Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү
материал по теме

Хасанова Альсина  Мударрисовна

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

     Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул үз алдына куелган бурычларны бары эшчәнлек процессында гына гамәлгә ашыра ала. Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, эзләнсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Ә иҗатның төп этәргеч көче – укучы һәм укытучы кичергән шатлык дип саныйм мин.

 

 

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon doklad.doc114.5 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль гомуми белем бирүче учреждениясе

Казан шәһәре Вахитов районы

“6нчы номерлы кадет-интернат  гомуми урта белем бирү мәктәбе”

                                                                                         Вахитов районы татар теле

                                                                            һәм әдәбияты укытучылары өчен

                                                                            Укытучы:Хәсәнова А.М.

Тема: Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның                         фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

16нчы декабрь 2009нчы ел

                                                                   Күп белүгә караганда да, аз белдереп,

                                                              эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен

                                                             табарга юллар күрсәтү – мөгаллим

                                                          бирә ала торган хезмәтләрнең иң

                                                                    кадерлесе, иң зурысыдыр.

                                                                                                            Г.Ибраһимов

         Һәр бала – шәхес, ягъни иҗади шәхес. Мәктәптә сәләтле балаларны ачыклап бетерү һәм аларның иҗади сәләтен үстерүгә игътибар җитеп бетми. Баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес буларак тәрбияләү – заман таләбе. Укучыларны әдәбият дөньясына ничек алып керергә, иҗади активлыкларын ничек булдырырга? Бигрәк тә татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынучы балаларның саны артык күп булмауны искә алсак, мондый юнәлештәге эш укытучыдан белем һәм күнекмәләр генә түгел, тәвәкәллек һәм фидакарьлек таләп итүне билгеләп үтү урынлы булыр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп бурычларының берсе – укучының тел һәм әдәбият буенча иҗади активлыгын үстерү, фикерләү сәләтен арттыру.

           Укучының иҗат итү сәләте, күп очракта, дәрестә ачыла. Мин тел дәресләрендә классның үзенчәлегенә карап, бөтенесенә бер төрле эш яки төркемнәргә бүлеп, һәркайсына төрле эш бирергә тырышам. Белемнәрнең нәтиҗәлелеге дәрестә оештырылган эшчәнлеккә дә нык бәйле. Укучыларның катлаулы биремнәрне төркемнәрдә башкарулары, индивидуаль эшкә караганда, югарырак нәтиҗәләр бирә. Төркемдә эшләгәндә йомшак укучы укытучы ярдәмен генә түгел, ә иптәшләренең киңәшен дә тоя. Көчле укучы исә, киңәшче һәм ярдәмче ролен башкарганда, үз белемен дә активлаштыра, конкретлаштыра, билгеле бер системага сала.

           Укучыларның иҗади яки фикер йөртү сәләтен үстерүдә мин изложениеләрне күбрәк яздырырга тырышам. Укучылар изложение язган вакытта сочинение элементларыннан да файдаланалар, текстка үз фикерләрен дә өстәп язалар.

          Шулай ук төрле төрдәге иншалар язуны да бик отышлы дип уйлыйм. Картина буенча инша барлык сыйныфта да яздырыла һәм, укучыларның яшь һәм белем дәрәҗәсенә карап, темасы, биреме ягыннан төрле катлаулылыкта була. Картина буенча инша яздырыр алдыннан әзерлек эше үткәрү мөһим. Иң беренче шарт: картина эчтәлеге укучыга аңлаешлы, таныш булсын. Укучыга үзенә таныш күренешләрне тасвирлау җиңелрәк, һәм автор әйтергә теләгән фикер дә бала күңеленә тизрәк үтеп керәчәк.

          Гомумән, язма эшләр башкарганда укучыларның күзаллаулары киңәйтелә, логик фикерләү сәләте үстерелә. Бу эшне башкарганда укучы мөстәкыйль фикер йөртә, эзләнә, яңалык таба, нәтиҗә ясый һәм дәрестә алган белемнәрен ныгыта. Дәресләрдә эзлекле эш, өстәмә биремнәр бирү, иҗади биремнәр башкару укучыларның сәләтен үстерергә дә булыша. Бу шулай ук укучыларның белемен тирәнәйтә, аның сөйләм телен тагын да камилләштерә, фикер йөртү дәрәҗәсенең үсүенә йогынты ясый.

