"Скелет зарарланганда беренче ярдәм".
план-конспект урока по теме

Тема: Скелет зарарланганда беренче ярдәм.

Максат:

         Кеше скелеты төзелеше турындагы белемнәрне системалаштыру һәм кабатлау.  Скелет зарарланганда беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнү.

          Скелет зарарланганда беренче ярдәм күрсәтә белү күнекмәләре формалаштыру.

Сәламәтлеккәсак караш тәрбияләүгәигътибарны юнәлдерү.

Җиһазлау:

                 1.Кеше скелеты

                 2.Компьютер, проектор, экран.

 

Дәрес барышы.

1. Оештыру өлеше.

Исәнмесез, балалар.  Дәресебезне башлаганчы дежур укучыныңрапортын тыңлап узыйк. ( рапорт тыңланыла)

Укытучы: Рәхмәт. Мин дә сезгәхәерле эш сәгате телим. Бүген без сезнеңбелән скелет зарарланырга мөмкин булган травма төрләре белән танышып, буыннар тайганда, сөякләр сынганда, сеңерләр сузылганда беренче ярдәм күрсәтүалымнарын өйрәнербез. Әмма боларны башкарып чыгар өчен  без скелет төзелешен яхшы белергәтиешбез.Шуңа күрәиңберенче өйэшен тикшереп үтәбез. (Өй эшен тикшерү)

2. Актуальләштерү.

Укучылар, күз алдыгызга агач кәүсәсен китерегез әле. Кеше скелеты белән агач кәүсәсе арасында берәр уртаклык күрәсезме?

Укучылар: Әйе, кәүсәскелет шикеллеүк терәк функциясен башкара.

Укытучы:Әхәзер, әйдәгез, скелетныңнинди өлешлергәбүленүен ачыклыйк. Моныңөчен алдыгыздагы таблицаны тутыру кирәк булачак. (Һәр укучыга таблица үрнәге таратыла. Кушымта №1)

Түбәндәкитерелгән сөякләрне скелетныңтуры килүче бүлекләренәурнаштырыгыз:

 Өске казналык, умырткалык, оча сөяге, орчык сөяге, бот сөяге, уч сөякләре, калак сөяге, умрау сөяге, терсәк сөяге, кулбаш сөяге, чигәсөяге.

 

Баш скелеты

 

 

Гәүдәскелеты

Югары очлыклар поясы

Түбән очлыклар поясы

 

Эшегез тәмамланса, үзара алмашып тикшерегез. Иптәшегезнеңхатасын карандаш белән төзәтерсез. Дәрес барышында мин аларны анализлармын.  Рәхмәт.

Хәзер икенче биремгәкүчик.  Экранда эшөстәлендә урнашкан

“ Скелет зарарлану” дигән презентацияне ачабыз. Идарәитүклавишасы ярдәмендәикенчесенәкүчәбез. Экрандагы сүзләр нәрсәне аңлата?(Кушымта №2 слайд №1) Һәр сүзгәбер укучы билгеләмәбирә.( Җаваптан соңидарәитүклавишасына басып җавап тикшерелә.)

Рәхмәт. Без сезнеңбелән хәтердәскелет төзелешен яңарттык.

3. Яңа теманы өйрәнү.

 А) Дәреснеңмаксаты белән таныштыру.

      Хәзер яңа материалны үзләштерәбашларбыз. Кешедә200 дән артык сөяк барлыгы турында сез инде беләсез. Әйтик, ботныңюан сөяге 0,5 кг. авырлыкта  гына булуына карамастан, 1500 кг. авырлыкны күтәрәала. Ни өчен икән?

     ( Укучылар җавап бирә)

     Шундый үзенчәлекле төзелешкәия булсалар да, сөякләр зарарланырга мөмкин  бит. Әгәр терәк- хәрәкәт системасы травмасы булса, нишләргә? Зыян күрүчегәберенче ярдәм күрсәтәбелүкирәкме? Без бүген нәкъ менәшул турыда сөйләшәчәкбез.( Кушымта №2, слайд №2) Дәреснеңмаксаты белән танышу.

Б) Скелет зарарлану очраклары белән таныштыру.

