Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"
классный час на тему

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Открытое мероприятие75.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы  Әлмәт шәһәре 15 нче урта белем бирү мәктәбе

                                   

               

                 

“ Туган  тел” бәйрәме

                                                               

                                                       Бәйрәмне алып барды татар теле              

                                                       һәм әдәбият укытучысы                  

                                                       Тюрикова Гөлназ Разиф  кызы

                                        Февраль 2015 ел      

- 1 –

                               Туган  телемдә сөйләшәм.

 Максат: Укучыларда туган телне ярату, белю һәм туган телдә  

                сөйләшү теләге тәрбияләү. Сәнгатьле сөйләм  телен

                үстерү.

 Ярдәмлек: Магнитофон язмасында   Рәсәй һәм Татарстан гимны,

                    Г. Тукайның “ Туган тел.” җыры, “ Мин яратам сине

                    Татарстан.” җыры.Тактада Татарстан картасы  һәм

                    Туган тел көненә багышланган газета,Казанның

                    тарихи урыннары рәсемнәре.Сыйныф төсле шарлар

                    белән бизәлгән.

    Алып баручы. Хәерле көн, кадерле милләттәшләр – хөрмәтле кунаклар, укучылар,  туган телебез сагында торучы фидакарь укытучыларыбыз. Бәйрәмебезне туган тел хакында сөйләп башлыйк әле. Туган тел!

Барыбыз өчен дә газиз,кадерле бу сүз.” И туган тел, и матур тел –

әткәм - әнкәмнең теле!” – дип әйткән безнең  бөек шагыйребез Тукай. Әйе, телебез ачылгач та: “Әти”, дибез, “әни”, дибез... Бу

урында, әйдәгез, милләтебезнең тагын бер бөек шагыйре Зөлфәтнең

бик тә тирән мәгънәле, бик тә хикмәтле шигырен искә төшереп үтик әле...

1нче укучы.      Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип,

                          Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң”Әти!” дип –

                      Күзләреңә яшьләр  тыгылмас,

                      Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” дип,

Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң”Әти!” дип –

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр!

                              

Алып баручы.  Бүген 21 нче февраль – туган тел көне. Күбегез

өчен туган тел – рус теле. Без сезнең белән татар телен өйрәнәбез,

чөнки Татарстанда яшибез. Татарстанда ике дәүләт теле бар: татар

теле һәм рус теле.

                              Сегодня 21 февраля – день родного языка. Для

многих из вас родной язык – русский. Мы с вами изучаем татарский язык, потому что живём в республике Татарстан. Татарский язык наравне с русским языком является государственным языком нашей республики.

Магнитофон язмасында Татарстан һәм Рәсәй гимны яңгырый.

Алып баручы. Бүген – 21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда   1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.

        Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә.

 

 Ә хәзер сүзне 5 нче  А сыйныфына  бирәбез.

Татар шагыйре Әхмәт Ерикей язган:

3 нче укучы.     “Заман миңа “ югарыга мен” дип,

                         Ике канат биреп үстерде.

                         Канатымның берсе – татар теле,

                         Икенчесе – бөек рус теле...”( Татар шагыйре Әхмәт Ерикәй )

4нче укучы.      “Мне два крыла вручила не природа,

                        На них парю я каждый час и миг.

                        Одно – язык татарского народа,

                        Второе – русский пламенный язык.”

Алып баручы. Ә хәзер Шәйхи Маннур шигырьләренә тукталыйк, сүз 4 нче А сыйныфы укучыларына бирелә.

5 нче  укучы.   “Татарча да яхшы бел,

                       Урысча да яхшы бел.

                       Икесе дә безнең өчен

                       Иң кирәкле, затлы тел.

6 нчы укучы..     Татарчасы – туган тел,

                        Безгә газиз булган тел.

                        Атаң – анаң, әби – бабаң

                        Сине сөя торган тел.

7 нче укучы..     Бу телдә рух байлыгың

                        Һәм йөрәк кайнарлыгың,

                        Җырлаган бу телдә безгә

                        Сөекле Тукай моңын.”

8 нче укучы.       Тел кешене дус итә,

                         Бер – беренә беркетә.

                         Бел, балам, син рус телен

                         Һәм онытма үз телең!

Ә хәзер безгә Валиуллина Рината татар халык биюен башкарып китә.

Алып баручы. Туган тел – иң матур, иң якын, иң  газиз тел ул.

Бу телдә безнең әти - әниләребез , әби – бабаларыбыз сөйләшә.

Әниләребез, әбиләребез безгә бишектә чакта  ук туган телдә

җырлар җырлаганнар,әкиятләр сөйләгәннәр.

