Сафина Ильсияр Вазыхзяновна

Сайт учителя химии- биологии

Мы можем!

Профессия: учитель

Профессиональные интересы: читать книги по предмету и художественную литературу

Увлечения: вязание

Страна: Республика Татарстан

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Апастовский Район, деревня Кзыл-Тау

Место работы: Кзыл-Тауская СОШ

Звание, ученая степень: нет

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safina-ilsiyar-vazykhzyanovna
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.
Габдулла Тукай

Широка страна моя родная

Много в ней лесов, полей и рек

Я другой такой страны не знаю

Где так вольно дышит человек.

О себе

 

Кеше гомере- уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек...Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагыш моңга салып уза да китә гомер дигән кадерле мизгел...Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле. Бар ул тормышта асылташтай балкый торган кешеләр. Алар - безнең укытучылар.

Укытучы... Бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзен укыткан укытучылары килеп басадыр, мөгаен. Еллар үтү белән алар биргән белемнәр онытыла, хәтерләрдән юыла төшә, ә үзләре һаман да ягымлы елмаюлары, сабыр һәм үтемле сүзләре белән күңел түрендә һич үзгәрми сакланалар. Укытучы!     Кеше   бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы  тора. Укытучы-  җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы- зур тормыш юлына чыгаручы.  Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да   ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына,  остазларына  бурычлы. Бөек педагог Ян Омос Каменский  “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк”дигән фикерләре белән бик хаклы. Сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр ул  укытучы  хезмәте. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында  югалмасын өчен, юл  өйрәтеп, хәреф  танытучы, җитәкләп зур тормыш юлына алып чыгучы  кеше ул укытучы.

Минем дә балачак хыялым – укытучы булу иде. Ул тормышка ашты, инде минем педагоглык эшчәнлегемә 19ел.

  Мин, Сафина Илсөяр Вазыхҗан кызы, 1971 елның 29 нчы августында Апас районы Кызылтау авылында туганмын. Башта – башлангыч һәм сигезъеллык белемне Кызылтау мәктәбендә, аннары Урта Балтай урта мәктәбендә алдым. Читтән торып Казан Дәүләт Педагогия университетын тәмамладым.  Бүгенге көндә гаиләле, өч балам бар. Улым Марсель  армия сафларында булып кайтты, хәзер эшли, читтән торып авыл хуҗалыгы академиясендә белем ала. Римма сәүдә университетының 1 курсында укый, кечкенә кызым Рәзилә 2 сыйныфта укый.

  Мин үземне мәктәптән, балалардан башка күз алдыма да китерә алмыйм. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда милли-төбәк компонентыннан һәм халык педагогикасыннан бик теләп файдаланам. Һәр дәресемне нәтиҗәле итеп, иҗади алымнар кулланып үткәрергә тырышам. Заманында Г.Ибраһимов: “Күп белдерүгә караганда, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы,” - дигән. Мин шушы принциптан чыгып эш итәм.

  Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча эшлим, чөнки бу технология укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә. Методик темам: “Заманча технологияләр җирлегендә укучыларның мөстәкыйльлеген һәм иҗади активлыгын үстерү”.

Даими рәвештә эзләнәм, яңалыкка омтылам.

 Мәктәп – минем иҗади эш бүлмәсе, укучыларымның икенче йорты. Биредә бит алар үзәренең күпчелек вакытын үткәрәләр: белем туплыйлар, уйныйлар, шаяралар, ял итәләр... Баланың мәктәпне үз итүе, яратуы исә бездән тора, чөнки илебез киләчәгенең тоткасы безнең  кулларда. Без кешеләргә белем ачкычы биреп, укучыларны чын Кеше итәргә, олы юлга илтергә тиешбез.. Әгәр дә укучыма дәрескә кызыксыну, дәрт, теләк уята алмыйм икән, минем бар тырышлыкларым юкка чыгачак, әгәр дә бу теләклә тормышка аша икән мин бәхетле.

