Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә (2 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар катнашында үткәрелгән кичә)
методическая разработка на тему

Сайфуллина Рузиля Минивазировна

(Ата-аналар катнашында сыйныфтан тыш чара)

Максат: Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Бурычлар:

-   ата-аналарның игътибарын балаларның китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү;

-   ата-аналарның һәм балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру;

матур әдәбият аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү;

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kitaply_gail-gyylemle_gail.docx196.69 КБ

Предварительный просмотр:

                         Нурлат шәһәре 2 нче урта гомуми белем мәктәбе

Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә

(2 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар катнашында үткәрелгән кичә)

Описание: C:\Documents and Settings\Администратор\Мои документы\Габдулла Тукай фото\DSCN4968.JPG

                                                                         Үткәрде:

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Сәйфуллина Рузилә Миневәзир кызы

                                           

                    Тема: Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә

             (Ата-аналар катнашында сыйныфтан тыш чара)

Максат: Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.

Бурычлар:

  • ата-аналарның игътибарын балаларның китап-журналлар, матур әдәбият белән кызыксынуына юнәлтү;
  • ата-аналарның һәм балаларның матур әдәбият белән кызыксынуларын арттыру; матур әдәбият аша балаларны тәрбияләүнең әһәмиятен төшендерү;

Җиһазлау:презентация, Г.Тукай иҗатыннан күргәзмә.

1.“КИТАП – БАКЧА, АНДАГЫ ЯЗУЛАР - ШУЛ БАКЧАНЫҢ ГӨЛЛӘРЕ”

                         К. Насыйри

2. “УКЫП БАРГАН ҺӘРБЕР ЮЛЫМ, ҺӘРБЕР СҮЗЕМ
БУЛА МИНЕМ ЮЛ КҮРСӘТҮЧЕ ЙОЛДЫЗЫМ”

                              Г.Тукай

-Хәерле көн, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар, кадерле балалар! Бүген без татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайга багышланган кичәгә җыелдык. Кичәбезнең темасы “Китаплы гаилә – гыйлемле  гаилә” дип атала.

 Укуга караш, кызыксыну иң беренче гаиләдә тәрбияләнә. Чөнки иң беренче китабын бала өйдә - әти-әни кулында күрә. Беренче әкиятләрне дә әти-әни авызыннан ишетә.

Һәрбер гаиләдә, кечкенә генә булса да китапханә бар. Аларда балалар өчен китаплар да урын алган. Китаплар безнең янәшәбездә генә: кулыңны гына сузарга кирәк. Алар безне ерак илләргә, маҗаралы сәяхәтләргә алып баралар,  кызыклы кешеләр белән очраштыралар. Ә бүген исә, әти-әниләр мәктәп елларын искә төшерер,ә балалар үзләренең белемнәрен сынар. Кичәбез уен формасында узачак.(Әти-әниләр һәм балаларны  2 командага бүлү, командаларга исемнәр сайлау. Жюри белән таныштыру)                                       

                                                   I тур

                                      Китап – тормыш көзгесе

                                  Төшеп калган сүзләрне язарга

                                           Табышмаклар

1.Күрешергә кулы юк,

Сөйләшергә теле юк,

Аның белән күрешмәгән,

Белешмәгән  ... юк.

2.Юк аягы, юк күзе,

Сөйли өйрәтә үзе.

Телгә аннан оста юк,

Аннан якын ...  та юк.

3.Бик күп ...  белсә дә,

Сөйләшми бер телдә дә

Өйрәним, дисәң, өйрәтә,

Карышмый беркемгә дә.

                                               

                   Мәкальләр

1.Китап –...  ...  .

2.Китап – ... ...  .

 3.Китап –... , андагы язулар - шул бакчаның ... .

Алып баручы.

Китап турында шигырьләр беләсез микән?Укучылар  чыгышы.

1.Кем күп белергә тели,

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын дус турында.

2.Укый аны өлкәннәр дә,

Укый аны балалар.

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.                                                                                                     1

3.Мәктәпкә килеп керүгә

Алабыз кулга китап.

Гомер буена укыйбыз,

Һич кенә булмый туктап.

4. Сердәшем дә, киңәшчем дә,

Якын дустым да китап.

Дөньядагы бар нәрсәне

Сыйдырган нурлы китап.

5. Китап дусты кешенең,

Һәм иң якын сердәше.

Һәрвакытта кирәк була

Безгә китап киңәше.

6. Укы дустым, син аны,

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торыр ул.

7.Беркайчан да китапның

Үткән юлын онытма.

Рәнҗетмә син китапны,

Аның битләрен ертма.

8.Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

9.Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

Керле кул белән аны

Беркайчан да тотма син.

10.Ул яратмый пычракны-

Керне, тузанны, тапны.

Саф, керсез күңелең белән

Бик чиста тот китапны.

11.Көндә укы син аны:

Китап-якын дустың ул.

Синең сорауларыңа

Җавап биреп торсын ул!

