Туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда гаиләнең роле
статья

Илькаева Элиза Хамидулловна

Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya.docx16.37 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда гаиләнең роле

Балык сусыз яши алмаган шикелле, кеше дә телсез яши алмый. Шуңа күрә томышта, гаиләдә, мәктәптә иң мөһиме – тел өйрәнү. Заманча  әти-әниләр еш кына шундый сорау бирәләр: балаларга туган телне өйрәнү һәм белү нигә кирәк? Татар теле кирәкми, - диләр алар, - чөнки ул бернинди практик файда китерми. Нигә өйрәнергә, әгәр ул югары уку йортына түгел, колледжларга керергә дә ярдәм итми?

Тумыштан сукыр кешегә күкнең зәңгәрлеген, үләннең яшеллеген, диңгезнең киңлеген аңлатуы авыр булган кебек, тормышта да сүз белән аңлата алмаслык нәрсәләр була. Без аларны җан һәм йөрәк белән сизәбез. Без әти-әниебезне, үзебезнең балаларыбызны ни өчен яратабыз? Берни өчен да түгел! Алар безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз. Ә үзебезнең телебезне без ничек атыйбыз? Дөрес! Туган тел! Ә туганнарны  нәрсәдер өчен яратмыйбыз. Без аларны болай гына яратабыз.

Бүген сүз татар теле һәм әдәбияты дәресләре саны турында гына бармый. Сүз милләтне, халыкны, гореф-гадәтләрне саклап калу турында бара, чөнки туган тел – белемне һәм тормыш тәҗрибәсен саклаучы. Телдә безнең тарихыбыз. Аңарда акыл, хис-тойгыларыбыз, күп гасырлар, еллар буена кичергәннәребез, тормыш тәҗрибәсе, акылыбыз саклана.

Үз телеңне белмәү караңгыда бару белән бер. Ә кеше юлы, без беләбез, эскәмияле, шома, туры юл түгел... Бүген безнең илебезгә каршы политик, информацион сугыш кына алып барылмый. Безнең балаларыбызның җаны өчен сугыш бара. Яшьләребезгә чит гаилә модельләре, чит идеаллар көчләп тагыла, “мәхәббәт” сүзенең мәгънәсе гарипләнә, рухи идеаллар үзгәртелә. Тел булмаса – нәсел юк, нәсел булмаса – гореф-гадәтләребез, милли тамырларыбыз югалачак. Ә тамырсыз кеше, тамырсыз агач кебек, чит көчләргә тиз бирешүчән була.

Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз аша элек-электән балага, хезмәткә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт белән караш, ипи белән җирне зурлау кебек хисләр тәрбияләнгән. Гаиләнең үзәге булып дәү әни торган. Ул кешелеклелек, нәфислек, ягымлылык идеалы булган. Кем генә исенә алмый икән дәү әниенең утлы күмер өстендә пешкән шәңгәләрен, коймакларын?! Баланы да кимсетми, үзенең дә йөзен югалтмый балаларын, оныкларын тәрбияли белгәннәр әбиләребез. Мәсәлән, кызлар чәчләрен теләсә-кая ташлап йөрмәсеннәр өчен, “кошлар чәчеңнән оя үрер, аннан башың авыртыр” дигәннәр. Шулай ук тырнак кисү кагыйдәләре булган. Тәрәзә төбенә утырма, җиң эченә кермә, күкрәгеңне кочаклама, алайса үксез калырсың, әти-әниең үләр, дигәннәр. Балага шул сүз җиткән. Ә бит әби-бабайларыбызның күбесе укымышсыз яисә берничә сыйныф белемле генә булган, русча аңламаган да, сөйләшә дә белмәгән.

Ә без ничек тәрбиялибез?! Балага кычкырып, әллә-нинди сүзләр әйтеп, үзебезчә, тәрбияле итеп үстерергә маташабыз.

Тагын бер фактны билгеләп үтмичә булмый: татар теленең структурасын, системасын, эчтәлеген яхшы белү чит телләрне өйрәнгәндә кирәкле база булып тора. Инглиз, француз телләрен өйрәнгәндә, татар баласына ә, ү, w, къ, гъ, җ, ң авазларын әйтү авырлык тудырмый. Димәк, туган телне белү чит телләрне өйрәнүдә ярдәм итә.

Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә, йолаларга хөрмәт тәрбияләү. Әлбәттә, бу эштә әти-әниләр үзләре үрнәк булырга тиеш. Бит юкка гына “балалар - әти-әниләренең көзгесе” дип әйтмиләр. Әгәр дә гаиләдә татарча сөйләшергә кимсенмиләр икән, димәк, балалар  да  бу телдә горурлык белән сөйләшәчәк, киләчәктә үз балаларына да үрнәк булачак.

Үткәнебез һәм киләчәк буыннар белән бәйләүче звено буларак, телебезне саклау әһәмиятен, иртәге көн өчен актуальлеген балаларга аңлатырга, кирәк булса, аларны инандыра, ышандыра да белергә тиешбез. Юкка гына телне кешенең “җаны” дип әйтмилар. Ә нәрсә соң ул җан? Ул -  һәр кешедә яшәгән мәңгелек акыл, аң. Безне ялгыш адымнардан, хаталардан саклаган, безнең белән сөенгән һәм елаган, кайгылардан коткарган ягымлы киңәшче ул. Җаныбыз беркайчан да сүнмәсен! Мәңге яшәсен!

Күп еллар элек бер шәһәрдә бик дәрәҗәле акыл иясе яшәгән. Аңарга бик күп кеше киңәш сорарга килгән. Ул һәрберсенә дөрес киңәш бирә алган. Ләкин шәһәрдә бик көнчел кеше яшәгән. Көннәрдән бер көнне ул болынга килгән һәм күбәләк тотып алган. Шул вакытта башында бер уй туган: акыл иясенә барам да: “Минем кулымда нинди күбәләк – үлеме, әллә тереме?”-  дигән сорау бирәм. Ул “үле”, дип әйтсә, учымны ачам да, күбәләк очып китәр, “тере”, дип әйтсә, учымны кысам һәм күбәләк үләр.” Барысын да уйлаганча эшләгән. Шәһәргә килгән дә, акыл иясеннән сораган: “Минем кулымда нинди күбәләк – үлеме әллә тереме?”

  • Барысы да үз кулыңда! -  дип җавап биргән акыл иясе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Әтиләр! Балалар бәхете гаиләдә"

Әтиләр конференциясендэ чыгыш:  “Әтиләр! Балалар бәхете сезнең гаилә кулында”   Тактага куелган плакатлар:       Алтын көмешнең искесе булмас, ата – ананың бәһа...

Гомәр Бәширов"Туган ягым-яшел бишек әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре

Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитательное значение. В юном возрасте, когда закладываются устои нравственности, важно почувст...

Китаплы гаилә-гыйлемле гаилә (2 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар катнашында үткәрелгән кичә)

(Ата-аналар катнашында сыйныфтан тыш чара)Максат: Гаилә һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту.Бурычлар:-   ата-аналарның игътибарын балаларның китап-журналлар, матур әдәбият белән кызы...

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"...

«Туган ягым– Татарстан. Мой родной край - Татарстан» для детей подготовительной к школе группы.

На этом занятии дети расширяют знания о народах Поволжья; знакомятся и разучивают подвижные игры татарского, русского, башкирского, удмуртского и чувашского народов (с музыкальным сопровождением...