ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ
методическая разработка на тему

Тухбатуллина Альбина Фагимовна

Аннотация доклада на русском и английском языках:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар. Дәресләрне кызыклы, нәтиҗәле, файдалы  итүдә уку-укытуның  сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләр, мультимедиа чаралары еш кулланыла. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә, иҗади сәләтне үстерергә уен формасындагы күнегүләр кулланыла, укучыларның иҗади сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү алымнары кертелә. Укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәләре төрле чараларга да бәйле: методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Әлбәттә хәлиткеч чара булып, педагогның белем бирү өлкәсендә һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.

 

Учителя в процессе преподавания используют традиционные и инновационные технологии для повышения результативно-развивающих свойств уроков татарского языка и литературы. Для того, чтобы уроки были интересными, результативными, полезными,  используются информационные и мультимедийные технологии. На уроках татарского языка и литературы для более легкого усвоения лексики, грамматики и структуры языка, повышения творческого потенциала используются упражнения в игровой форме, применяются методы направленные на повышение творческого потенциала и самостоятельности учащегося. Результаты инновационной деятельности учителя зависят от разнообразных методов: методологических, организационно-педагогических, методических, технических. Но основным средством является умение педагога организовать правильно процесс преподавания и умение видеть и использовать новое в своей работе.

 

 

Teachers in the teaching process using traditional and innovative technologies to improve the effective-developing properties of the lessons of the Tatar language and literature. To ensure that the lessons were interesting, productive, useful, informative and multimedia technologies. On the lessons of the Tatar language and literature for easier assimilation of vocabulary, grammar and language structures, enhance creativity exercises are used in the form of a game, using methods aimed at enhancing creativity and independence of the student. The results of the innovation activity of the teacher depends on a variety of methods: methodological, organizational, pedagogical, methodological, technical. But the main tool is the ability of the teacher to properly organize the teaching process and the ability to see and use the new one in its work.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konferentsiya_2014.docx20.91 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                             

            И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам!

              Бары син яшәсәң генә татар милләте яшәр, тормышыбызның мәгънәсе булыр,

              дөнья, галәм гүзәлрәк күренер, инсаният, тормышның да яме-гаме артыр,                                    

            иншалла.

Тел ул – кешеләрне дөньядагы башка төрле җан ияләреннән аерып тора  торган бер мәгҗиза. Ул – җәмгыятьне оештырып, кешеләргә үзара аралашу, аңлашу мөмкинлеге биргән куәтле чара да, әһәмиятле корал да.

Татар халкының мәдәнияте, мәгарифе, теле һәм дине үсеше өчен дә яңа мөмкинлекләр ачылды. Татарстан парламенты тарафыннан – «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында» Закон кабул ителү һәм ул законны гамәлгә ашыруга юнәлтелгән махсус дәүләт программасын гамәлгә кую татар телен саклап үстерүнең нигез ташы булды. Аның кулланылышы элекке чордагы белән чагыштырганда шактый нык киңәйде; мәктәпләрдә ана телен начар белгән татар балаларын да, рус һәм башка милләт балаларын да татарча өйрәтә, укыта башладылар.

Мәктәпләрдә укытуның сыйфаты артты, һәм халыкта шул исәптән русларда да татар теленә караш уңай якка үзгәрде. Тормышның төрле сфераларындагы технологизация процессы мәктәп тормышына да үзгәрешләр кертте. Белем бирү процессын компьютерлаштыру, төрле педагогик, яңа технологияләр кертү алга китте.

Билгеле, дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати  технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак без үзебез укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы  итүдә уку-укытуның  сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйбыз. Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга мөмкинлек бар, барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән, интернетка тоташтырылган.

Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Татар теле һәм әдәбияты  дәресләрендә уен формасындагы күнегүләр телнең лексикасын, грамматикасын һәм структурасын җиңелрәк үзләштерергә ярдәм итә. Безгә, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына, бу электрон уку – укыту ярдәмлеген файдалану, татар телен дәүләт теле буларак үстерү һәм саклаү, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеклеген баерак һәм кызыклырак итү өчен зур ярдәмлек булып тора. Инновацион алымнар куллану укытучының интеллектуаль үсүенә ярдәм итә, яңа белемнәр, яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту – тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша, үзбелемебезнең үсүенә сәбәпче була.

Укучыларның иҗади сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү алымнары күптөрле. Без, татар теле һәм әдәбияты укытучылары белем бирү процессында, укучыларның иҗади сәләтен, мөстәкыйльлеген үстерү алымнарын кулланабыз.

Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрендә проблемалы ситуацияләр тудыру юлы белән кызыксыну уятырга, гамәли биремнәр башкарырга, дидактик уеннар оештырырга һәм башка актив формалардан файдаланырга тырышабыз. Еш кына дәресләребездә проблеманы хәл итүнең күмәкләп эзләү ысулын файдаланабыз. Дәрес процессында укучыларның барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтә һәм башкаларны тыңлый, хокуклары бердәй.

             Әлеге ысул күнегүләрне һәм аларны төрле темалар буенча катлаулылыгына карап чишәргә өйрәтә, балаларның фикерләү, акыл сәләтләрен үстерергә, темаларны тирәнтенрәк үзләштерергә ярдәм итә. Теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң материалны үзләштерү нәтиҗәләрен бәяләү өчен уңайлы.

Дәресләрдә зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру, оештыру формасына аеруча игътибар бирәбез. Контроль һәм мөстәкыйль эшләрне БДИ биремнәрен кулланып төзибез, шул рәвешле укучыларны имтихан бирергә әзерлибез. Өй эшен, укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, индивидуаль бирергә тырышабыз. Биремнәрнең төп өлешен дәрестә аңлау зарур, чөнки өйдә балага ярдәм итәрлек кеше булмаска мөмкин.

Укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәләре төрле чараларга да бәйле: методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә, педагогның белем бирү өлкәсендә һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә, милли телне үстерү – иң мөкатдәс, иң бөек, иң изге бурыч. Һәрвакыт истә тотыйк: безнең киләчәгебез, безнең кулда, безнең туган телебез булган хөрмәттә, аны саклауда, үстерүдә.

Халкының телен, үткәнен, тарихын,сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату  мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез.

Кулланма әдәбият

         Гыймадиева Н.Г. Дәрестә һәм дәрестән соң, Казан. «Яңалиф» нәшрият йорты, 2004. – 3-4б.

Кәримуллин Ә. Тел – милләтнең сакчысы, Казан. Татарстан китап нәшрияты, 1997. – 94б.

Мәгариф журналы, Казан, 2014. – 27б.

Харисов Ф.Ф. Милли мәдәниятенең белем бирү белән интеграцияләнүе, Казан. «Мәгариф» нәшрияты, 1999. – 28, 29б.

Юсупов Р. Икесен дә яхшы бел, Казан. «Мәгариф» нәшрияты, 2000. – 3,4б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы...

Хезмәттәшлек технологиясе – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе.

ФГОС ка күчү шартларында  татар теле һәм әдәбияты укытуда  күптөрле технологияләр кулланыла. Хезмәттәшлек технологиясе  универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Методик тема өстендә эш1. Методик тема: Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү2. Тема өстендә кайчан...