Ата-аналар чыгышы

Г.Тукай.”Сабыйга” шигыре

                                     Театраль тәнәфес

                                       1 нче күренеш

2 малай ( Алмаз белән Рәсим кармаклар тотып балыкка бара.

 Сәхнәдә туктап калалар, табигатьне күзәтәләр.)

1нче малай ( Алмаз):  Рәсим, кара әле, безнең авыл нинди матур!

2нче малай (Рәсим): Әйе шул, дөньяда безнең авылдан да матуррак авыл юктыр                

                         ул. Ул елгалары, күлләре! Әйдә, дустым, ямьле  Чирмешән

                         буйларында балык тотып кайтыйк.

(Малайлар кармакларын алып елгага киләләр, кармак салалар)

1нче малай: Әһә, минеке чиртә! Кара, кара, хәзер бер кызылканат кабачак!

(Малай кармакны тарта, нәни балык эләккән була)

2нче малай: Һи-һи-һи, көлдереп тә куясың, булдыра алмаганны мактанма аны! Чү, минеке тарта, ай-яй көчле тарта, көчем җитми. Булыш әйдә.

(Кармакны тарталар, алтын балык эләккән була)

Малайлар: Алтын балык!

Алтын балык (Ш.Булат): Җибәрегез мине, кызганыгыз!

                                               Мин сезнең теләгегезне үтәрмен.

(Магнитофоннан “Алтын балык” дигән җыр яңгырый)

Алтын балык, алтын балык, алтын балык,

Уйный суда, уйный чума алтынланып...

Малайлар: Алтын балык, безнең бик тә, бик тә татар халык шагыйре Г.Тукайның

                      иҗатына сәяхәт кыласыбыз килә. Син безгә юл күрсәтерсеңме икән?

Алтын балык: Мин сезнең теләгегезне үтим, әмма шундый шарт белән:

                            хәзер шигырь сөйлим, әгәр сез ул өзекне кайсы әкияттән

                            икәнен дөрес әйтсәгез, шул әкият дөньясында пәйда

                            булачаксыз.Тыңлагыз:

                                   Җәй көне, эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

                                   Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Малайлар:  “Су анасы” әкиятеннән

Алтын балык: Бик дөрес.

                                           2нче күренеш

(Малай (М.Булат) йөгерә, аның артыннан су анасы куа килә)

Малай:  Аһ, бәла! Аһ, бәла!

Су анасы: Качма! Качма! Тукта, тукта, и карак!

                    Ник аласың син аны, - ул бит минем алтын тарак!

(Бүлмә матур итеп җиһазланган. Ятак. Өстәл.

Өстәлдә милли ризыклар. Әни чәй эчеп утыра)

Малай: (йөгереп керә)  Әни, алтын тарак таптым.

                                          Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым.

(Әни курка-курка гына кулына таракны ала.

Чәй эчәләр. Малай йокларга ята. Тәрәзә шакыган тавыш ишетелә)

Әни( Әминә: -Ни кирәк? Кем бу?  Кара төндә вакытсыз кем йөри?

           Нәрсә бар соң төнлә белән; и пычагым кергери?

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?

                    Бир! Бая көндез алып качты синең улың карак!                                    

Малай: Калтырыйм, куркам, инде мин кая барыйм?

Әни:  Мин сиңа күпме әйттем, тимә кеше әйберсенә.

Малай: Мин шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,

               “ Я иясе юк !”- диеп, әйберләргә тими башладым.

                                          3 нче күренеш

(“Алтын балык” дигән җыр яңгырый. Алтын балык йөзеп килә)

Алтын балык: Менә сезгә икенче табышмак:

   Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

   Малайлар: “Бала белән күбәләк” шигыре

Алтын балык:бик дөрес.

БАЛА БЕЛӘН КҮБӘЛӘК  чыгышы

Бала: Әйт әле Күбәләк ,

Сөйләшик бергәләп,

Бу кадәр күп очып,

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче  тезеп,

Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда,

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы,

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

                                                   4 нче күренеш

(“Алтын балык” дигән җыр яңгырый. Алтын балык йөзеп килә)

Алтын балык: Менә сезгә өченче табышмак:

Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

Малайлар:Кызыклы шәкерт.

Алтын балык: Дөрес.Бик яхшы беләсез икән Г.Тукай иҗатын.

Локманова А. Ш.Булат

КЫЗЫКЛЫ ШӘКЕРТ.

 - Әйдәле,  Акбай, өйрән син,  арт  аягың берлән тор;

  Аума,аума ,туп-туры тор, төз утыр,  яхшы утыр!

   Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

   Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.

   Юк , кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

   Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

   -Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул,                                      

   Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул !

                       II тур  Күп укыган- күп белә

Алып баручы. Алтын балык  Тукай иҗатына юлны күрсәтте. Юлыбызны дәвам итәбез.Ә хәзер сорауларга җавап бирергә кирәк.Ягез, кем җитезрәк?

