"Әтиләр! Балалар бәхете гаиләдә"
классный час по теме

Әтиләр конференциясендэ чыгыш:

 “Әтиләр! Балалар бәхете сезнең гаилә кулында”

 

Тактага куелган плакатлар:

      Алтын көмешнең искесе булмас, ата – ананың бәһасе булмас.

      Ана камчысы мамыктан, ата сүзе тимердән.

      Ана өйрәтсә балалар җитез булыр, ата өйрәтсә- акыллы булыр.

      Аталы-аналы – алтын канатлы.

      Ата-ана бердәм булса,балалары күркәм булыр.

      Ата-ананы тыңлаган әдәм булыр, тыңламаган әрәм булыр.

      Ата беләк, ана йөрәк.

      Ата - йортның матчасы, ана - йортның өрлеге, балалар стенасы.

 

                        Исәнмесез! – диеп башлыйм әле,

                        Танышу бит шулай башлана.

                        Сезнең  белән очрашканга, дуслар,

                        Күңел минем шундый шатлана.

  Исәнмесез минем өчен кадерле булган балаларымның, иң кадерле кешеләре әти һәм әниләр, абыйлар! Сезнең кайберләрегезнең әллә никадәр кичектергесез эше дә булгандыр, бәлки.Әмма сез бүгенге көнегезне балаларыгызга багышладыгыз. Рәхмәт сезгә!

     Сүзне алмагачтан башлап җибәрик әле. Күргәнегез бардыр: язлар җитеп, яз кояшы җирне иркәли башлау белән, алмагачлар шау чәчәккә күмелә. Карыйсың: таң чыкларында коенып, кояш нурларына сөенеп,сабый йодрыгы хәтле булып өлгергәннәр. Көзен инде алар  җитешкән булыр. Әй, тормыш агачы! Син дә шулай мәңге үсештә,  үзгәрештә түгелме соң?

   Сабый туа, тәпи атлап китә, адымнары әлегә сыек аның, аңа кояш уенчык кебек кенә.Малай булгач, инде ул агач башына үрмәли.Егетлеккә аяк баскач, акрынлап дөнья серләрен үзенә туплый башлый.

  Бер караганда, табигатьтә бөтенесе ансат  һәм  җайлы. Алманың нинди алма  булып җитешүе асылда бик күп нәрсәләргә бәйле. Ул сорт, туфрак, җил, яңгыр, җылы белән бәйләнгән. Менә гаҗәп: бер алманың үсеп өлгерүе өчен генә дә табигатьнең  ничаклы көчләрен хәрәкәткә китерергә кирәк!

   Кеше белән исә хәлләр тагын да катлаулырак. Тәрбия кешене гомер буе озата килә. Кешене ипи ашатып кына түгел, тәрбия “ашатып” та үстерәләр. Бу мөһим, изге, мәрхәмәтле эшкә – гаилә, мәктәп, җәмгыять  көчләре җигелгән. Биредә соңга калу гафу ителми.Талны чыбык чакта бөгәләр, ди халык. Кешене тәрбияләү ул тугач та башлана: кеше әле сөйләшми дә, тыңламый да, әмма өйрәнә. Тәҗрибә өйрәтүдән алдан  килә. Димәк, тәрбиянең беренче җимешләре  өйдә, гаиләдә салына. Бала – гаилә җимеше. Кешелек дөньясы Кеше диеп аталган бөек исемне йөртүче ике җенескә аерылган: хатын- кыз һәм  ир–ат. Алар бергә кушылып, бер казаннан ашап, уртак бала үстерә башласалар,  монысы гаилә дип атала. Бала – гаиләнең бәхете.

                                   Без килгәнбез бу дөньяга

                                   Бәхетле  булыр өчен,

                                   Бәхет дигән төшенчәнең

                                   Эчендә йөзәр өчен.

