөтен көч – куәтен ислам диненнән алган бер әхлактыр. Холкы яхшы булган мөселман – иман ягыннан иң мөкәммәл мөселмандыр”, - диелә пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә.  Исламда безнең әхлак вазифаларыбыз бик ачык һәм җыйнак тасвирлана:

Аллаһы һәм пәйгамбәрләребез алдында вазифаларыбыз.

Үз – үзебезгә кагылышлы вазифаларыбыз.

Гаиләбез һәм якыннарыбыз алдында вазифаларыбыз.

Ватаныбыз һәм милләтебез алдында вазифаларыбыз.

Кешелек алдында вазифаларыбыз”, - дип яза Җәлил хәзрәт Фазлыев. [2,67 б.]

Җәмгыятьтә сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыру – ислам әдәбенең төп максатларыннан берсе. Ислам әдәбендә тәрбияле мөселман өчен кирәкле сыйфатлар арасында намуслылык, башка кешеләргә һәм аларның сүзләренә хөрмәт белән карау, түземлелек. Игелеклелек зур урын тота. Бу сыйфатлар кешеләр арасында ышанмаучылыкны бетерәләр, ышаныч һәм сәламәт мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге тудыралар. Ислам күзлегеннән караганда. Кеше башкаларга зыян салмаска һәм аларга яхшы теләкләр генә теләргә тиеш. Мөселманнан шулай ук башкаларга карата җаваплылык һәм ярдәм таләп ителә. Җәмгыятьтә үзара багланышлар ирекле булырга, бер – берең белән очрашулар кабатланып торырга тиеш. Ислам кешегә җәмгыятьтән аерылырга кушмый. Мөселманнар арасында очрашулар хуплана, чөнки бу иҗтимагый багланышларны көчәйтә һәм кешене җәмгыятьтән аерылудан килеп чыга торган психологик нәтиҗәләрдән коткара.

Ислам әдәбе буенча, җәмгыятьтәге элемтәләр шәхси мәнфәгатьләрдән азат булырга, мәкерле ниятләрне күздә тоткан чакырулар кабул ителмәскә тиеш. Байлар чакырылып, ярлылар читтә калган бәйрәмнәр шулай ук хупланмый.

Әдәпле кеше – сүзендә, эшендә, һәртөрле хәл һәм хәрәкәтләрендә күпчелек тарафыннан дөрес дип табылган кагыйдәләрне үти. Әхлак кагыйдәләре кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга сала. Дөньяда бу мөнәсәбәтләрне җайга салучы кануннар, кагыйдәләр, гореф – гадәтләр барлыкка килә. “Ислам әхлагы – дингә таянган һәм бөтен көч – куәтен ислам диненнән алган бер әхлактыр. Холкы яхшы булган мөселман – иман ягыннан иң мөкәммәл мөселмандыр”, - диелә пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә.

    Бүгенге болгавыр заманда җәмгыятьне әдәпле, әхлаклы, белемле итеп тәрбияләүнең иң отышлы юлы – ул дини тәрбиягә нигезләнгән ислам әхлагы.

Файдаланылган  әдәбият исемлеге

  1. Җәләлиев Ш.Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2000. 152 б.
  2. Җәлил хәзрәт вәгазьләре (IV китап). – Казан: 2005. 67 б.
  3. Фәрит хәзрәт Сәлман. Дини календарь 2005 ел. – Казан “Раннур” нәшрияты. – 2004. 96 б.
  4. Фазлыев Җ.В. Әхлак дәресләре. – “Иман” нәшрияты Казан – 2001. 41 б.
  5. Фәхретдинов Р.Г.  “Ислам дине – нинди дин?” // Мәдәни җомга. – 1999. – март.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конкурс «Разговор о правильном питании» номинация «Кулинарное путешествие во времени» (Подготовили: Орехова Анастасия - ученица 4 «Б» класса, Орехова Наталья Николаевна - учитель технологии, Савочкина Дина Владимировна - воспитатель)

Конкурс «Разговор о правильном питании» номинация «Кулинарное путешествие во времени» (Подготовили: Орехова Анастасия - ученица 4 «Б» класса, Орехова Наталья Николаевна - учитель технологии, Савочкина...

Конкурс «Разговор о правильном питании» номинация «Спортивный стадион программы «Разговор о правильном питании» проект «БУДЕМ ПРАВИЛЬНО ПИТАТЬСЯ – СТАНЕМ ЧЕМПИОНАМИ!» (Подготовили: Морозов Вадим-ученик 5«А» класса, Савочкина Дина Владимировна-воспитатель)

Конкурс «Разговор о правильном питании» номинация «Спортивный стадион программы «Разговор о правильном питании» проект «БУДЕМ ПРАВИЛЬНО ПИТАТЬСЯ – СТАНЕМ ЧЕМПИОНАМИ!» (Подготовили: Морозов Вадим-учени...

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре” дәресләрендә Гамил Афзал иҗатын куллану.

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”дәресләрендә  Гамил Афзал иҗатын куллану....