   

Бөек татар шагыйре Г. Тукайның “Туган тел “ шигырен барыбыз да

бик яхшы беләбез.

Все мы знаем великого татарского поэта Г.Тукая. И его замечатель-

ное стихотворение «Родной язык»

( Балалар магнитофон язмасында Г.Тукайның “Туган тел”шигырен

тыңлыйлар )

    9 нчы укучы.

ТУГАН ТЕЛ.

И туган тел, и матур тел,                      Аннары төннәр буе

Әткәм-әнкәмнең теле!        Әбкәм хикәят сөйләгән.

Дөньяда күп нәрсә белдем        И туган тел! Һәрвакытта

Син туган тел аркылы.        Ярдәмең берлән синең,

Иң элек бу тел белән        Кечкенәдән аңлашылган

Әнкәм бишектә көйләгән,         Шатлыгым, кайгым минем

                                                                                Габдулла Тукай.

Алып баручы:Туган тел-беренче тапкыр әти, әни дигән тел. Безнең мәктәптә җиде төрле   милләт балалары белем ала. Аларның һәрберсенең туган теле бар.  Һәрберсенең әнисе сөйгән чакта үз телендә такмаклап сөя, үз телендә җырлый, әкиятләр  сөйли. Ата – ана теле барлык милләт кешеләре өчен дә җанга бик якын тел. Хәзер сүзне  6 нчы В сыйныфы укучысы Егорова Таняга бирәбез.

10 нче укучы. Энҗе Мөэминова “Үз телендә сөйләшә.”

                                Әнисе дә сөйләшә,

                                Әтисе дә сөйләшә,

                                Шулай булгач, нигә әле

                                Айдарга сөйләшмәскә?!-

                                Теле бар бит аның да!

                                Кара - каршы сөйләшергә

                                Әбисе бар янында.

                                Айдар шулай матур итеп,

                                Үз телендә сөйләшә.

    Алып баручы. 

Һәр милләт кешесе дөньяны беренче тапкыр  туган теле аркылы аңлый башлый, беренче тапкыр “дустым “сүзен дә, дөньядагы иң матур, иң изге сүзләрне күп вакыт үз телендә ишетә, шул телдә әйтә. Барлык милләт кешесе гомере буена шушы телдә сөйләшә, шушы телдә шатлана, куана. Бүген без аларның  үз телләрендә никадәр матур итеп сөйләгәннәрен, никадәр матур итеп җырлаганнарын,биегәннәрен тыңларбыз. Ә хәзер әзербәйжан телендә җыр һәм бию карап китик.3 нче в сыйныфы укучылары чыгыш ясый.

Әйткәнебезчә, мәктәбебездә төрле милләт балалары белем ала. Сезнең хозурыгызга шуларның тагын берсен тәкъдим итәбез. Каршы алыгыз: украин малае Давыдов Данил украин телендә шигырьсөйли.

Сүзне 7 нче А сыйныфы укучысы Газизуллина Регинага бирәбез.

12 нче укучы. “ Туган тел.” Р.Миңнуллин.

                     «И туган тел» -

                     Иң әйбәт шигырь!

                     «Туган тел»-

                     Иң әйбәт җыр!

                     «Туган тел» -

                     Иң әйбәт китап!

                     «Туган тел» -

                     Иң әйбәт тел!

                     Туган тел әйбәт булганга,

                     Шигыре дә,

                     Китабы да,

                     Җыры да –

                     Иң әйбәттер.

Хәзер сүзне Ахметзянова Дианага бирәбез. Җыр.

    Алып баручы.  Халык иҗаты аша телебезнең байлыгын,     матурлыгын күрәбез,туган телебезне яратабыз, зурлыйбыз, аңа сокланып карыйбыз.

Через народное творчество  мы видим богатство, красоту языка,

любим родной язык,смотрим на него с восхищением.

 Хәзер сүзне Нуретдинов Ильшат һәм Ахмадеева Камиллага бирәбез.

13 нчы укучы. “ Туган телем.” Э. Мөэминова.

                      Дөньяда иң – иң матур ил -  

                      Ул минем туган илем.

                      Дөньяда иң – иң матур тел –

                      Ул минем туган телем.

                      Иң изге хисләремне  мин

                      Туган телдә аңлатам.

                      Шуңа күрә туган телне

                      Хөрмәтлим мин, яратам.

 14 нче укучы.  Әй, матур да соң

                         Кама, Агыйдел,

                         Идел буйларың

                         Татарстаным.

                         Туган илем Болгар Ватаны

                         Казан аның мәркәз каласы.

                         Урык, мари, удмурт, татармы

                        Барыбыз җир – ана баласы

.