      Гаилә никадәр нык булса,  аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаиләнең терәге – ир-ат , әти кеше. Менә шушы олы исемгә лаек булу өчен, әти кеше үзендә нинди сыйфатлар булдырырга тиеш дип уйлыйсыз?   (Әтиләрнең җаваплары тыңлана)

            Ирләр булыйк һәрвакыт һәм һәр адымда,

            Малай чакта уйнаганда,

            Күккә карап төрле уйлар уйлаганда,

            Кыйналганда,

            Ирләр булыйк – ир булгач та,

            Картайгач та.

                                                (Рәдиф Гаташ)

  Патша заманында яшәгән татар  кешесе туасы баласының ир затыннан булуын теләгән. Чөнки җир – яшәү чыганагы- ирләргә генә  бирелгән. Шуңа да  элекке вакытлардан ук төп авырлыкны ирләр күтәрергә  тиеш булган, алар гаилә тоткасы булганнар.

   Һәр ир-ат өчен иң зур шатлык – ата булу. Гаилә  тәрбиясе ата һәм ана җилкәсенә бертигез төшә. Шунсыз гаилә тәрбиясе зур югалтуга дучар була. Тикмәгә генә борын- борыннан “атасыз үсү” төшенчәсенә ачы мәгънә салынмаган. Ата булу бәхете турында күренекле педагог Сухомлинский яхшы  әйткән: “Кеше гомеренең азагында аның язмышын җиңеләйткән бердәнбер нәрсә шул: ул да булса, балаларның ихлас, саф, тугрылыклы мәхәббәте. Бу бөек, чын ,кешеләрчә  шатлык алдында башка барлык шатлыклар да үз әһәмиятен югалта, тоныклана. Чын мәгънәсендә шул кеше генә бәхетле була ала , кем гомере буе шушы байлыкны бөртекләп җыя. Бу- картлыкта яши ала торган бердәнбер капитал. Шулай булганда гына, үзеңне ышанычлы  тота аласың һәм “гомер бушка үтмәде” дип әйтә аласың.”

 Әйе, бала өчен бәхет ул-гаиләдә акыллы әни  булу гына түгел, бәлки акыллы әти булу да . “Йөз укытучың булуына караганда, бер әтиең булуы зуррак” диелә мәкальдә.

    Олы тормышта нинди генә дәрәҗәле кеше булсаң  да һәм күп нәрсәгә ирешсәң дә, синең ныклы  гаиләң булмаса, кимендә ике бала тәрбияләп үстермәсәң, үзеңне тулы бәхетле кеше итеп исәпли алмыйсың. Моңа ирешү өчен, гадәттән тыш батырлык һәм талант таләп ителә. Безнең әтиләр чын мәгъ нәсендә бәхетлеләр дияр идем мин, чөнки күбебезнең ике генә түгел өч, дүрт, биш алтын бөртекләре бар.

 (  Күп балалы  гаиләләр санала, алар хөрмәтенә җыр башкарыла).

             Җыр.”Әтием” Ф.Мортазин көе, Н.Галимов сүзләре

  Ни өчен балалар әтиләрен ярата? Ни өчен кайбер балаларда аталарына карата ят тойгылар урнаша?

  Бу сорауларга тулырак җавап алу һәм шуннан чыгып ата – аналар белән тәрбия эшен яхшырту максатында, балаларның әтиләре  турында ничек уйлауларын белү өчен, “Син әтиең турында нәрсәләр беләсең?” дигән сораулар бирелде. Безне балаларның исем, фамилияләре кызыксындырмый.

Укучыларның иншаларыннан өзекләр:

 

“Минем әтием дәү әти һәм әбиемне хөрмәт итеп яши.Өйдә ул бар эшне                дә эшли, безне дә төрле һөнәрләргә өйрәтә. Бик кызык китаплар укырга ярата. Минем әтием кызык  кеше, берәр әйбер сорап барсаң, ул соңгысын да биреп җибәрә. Әнине дә бик хөрмәт итә әти. Әти аш-су әзерләргә дә оста. Бәйрәмнәрдә эчсә дә, исерми, чөнки ул чамасын белеп эчә.”

Мин әтине нинди булса, шундый булып калсын дияр идем.

