Яңа ел кичәсе

Яңа елда кыш бабай һәм кар кызы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_prog.docx24.56 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел кичәсе.

А.Б. Кадерле бер кунак көткән кебек

        Яңа елны көтә йөрәкләр

        Беләкләрдә яңа хезмәт дәрте

       Күңелләрдә иң саф теләкләр.

Бу яңа ел килер сыман

Дөньяны ямьгә күмеп

Мәңге тынмас өчен туган

Иң матур бер җыр кебек.

    Бу яңа ел килер сыман

    Уңышлар белән тулып

    Бәхет күгендә кабынган

    Иң якты йолдыз булып

Илләр имин, еллар тыныч булсын,

Иген уңсын кырда ишелеп

Ак кар кебек саф теләкләр белән

Яңа елга атлый кешелек.

Яңа ел белән кадерле дуслар! Яңа ел котлы булсын! Сезгә барыгызга да хәерле кич теләп бәйрәмебезне башлыйбыз. 2012 нче ел турында безнең күңелләрдә якты, матур, сагынып сөйләрлек хәтирәләр генә калсын, Яңа 2013 ел барыбызга да яңа уңышлар, якты матур көннәр, олы куанычлар, хәләл байлыклар алып килсен дигән теләктә калабыз. Ә хәзер Яңа ел бәйрәме белән котлау өчен сүзне авыл җирлеге башлыгы һәм Кызылтау бүлекчәсе җитәкчесенә бирәбез. (җитәкчеләр тәбрикли)

А.Б.

 Яңа ел, яңа ел дибез. Ә ничегрәк булыр икән ул киләчәк яңа ел. Ул ниләр алып килер икән? Яңа ел! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел. Бер уйласаң, иске ел киченнән яңа ел таңына бер адым. Һәм менә шул адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк!

Яңа еллар килсен шатлык белән

Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын

Яшәмәгез дуслар моңаеп!

(кар бөртекләре биюе)

А.Б.

Ак буранлы юлда бер мизгелгә

Сезне искә алып туктадым

Карлар ява илләр имин шөкер

Шул иминлек белән котлавым.

   Елмаегыз әле яңа елга

   Изгелекләр аның иңендә

   Килә бит ул җирне нурга күмеп

   Бәхет теләп туган илемә

Сезне бәйрәм белән котлап , үзенең матур җырларын бүләк итә:

(Кыш бабай белән кар кызы чана тартып керәләр, чанага сандык куелган)

К.К. – Уф бабай арыдым, әйдә әзрәк ял итеп алыйк!

К.Б. – Һай кызым! Мин бит сиңа ничә тапкыр әйттем, Кызылтау моннан бик ерак, үзеңне чыныктыр дидем. Әйттем бит.

К.К. – Әйттең инде, әйттең бабакай! Соң чыныгам дип һәркөн 50 км юл чабып йөрмәм бит.

К.Б. – Бик ачуымны китерсәң берәр Кызылтау егетенә кияүгә биреп калдырырмын менә. Ә Кызылтауда бүген тотып өйләндерерлек егетләр буа буарлык. Хет теләсәң кайсын сайла.

К.К. – И бабай, кая инде әле миңа кияүгә чыгу? Чыксам да андый- модый гына егеткә кияүгә чыкмыйм. Миңа акча күп эшли торган берәр бизнесмен кирәк.

К.Б. – Һай аллам, каян килә бу балаларга шундый әрсезлек! Бизнесменнар алар балам юньле юлда йөрми. Ә өйләнгән булса?

К.К. – Һи аптырагансың икән, хәзер ул модада. Кара әле миңа акыл саткан буласың, үзең дә бит , һәр авылга барган саен яңа кыш әби табасың.

К.Б. – Я, йә монда килеп ялгыш кеше алдында ычкындырма!

К.К. – Ә болар кеше түгелме?

К.Б. – Һай аллам килеп тә җиткәнбез икән бит. Менә сиңа кирәк булса, сандык тартып килә торгач, юлның узганын да сизми калганбыз икән бит. Әйдә кызым сандыкны түргәрәк, кунаклар янгарак алып барыйк. Анда бүләкнең иң зурысы дигән иде кыш әбиең.

К.К. –Уф бабай ачылмый бу сандык. ( маңгай тирен сөртә)

К.Б. – Ярый алайса хәзер мин бер дога укыйм да ачылыр ул.