- Су анасының тарагы нинди ?      (алтын)

- “Шүрәле” әкиятендәге Егет кайсы авылда яши?  (Кырлай)

- “Шүрәле” әкиятендәге йорт кошларының кайсысы әтәчләрдән дә яхшырак җырлый белә?  (тавыклар)

- Юл өстендә Кәҗә белән Сарык нәрсә табалар? (бүре башы)

- Кәҗә капчыкта ничә бүре башы бар дип әйтте?  (12)

- Малайны куганда Су анасы нәрсәләрдән курыкты (этләрдән)

- Шүрәленең бармагын кем кыстыра ( Былтыр )

  - Тукайның шигырендә бала кайсы бөҗәк белән сөйләште? (күбәләк)

- “Кызыклы Шәкерт” шигырендә эт баласының кушаматы ничек? (Акбай)

- “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырендә бала нәрсәләр белән сөйләшә?

 (Сандугач, алмагач, сыерчык)

- Бу  нинди  җыр?  (Туган тел)

- Шаян песинең хуҗасының исеме ничек? (Ламига)

- Тукай шигырендәге Гали кайсы йорт хайваны белән дус?   (кәҗә)

                                         

                                          Музыкаль пауза

                           Җыр.Гөлләрем-гөлкәйләрем

                                               

                               III тур    Кем зирәгрәк?

Тукай иҗатына презентация. Рәсемнәргә карап, аның кайсы әсәрдән икәнлеген әйтеп бирергә.

                                               

                                                  IV тур

                                           Серле сандык

Бу предметлар Тукайның кайсы әсәреннән?

(Мәсәлән: балта - “Шүрәле” әкияте, капчык – “Кәҗә белән Сарык” әкияте, алма – “Эш беткәч уйнарга ярый” шигыре, бүре башы- ,”Кәҗә белән Сарык” әкияте, күбәләк- “Бала белән күбәләк”)

                                               V тур

                                          Иҗат чишмәсе

Г.Тукайның  әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрне буярга(укучылар)

                       

Буталган шигырьне дөресләп укып күрсәтергә     (ата-аналар өчен)                

                                 (Жюригә сүз бирелә)

”Ата-аналар өчен киңәшләр”

  1. Китапка кызыксыну кече яшьтән үк тәрбияләгез;
  1. Китап сатып алганда бизәкле, матур китаплар алырга тырышыгыз;
  1. Күбрәк бергәләп укырга тырышыгыз;
  1. Укыган китабыгыз турында гаиләгез белән фикер алышыгыз;
  1. Балагызга китап авторы турында сөйләгез;
  1. Өегездә кечкенә генә булса да китапханә булдырырга тырышыгыз;
  1. Гаиләгез китапларын саклап, балагызда китапка карата сакчыл караш, ихтирам тәрбияләгез;
  1. балагызга китап бүләк иткәндә изге теләкләрегезне язып бирегез. Еллар үткәч, балагызның хәтерендә туган өй, әти-әни белән бәйле бәхетле мизгелләре искә төшәр. Ул сезгә мең рәхмәтле булыр.

Балалар өчен киңәшләр

Китапны саклау кагыйдәләре.

1*Китапка язарга һәм рәсем ясарга ярамый.

2*Китапны пычрак кул белән тотарга ярамый.

3*Ашаганда китап укып утырырга ярамый.

4*Китап битләре пычрактан, кояш нурларыннан, юештән бозылалар. Аларны тагын тузаннан һәм корткычлардан сакларга кирәк.

5*Китапны чиста өстәлгә һәм чиста парталарга гына куярга кирәк.

6*Бер битне укып бетергәч, алдагы битне өстәге почмагыннан тотып ачарга

гадәтләнегез. Һәм беркайчан да бармакларыгызны төкерекләмәгез.

7*Китапны урталай бөкләргә ярамый!

8*Китапның битләрен бөкләп куярга ярамый!

                                       Игътибарыгыз өчен рәхмәт!



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"зирәк карт" әсәрен өйрәнү. 9нчы сыйныф рус төркемнәре өчен презентация

"Зирәк карт" татар халык әкиятен өйрәнү өчен дәрес-презентация...

Иярчен вакыт җөмләләр. 9 нчы сыйныф рус төркеме өчен.

Иярчен вакыт җөмләләр буенча дәрес-презентация. 9нчы сыйныф рус төркеме өчен...

"Госпитальдә" әсәре белән танышу. 1 нче кисәк. 9 нчы сыйныф рус төркеме өчен

А.Шамовның "Госпитальдә"  әсәренең 1 кисәге белән танышу өчен презентация. 9 нчы сыйныф рус төркеме....

А.Шамов. "Госпитальдә" әсәренең 2 өлеше. 9 нчы сыйныф рус төркемнәре өчен.

9 сыйныф рус төркеме өчен дәрес-презентация. Дәрес темасы: А.Шамовның "Госпитальдә" әсәренең 2 бүлеген өйрәнү....

"Ана" хикәясенә лексик-грамматик материал. 9 нчы сыйныф рус төркеме өчен.

9 нчы сыйныф рус төркемнәре өчен "Ана" әсәрен өйрәнүгә әзерлек һәм лексик- грамматик материалны бирүгә дәрес-презентация....

укучылар өчен мәгълүмәт

укучылар өчен мәгълүмәт...