“Бер әйбер ватылса, әти төзәтергә ашыга, килеп чыкмаса, мастер чакырта. Әтием бик тә гәзит укырга ярата. Әтинең табигатьне яратуы миңа бик ошый. Ул үзенә генә яраган һәм килешә торган кием кия. Шул ягын да мин бик хуплыйм. Без әти белән бакчада эшләргә яратабыз.”

“Мин әтинең күп якларын яратам: эшчәнлеген ,күп һөнәрләр белүен, уңганлыгын, уйлаганын яшермичә әйтүен, эшнең күп булганлыгына зарланмавын.

                Барысының да әтиләре минеке шикелле булса, бөтен балалар да бәхетле булыр иде.”

Сухомлинский  “Бала өчен   ата иң кадерле , иң якын ир кеше” дигән.

   Әйе, янәшәләрендә  көчле рухлы, кешелекле һәм сөйкемле әтиләре булганда, балалар үзләрен бәхетле тоялар. Атаның чын йөзе, аның гражданлык сыйфатлары  балаларына карата булган мөнәсәбәтләрендә чагыла. Без ничек кенә эш  белән мавыксак та, балалар өчен вакыт табарга тиеш. “Тәрбия өчен озак вакыт түгел, бәлки аз вакытны акыл белән файдалана белү бик мөһим,”- дигән Макаренко.

  (Сораулар буенча әңгәмә.)

      АНКЕТА     СОРАУЛАРЫ (Укучылар белән алдан үткәрелә, анализ ясала)

1.      Буш вакытыңда нәрсәләр эшлисең?

2.      Өйдә нинди эшләрдә булышасың?

3.      Кемне күбрәк яратасың?

4.      Аларның һөнәре турында нәрсә беләсең?

5.      Синең укуың, тәртибең белән ничек кызыксыналар?

6.      Нәрсә өчен мактыйлар, ни өчен ачуланалар?

7.      “2” ле алып кайтсаң, нинди чара күрәләр?

8.      Әти-әниеңнән риза булмаганың бармы?

9.      Алар нинди эшләргә өйрәтәләр?

10.    Кием, әйберләр үзең сорыйсыңмы, әллә сиңа әйтмичә генә үзләре алалармы?

11.    Син сораган әйберне алып бирәләрме?

12.    Әти-әниеңнең нинди әйбәт, нинди начар яклары бар?

  

   ӘТИЛӘР ӨЧЕН

1.      Көннең ничә сәгатен баларга багышлыйсыз?

2.      Буш вакытыгызны кайда һәм ничек үткәрәсез?

3.      Балаларыгыз белән бергәләп караган киноның исеме ничек?

4.      Балаларыгыз нинди эшләрдә булыша?

5.      Улларыгыз белән горурлана аласызмы?

    Балалар аталарыннан үзләренә карата һәрвакыт игътибарлы булуны таләп итәләр, җитешсезлекләрне бик авыр кичерәләр, андыйларны хәтта ата итеп тә танымый башлыйлар. Бу хакта алтынчы сыйныф укучысы Г. иншасы күпләргә гыйбрәт.

 “ Әтиемнең кем булып эшләвен мин белмим. Миңа күптән түгел 13 яшь  тулды. Ләкин әтинең “кызым” дип эндәшкән чагын ишеткәнем юк. Энем әтинең исерек килеш кайтып җәнҗал тудыруыннан  чирләп калды. Минем алты ел уку дәверемдә әтинең бер генә мәртәбә дә дәфтәремне яисә көндәлегемне алып караганы юк. Тагын әтинең шул ягы охшамый: ул уен-көлке сүзне белми. Әни аңа безне карарга куша. “ Бу эшләр белән башымны катырма, син үзең  генә шөгыльлән инде,”- дип җибәрә.