    Мин бәхетле, чөнки иртән мәктәп ишеген ачып керәм дә яраткан эшемә чумам. Күңелле ыгы-зыгы, балаларның шат тавышлары каршы ала мине. Мин һәр иртә мәктәпкә сөенеп, ашкынып киләм. Һәр көнне күргән укучыларымны мин беренче тапкыр күргәндәй шатланып каршы алам. Минем каршымда никадәр саф күңел, көләч йөзләр! Дистәләгән күзләр миңа яңалык көтеп төбәләләр. Мин елмайсам гына елмаялар.

    Шул күңелләргә орлыкларны чәчәсе генә кала. Шытып чыксыннар алар, ак кәгазъ кебек чиста һәм саф күңелләрдә, үссеннәр, өлгерсеннәр... Минем өчен укучыларымның чын кеше булып үсүләреннән дә зур шатлык юк.

       Җиң сызганып эшкә керешәм: “Исәнмесез, утырыгыз!”... Ничә пар күз өметле карашларын миңа төбәлгән. Алар арасында биология, химия фәнен өзелеп яратучылар да, бу фәнне бик кирәклегә санамаучылар да, гомумән, укуга битараф балалар да бар. Ничек кенә аларның йөрәгенә юл табарга? Ничек итеп үз фәнеңә мәхәббәт уятырга?  Монысы инде укытучының ни дәрәҗәдә үз эшенең остасы булуына бәйле. Яшерен- батырын түгел, укучылар югары уку йортларына керер өчен кирәк булган предметларны гына тырышып үзләштерергә керештеләр. Ә калган фәннәргә игътибар бермә- бер кимеде. Замана таләбе буенча, теләсәң, теләмәсәң дә, фәнгә мәхәббәт уяту өчен яңа методик алымнар эзләргә туры килә. Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, рәсемлеме, рәсемсезме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәләргә ирешеп булмаячак. Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, укытучы укучыларында үз фәненә карата мәхәббәт уята, тормышка яраклы шәхесләр тәрбияли ала. Баланың берсе укытучы әйткән сүзне шул мизгелдә үк “эләктереп” алса, икенчесенә берничә тапкыр кабатларга кирәк, ә өченчесе исә, проблемалы ситуацияләрне чишеп кенә теманы аңлауга ирешә. Шуның өчен дәрес аңлатканда төрле алымнар кулланырга кирәк. Шәхсән үзем, урта сыйныф укучылары белән традицион дәресләрдән тыш, уен- дәрес, практикум- дәресләрне отышлы дип тапсам, югары сыйныф укучылары өчен дәрес- дискуссия, конференция, семинарлар үткәрүне югары нәтиҗәгә ирешүнең бер юлы дип саныйм. Өй эшләре биргәндә, гомумән, индивидуаль якын килү сорала. Укытучы буларак та, әни буларак та ышанып әйтә алам: бертөрлелектән качарга кирәк. Бу химия һәм биология укытучыларына гына кагылмый. Бүтән фән укытучыларына да бу проблемага йөз белән борылырга кирәк.