          Укучыларның иҗади активлыгын һәм фикерләү сәләтен үстерүдә карточкаларның да әһәмиятенә тукталмыйча булмый. Карточкалар укытуны индивидуальләштерү, вакыттан дөрес файдалану, укучыларны мөстәкыйль эшләргә өйрәтү һәм аларның фикер йөртүләрен, акыл эшчәнлекләрен үстерү, дәресләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен гаять файдалы.

           Сөйләм телен үстерү дәресләрендә укучыларны халкыбыз тарихы, күренекле шәхесләр белән таныштыру өчен дә мөмкинлекләр ачыла. Укучыларны эзләнергә, фәнни материал белән эшләргә өйрәтәбез, иптәшләре алдында чыгыш ясау мөмкинлекләрен камилләштерәбез.

           Хәзерге вакытта укучыларыбызның күбесе әдәби әсәр укымый. Тел һәм әдәбият укытучысының максаты укучыларны әдәби әсәр белән кызыксындыру, аларда аны уку теләге уяту; әсәрне анализларга өйрәтү. Укучылар 5нче сыйныфтан ук әдәби әсәрнең темасын, төп геройларын билгели алырга тиеш. Без аларны шуңа өйрәтергә тиеш. Укучы кечкенә күләмле әсәрләрне укып аңа кыскача анализ ясый белергә тиеш. Бу эшнең нәтиҗәсе булып төрле иҗади эшләр, рефератлар яздыру тора.

           Укучылар әдәби әсәрдәге геройларга характеристика да бирә белергә өйрәнергә тиеш. Әсәрдәге геройга үзенең мөнәсәбәтен чагылдырсын. Бу очракта дәрестә һәр укучының фикере тыңланып гомуми нәтиҗә ясалса бигрәк тә яхшы. Дәресләрдә мөстәкыйль эшләр үткәрү баланың (укучының) фикерләү, уйлау эшчәнлеге үсүгә дә йогынты ясый. Бу эшне оештыргандаиукучының игътибарлылык дәрәҗәсе, белемне кабул итә алу мөмкинлеге, хәтер үсеше, фикерләү сәләте исәпкә алынырга тиеш. Укучыларны гадидән катлаулыга таба фикер йөртергә өйрәтергә күнектерергә кирәк.

          Иҗади активлыкны үстерүдә дәрестән тыш чаралар да (КВН, викторина, бәйге, брейн-ринг) ярдәм итә. Әлеге чараларга әзерләнгәндә, укучылар, иҗади фикер йөртеп, төрле биремнәр башкара, яңа фикерләр тәкъдим итә. Чаралар барышында алар төрле ситуацияләрдә уйланырга, акылны эшкә җигәргә өйрәнәләр, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә алалар.

          Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җаваплы. Ул үз алдына куелган бурычларны бары эшчәнлек процессында гына гамәлгә ашыра ала. Укытучы, шәхес буларак, иҗади эшләсә, эзләнсә, уйлап тапса гына эшнең нәтиҗәсе була. Ә иҗатның төп этәргеч көче – укучы һәм укытучы кичергән шатлык дип саныйм мин.

        Электрон укыту ресурсларын дәресләрдә куллану бүгенге көндә традицион белем бирүнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Белгәнебезчә, соңгы елларда электрон укыту ресурслары җәмгыятьнең барлык өлкәләренә дә үтеп керде. 90 нчы еллар уртасында электрон ресурслар куллану информатика, математика, физика кебек төгәл фәннәр белән генә чикләнгән булсалар, хәзер барлык гуманитар фәннәрдә дә куллану юнәлешендә зур адым ясалды. Мәгарифне информацияләү, белем бирү сыйфатын һәм укучыларның гомуми культурасын үстерүгә юнәлтелгән информацион технологияләрне файдаланып, дәресләрдә гадәти укыту алымнарын, методларын, формаларын үзгәртеп, яңа метод, алымнар куллану ешаеп китте. Шуңа күрә укытучының үзенә эзләнергә, программалар төзергә туры килә.