Әфсен- төфсен, уты сүнсен

Иблис үлсен, сихере үтсен

Кара йөрәк мачысы, убырлысын качырсын

Зәм- зәм суы тамчысы, бу сандыкны ачтырсын.

( Сандык ачыла, аннан Яңа ел чыга, кулында тартма)

К.К. –Бу бит Яңа ел бабакай! Бабакай! Әйдә Яңа ел тамашасын башлыйбыз!

К.Б. – Яле Яңа ел! Бу елда безгә ниләр вәгъдә итәрсең икән?

Яңа ел:

Җир йөзенә бүген менә

Мин шатлык алып киләм

Сез дә көтәсездер мине

Куаныч, өмет белән

   Сөенечләр, куанычлар

   Бәхетнең иң- иң агын

   Калдырмыйча алып килдем

   Мин сезнең янга тагын

Кышның ап-ак бураннары

Зәңгәр яз , яшел җәен

Сары сагышлы көзне дә

Дөньяның бөтен ямен

   Бу Яңа елда дуслар!

   Телимен зур уңышлар.

   Эшегездә һәм тормышта

   Булыгыз гел тырышлар!

К.Б. Яңа ел!Нәрсә соң ул синең кулыңда?

Я.ел. – Нәрсә булсын инде , серле тартма, аның белән теләсә нәрсә эшләп була, ул бит тылсымлы тартма.

К.Б. – Яле тыңлап карыйм эле. (тартманы кулына алып, тыңлый) Бер нәрсә дә ишетелми бит.

Я.ел. – Бир әле үземә, нишләп ишетелмәсен. Тсс (тыңлый)

К. Б. – Нәрсә ди?

Я.ел. – Бу елда авыл яшәрә, яңа сабыйлар туарга тора, ди.

К.Б. – Менә бит, менә бит ничек әйбәт. Тагын нәрсә ди?

Я.ел.  – Чит планетадан кунаклар килеп җитте , каршы алыгыз, ди.

К.Б. – Әйдә алайса кунаклар рәхим итсеннәр.

( Кызлар башкаруында заманча бию)

А.Б. Әйе, Яңа ел ул- Яңа өметләр, яңа танышулар, яңа бәхетләр... Һәрберебез Яңа елдан нәрсәдер көтә, өмет итә. Һәр кеше бәхетле гаилә корырга омтыла. Бәхетле гаилә ул борынгы гореф- гадәтләрне саклый һәм яңаларын булдыра белүдә. Безнең авылыбызда да үрнәк гаиләләребез бик күп. Белемле, тәрбияле балалар үстерүче гаиләләребезгә Яңа елда яңа уңышлар, ак бәхетләр, чиксез шатлыклар теләп җыр башкарыла.

Җырлый сәхнәбез йолдызы:

А.Б.

Ак биләүдә сабый бала кебек

Туып килә назлы Яңа ел

Саф күңелле кызлар кебек серле

Батыр егетләр күк чая ул.

   Яңа елның изге сәгатьләре

   Изге эшләр белән башлансын

   Изге эшләр гел өстәлеп торсын

   Кимчелекләр сызып ташлансын.

Бас әйдә, бие әйдә

Биегәнне күрсеннәр

Менә нинди оста бии

Безнең яшьләр дисеннәр.

Бию:

(Мунча ташыннан өзек куела)

А.Б.

Әй Яңа ел, алып килсәң иде,

Тик шатлыклар илнең халкына

Күрсен иде һәркем үз бәхетен

Хезмәт белән туган ялкында

Барыгызны да бәйрәм белән котлап үзенең матур җырларын бүләк итә:

А.Б.

Өр- яңа ел килә, өр яңа

Чынлап яңа булсын ул

Кояш кебек һәммә илләргә дә

Тигез көлеп торсын ул.

   Күз яшьләре онытылып торсын

   Артка чиксен сагыш борчулар

   Элеккечә утлар янып торсын

   Балкып торсын шулай чыршылар

Җанга рәхәт, бер моңсулык

Йөрәктән җыр бөркелә

Моңлы кыңгыраулар элеп

Җиргә яңа ел килә.

Җыр:

А.Б.

Киләчәк ел белән бергә килсен

Сөенечләр, шатлык, бүләкләр

Яңа еллар уңыш китерсеннәр

Үтәлсеннәр хыял- теләкләр.

   Һәркем өлешенә бәхет белән

   Өмет белән тусын яңа ел,

   Икмәкле дә, җырлы да булсын ул

   Иминлектә тыныч узсын ул.

