Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү
статья

Гильфанова Гульфинур Асгатовна

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Әлеге тема бүгенге көндә бик актуаль. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча бәйләнешле сөйли алулары төп максат итеп куела.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Гыйльфанова Гөлфинур Әсгать кызы,

Алабуга шәһәре 8 нче урта мәктәбенең

югары квалификация категорияле

туган тел һәм әдәбият укытучысы.

E-mail: gulfinur@bk.ru

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Белем никадәр күп санлы сиземләү әгъзалары тарафыннан

 кабул ителсә, шулкадәр тотрыклырак һәм тулырак булыр.

К. Ушинский

Федераль дәүләт белем бирү стандарты укучыларга  сыйфатлы белем алуга бертигез мөмкинлек бирүне тәэмин итә һәм укучыларга уку программасын үзләштерү һәм нәтиҗәле тормышка ашыру өчен  шартлар тудыра. Быелгы яңа уку елы башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Хәзер төп бурычлар - дәүләт һәм туган телләрне укыту методикасын камилләштерү. Туган телдә тиешенчә укыту, яшь буынны милли гореф-гадәтләрне хөрмәтләргә өйрәтү бүгенге мәктәп алдындагы бурычларның берсе булып тора”, - диде.

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бу уку елында”Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итәчәген, аңа “Заманча мәктәп”, “Һәр баланың уңышы”, “Цифрлы белем бирү мохите”, “Яшь профессионаллар”, “Киләчәк укытучысы”, “Балалы гаиләләргә ярдәм итү” федераль проектлары керүен, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә  инициативаларны хуплау, белем бирү процессын индивидуальләштерү, уңайлы мохит тудыру, педагогларның профессиональ компетентлыгын арттыру юнәлешендә эшләү кирәклеген әйтте.

 Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш.

Әлеге тәкъдимнәрне хуплап, без, укытучылар, уку-укыту системасында һәртөрле инновацион эш төрләре кулланырга тиешбез.

Бүгенге укытучының даими үзгәрешләргә әзер булуы, алдагы көн өчен хезмәт итүе, һәр башкарган эше нәтиҗәле булсын өчен тырышлык куюы, үзүсешкә һәм өзлексез белем алуга хәзерлеге  мөһим. Гадәт буенча, укытучы үзен иң белемле һәм бердәнбер белем чыганагы итеп санаудан азат булырга; үзен тәҗрибәле санап, үзе алган чор тәрбиясе үрнәгендә укучыларны тәрбияләүдән, әһәмияте булмаган вак-төяк кагыйдәләргә, инструкцияләргә “ябышып ятудан” сак булырга; проблеманы чишүнең бер генә дөрес юлы бар дип ялгышудан куркырга тиеш. Укытучы тәҗрибәдән “акыл” алырга, белемен системага салырга, укытуда үз алымнарын булдырырга, проблемаларны урынында чишәргә, мөстәкыйль рәвештә даими үз белемен күтәрергә бурычлы. Компетентлы педагог төрле мәгълүмат базасыннан үзенә кирәклесен эзләп таба, информацияне сайлап ала, документлар белән эшләгәндә, аларны классификацияли белә. Шул ук вакытта, төркемдә җаваплылык тоеп эшләргә, карарлар кабул итәргә, уртак проектлар барышында башкалар фикере белән исәпләшергә өйрәнергә кирәк. Боларга өстәп, яңа информацион һәм коммуникатив технологияләрне кыю куллану, яңалыкларны тиз кабул итәргә күнегү, авырлыклар алдында югалып калмау кебек компетенцияләргә ия булу – һәр укытучы өчен бик мөһим. 

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”

Әлеге тема бүгенге көндә бик актуаль. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле  шәхесләр турында укучыларның татарча бәйләнешле сөйли алулары төп максат итеп куела.