 

Алып баручы.   Телләр белү милләт ара  дуслык урнаштыруга да зур йогынты ясый. Шуңа күрә балаларга дустыңның телен дә,аларның мәдәниятен дә үз туган телеңне, мәдәниятеңне  яраткан кебек якын итәргә,хөрмәтли белергә кирәк. Хәзер башкорт телендә безгә Сальманов Алмаз шигырь сөйләп китә.

Алып баручы.     Хәзерге заманда халыкларга  үзара аралашып яши бирәләр. Шуңа күрә икетеллелек,күптеллелек тә үсте, алга китте.Бүгенге көндә безнең тормышта татар- рус икетеллелеге алга киң таралды.                        

Алып баручы.      Татар һәм рус телләре мәкальләргә дә бик бай.

Татарский и русский языки также очень богаты пословицами.

Без дә мәкальләр өйрәндек.

             “Иң татлы тел – туган тел.

              Анам сөйләп торган тел.”

                                                    “Теле татлының дусты күп була.”

                                          (Чөнки ягымлы сөйләшкән кешене

                                          бар да ярата,аның дуслары да күп була.)

Пословицы – крылатая мудрость народа. Они учат, каким должен быть человек в труде, в любви и дружбе, в отношениях с другими людьми.

Закончи пословицу:

1)Не спеши языком, торопись делом.

2)Сделай дело – гуляй смело.

3)Ученье – свет, неученье- тьма

4)Куй железо, пока горячо

5)С кем поведёшься – от того и наберёшься.

6)Делу время, потехе – час.

7)Труд человека кормит, а лень портит.

8)Кто много говорит, тот мало делает.

9)Повторенье – мать ученья.

10)Тот никогда не ошибается, кто ничего не делает.

Алып баручы.Балалар, һәрбер кеше үзенең туган ягын, туган җирен,туган өен ярата. Ә хәзер республикабызда туып, яшәп килгән шагыйрьләребезнең туган ягы турында язылган Резеда Вәлиеваның шигырен  укып китәм..

                  Иң матур җир.

Кояш, кояш, син биектә

Бар дөньяны күрәсең.

Әйтче,кояш, иң матур җир кайда?

Син бит инде беләсең.

  • Әйе,- ди кояш, беләм,
  • Мин әйтәм, тыңлап кара,

Иң матур җир, туган җир ул,

Онытма моны,бала.

                   (Резеда Вәлиева.)

Хәзер безгә 3 нче Б сыйныфы укучысы  Габсалямова Амалия “Туган як” җырын башкарып китә.

Ә хәзер бергәлеп “Мин яратам сине, Татарстан” җырын җырлыйбыз.

Җыр “Мин яратам сине, Татарстан”.

Алып баручы.  Кадерле балалар! Шуның белән кичәбез  тәмам.

                         Сезнең һәммәгезгә дә   актив катнашканыгыз өчен

рәхмәт.Исән булыгыз, туган телегезне, туган җирегезне хөрмәт итегез, онытмагыз, Татарстаныбызның лаеклы уллары һәм кызлары

булып үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

внеклассное открытое мероприятие по немецкому языку "Достопримечательности мира"

Цель внеклассного открытого мероприятия по немецкому языку на тему "Достопримечательности мира"- расширять кругозор обучающихся о достопримечательностях и культуре других стран с помощью ситуативного ...

презентация внеклассного открытого мероприятия на тему "Достопримечательности мира"

Цели данного внеклассного мероприятия- развитие навыков монологической и диалогической речи, развитие интереса к изучению иностранного языка, расширение кругозора о достопримечательностях и культуре д...

Методическая разработка открытого мероприятия

В этом уроке рассказано о технологии приготовления макаронных  изделий различными способами....

Открытое мероприятие для обучающихся по профессии "повар, кондитер" на тему "кухни народов мира".

Материал содержит план мероприятия, видео-презентацию и фото-отчет.[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"5259135","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"320","width":"480"...

Открытое мероприятие для подростков с применением современной психолого – педагогической технологии – технологии сотрудничества.

Открытое мероприятие с применением современной психолого – педагогической технологии – технологии сотрудничества. Направленно на приобретение навыков коммуникации, включая уверенное поведени...

Открытое мероприятие на тему "Дружба"

Здесь я представляю к вашему вниманию презентацию открытого мероприятия по теме "Дружба"....

методическая разработка внеклассного открытого мероприятия в форме экономического турнира "Угадай слово"

Методическая разработка предназначена  для преподавателей, работающих по активным инновационным формам проведения внеклассных мероприятий в целях повышения мотивации к изучению дисциплин экономич...