Гомәр Бәширов"Туган ягым-яшел бишек әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре
статья по теме

Хайруллина Сагира Иршатовна

Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитательное значение. В юном возрасте, когда закладываются устои нравственности, важно почувствовать с помощью трепетного слова художника удивительную красоту родной природы и в то же время ее хрупкость, ранимость, иногда и беззащитность.

В повести Г. Баширова, как в зеркале, отражается внутренний мир самого автора: доброта, бескорыстие, трудолюбие, честность, любовь. Он не только наблюдательный человек, но и талантливый художник, умеет всматриваться в мир, удивляться тому простому, что порой мы не замечаем. Писатель хорошо знает родную природу и понимает ее

Умение видеть и понимать прекрасное — есть основа нравственности. В основе этих качеств, заложенных в человеке, лежит любовь. Как писал Р. Рождественский, «все начинается с любви». С любви к родителям, отчему дому, к родной земле и к родному краю. С любви, которая способна облагораживать человека, вдохновлять его на творчество, окрылять, спасать от нравственного падения. Нравственное переплетается с умением видеть и понимать красоту, потому что прекрасно всегда то, что несет людям добро.

«Красота спасет мир» — эти слова принадлежат Ф. Достоевскому. Да, красота возвышает человека, выдвигает перед ним нравственный идеал. И поэтому в интеллектуальном развитии личности большую роль играет воспитание в ней способности видеть, понимать, переживать прекрасное.

Так произведение Г. Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» учит видеть красоту вокруг нас, получать наслаждение от общения с окружающим миром, открывает души других людей, животных, птиц.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gomr_bshirovnyn_tugan_yagym_--_yashel_bishek_.doc55.5 КБ

Предварительный просмотр:

Гомәр Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре.

Габулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Гомәр Бәшировның «Туган ягым — яшел бишек» әсәрендә туган якның матурлыгына дан җырлана. Ул язган әсәрләр сурәт нәфислеге, гүзәллеге белән истә кала. Авыл, туган җир табигатенең нинди генә вакытларын тасвирласа да, йомшак, чиста буяулар белән эш итә, геройлары-замандашлары, авылдашлары турында җылы яза.

Повестьны укыгач, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, күңелле өмәләре җанлы картина булып күз алдына килеп баса. Әсәрнең исеме үк туган якны онытмаска, гореф-гадәтләрне белергә чакыра. Бу әсәрдә язучы үзенең үткәннәрен сагына, дусларын, авылдашларын күңеле белән чакыра, зур югалту хисе кичерә, алардан калган эзләрне табып күңеле юана.

Гомәр Бәшировның әдәбиятта тоткан урыны сүз остасы булуы белән билгеләнә.Мәсәлән, язучы «Туган ягым — яшел бишек» повестенда тел-сурәтләү чараларыннан оста файдалана. Әсәрдәге  мәкаль-әйтемнәр, фразеологик әйтелмәләр, метафора, эпитетлар, башка сурәтләү чаралары сөйләмне баетуда, аны үтемлерәк, көчлерәк һәм үткенрәк итүдә, әдәби әсәр стиленә сәнгатьлелек бирүдә, фикерне тулырак ачуда зур роль уйный.

Повестьның исеме үк уңышлы табылган метафора белән бирелә. Автор туган якны бала үскән бишек белән чагыштыра. Чынлап та, туган авылында үскән кешегә табигатьнең һәр  мизгеле кадерле, бишек шикелле җылы, уңайлы. Татар халкының борынгыдан килгән һөнәрен — киндер тукмаклау күренешенең авыл халкына ничек тәэсир итүен сурәтләү өчен сынландыру, чагыштыруларны гына алыйк.  «Орлык чыккан көн» бүлегендә алар образлы әйтү, хис-тойгы уятуга ярдәм итә. Бәйлек һәм кушымчалар ярдәмендә ясалган чагыштырулар әсәр теленең халыкчанлыгын, гадилеген, аһәңле яңгырашын тәэмин итә: «тарак белән тарап чыкканга ошый»; «ат башы тикле кантарлар»; «бур җебе белән сызганмыни»; «машина белән чикмән якасы каеган шикелле» кебек чагыштырулар аша җир сөрүнең  сыйфаты күңелгә үтеп керә. Сынландыруларның терелегенә, җанлылыгына, тагын бер сокланасың:    