           Информацион һәм коммуникатив технологияләрнең тиз үсеше укыту-тәрбия бирү өлкәсенә дә зур йогынты ясый. Яңа технологияләрне яхшы үзләштергән теләсә кайсы белгеч эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

          Компьютер – яңа технологияләр дөньясына керергә теләгән теләсә кайсы белгеч өчен ярдәмче. Компьютерда эшли белү, аның мөмкинлекләрен аңлау укытучы алдына яңа проблемалар куя. “Уку материалының аеруча катлаулы өлешләрен аңлатканда, белемнәрне тикшергәндә компьютердан файдаланырга мөмкинме?” – дигән сорау да безне кызыксындыра башлый. Хәзер теләсә кайсы педагог информацияне эшкәртүнең барлык мөмкинлекләрен үзләштерергә, шул исәптән мультимедиа технологияләрендәге информация белән эшли белергә тиеш. Педагогик эшчәнлек, күп очракта, информацияне үзгәртүгә нигезләнә, шуңа күрә информацион-коммуникатив технологияләрнең гамәли кушымталары күп төрле. Мәсәлән, укыту-методик материаллар, күрсәтмә әсбаплар, укытуның яңа формаларын эзләү, документлар тутыру... Мондый эшләр вакытында укытучының хезмәт җитештерүчәнлеге, иҗади активлыгы арта. Компьютер техникасыннан файдалану педагогның белгеч буларак дәрәҗәсен дә күтәрә. Һәр укытучы информацион культураның нигезен тәшкил итә торган күнекмәләрне үзләштерергә, теләсә нинди эшне башкарганда компьютердан нәтиҗәле файдаланырга тиеш.

        Безнең мәктәптә укучыларның сәләтен һәрьяклап үстерүгә зур әһәмият бирелә. Укыту процессына технологияләр кертү эшне тагын да нәтиҗәлерәк итә. Мәктәбебездә бер компьютер интернет челтәренә чыгуны тәэмин итә, лазерлы принтер куелган, шулай ук сканер, интерактив такта, ксерокс һәм мультимедиа проектлары бар. Мондый җиһазлар булганда эшләрне заманча технологияләр дәрәҗәсендә башкарырга мөмкинлек бирә. Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта компьютерлар түбәндәге максатларда файдаланыла:

  1. интернет челтәрендә информация эзләү;
  2. дәресләрдә һәм төрле иҗади конкурсларда катнашу өчен реферат,

презентация ясау, доклад һәм башка материаллар эзләү;

  1. викториналарда катнашу өчен материаллар эзләү;
  2. тестлар чишү;

 Мин тестлар төзегәндә Hyper Test программаларын кулланып, андагы

система буенча эшлим. Ләкин бу программаның кимчелекле яклары да бар: анда татар шрифтлары кабул ителми. Безнең максат техника куллану гына түгел, ә балаларны дөрес, грамоталы язарга өйрәтү дә бит. Тестлар төзим дип, хаталар белән язылган сүзләр бирсәк, бу бер дә матур күренеш булмас иде. Шуңа күрә тестларны үземә төзергә туры килә. Тестларны компьютер ярдәмендә чишү белем бирү, уку материалын өйрәнүнең нәтиҗәлелеген бермә-бер арттыра, укучыларда фәнне тирәнтен өйрәнү теләген арттыра. Шундый бер мисал китерәсем килә. Укучылар белән тестлар чишәргә җыенганда бер укучым шунда әйтеп куйды: “ Ә компьютерда татарча да эшләп буламыни, татарча сайтлар буламы?” Әйе, интернет һәм югары технологияләр белән көннән-көн татар кешесе, шул исәптән татар теле укытучыларының кызыксынуы шатлыклы күренеш.