Күренекле галим, педагог К.Д.Ушинский укучыларда тел үстерү эшенең психологик нигезләрен ача. Телне фикергә, фикерләүне телгә бәйләп карый. Ул үзенең хезмәтләрендә баланың сөйләү һәм язу телен үстерү мәсьәләсенә зур урын бирә, “Родное слово” (М., Просвещение, 1968) китабында логик күнегүләр системасын тәкъдим итә. Укытуның башлангыч чорында ук укучыларга тел үстерү күнекмәләрен бирә башларга кирәклеген әйтә. К.Д.Ушинский, инде шул заманда уку,  туган телне белем чишмәсе дип атый: аның фикеренчә, тел – иң яхшы укытучы, акыл өйрәтүче генә түгел, бәлки әйләнә-тирәдәге табигать, җәмгыять тормышы белән таныштыручы да. Ул ана теле дәресләрендә баланың язу һәм сөйләм телен үстерү эшен системалы рәвештә алып барырыга чакыра.

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү хакында, инде йөз ел элек, Г.Ибраһимов, М.Корбангалиев, Н.Галләмовалар үзләренең методик хезмәтләрендә укучыларга тел үстерү күнекмәләре бирү һәм аларның сүзлек байлыгын арттыру мәсьәләләрен күтәреп чыгалар. Бу өлкәдә торле ысул һәм алымнарны кулланырга тәкъдим итәләр. “Тел байлыгы җитмәү нәтиҗәсендә, укучылар башка фәннәр буенча да кирәкле материалларны эзлекле итеп сөйләп бирә алмыйлар. Шунлыктан, укытучы тел курсының бөтен тармаклары (фонетика, орфография, морфология, синтаксис һәм пунктуация) буенча үткәрелгән барлык (төр) тип дәресләрдә һәм әдәбият дәресләрендә дә, төрле күләмдә һәм төрле алымнар кулланып, укучыларда сөйләү һәм язу күнекмәләрен формалаштыру эшенә зур урын бирергә тиеш”- ди алар.

Укучыларның  туган тел буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур.

Туган телгә өйрәтүнең  гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, туган телдә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру; коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан,  сөйләм этикеты үрнәкләреннән  файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу; “Туган тел” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның баскычларында татар телен уңышлы үзләштерергә шартлар тудыру.  

Бәйләнешле  сөйләм телен үстерү 1 сыйныфларда иҗекләрдән  сүзләр, сүзләрдән  сүзтезмәләр  һәм  җөмләләр  төзүдән башлана. Алга таба өч-дүрт  җөмләдән торган хикәя төзеп язу, рәсем буенча кечкенә хикәя төзү, шигырь, табышмак, мәкальләрне ятлап, хәтер диктанты язу, кечкенә текстларны   дөрес  итеп (иҗек  һәм  хәрефләрне  төшереп  калдырмыйча, урыннарын  алыштырмыйча), сүзләп күчереп  язу, әйтелеше белән  язылышы  туры  килгән  сүзләрдән төзелгән   җөмләләрне  ишетеп  язу, шигырь, мәкаль,  әйтем   һәм  табышмакларны  хәтер  диктанты итеп   язарга өйрәнү,   тыңлаганның яки укыганның эчтәлеген изложение итеп язарга  өйрән, үзлекләреннән зур  булмаган  текстлар (сочинение) иҗат  итеп язу күнекмәләре камилләшергә тиеш.

2-4 сыйныфларда текстта җөмләләрнең урнашу тәртибе (үзара бәйләнеше), текстның темасын билгеләү, төп фикерен табу, текстны кисәкләргә бүлү һәм исем кую, рәсемнәр буенча, терәк сүзләр кулланып, текст төзү, тәкъдим ителгән бирем буенча текстның эчтәлеген сөйләү, билгеле бер темага караган төрле (сурәтләү, хикәяләү характерындагы) сөйләм текстлары кулланып, телдән монологик сөйләмне гамәли яктан үзләштерү таләп ителә. Шулай ук, котлау тексты һәм хат язу, СМС язарга өйрәнү, язма сөйләмнең төгәллеген, дөреслеген һәм сәнгатьлелеген саклап, үз текстыңны төзү һәм бирелгән текстларны тикшереп төзәтү, текстта синонимнар, антонимнар куллану, уку, көндәлек аралашу шартларында тел әдәбе нормаларын үзләштерү (сәламләү, хушлашу, гафу үтенү, рәхмәтле булу, сорау белән мөрәҗәгать итү) һәм монологик сөйләм төзү күнекмәләрен камилләштерү күздә тотыла.

Бала дөрес итеп сөйләшкәндә генә, әдәби тел нормаларын сөйләмдә кулланганда һәм сөйләмендә эзлеклелек булганда гына аның зиһене, логик фикерләү сәләте, игътибары, танып белү эшчәнлеге үсә. Шуңа күрә, әлеге санап кителгән таләпләрне үтәүдә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү чарасы мөһим бурыч булып тора. Моның өчен укытучыдан күптөрле ысуллар куллану сорала. Үземнең эшчәнлегемдә мәгълүм булган информацион-коммуникатив технологияләрне куллануга зур игътибар бирәм. Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында Уен технологиясен төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату, ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында файдаланам. Рольле уеннар, дәрес-уен, дәрес-аукцион минем тәҗрибәмдә иң яратып оештырыла торган дәрес төрләре.

Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә-юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә һәм баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә.  

Бәйләнешле сөйләм үстерү матур әдәбият белән таныштыру аша да гамәлгә ашырыла. Бу юнәлештәге эшчәнлек мультимедиа чаралары, «бармак» уеннары, «җанлы» сурәтләр, борып хәрәкәткә китерелә һәм «сөйләшә» торган уенчыклар, мультфильмнар, сөйләм-хәрәкәтләнү күнегүләре, аваз ияртемнәре кергән уеннар, халык авыз иҗаты әсәрләре, сәхнәләштерү уеннары, иллюстрацияләр куллануны күздә тота.

Өйрәнгән теманы  спектакль яки әкият формасында күрсәтү максатыннан  дәрес-шоу үткәрү, укучыга үзен бер булдыклы шәхес итеп тоярга ярдәм итә. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә төркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра hәм аны сыйныфка тәкъдим итә. Теманың эчтәлеге берничә укучының рольләрдә аралашуы  формасында ачыла. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла. Шул тәртиптә башка төркемнәр дә үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

Дәрес формаларын төрләндерү максатыннан дәресләрне уен-телетапшыру үрнәгендә оештыру, дәресне җанландыруда зур өлеш кертә. Президентыбыз ярдәме белән оештырылган “Шаян” ТВ каналын безнең мәктәп укучылары бик кызыксынып карый. Дәрестә өзекләр карап, дәрестән тыш вакытлардагы әңгәмәләрдән укучыларның әлеге тапшыруны алып баручыларга, анда катнашучы балаларның сойләмнәренә кызыгып карауларын сизеп, аларның һәр тапшыруга игътибарлы булуларын күреп, күңел сөенә.

Дәресләрне төрлечә оештыру туган телне өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

 Мультимедия технологиясен кулланып   слайд – иллюстрацияләр  күрсәтү, уку дәресләрендә дәрес эчтәлегенә туры китереп хәтта  рус мультфильмнарын, физкультминуткаларның эчтәлеген  татарчага  тәрҗемә итеп файдалану ысулын еш куллану укучының активлыгын арттыруга бер этәргеч булып тора. Дикторларның  сәнгатьле уку күнекмәләрен, шагыйрьләрнең  көйгә салынган җырларын тыңлау баларны җанландырып җибәрә. Бу эшләр барысы да татар телен өйрәнүгә карата уңай халәт тудыру максатыннан эшләнә.