    Игътибарлы, ярдәмчел аталар балаларына үрнәк йогынты ясыйлар. Атаның балага карата булган мөнәсәбәте – аның хатынына булган мөнәсәбәте дигән сүз. Ата – аналар әхлакый яктан тотнаклы булырга тиешләр. Ике арада туган һәр төрле ыгы – зыгыларны балаларга сиздермәскә кирәк. Тормыш катлаулы. Бер – береңне аңламаган очракта да гаиләне саклап калу-үзе бер батырлык. Яшерен – батырын түгел, эчүчелек бик көчәйде. “Исереккә диңгез тубыктан” дигәндәй, ул гаилә таркалуның никадәр ялгыш адым икәнен аңлап бетерми. Бала сыңар канатлы булып гомер буе бәргәләнә. Эчүдән котылу  юлы бер генә : үзеңне кулга алып, ихтыяр көче күрсәтеп эчмәү.Башка юл юк. Безнең динебез, бу ямьсез күренешне бер дә өнәми. 80 % кеше ураза вакытында эчмичә, харам ризыктан тыелып торган. Димәк, теләк булса, бу еланнан котылып була икән. Эш һәркемнең үзеннән, тыела алуыннан тора.Гаилә, бала бәхете – аек акылда.

 (  Шигырь “Өнсез итте” Х.Халиков.)

   Гаиләдә буш һәм бернигә кирәкмәгән гаепләшүгә, мәгънәсез куркытуларга урын булырга тиеш түгел. Кайбер аталар үзләренең кәефләре кырылуын еш кына балаларга күчерәләр. Әтисеннән салкын, ят сүзләр ишетеп, бала: “Ә син үзең ?”- дип уйлый. Сүзсез чыгарылган бу хөкем атага иң куркыныч гаеп ташлау да инде. Моны бала белән ата арасында мөнәсәбәтләрнең бозылуы дип санарга кирәк.

  Гаиләдә еш кабатлана торган күренешне күз алдына китерик. Ата-ана эштән, малай мәктәптән кайтканнар. Ана өстәл әзерли, ата диванда ятып журнал укый . Ата, улына ачуланып:” -Телевизор карап утырганчы, анаңа булышыр идең.  Мин төзелештә эшләп кайттым,”- дип кычкыра Малай исе китми генә: “- Мин дә мәктәптән кайттым,  әни дә эштән кайткан лабаса”,-ди.

- “Ансы синең  эш түгел”,- ди ата. Әңгәмә  тәмамлана. Әти булган кеше улын нәрсәгә өйрәтте? Ул бу сөйләшүне шунда ук оныткандыр, әмма бала онытмый. Ул үзенчә нәтиҗә ясый.

“Син әтиең урынында булсаң, нишләр идең?” дигән сорауларга бирелгән җаваплар да игътибардан читтә калмый.”Гаилә турында кайгыртыр идем” һ.б.

   Күпчелек очракта без балаларга “әле сез бала гына, сез нәрсә  аңлыйсыз?” дигән ялгыш карашта торабыз. Ә чынбарлыкта алар, өлкәннәрдәге барлык уңай һәм тискәре гадәтләрне күзәтеп кенә  калмыйча, аңа объектив бәя бирергә тырышалар, бу гадәтләр аларның үзләренә күчә.Юкка гына: “Анасына карап кызын коч, атасына карап улын коч,”- димәгәннәр.Моның мәгънәсе тирән: кеше гаиләдә нинди тәрбия алса, тормышта шундый булачак.”Алма агачыннан ерак төшми”- дип, халык искиткеч белеп әйткән.

       Гаиләдә тәрбия алымнары бик күп төрле. Мәсәлән ,бер ата гел кычкыра, икенчесе кул күтәрә. Гадәттә “тал чыбыгы” ашап үсүчеләр кансыз, куркак,ата – анасын хөрмәт итми торган булып формалашалар.Аң булыйк: бала-хисле җан иясе, шуңа күрә балачагыбызны онытмыйк. Өлкәннәрнең җәберләве бала йөрәгенә кара кан булып мәңгегә укмаша.