    Хәзер информацион технологияләр көннән – көн камилләшә. Мәгълүмати технологияләр балада фән белән кызыксыну хисе булдыруга этәргеч бирә. Күп кенә укыту мәсьәләре, традицион чараларга караганда, интерактив хрестоматия, электрон дәреслек, фонохрестоматияләр ярдәмендә уңышлырак хәл ителә. Дәрестә компьютер презентацияләре, мультимедиа куллану укучының мөстәкыйль эшен оештыруда, эшчәнлекнең яңа формаларын кертү, укытучыларның теманы аңлатуын күрсәтмәле итүдә нәтиҗәләрен күрсәтте. Алар минем бик тә катлаулы булган хезмәтемне җиңеләйттеләр, чөнки алдан әзерләнгән слайдлар, презентацияләр, интерактив китаплар никадәр таблицаны, карточкаларны алыштыра. Кыска гына вакыт эчендә күп эш башкарырга өлгерәбез, укучының танып белү эшчәнлеге интенсивлаша, белем алуга уңай мөнәсәбәт һәм кызыксынулар арта. Ә болар үз чиратында исә балада фән белән кызыксыну хисе булдырырга этәргеч бирә. Мондый программалар ярдәмендә укучының мөстәкыйль эшен оештырам, өйрәнелгән тема буенча белемнәрен тикшерәм. Уку материалын да хәтердә калдыру дәрәҗәсе югары. Укучыларыма да мондый дәресләр ошый. Һәркөн дәресләремне кызыклырак, мавыктыргычрак итеп оештыру турында уйланам, укучының дикъкатен, фикер эшчәнлеген, мөстәкыйль активлыкларын үстерерлек итеп, төрле метод һәм алымнар кулланам. Укыту һәм тәрбия бирүдә 5 – 6 нчы сыйныфларда ярыш, турнир, ә 7 – 11 сыйныфларда олимпиадалар, дәрес – зачет, дәрес – лекция, диспут дәресләр оештыруны кулай дип саныйм. Эш тәҗрибәмнән чыгып, шуны әйтә алам: алар укучыларның фән белән кызыксынуын арттыра, бер- береңә хөрмәт белән карау хисе, ихтыяр көче, тырышлык, дуслык һ.б. бик күп сыйфатлар тәрбияләүдә ярдәм итә. Дәрестә бирелә торган материал, кулланган метод һәм алымнарны сайлаганда, укучыларның яшь  һәм белем аермалыкларын истә тотам. Укучыларның белемен, тупланган белемен, тупланган гыйлемен ни дәрәҗәдә булуын исәпкә алып төзелгән карточкалар, омтылам. Укытучы-новаторларның эш тәҗрибәсен өйрәнәм, методик яңалыклар белән танышып барам. Район һәм республика укытучылары алдында ачык дәресләр бирәм, чыгышлар ясыйм, үземнең эш тәҗрибәм белән уртаклашам.  Мәгълүмати технологияләрдән файдалану – заман таләбе. Мин үз дәресләремдә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдаланам. Слайдларны укучылар белән бергәләп әзерлибез. Аерым темаларга электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләр нәтиҗәлерәк була

Мәктәбебезнең интернет челтәренә тоташуы да күп мәгълүматлы булырга ярдәм итә. Китапта булмаган кайбер нәрсәләрне укучылар шуннан табалар; эзләнәләр, тикшеренәләр һәм нәтиҗәләр ясыйлар. Укучыларның мөстәкыйльлегенә, танып-белү активлыгына, ныклы һәм тирән белемле булуларына ирешүдә класстан тыш эшләрнең дә әһәмияте зур.

  Уңышларымны да, кайсы өлкәдә җитешсезлекләрем барын да укучыларым күрсәтә. Соңгы елларда балаларның белем алуга омтылышлары сизелерлек артты. Белемнең сыйфаты да сөенерлек. Төрле конкурсларга, ел саен үткәрелә торган олимпиадаларга ныклап хәзерләнәбез. Мәктәп күләмендә призлар алган укучыларым район турларында катнаша.

12 ел сыйныф җитәкчесе булып эшлим.. Сыйныф җитәкчесе буларак "Баланы шәхес итеп тәрбияләүдә индивидуаль якын килү" дигән проблема өстендә эшлим. Бу тема бүгенге көндә дә актуаль проблемаларның берсе булып тора. Үз эшемдә төп максат итеп, укучыларны һәр яктан да шәхес итеп тәрбияләүне, аларны чын кешеләр итеп үстерүне, кешеләр арасында үз урынын табарга өйрәтүне куям. Шушы максаттан чыгып, төрле бурычлар билгеләдем:

1.Укучыларны чын кеше итеп тәрбияләү.

2.Укучыларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

3.Балаларның иҗади сәләтләрен, аралашу осталыгын арттыру.

Шулай ук эшемдә түбәндәге принципларга таянам:

1.Һәр тәрбияләнүчегә кабатланмас шәхес итеп карау.

2.Һәрбер укучыны кеше буларак хөрмәт итү.

3.Укучыларга карата ышаныч белдерү.

4.Һәръяктан да үрнәк булу.

5.Максат кую һәм аңа ирешү.

6.Үз-үзеңә һәм тирә-якка ихтирамлы булу.

7.Укучыларның иң якын кешесенә әверелү.