«бу яңгыравыклы көй урам буенда башларын иеп йокымсырап утырган өянкеләргә, шомырт белән миләшкә, сәрви агачларына, өй түбәләренә орына-орына бөтен авылны әйләнә». Язучы кулланган сынландырулар саф тойгылар уята,  гади генә болыт  та якының кебек , йокы да тагын да татлырак тоела: «көне буе сыкрады... кичен елап җибәрде»; «йокы миңа канаты белән кагылып китте».

«Кунак кызлар килгән утырмага» бүлегендә авылга күрше авылдан, көзге эшләр беткәч, кунак кызлары килүенә кагылышлы юллар халкыбыз традицияләренең сафлыгына, гүзәллегенә үтемле мисал. Әйтик, Г. Бәшировның кунак кызлары да сәйләннәр  кебек бертөсле түгел, һәрберсе үзгә. Гомәрләргә килгән кунак кызы авыл кызларына охшамаган: «чәче Яңа сала кызларыныкы кебек кара я коңгырт түгел, бодай саламы төсле, күзе күк төсле». Бодай — татар халкының күптән игелә торган иген культурасы. Кызның чәч төсе бодай саламы белән чагыштырыла. Озынга китсә дә, кызга карата бирелгән сыйфатларны мөмкин кадәр тулырак китерик: «иреннәре болай да бөрлегән төсле, бит урталары, багъ алмасыдай, үзеннән-үзе алсуланып тора.” Бөрлегән — безнең урмандагы үсемлек җимеше, алма да бакчада үсә. Татар халкының яраткан җимешләре белән чагыштыру кунак кызының матурлыгын тагы да арттыра. «Җирән кашка сагышы» бүлегендә кечкенә малайның апасының уңганлыгы, матурлыгы чагыштырулар аша  кеше күңеленең  нечкә кылларын тибрәтә : «...бармагындагы көмеш балдагы, очкын чәчкәндәй, җелт-җелт итеп тора»; «күзләре озын кара керфекләре астында бөтенләй йомылып беткән шикелле...».

Авторның теленең үзенчәлеге шунда ки, бер үк җөмләдә сынландыру һәм чагыштыру бербөтен итеп үрелеп бирелә. «Шаңгыр-шоңгыр ни шаңгырдый» бүлегендә киндер тукмаклау күренеше сурәтләнә: «ул шаң-шоң итеп, авыл өстенә саф тавышлы яшь егет җырыдай шатланып күтәрелә». Киндер тукмаклау тавышының авыл өстенә күтәрелүен язучының  җанлы, укучы күңелендә  матур тойгылар уятырлык итеп сурәтләве  сынландыруга мисал. Ә киндер тукмаклаган тавыш саф тавышлы егет җыры белән чагыштырылып бирелә.

Г. Бәшировның  халык тапкырлыгын  үзенчә өйрәнеп,  сәнгатьчә эшкәртүе үзенчәлекле: терәлеп кату — бер ноктага карау; кайгы коя, кайгы йоту — борчылу; көнчелек килү — кызыгу; буш кул белән кайту — бернәрсәсез кайту; күктән иңү — кинәт барлыкка килү; дөнья кую — үлү; күзләрен җиргә текәде — аска карады; сөмсере коелу — күңелсезләнү; сөзеп карау — маңгай астыннан карау. «Саруымны кайнатып, аяк арасында буталып йөрмә». «Халык күңеленә сары май булып ятты». Язучы шул заманда кулланылган әйтелмәләрдән файдалана. Язучы әсәрендә мәкаль- әйтемнәр үз урыннарын табып , яхшы ук югары сыйфатлы итеп урнашканнар:”олы кешеләр әйтә, күке тавышы ишетелә башлагач, аю да арт санын суга манчып ала “;” кая барсаң да , кара сакалың үзеңнән калмый;” “күп тамчыдан күл булыр”.