   Читләтеп йогынты ясау тактикасы.  Балалар өлкәннәрнең акыл өйрәтүен яратмыйлар. “Кирәк булса, мин үзем сезгә киңәш бирергә әзер",- дип уйлый.Шуңа да бер сүз берничә тапкыр түгел, ә бәлки бер мәртәбә һәм төгәл әйтелгән булырга  тиеш.Моның өчен ата – ана халык, балалар алдында абруйлы булырга тиеш.

 

  Проблемалы сорауларны чишү.

1.      Малайлар һәм кызлар дус түгел, кызлар яхшы билге алса, алар көнләшә, кызларны төрткәлиләр, китапны аларны күтәртеп йөртәләр. Сез моны ничек аңлатасыз?

2.      Укучы бик тырыш, көндәлек дәрескә әзерләнеп килә, ләкин җавап бирә алмый. Укытучы бу укучыны ачулана, начар билге куя. Сәбәп нәрсәдә?

3.      Укучы бик яхшы җырлый, шигырь сөйли. Ләкин укытучы нәрсә кушса да каршы килә. Ионы сез нинди характердагы кеше дип бәяләрсез?

4.      Укучы мәктәп формасы белән мәктәпкә йөрми? Сез моңа  ничек карарсыз?

5.      Класска бер укучы кыз бала бизәнеп килә: Сез бу очракта ни эшләрсез?

6.      Дәрес бара. Барлык укучылар нәрсәдер тырышып язалар. Ләкин клсста бер укучы бер эш тә эшләми. Аңа ничек дәресне тыңлатырга, ничек яздырырга? Малайлар һәм кызлар дус түгел, кызлар яхшы билге алса, алар көнләшә, кызларны төрткәлиләр, китапны аларны күтәртеп йөртәләр. Сез моны ничек аңлатасыз?

7.      Укучы бик тырыш, көндәлек дәрескә әзерләнеп килә, ләкин җавап бирә алмый. Укытучы бу укучыны ачулана, начар билге куя. Сәбәп нәрсәдә?

8.      Укучы бик яхшы җырлый, шигырь сөйли. Ләкин укытучы нәрсә кушса да каршы килә. Моны сез нинди характердагы кеше дип бәяләрсез?

9.      Укучы мәктәп формасы белән мәктәпкә йөрми? Сез моңа  ничек карарсыз?

10.    Класска бер укучы кыз бала бизәнеп килә: Сез бу очракта ни эшләрсез?

11.    Дәрес бара. Барлык укучылар нәрсәдер тырышып язалар. Ләкин клсста бер укучы бер эш тә эшләми. Аңа ничек дәресне тыңлатырга, ничек яздырырга?

12.    Балагыз дәрестә тик утыра алмый: бөтерчек шикелле, дәресне аңламый кала. Нинди киңәш бирер идегез?

13.    Кайбер гаиләләрдә шундый фикер яши: “Мин дә, әтисе дә көчкә - көчкә “3” кә укыдык, балабыз да шуннан арттырмас инде”. Сез нинди фикердә?

      14.Өйгә малайның тәртипсезлеге, начар укуы турында язылган хат килә.         Әнисе малае белән сөйләшә дә: “Әтиеңә әйтермен!”- дип куркыта, ләкин әтисенә  сөйләми. Бу нәрсәгә китерә?

  Баланы дөрес оештырылган хезмәт тәрбияли, хезмәт кенә кешене бизи.

    ( Шигырь  “Тылсымлы чүкеч” Җ.Дәрзаман).

    (Скетч).

 Катнашалар: ата, ана, бала.

Бала: - Әни, мин дә сиңа ашарга пешерергә булышыйм әле.

 Ана:- Әй, эчемне пошырмасана. Сиңа эш кушсаң, бөтен өйне яңадан җыештырасы була. Бар әле әнә, бар, атаңның бер эше дә юк.

 Бала: -Әтием, мин мәктәптән яхшы билгеләр алып кайттым, күп нәрсәләр өйрәндем,сөйлимме?

 Ата: - Күрмисеңмени,арып кайттым. Әнә телевизор кара,футболның иң кызган вакыты,тәки “безнекеләр” җиңеләләр бит.