Күбәләктәй оча яшьлек

Талпына канатлана

Өлкәннәрдән үткән ялкын

Яшьләрдә кабатлана.

    Аякларга күз иярми

    Алар җиргә тимиләр

   Безнең кызлар әнә ничек

   Очкын чәчеп бииләр.

Кызлар башкаруында бию:

А.Б.

 Иске елның соңгы сәгатендә

Китәсебез килми быелдан

Бер дә китмәс идем, тик вакыттан

Артта калу безгә тыелган.

    Узган еллар бигрәк кадерле шул

    Һәр көненә хезмәт куелган

   Тарихның бу данлы елына да

    Безнең күпме җиңү уелган.

Ә шулай да шатлыклары булсын

Кадерлерәк булсын яңасы

Мәхәббәттә, эштә яңасы бар

Шатлыкларга юллар ярасы.

    Гел шатлыклар яусын

   Кар явамы, ләйсән явамы

   Бәхетләрнең туган елы булсын

   Иске елның яңа дәвамы.

Бәйрәмебезне дәвам итәбез, сезгә үзенең матур җырларын бүләк итә:

А.Б.

Ә хәзер мәзәкләр тыңлап үтегез:

  1. Ир белән хатын бергә яшәүләренә 35 ел тулуны бәйрәм итә.
  1. Их хатын, хәтереңдәме, бер иске диваныбыз, төссез телевизорыбыз бар иде...

Ә хәзер, әнә, дала кадәр фатир, Италиядән кайткан җиһаз, Турция коверлары... Тик элек янымда 21 яшьлек чибәр кыз бөтерелә иде, ә хәзер 56 ны тутырган карчык...

  1. Тап соң 21 яшьлекне. Ә иске диван белән төссез телевизорны үзем бүләк итәрмен.
  1. Мәктәптә, “дөньяда иң тизе нәрсә? дигән сорауга укучылар үзара бәхәс алып бара.

Мәрьям:

-Иң тизе ул – сүз. Бер ычкындымы кире кайтара алмыйсың.

Вәли: - Юк иң тизе ул- ут. Аны кабызуга шунда ук яктыра.

Гали:

  1. Менә минем беркөнне эчем киткән иде-е.. Ни сүз әйтергә өлгермәдем, ни утны кабызырга җитешмәдем.
  1. Пеләшләнүдән киңәш: башыгызга бал сылап өч көн тотарга. Аннары каты итеп кул чабарга- чебеннәр очып китәчәк, ә аяклары калачак.

А.Б.

Ә хәзер бер уен уйнап алабыз, уйнау өчен сәхнәгә ике ир кеше чакырабыз. Җиңгән кешене зур бүләк көтә. (уен)

А.Б.

Кил, Яңа ел, безне куандырып

Төн узар да, чыгар кояшың

Белеп торам әле матурлыкның

Матуррак әле буласын

   Җир ишетсен синең адымнарың

   Юлларыңда тагын яз булыр

   Синең исемең җиңү һәйкәленә

   Безнең куллар белән язылыр.

Номер:

А.Б.

Якты өмет сыман

Тузгый ап-ак буран

Шатлык белән тулы йөрәкләр

Өр- яңа ел килә

Бәхет иңсен илгә

Телим әле мин дә теләкләр.

   Ил- көн тыныч булсын

   Сабыйлар күп тусын

   Кавышсыннар өзелеп сөйгәннәр

   Яшәсеннәр бергә

   Кешеләр бит җиргә

   Рәхәт күрер өчен килгәннәр.

Дуслар бергә булсын

Табын тулып торсын

Кунак булсын күрше күршегә

Канат куяр өчен

Бәхет тояр өчен

Бер җылы сүз җитә кешегә.

   Балкып тора йортлар

   Бүген якты утлар

   Бүген таңга кадәр яналар

   Бер теләгем тагын

   Яңа елның таңын

   Ялгыз көтмәсеннәр аналар.

Номер:

А.Б.

Яңа ел килә, яңа ел

Өй эченә шатлык тулсын

Кыш бизәге энҗе карлар

Җиргә муллык таратсын

   Туган илнең ал таңнары

   Һәрчак саф, тыныч булсын

   Һәрбер йөрәк яңа елда

   Чын бәхетлелек тойсын.

Балкысын кояш нурлары

Шат җырлар яңгырасын

Илебезнең йолдызлары

Уңганнарны зурласын.

 Авылыбызның уңган кешеләрен хөрмәтләп: