"Беренче кечкенәләр төркемендә уен аша әхлак тәрбиясен бирү үзенчәлекләре"
консультация на тему

Сафиуллина Гульчачак Ильдусовна

Консультация для родителей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon golchchkk.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

                Сафиуллина Гульчачак Ильдусовна, воспитатель,

МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №76»

               г. Нижнекамск.

Беренче кечкенәләр төркемендә  уен аша әхлак тәрбиясе бирү үзенчәлекләре.

Балалар психологиясен өйрәнүче белгечләрнең тикшеренүләренә караганда, баланың зиһен үсеше һәм уку тәрбиядәге иң уңышлы еллары 1-6 яшь арасына туры килә. Бала физик яктан да, акыл ягыннан да үсә, белем һәм тәҗрибә туплый. Шуңа күрә ул күп нәрсә белән кызыксына, белмәгәнен сорый, таләп итә, йөдәтә, җавап алмаса, тупаслык та күрсәтә. Бу – аның табигый ихтыяҗы. Баланың шушы кызыксыну үзенчәлегеннән файдаланып, аңа үзебез билгеләгән юнәлешне, тәрбияне бирү бик мөһим.

Сүз баланы әйләндереп алган мөһит, тирә-юнь, бакча һәм мәктәп турында бара. Икенче төрле әйткәндә, баланың тәрбиясе нинди шартларда, нинди юнәлештә алып барылса, соңгы нәтиҗә дә шуның белән билгеләнә.

Бөек галим К.Д. Ушинский, тәрбия милли характерда гына булырга мөмкин, дигән. Ә бу исә халык традицияләренә таянуны күз алдында тота. Халык традицияләре чыннан да нәтиҗәле тәрбия чарасы булсын өчен, кимендә түбәндәге таләпләр онытылмаска тиеш. Кешене кеше итә торган нәрсә  - хезмәт. Шуңа күрә баланы мөмкин кадәр иртәрәк көчләреннән килгән әшләргә тарту яхшы. Олылар балалардан кушканны үтәүне, тыңлаучан булуны, буйсынуны таләп итә ала. Алар тыю, мәҗбүр итү, җәза бирү хокукына да ия. Ә боларны куллана да белергә кирәк бит әле. Менә шуңа күрә дә баланы тыңлый, анлый белү алгы планга чыгарга тиеш. Сине аңлаулары үзе зур бәхет ул, дип юкка гына әйтмиләр бит. Кайбер ата-ана гаилә педагогикасын бик начар белә. Нәнигә әкият сөйлисе, укыган китап буенча фикер алышу, бергәләп урамда һава сулап йөрисе урынга коры үгет – нәсыйхәт, тупас кисәтүләр белән генә чикләнәләр. Ә бит кешенең кешелеген кимсетү бөтен гаилә әгъзалары тарафыннан авыр кабул ителә. Даими акыру-бакыру, ямьсез сүзләр әйтү түзеп тормаслык хәл тудыра. Һичшиксез, коры әмерләр генә биреп тору баланы мәсъәләнең асылын төшенүдән мәхрүм итә. Ул инде үзенә ни әйткәннәрен дә ишетми, нәрсә таләп иткәннәрен аңламый.

Еш кына бала тәрбияләгәндә кире әхлакый сыйфатларга (яки әхлаксызлыкка) нигез салынырга мөмкин. Мәсәлән, ком өстендә балалар уйный. Берсенең яңа машинасы бар, аңа башка малайлар да кызыга, берсе: “Биреп тор, уйнап карыйм әле”, - ди. Шулчак яңа машиналы малайның әбисе кычкырып җибәрә: “Машинаңны беркемгә дә бирмә, ваталар”, - ди. Киләчәктә бу малай тар күңелле, саран , үз-үзен генә сөюче булып китсә, һич тә гаҗәп булмас.

Кайбер педагоглар әйтүенчә: “Бала чакта – кеше характерында әхлак сыйфатларына нигез салына. Шулай итеп, нәниләрдә мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык, эш сөючәнлек, пөхтәлек, чисталык, сакчыллык, инсафлылык, шәфкатьлелек, кунакчыллык кебек күркәм хисләр һәм сыйфатлар  тәрбияләнә.

Шәфкатьлелек һәм үзара уңай мөнәсәбәтләр (дус яшәү, ярдәм итү, ягымлы сөйләшү һәм башка) культура-гигиена күнекмәләре (пөхтәлеккә өйрәтү, тышкы кыяфәтне тәртипкә тоту, кулъяулыктан дөрес файдалану һәм башка) һәм үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре (аралашу әдәбенә өйрәтү, дөрес уйнау, үз-үзеңне дөрес тоту һәм башка) да тәрбия процессында өйрәтелә, формалаша.

Әхлак тәрбиясе – ике яклы процесс. Бер яктан әти-әниләрнең, тәрбияченең актив эшчәклеге булса, икенче яктан баланың активлыгы, бу аның эш- гамәлләрендә, мөнәсәбәтләрендә, хисләрендә чагылыш таба. Балада  әхлак сыйфатлары кешеләр белән аралашкан вакытта формалаша. Һәм бу аралашу педагогик яктан бай һәм дөрес булырга тиеш. Шул вакытта гына ул балага әхлак яктан тәэсир итәчәк.

Әхлак тәрбиясе нәтиҗәле булсын өчен  нинди педагогик шартлар кирәк соң?

Иң беренче чиратта, балалар бакчасы коллективы арасында үзара дөрес мөнәсәбәтләр булу. Тәрбияченең үз эшен яратуы, игътибар һәм хөрмәт – дөрес мөнәсәбәтләргә китерә торган сыйфатлар. Һәм, әлбәттә, гаилә белән бакча арасында тыгыз, дөрес мөнәсәбәт урнаштыру - төп педагогик шартлардан санала. Әхлак тәрбиясенең методлары һәм эчәлеге балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм баланың алдагы үсешен күз алдында тотарга тиеш. Методлар берничә төргә бүленә:

 Беренче төр методлар баланы әхлак тәрбиясенә өйрәтү. Бу төргә махсус оештырылган күзәтүне, үрнәкне, балаларның эшчәнлеген, хезмәтен кертеп була. Икенче төр методлар балалар белән әхлак тәрбиясе турында сөйләшүгә, бәя бирүгә, әңгәмәгә нигезләнгән. Монда әхлак темасына карата тәрбияченең сөйләве; әкиятләр, шигырьләр, ягъни матур әдәбият әсәрләрен уку, рәсемнәр һәм картиналар карау, алар буенча сөйләшү керә. Кече яшьтәге балаларга үз-үзеңне әдәпле тоту кагыйдәсен сөйләшү аркылы түгел, ә театр, төрле уеннар аша истә калдыру күпкә отышлырак булыр. Балалар белән әдәплелек кагыйдәләре сабый иртән бакчага килеп, кич кайтып киткәнче гел-гел кабатлана, ялгышлар вакытында төзәтелә.  Бу кагыйдәләрне балаларның күңеленә тагын ныграк сеңдерү максатында алар белән уен- шөгыльләр үткәрергә мөмкин, иртән кичне планлаштырган вакытта. Андый шөгыльләрдә  әдәплелек кагыйдәләре барлык балалар белән кабатланыла, ул кагыйдәләр турында төрле җырлар җырларна, шигырьләр, такмаклар, мәкаль - гыйбарәләр әйтелә, төрле уеннар (түгәрәк, хәрәкәтле, сюжетлы – рольле ) уйнала, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре үткәрелә. Мәсәлән,  “Бармак”, “Ак калач”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Автобуста”, “Туган көн” кебек уеннар, бишек җырларын, юаткычларны  теге яки бу теманы үткәндә бик уңышлы кулланырга мөмкин. Әдәплелек шөгыльләрен күбрәк уен рәвешендә уздырырга кирәк.

Шөгыльләр балалар өчен кызыклы булырга, аларны һич тә ялыктырмаска тиеш. Моның өчен һәр шөгыльгә җитди әзерләнү, аның эчтәлеген төгәл ачыклау, үткәрү формаларын, ысулларын иҗади сайлау сорала. Әңгәмәләрне җанлы, балаларның актив катнашында алып барырга кирәк. Шөгыльләрдә күрсәтмәлелек чаралары: уенчыклар, рәсемнәр, рәссамнарның картиналары, өстәл уеннарын куллану бик мөһим. Әхлак тәрбиясе темаларына карап, көннең теләсә нинди вакытында (табигать белән таныштыру, сөйләм телен үстерү, шөгыльләрдә киенү – чишенү, саф һавада йөрү вакытларында) үткәрергә мөмкин.

Балада теге яки бу әхлак сыйфаты, үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләре, тирә-юньдәгеләргә карата уңай мөнәсәбәт бары тик тәрбияче белән гаилә арасындагы үзара системалы эш йогынтысы нәтиҗәсендә генә формалаша бара. Һәм бу сыйфатларны камилләштерү һәм ныгыту – баланың алдагы үсеш елында төп максатларның берсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Скелет зарарланганда беренче ярдәм".

Тема: Скелет зарарланганда беренче ярдәм.Максат:         Кеше скелеты төзелеше турындагы белемнәрне системалаштыру һәм кабатлау.  Скелет зарарланганда бере...

Гомәр Бәширов"Туган ягым-яшел бишек әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре

Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитательное значение. В юном возрасте, когда закладываются устои нравственности, важно почувст...

Казан –Татарстанның башкаласы. (6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбияты дәресенең эшкәртмәсе)

Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү , укучыларның фикерләү,  нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү, телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү ...

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре” дәресләрендә Гамил Афзал иҗатын куллану.

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”дәресләрендә  Гамил Афзал иҗатын куллану....

Ислам дине – әхлак, тынычлык һәм камиллек дине

Ислам дине – әхлак, тынычлык һәм камиллек дине...