      Татар телен укытудагы бүгенге көн таләпләре һәм мәгариф системасында бердәм дәүләт имтиханнарының үтеп керүе, укытучыларны иҗади эзләнүгә этәрде. Билгеле булганча, БДИ нигезен төрле формадагы тестлар тәшкил итә. Ә тестларга дөрес җавап бирү өчен, фәнне камил белү генә җитми, әлеге тестлар белән эшләү күнекмәләрен үзләштерү дә зарури. Кәгазьдә язып, аны укытучыларга таратып, соңыннан тикшерү укытучыда бик күп вакыт сорый. Замана техникасында тестлар төзү һәм чишү укытучының эшен күпкә җиңеләйтә ала. Бу очракта, әлбәттә, компьютер белән эшли белү күнекмәсе кирәк. Инде компьютер технологиясен файдаланып, белемнәрне тикшерүгә киңрәк тукталып китик. Мәсәлән, сүз төркемнәрен өйрәнү, белемнәрне системага салу, ныгыту өчен компьютер кулланырга мөмкин. Соңгы дәрес контроль дәрес итеп алына һәм компьютер программасы кулланып уздырыла.

  1. белемнәрне актуальләштерү ( буклетлардагы сораулар һәм биремнәр

файдаланыла)

  1. белемнәрне тикшерү (компьютердан файдаланыла)

  1нче бирем. (“Фигыль” темасын үткәндә) Һәр фигыль формасына икешәр мисал языгыз дигән бирем таблицада бирелә.

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Сыйфат фигыль

Хәл фигыль

Исем фигыль

Шарт фигыль

Инфинитив

1

2

  2 нче бирем. Үзегез язган фигыльләрне зат-сан белән төрләндерегез.

Берлектә

Хикәя фигыль

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Боерык

фигыль

Шарт

фигыль

Шарт

фигыль

I зат

II зат

III зат

Күплектә

Хикәя фигыль

Хикәя фигыль

Боерык фигыль

Боерык

фигыль

Шарт

фигыль

Шарт

фигыль

I зат

II зат

III зат

      Тестлар биремнәре үтәлә һәм укучы шунда ук үзенең дөрес эшләвен яки эшләмәвен тикшерә. Компьютер билгеләр дә куя.

      Сәләтле яки өлгермәүче балалар белән эшләгәндә дә компьютер кулланабыз. Төрле темаларны йомгаклау өчен укучыларга өй эше итеп 10-15 тест соравы әзерләргә тәкъдим ителә. Балалар бу эшләрне бик теләп башкаралар. Һәм үзләре үк шул тестлар биремнәрен үтиләр. Ләкин бу программа өстендә дә эшлисе эшләр күп әле.

      Дәресләрдә компьютер куллану өстенлекле яклары күп: зур күләмдә мәгълүмат алырга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә мөмкин. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.

     Сүземне йомгаклаганда шундый бер мисал китерәсем килә: Мәскәү өлкәсенең мәктәпләрендә сорашу үткәргәндә, өлкән класс укучыларына “Син мәктәптә нәрсәләргә өйрәнергә теләр идең? – дигән сорау биргәннәр. Укучылардан “Безне бер-беребез белән аралашырга, бер-беребезгә ошарга өйрәтсеннәр иде” – дигән җавап алынган. Моннан чыгып, шуны әйтергә кирәктер, без тел һәм матур әдәбият укытучылары балалар белән аралашырга, аларга рухи-әхлакый тәрбия бирергә тиешбез. Шуңа күрә электрон чаралар кулланып кына дәрес бирү һич тә дөрес булмас иде. Без, әдәбият укытучылары, дөньякүләм әһәмияткә ия булган мәсьәләләрне чишә алырлык шәхес тәрбияләргә тиешбез.

       

             Барлык сыйныфлардагы балаларның белем дәрәҗәләре төрлечә. Берүк сыйныфта белемне үзләштерү буенча төрле булган балалар утыра: көчлесе дә, уртача сәләтлесе дә, йомшак үзләштерүчесе дә. Мондый сыйныфтагы балалар белән нишләргә, аларга ничек белем бирергә? Әлеге мәсьәләне хәл итү юлы – укытуны дифференцияләштерү.

           Без төп игътибарны уртача укучыларга һәм өлгермәүчеләргә юнәлтәбез. Сәләтлеләргә катлаулырак күнегүләр тәкъдим итәбез. Дифференцияле эш алымнарының максаты – көче һәм белеменә, сәләтенә карата биремнәр эшләтеп һәр укучының теманы үзләштерә алуына ирешү һәм бер үк вакытта аеруча сәләтлеләрнең үсешенә дә мөмкинлек тудыру.

       Рус мәктәпләрендә татар теленә өйрәтүнең үзенчәлеге дә шунда: сыйныфтагы балаларның телне өйрәнүгә әзерлек дәрәҗәсе төрле булу.

      Татар телен өйрәнүче рус төркемнәрен ике өлешкә бүлеп карарга кирәктер.

        Беренче төркем – “катнаш”. Монда яртылаш яки 25% татар булган балалар керә. Алар дәрес вакытында гына түгел, гаиләдә дә, сирәк кенә булса да, татар телен ишетәләр. Гадәттә, бу балалар татар телен тизрәк үзләштерәләр. Андыйлар – дәрестә укытучының таянычы.

      Икенче төркемгә саф рус һәм башка милләт балалары керә. Алар өчен татар теле – чит ил теле.

      Ләкин бу бүленеш белән берничек тә туктап калып булмый. Әле баланың үз дөньясы, индивидуаль үзенчәлекләре (кызыксыну, психика, хәтер, сәләте), җитешсезлекләре ачыкланасы бар. Шуның өчен бу өлкәдә эзлекле, дәвамлы эш алып барылырга тиеш.

       Билгеле булганча, һәр дәрес яңа күнекмәләр һәм эш алымнары формалаштырудан гыйбарәт. Яңа теманы өйрәнгәндә көчле укучыларга, ә ныгыту, кабатлау өлешендә йомшаграк укучыларга игътибар итәргә кирәк. Шулау ук өйрәнелә торган теманың үзенчәлекләрен һәм ни өчен авыр үзләштерелүен исәпкә алып, укучыларга индивидуаль-дифференцияләштерелгән биремнәр, сораулар әзерләү бик мөһим.

          Дифференцияле укытканда, һәр укучы үз мөмкинлегенә, сәләтенә туры килердәй эшне башкара, үз көче җитәрлек кыенлыкларны җиңеп чыга.

         Тел дәресләрендә, билгеле булганча, мөстәкыйль эшләргә дә киң урын бирелә. Әлеге алымны гадидән катлаулыга, җиңелдән авырга бару принцибын күз алдында тотып оештырганда гына тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Әйтик, карточкалар белән эшләү алымын карыйк.

      I дәрәҗәдәге карточкалар – * көчле укучылар өчен

     II дәрәҗәдәге –  *(уртача)

     III дәрәҗәдәге – * ( йомшак)

      Әлеге төр карточкаларны билгеле бер теманы узгач үткәрү кулай. Шулай ук һәр дәрестән соң, лексиканы кабатлау, ныгыту карточкалары белән эшләү бик отышлы.

     I дәрәҗәдә - сүзләр русча-татарчага тәрҗемә бирергә кирәк

     II дәрәҗәдәге – сүзләр татарча- русчага  

     III дәрәҗәдәге – сүзләр ике баганада бирелә, ләкин урыннары алмашынган.

      Карточка үрнәкләре:

      Карточка №1

  1. Җөмлә төзегез.

   

  1. “Минем гаиләм” темасына хикәя төзегез.
  2. Тәрҗемә итегез: (тип предложения)

Море не высохнет, народ не умрет.

Когда ты улыбаешься, ты очень красивая.

      Карточка №2

  1. Җөмлә төзегез.

  1. Тәрҗемә итегез һм җөмлә төзегез.

Сестра отца, волосы девушки, дома, голубые глаза парня.

  1. Схема төзегез. (тип предложения)

Кояш яктыртса, көн туа.

Яңгыр яугач, табигать яшәрә.