     Сөякнеңтабигый халәттәгенәныклыгы зур. Көчле егылу, бәрелүвакытында төрле зарарланулар да булырга мөмкин.  Үз вакытында һәм дөрес күрсәтелгән ярдәм генәкиләчәктәге дәвалануны җиңеләйтә.Шуңа күрәһәркем врачка кадәр ярдәм күрсәтәбелергәтиеш.Хәзер исәскелет зарарлануның  кайбер очраклары белән танышып китәрбез.(Кушымта №2, слайд №3,4)   Әлеге таблицаларда сез скелет зарарлануныңкайбер очракларыныңбилгеләрен һәм беренче ярдәм күрсәтүалымнарын күрәаласыз.

      Болар: сеңерләр сузылу (расстяжение). Буыннар таю( вывих), сөякләр сыну ( перелом).

 

     Беренче эш итеп һәр очракныңбилгеләренәигътибар итик:

- Сөяк сыну һәм сеңерләр  сузылуныңбилгеләре аерыламы?

( Җаваплар).

     В) Беренче ярдәм күрсәтүалымнары.

     Хәзер беренче ярдәмкүрсәтүалымнарына тукталыйк:

- барлык төр травмалар өчен беренче ярдәм күрсәтүдәуртаклык бармы?( җаваплар)

- сөяк сыну вакытында нинди аерым төр, башкаларга охшаш булмаган алым бар?( җаваплар).Әйе, дөрес шин салу безгәсөякнехәрәкәтсезләзнедерегәһәм сөякләрнеңурыннан күчүен булдырмый калырга булыша.  Без аны махсус әзерләнгән яки кул астында булган  предметлардан( ручка, карандаш, таяк һ.б.) ясый алабыз.Шунысын да искәртим, шин травма булган урынныңҗәрәхәтсез ягыннан салына. Шулай ук шин салу вакытын да язып кую мәслихәт.

4. Өй эше бирү.

     Укытучы: Без сезнеңбелән скелет зарарлануныңкайбер очракларын карап, билгеләренәтукалдык. Әөйдәсез аерым бүген каралмаган очраклар өчен чыгышлар әзерләрсез:

-Кабыргалар сыну;

-Умыртка баганасы зарарлану;

-Умрау сөяге зарарлану;

-Баш сөяге зарарлану;

     Чыгышлар рефератив, таблица яки компьютер презентациясе рәвешендәбулырга мөмкин.

Физкультминутка( күзләр өчен күнегүләр)

5. Алган белемнәрне ныгыту.

     Ә хәзер тупланган белемнәребезне электрон дәреслектәбирелүче тест ярдәмендәтикшереп карарбыз (CD- биология: 6-11 класс. Лабораторный практикум).Тест русча, ләкин без һәрвакыт русча терминнар белән эшлибез. Иңсоңгы нәтиҗәне белүөчен

“ Результаты тестирования” бүлегенәкерерсез.( Түбәндәге сорауларга җавап бирүкирәк: 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 9, 10, 11, 24, 25, 26)

     Рәхмәт.

6. Рефлексия. Билгеләр кую.

- Үзегезгәфайдалы нәрсәүзләштерәалдыгыз?

- Нинди яңалык алдыгыз?

- Дәреснеңуңай һәм тискәре якларын  әйтегез.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Скелет верхних и нижних конечностей.

Презентацию по теме "Скелет верхних и нижних конечностей" можно использовать для лекционного,практического занятия, для студентов первого курса отделения "Лечебное дело".Цель  занятия продемонстр...

Методическая разработка практического занятия по теме: «Изучение строения и функции скелета туловища» по дисциплине: «Анатомия и физиология человека» для специальности: 060501 «Сестринское дело»

Практическое занятие по теме «Изучение строения и функции скелета туловища» проводится в игровой форме. Проверка знаний на занятии в форме игры ненавязчива, не вызывает у студента неприятных ощущ...

Конспект урока по биологии на тему «Скелет человека. Соединение костей. Скелет головы ».

Класс: 8Дата:Тема урока: «Скелет человека. Соединение костей. Скелет головы ».Цель урока: Создать условия для  формирование представление о соединениях костей скелета человека,ск...

Методические рекомендации по подготовке к практическим занятиям по дисциплине ОП.02 «Анатомия и физиология человека», Раздел 3. «Анатомия и физиология опорно-двигательного аппарата. Осевой скелет. Добавочный скелет. Соединения костей»

Практическое занятие относится к основным видам учебных занятий и направлено на формирование учебных и профессиональных умений, освоение общих и профессиональных компетенций. Состав и содержание практ...

Конспект урока: "Изучение скелета млекопитающих на примере скелета лошади"

Конспект урока: "Изучение скелета млекопитающих на примере скелета лошади". Пошаговая инструкция к проведению урока на заданную тему....