Синекдоха  күренеше әз сүз белән тирән фикер, шулай ук халык традицияләрен бирүне аңлата : « базар айкала да чайкала, гөрли дә шаулый»; «кала исе бөркелә». Мәгънәсе: базардагы кешеләр шаулый, гөрли ; калада булган төрле исләр борынга бөркелә.  Метафоралар эчке, психологик кичерешләрне тасвирлауга буйсындырылган :«изге җан ул безнең Габдуллабыз!»; «...агайлар... ихлас күңелдән дога кылырга тотындылар»; «тирән кайгы баскан хәлдә башларын иеп китә торалар». Изге җан, тирән кайгы, ихлас күңел сүзтезмәләре аша автор базар халкына Тукай үлеменең тәэсирен  тетрәндергеч картиналарда гәүдәләндерә.

Мәсәлән, Г. Бәширов зимагур Гыйлай авызыннан әйттергән сүзләргә игътибар итик: «кая барсаң да бер кояш, күбәләктәй газиз җанга көч». Шагыйрьнең шигырьләрен яттан белгәннәр, димәк. Әдип тагын бер кат мәгълүм хакыйкатькә инандыра. Тукайның язмышы —  халык язмышы . ул.

Әсәрне уку, өйрәнү, гомумән, Г. Бәширов кулланган сурәтләү чараларының гаҗәеп төрлелегенә ышандыра. Мәсәлән, портретлар, аннары пейзажның вазифасы идея- эчтәлекне, образларның эчке дөньясын төшенергә, кичереш, хисләр уятуга ярдәм итә. Язучы авылда туып үскән, ат саклаган, җир сөргән, орлык чәчкән. Бай табигать , үсемлекләр дөньясы туган якның матурлыгына соклану хисе уяткан. Боларга җентекләп анализ бирү мөмкин түгел.

Күрәбез: Г. Бәширов әсәре авыл халкының рухын, традицияләрен ачуда үзенең иҗат талантын тагын бер кат раслый.


                                                         Библиография

  1. Ахунҗанова, Р. Әдәбиятта сурәтләү чаралары / Р. Ахунҗанова // Мәгариф. – Казан, 2001 - №5. – 106 б.
  2. Исмәгыйлева, С.Г. Әдәби текстны өйрәнү үзенчәлекләре / С.Г. Исмәгыйлева // Мәгариф.-Казан, 2006.-№9 – 22 б.
  3. Трофимова , С. Нәби Дәүлинең драма әсәрләре / С. Трофимова // Мәгариф.-Казан, 2006. -  №11.-12 б.
  4. Хатипов, Ф.М. Әмирхан Еники әсәрләренең теле / Ф.М. Хатипов // Мәгариф.-Казан, 2006.-№10.-13 б.
  5. Юсупов, Р.А. Әдәп башы – тел./ Р.А. Юсупов// Мәгариф.- Казан, 2001.-№5.-87 б.
  6. Поварисов, С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү / С.Ш. Поварисов // Казан: тат.кит. нәшрияты, 1978 – 128 б.
  7. Нурмөхәммәтова, Р. Лексик анализ / Р. Нурмөхәммәтова //Мәгариф.-Казан.-2003,-№11, 15 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

А.Шамов. "Госпитальдә" әсәренең 2 өлеше. 9 нчы сыйныф рус төркемнәре өчен.

9 сыйныф рус төркеме өчен дәрес-презентация. Дәрес темасы: А.Шамовның "Госпитальдә" әсәренең 2 бүлеген өйрәнү....

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы...

«Туган ягым– Татарстан. Мой родной край - Татарстан» для детей подготовительной к школе группы.

На этом занятии дети расширяют знания о народах Поволжья; знакомятся и разучивают подвижные игры татарского, русского, башкирского, удмуртского и чувашского народов (с музыкальным сопровождением...

Презентация Готический стиль и Средневековый стиль

Презентация посвещена образам: одежда, украшения, причёски Готического стиля, Средневекового стиля...