Халыкара туган тел көненә багышланган сценарий
материал

Гумарова Гульгена Загитовна

 Туган телем-иркә гөлем

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tatar_telem_-_irk_golem.docx23.8 КБ

Предварительный просмотр:

21енче февраль –халыкара туган тел көне.

Татар телем – иркә гөлем.

(Әдәби- музыкаль кичә)

Максаты: үз телебезнең туган көнен истә тотып һəм туган телебездәге шигырьлəренең идея-эстетик югарылыгын күрсəтү, татар теленә карата кызыксыну хөрмәт тәрбияләү һәм балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Кичə барасы зал бәһрәмчә бизәлгән, Сәхнә артында бер бала түбәндәге юлларны укый,ул презентациядә күрсәтелеп барыла,  залда ут сүнгән, салмак кына”Туган тел”  көе уйный.

Кеше тормышы гаҗәеп кызыклы да, сагышлы да юл... Көн туа да, төн җитә... гомер үтә... Ә ул шушы арада күпме эшләр башкара, аны әйләндереп алган кешеләр белән төрле телләрдә аралаша, уртак тел таба, кеше күңелен юата, ә кайчак рәнҗетә, гафу үтенә, хисләрен теле ярдәмендә дәфтәр битенә төшерә.....Ә безнең телебез нинди соң.....?Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлы тарихы булган, Каюм Насырыйлар, Тукайлар нигез салган горур татар теле.

1 балаТуган җирең Идел буе,

Һәр җирнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 бала. Ал алъяпкыч бәйләсәләр,

Өзелеп тора кызлар биле.

Кызлар кебек шат чырайлы,

Ачык йөзле татар теле.

3 бала. Ассалар да киссәләр дә,

Үлмәдең син, калдың тере.

Яндың да син, туңдың да син,

Нишләтмәде язмыш сине.

1 алып баручы.Төрмәләргә дә яптылар,

Җәлил белән бергә сине,

Төрмәләрдә дә килмешәк,    

Булмадың син татар теле.

2 алып баручы. Зинданнарны ярып чыктын,

Ялкынланып чыктың кире

Хәттә фашист тегермәне,        

Тарта алмады анда сине,

Әй, син батыр татар теле.

1 алып баручы. Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар!   hәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кдерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел  дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр.  Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

Күп телләрне белү - яхшы шөгыль,

туган телең үги калмаса.

Җанын салып әйткән әткәң сүзен

 синең аша балаң аңласа.

Киләчәкнең башы - бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

 оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

 матур итеп туган телеңдә!

2 алып. баручы. Әйе, Туган тел – дөньяны танып белү, өйрәнү - төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл корал-үзара аралашу-аңлашу коралы ул. Һәркайсыгыз беләдер 21 енче февраль – туган тел көне. Әбезнең телебез - ТАТАР ТЕЛЕ.

1 алып баручы. Ә каян килеп чыккан соң бу бәйрәм?

2 алып баручы. 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан,  21 февраль - бөтендөнья туган тел көне  буларак билгеләп  үтелә башлый.

               Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. ”Туган тел” төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар да.

Буген без сезнең белән шушы матур аланыбызда туган тел бәйрәмен үткәрербез. Ә бәйрәмнәр җыр, шигырь уку, күңел ачу белән үтә. Без дэ бүгенге бәйрәмебезне шулай күңелле итик.

Үз телемдә шигырь укыйм,

Үз телемдә сөйли алам.            

Туган җирем, туган телем

Мин бит синнән үрнәк алам.. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз татар теле!

1 алып баручы. Бездә бүген бәйрәмнәрнең,

 Иң кызыгы, хислесе.

 Юктыр бәйрәмнәрнең бүтән,

Нәкъ безнеке төслесе.

 Хисләрдән ташкан җаннарны,

Тыңлагыз сез таң калып.

 Дәррәү килеп кул чапсыннар,

 Соклансын барча халык.

Сүзне укучыларга  бирәбез.

2 алып баручы. Аккошларга тиңдер синең

Хәрәкәт адымнарың.

 Җил туздыра акрын гына

   Чәчеңнең толымнарын.

Син тыпыродап биегәндә

Сихри бер нур тарала.

Бие әйдә....(биюче кызның исеме әйтелә),

 Сагышланган күңелләрне

   Терелт әле давала.

Үкчәләрең җырын тыңлап,

  Тыпырдап биеп китәм.

  Әй, син горур татар кызы!

    Кем бар соң сидәй бүтән.     (Татар халык биюе).

 (Шигырь сөйләү дәвам итә).

1 алып баручы.   Җырлап иген иккән халкым

  Җырлап икмәк пешергән.

   Җырсыз-моңсыз дип көлгәннәр

    Җырламаган кешедән.

Моңлылар да бик күп бездә,

 Барысын булдырабыз.

  Кирәк икән без сезне дә

  Җырлап таң калдырабыз.(Татар халык җыры башкарыла)

2 алып. баручы.    Туган тел ул .Бездән соң да

 Яшәр өчен туган тел

Бүгенгедән киләчәккә,

Дәшәр өчен туган тел.

( Шигырь сөйләү дәвам итә).

Дөньяда иң матур ил –

Ул минем туган илем,

Дөньяда иң матур тел –

Ул минем туган теле.

1 алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар  безнең туган тел бәйрәмебез ахырына якынлаша. Үз телебезне онытмаыйк, горыф-гадәтләребезне саклыйк, мәдәниятыбызны яратыйк. Саубулыгыз, киләсе очрашуларга кадәр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гомәр Бәширов"Туган ягым-яшел бишек әсәренең тел-стиль үзенчәлекләре

Работа над произведением Гумера Баширова «Родимый край — зеленая моя колыбель» имеет большое воспитательное значение. В юном возрасте, когда закладываются устои нравственности, важно почувст...

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"

Открытое мероприятие: Тема "Туган тел бәйрәме"...

«Туган ягым– Татарстан. Мой родной край - Татарстан» для детей подготовительной к школе группы.

На этом занятии дети расширяют знания о народах Поволжья; знакомятся и разучивают подвижные игры татарского, русского, башкирского, удмуртского и чувашского народов (с музыкальным сопровождением...

Җиңү көненә багышланган сценарий

Җиңү көненә багышланган сценарий башлангыч сыйныфлар өчен....

8 мартка багышланган кичә

Язның беренче көннәре безгә матур бәйрәмне – хатын – кызлар көне – 8 мартны алып килде. Безнең бу бәйрәмне карлар эри башлаганда, табигать уянган чорда билгеләп үтүебез очраклы хәл т...

Туган телне һәм гореф-гадәтләрне саклауда гаиләнең роле

Татар телен һәм милли традицияләрне саклау, үстерү иң беренче гаиләдән башлана. Бу процесста гаиләнең төп бурычы – балаларда туган телдә сөйләшү теләген тудыру, туган телгә, мәдәнияткә, гореф-га...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”Әлеге тема бүгенге көндә би...