      Карточка №3

  1. Җөмлә төзегез.

  1. Составьте предложения.

Безнең гаилә, дус, әнием, әтием, укый, эшли.

  1. Схема, ср.связи, тип предложения- ?

Я бозлы яңгыр ява, я кар ява.

Сашаның әнисе кайтты, әтисе китте.

      Карточка №1

  1. Сппособность-
  2. Движение-
  3. Бери пример-
  4. Цель-
  5. Воспитанный-
  6. Приветливый-
  7. Веселый-
  8. Заботьтесь-
  9. Соглашаться-
  10. Совет-

      Карточка №2

  1. Ачык күңелле-
  2. Миһербанлы-
  3. Воспитанный-
  4. Сәләтле-
  5. Максат-
  6. Елмай-
  7. Үрнәк ал-
  8. Баш тарт-
  9. Ягымлы-
  10. Ятим-

      Карточка №3

  1. Елмай-                                                    1. Спутник-
  2. Ачык күңелле-                                       2. Цель-
  3. Нык-                                                       3. Приветливая-
  4. Юлдаш-                                                 4. Крепко-
  5. Миһербанлы-                                        5. Бери пример-
  6. Сәләт-                                                    6. Способность-
  7. Максат-                                                 7. Улыбайся-
  8. Үрнәк ал-                                              8. Сердобольный-
  9. Күңелле-                                               9. Любимый-
  10. Яраткан-                                                10. Веселый-

Сүзне йомгаклап, шуны билгеләп китәргә кирәк: дифференцияле укыту

алымнарын кулланып эшләгәндә һәр укучы сәләтенә туры килердәй эшне мөстәкыйль башкара һәм нәтиҗәдә татар телен яхшы үзләштерүгә ирешә.

    Татар милләтеннән булмаган балаларга тел өйрәтү – авыр, әмма кызыклы хезмәт. Татар теле укытуның башлангыч этабында, аеруча балада әлеге телгә кызыксыну тәрбияләү бик мөһим. Нәкъ менә шушы чорда төрле уеннарны дәрестә һәм дәрестән тыш үткәрү уңай нәтиҗәләрнгә ирешергә мөмкинлек бирә. Оста итеп оештырылган уен балаларда телгә карата кызыксыну уята. Аеруча грамматик уеннар баланы уйларга, эзләнергә этәрә, яңа телне белүнең тормышта кирәклегенә төшендерә. Уен барышында балалар бердәмлеккә омтыла, үзара ярдәмләшеп биремнәр үтәгәндә аларда үз көчләренә ышаныч тәрбияләнә.

        Дәрестә уен элементларын куллану укытучыдан методик әзерлек һәм тәҗрибә сорый. Уенның балаларны кызыксындырырлык, мавыктыргыч итеп оештырылуы әһәмиятле. Теманы өйрәнгәннән соң үткәрелгән уеннар аеруча уңышлы була. Алар укучыларның сүзлек байлыгын арттыра, “дөрес әйтттемме” дигән табигый курку-тартынуны җиңәргә ярдәм итә.

     I сыйныфтагы рус балалары өчен татар теле – чит тел кебек. Күпчелек рус балалары татарча сүзләрне белмиләр. “Бераз белә” дигән укучылардан иң гади, бер-ике сүзле сорау яки җавап кына ишетергә мөмкин. Шуңа да карамастан, татар теленә өйрәтүнең башлангыч этабында ук кайбер гади уеннардан файдаланып була. Бу үз чиратында балада уйлау сәләтен, тырышлыкны үстерә. Грамматик уеннар тагын шунысы белән әһәмиятле: укытучы, уенны башлар алдыннан, “булдыра алганча татарча сүзләр генә әйтегез”, дигән таләп куя һәм укучы өчен бу бик җаваплы бирем булып тора.

      Түбәндәге уен үрнәкләрен дәрестә дә, тәнәфестә яки озайтылган көн группасында да файдаланырга була. Алар авазлар, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр, әйтергә өйрәнгәндә файдалану өчен фонетик, лексик, грамматик уеннарга бүлеп бирелә.