Башлангыч этапта дәресләрдә системалы эш алып барылганда гына без балаларны иҗади шәхес итеп тәрбияләүгә нигез сала һәм аларның әдәби үсешен тәэмин итә алабыз. Балаларны иҗатка тартуда дәресләрдә язылган иншаларны (хикәя, шигырь), вакытлы матбугат битләрендә яктыртып бару да зур роль уйный. Үземнең эш тәҗрибәмнән, башлангыч сыйныф укучыларының “Көмеш кыңгырау”, “Салават күпере”, “Сабантуй”,  “Алабуга нуры” газеталары битләрендә басылып чыккан күп кенә иҗади эшләре, минем хезмәтемнең нәтиҗәсен дәлилли.

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә: фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү; хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү; аралаша белү сәләтен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү (аралашучанлык, үз фикереңне әйтә белү, дәлилли белү, хислелек, эмпатия хисләре); ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү. 

Мәктәп бүгенге көндә укучыларның сәламәтлеген саклаучы төп мөхит булып тора. Мин үзем укучылар сәламәтлеген саклауда төп рольне укытучы алып тора дип исәплим. Статистика буенча укучыларның 70-80% сәламәт түгел, ә күбесе  хроник авырулардан интегә. Укытучының һәрвакыт сәламәт булмаган  балалар белән эшләвен   исәпкә алып, мин күзләр өчен, нерв күзәнәкләрен тынычландыруга уңай психологик йогынты ясый торган, гади генә күнегүләр, физкультминутлар, энергия торгызу күнегүләре кулланам (болар кыска күнегүләр, яки, сыйныфны, төркемне дәрес башындагы эшчәнлеккә, яисә, дәрес дәверендә классның энергиясен ныгытуга юнәлтелгән күнегүләр).

Бүгенге заманча җәмгыятьтә, мәгълүматлар югары кыйммәткә әверелгәндә, мәгълүмати культура кешенең һөнәри эшчәнлеген билгеләү факторы булып торган чорда, әлбәттә, белем бирү системасында таләпләр дә үзгәрә, мәгарифнең статусы да күтәрелә.

Уку-укыту процессын югары күтәрү һәм зур уңышларга ирешү өчен, һәр мөгаллимгә, үзенең белем дәрәҗәсен һәрдаим күтәреп тору, яңарышка омтылу бик мөһим. Югары нәтиҗәгә, бары тик, төрле программалар һәм техник чараларны комплекслы кулланганда, эшне системалы, эзлекле алып барганда гына ирешергә мөмкин.

Шуңа күрә, мин, шәхсән, Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерүдә информацион-коммуникатив технологияләр куллануны актуаль проблема дип саныйм. Укучыларның аң-белем дәрәҗәсен киңәйтү, мәгарифне, сәнгатьне,  тел дәрәҗәсен югары биеклеккә күтәрү, коммуникатив белем һәм күнекмәләрне устерү кичектергесез мөһим шарт.

Кулланылган әдәбият

1.Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению. – Москва, 1989.

2.Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни – методик нигезләре. – Казан, 2001.

3.ТРМҮИ. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыруда татар теле һәм әдәбияты укытучысына фәнни-методик ярдәм. – Казан, 2015.

4.Ладыженская Т.А. Характеристика связной речи детей. – М.: Педагогика, 1980.

5. Ушинский К.Д. Родное слово: Отрывки из книги// В мире книг.-1971.

6. “Мәгариф” журналы - №9 (1003) 2019, 4-5 нче битләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре” дәресләрендә Гамил Афзал иҗатын куллану.

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”дәресләрендә  Гамил Афзал иҗатын куллану....

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

Хезмәттәшлек технологиясе – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе.

ФГОС ка күчү шартларында  татар теле һәм әдәбияты укытуда  күптөрле технологияләр кулланыла. Хезмәттәшлек технологиясе  универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора....

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр... (яки Тел-күңел кыңгыравының чыңлавы)

                   Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр... (яки Тел-күңел кыңгыравының чыңлавы)...