(Бала  күңелсезләнә, кая барып сугылырга белми.)

Ана: -Уф,алла! Үләм инде мин синең белән! Бер эш рәте белмисең!Мәктәптә апаларың нәрсә өйрәтә соң сиңа?

 Гаиләдә баланы хезмәткә өйрәтүдә нинди кимчелекләр күрдегез?

(Ата – ана баланы кечкенәдән хезмәткә өйрәтергә кирәклеген белми.   Гаиләдә эш булмау, балага бурычлар йөкләмәү-тәрбия эшендә бик зур җитешсезлек)

Безнең балаларыбызның әтиләре үз эшләрен намус белән башкаралар, гаиләләрендә дә үрнәк өлге булып торалар.Бу безнең укучыларда чагыла.Һәм мин бүген шушындый матур тәрбия үрнәкләре биргән әтиләрне билгеләп китәм. (Әтиләргә төрле исмнәр язылган медаль тапшырыла)

   Әтиләрне котлап җыр башкарыла. Җыр”Яшисең килеп яшә” (З.Хәйретдинов көе. Л.Дәүләтова сүзләре)

  Бала туганнан,беренче көненнән үк алып барылган эчтәлекле тәрбия эше өзлексез дәвам иттерелгәндә, үзенең җимешләрен бирер.

  БАЛАЛАРЫБЫЗ –БЕЗНЕҢ КИЛӘЧӘГЕБЕЗ, аларны ничек тәрбияләсәк,безнең картлыгыбыз шундый булачак.Безнең генә түгел, милләтебезнең, илебезнең киләчәге алар кулында.  Шуңа күрә, сабыйларыбызны чын кеше итеп үстерү өчен, көчебезне кызганмыйк.

   Барыгызга да исәнлек- саулык, эшегездә зур уңышлар, балаларыгызның сәламәт,эшчән,намуслы,кыю,зирәк, ипле булып үсүләрен, аларның сезгә шатлыклар гына китерүен телим.

   Игътибарыгыз өчен рәхмәт!          

               Истәлек язуы.

1.Гаиләдәге  унай гадәтләрне даими камилләштерә барыгыз. Традицияләр никадәр күбрәк һәм эчтәлеклерәк булса, гаилә тормышы шулкадәр шатлыклырак булыр.

2.Баланың күңелсезләнүенә сәбәпләр тудырмагыз, ул барында беркайчан да ачуланышмагыз; чама хисен саклагыз; усал яки “җебегән”, артык игътибарлы яки бөтенләй игътибарсыз; үтә кайгыртучан яки бөтенләй ваемсыз булмагыз.

3.Баланың башка кешеләр белән әдәпле, иптәшләрчә һәм дусларча мөнәсәбәттә булуына булышлык итегез.

4. Баланың мәктәп тормышында актив катнашуын хуплагыз, аны шуңа әзерләгез.

5.Көндәлек эшчәнлек һәм туклану режимына, физкультура- спорт белән шөгелләнүгә, саф һавада булуга күнектерегез.

6.Танылган француз педагогы, җиде бала атасы Антуан де ла Гарандери менә нинди фикердә: Аның “ Барлык балалар да тормышта уңышка ирешә алалар” дигән китабында баланың яхшы укуы 80 % аның гаиләсенә бәйле. 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казан –Татарстанның башкаласы. (6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбияты дәресенең эшкәртмәсе)

Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемнәрне тирәнәйтү , укучыларның фикерләү,  нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү, телдән сөйләшә белү күнекмәләрен билгеләү ...

Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә (2 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар катнашында үткәрелгән кичә)

(Ата-аналар катнашында сыйныфтан тыш чара)Максат: Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.Бурычлар:-   ата-аналарның игътибарын балаларның китап-журналлар, матур әдәбият белән кызы...

Туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда гаиләнең роле

Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-га...

Сәләтле балалар белән эшләү программасы

Сәләтле балалар белән эшләү өчен төзелгән программа...