    Фонетик уеннар.

    “Сүз уйлау”. Бу уен татар теленә генә хас булган авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [ә] авазына башланган яки шушы аваз кергән сүзләрне кем күбрәк әйтер?

   “Исем уйлау”. Аерым авазларны өйрәнгәндә уйнала. Мәсәлән, [а] авазына башланган кеше исемнәрен кем күбрәк әйтер? (арада татарча исемнәр дә булу кирәк.)

    “Әйтеп бетер”. Уен билгеле бер теманы өйрәнгәч уйнала. Укытучы сүзнең беренче иҗеген әйтә, ә укучы сүзне әйтеп бетерергә тиеш, мәсәлән, “Безнең мәктәп” темасына: ки..., ак..., так... .

    Лексик уеннар.

    “Тере чайнворд”. Уен берничә теманы өйрәнгәч уйнала. Балалар түгәрәкләнеп басалар. Беренче укучы “исем” ди, икенче укучы  [м] авазына башланган сүз әйтә: мәктәп. Өченче укучы  [п] авазына башланган сүз әйтә:парта. Уен шулай дәвам итә.

   “Ватык телефон”. Балалар түгәрәккә басалар. Укытучы беренче укучыга әкрен генә бер сүз әйтә: “күлмәк”. Бу сүзне укучы әкрен генә күршесенә әйтергә тиеш. Сүз, шулай итеп, ахыргы укучыга барып җитә. Ул сүзне кычкырып әйтә. Сүз үзгәргән булса, ялгыш әйткән кеше ачыклана һәм “шаян җәза” бирелә. (Мәсәлән, шигырь сөйләү, җырлау...)

   Грамматик уеннар.

   “Капчыкта ниләр бар?”. Өстәлдә эченә төрле-төрле әйберләр салынган кечкенә капчык ята. Укучылар чиратлашып киләләр дә, берәр әйбер алып, аның исемен, билгеләрен, кемнеке икәнлеген әйтәләр. Барысын да дөресен әйткән укучы җиңүче була. (Мәсәлән, бу китап, яңа китап, матур китап, китап өстәлдә.)

  “Күз бәйләш”. Балалар түгәрәккә басалар. Бер укучы, күзләре бәйләнгән килеш, уртада басып тора. Аңа иптәшләре кагылып китә. Күзләре бәйләнгән бала аларны тотарга тырыша. Тотылган укучыдан “Син кем?” дип сорый. Укучы үз исемен әйтә яки, үзе белгән сүзләрне кулланып, башкача да җавап бирергә мөмкин. Уртадагы бала иптәшен таныса, алар урыннарын алмашалар. Уен шулай дәвам итә.

  “Сайлап әйт”. Укытучы ике курчак күрсәтә. Аларның берсе “малай”, икенчесе “кыз”. Укучылар, икегә бүленеп, өс-баш, аяк киемнәрен, аларның киемнәрен белдергән сүзләрне әйтәләр.

   “Тиз әйт”. Теманы өйрәнгәндә уйнала. Укытучы сүзләрне иҗекләргә бүлеп әйтә. Укучы, аларны берләштереп, сүзне әйтергә тиеш. Кем тизрәк әйтер?

   “Күз, колак, борын”. Уен кешенең тән төзелешенә караган сүзләрне кабатлау, ныгыту, максатын күздә тотып үткәрелә. Мәсәлән, укытучы “борын” диюгә, укучылар, басып, борыннарын күрсәтәләр. Укытучы “колак” диюгә, укучылар, утырып, колакларын күрсәтәләр. Укытучы сүзләрне әйтү тизлеген һәм эзлеклелеген үзгәрткәндә дә укучылар ялгышмаска тиеш.  

    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

Хезмәттәшлек технологиясе – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе.

ФГОС ка күчү шартларында  татар теле һәм әдәбияты укытуда  күптөрле технологияләр кулланыла. Хезмәттәшлек технологиясе  универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Методик тема өстендә эш1. Методик тема: Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү2. Тема өстендә кайчан...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”Әлеге тема бүгенге көндә би...