Класстан тыш үткәрелгән тәрбия эшенең әһәмияте шунда: үткәрелгән һәрбер эшнең, чараның файдалы булуы. Нинди генә эш башкармасын, нинди генә шөгыль тапмасын — укучы үз эшенең, үз шөгыленең файдалы, кирәкле икәнен тоярга тиеш дип уйлыйм мин. Үземнең укучыларымда шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларны ихтирам итү хисләре уятырга тырышам. Мин боларны үземнең көндәлек эшем, укучылар белән аралашуым аша даими рәвештә алып барам, үземнең һәр хәрәкәтем, һәр сүзем, һәр гамәлем белән гуманлылык дәресләре бирәм.

Ата-аналар белән уртак тел табып эш итәргә тырышам. Аларны төрле чараларга, туган көн, “Әтиләр кичәсе”, “Әниләр бәйрәме”, “Ягез әле, малайлар”, “Ягез әле, кызлар” конкурсларына, сыйныф җыелышларына чакырам. Шәфкатьлелек елына багышлап, “Изгелекләр кылып яшик”, Гаилә елы уңаеннан, “Җәннәт ата-ананыңаяк астында” дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәрдек.

  Укучыларым арасында эчүче-тартучылар, милициядә исәптә торучылар юк. Мин укучыларымны матурлыкны тоярга һәм күрергә өйрәтәм. Чөнки күңеле матур булган кеше ямьсез гамәлләр кыла алмый.

  Үземнең эш тәҗрибәмне башкалар белән теләп уртаклашам. Район күләмендә бик күп ачык дәресләр үткәрдем.. Район һәм республика күләмендә уздырылган төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Шигырь, инша,  рәсем конкурсларында ,спорт ярышларында катнашыппризлы урыннар алган укучылар шактый. 

  Минем бөтен шатлыгым – укучыларым. Чөнки үземнең хезмәт җимешләремне - ачымы алар, татлымы - мин аларда күрәм. 

 

 

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Нәбирә Гыйматдинова китапларын яратып укыйм, тормыштан алынган әсәрләр укырга яратам. Зифа Кадыйрованың " Сагынырсың мин булмам", "Язмыш сынавы", "Көтеп узган гомер" әсәрләрен укыдым, бик эчтәлекле, күңелгә ятышлы,  чын тормыш вакыйгаләренә багышлап язылган әсәрләр, бик ошады.

Мой взгляд на мир

    Талантлы, эзләнүчән, һәр яңалыктан хәбәрдар булган бу педагогның үзенең эш системасы булдырылган. Ул гамәлдәге дәреслекләрдә  бирелгән текст, күнегү яки мәсьәләләр белән генә чикләнми, һәр дәресне оештыруга иҗади якын килә; аны кызыклырак, үтемлерәк һәм нәтиҗәлерәк итү өчен күп көч куя. Укытучы дәресләрендә төрле метод һәм алымнардан, яңа техно-логияләрдән максатчан файдалана. Укучыларны уйлауга, эзләнүгә этәрә торган тирән эчәлекле мондый дәресләр иҗади сәләтне үстерүгә, белемне арттырырга, баланың рухи дөньясын баетырга ярдәм итә. Заманча технологияләр кулланып, “Кем миллионер булырга тели”, “Көчсез буын”, “Үз уеныбыз” һ.б. яңа төр чаралар, бәйгеләр үткәрә.

Мои достижения

Почетные грамоты школа, района, публикации в газете, в журналах.

Моё портфолио

. Илсөяр Вазыхҗан кызы  үз дәресләрендә компьютер технологиясеннән һәм мультимедияле презентацияләрдән файдалана. Аерым язучылар иҗаты буенча электрон дәреслекләр, компакт-дисклар, аудио һәм видео язмалардан файдаланып үткәрелгән дәресләре нәтиҗәле була.

   Укытучы хезмәттәшләрен ярата, ихтирам итә. Иҗади эшләүче бу педагог күренекле галим-методистлар, алдынгы укытучыларның эш алымнарыннан оста файдаланып, тәрбия һәм белем бирүнең яңадан-яңа ысулларын эзли, камиллеккә омтыла.

Добавить грамоту в портфолио