Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, заманча технологияләр кулланып, рус телле укучыларны бердәм республика тестына әзерләү.
методическая разработка на тему

Тухбатуллина Альбина Фагимовна

9 нчы сыйныфларны ЕРТ әзерләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл doklad.docx19.34 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, заманча технологияләр кулланып, рус телле укучыларны бердәм республика тестына әзерләү.

Без үзгәрешләр заманында яшибез. Көндәлек тормышыбыздагы бу үзгәрешләр фән һәм техниканың алга таба үсүе белән бәйле. Яңача белем бирү системасы укытучынң эшчәнлегенә дә үзгәрешләр алып килде. Бүгенге көндә таблица, рәсем, аудиоязма, видеоязма белән бергә, компьютер программалары, презентацияләр, электрон дәреслек, On-Lain режимында укыту, интерактив такта һ.б. кулланыла. Хәзер компьютер, мультимедия программаларыннан бшка белем бирүне күз алдына да китереп булмый. Болар-инновацион технологияләр.

Бүген укытучыдан  бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, танып белү эшчәнлеген оештыру, укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү, укучыларны бердәм республика тестына әзерлү. Ә моның өчен мөгәллимнәр үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы рус телендә

гомуми  белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф       укучыларына  2017 елда татар теленнән бердәм республика тесты әзерләде.

Бу тестның максаты – рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының IX сыйныфын тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәсен бәяләү.

Гомуми белем бирү оешмасында татар телен укытуның максаты  - татар теленнән гомуми белем бирү вакытлы стандартында күрсәтелгән күләмдә 9 нчы сыйныф укучыларының дәүләт телендә аралашуга әзер булуын күрсәтү һәм укучыларда коммуникати компетенция формалаштыру. Рус теллле балаларның татар телен үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер-бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга. Димәк, рус телле балаларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикрләрен татар теле чаралары белән әйтеп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап,язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр. Әйтеп киткән бурычларны укытуда коммуникатив прициплар кулланып кына максатка ирешеп була. Коммуникатив принцип телдән (тыңлап аңлау, сөйләү), язма(уку, язу), сөйләү формаларын бер-берсе белән тыгыз бәйли.

Барлык технологияләрнең нигезен коммуникатив технология тәшкил итә, чөнки кайсы гынатехнологияне куллансак та, аралашу мохите булдырмыйча, без аларны гамәлгә ашыра алмыйбыз.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ИКТ кулланыла торган берничә вариантны санап китәсем килә:

1. Презентацияләр.(Төрле язучыларга, төрле темаларга багышланган һ.б.)

2. Видео, аудиоязмалар. (ТНВ каналы видеолары, төрле тапшырулар, видео дәресләр һ.б.)

3. Электрон материаллар.

4. Интернет чыганаклары белән эш.

Информацион технологияләр куллану нәтиҗәсендә укучыларда күзәтелә торган үзгәрешләр:

  1. Предмет белән кызыксына башлавы, өлгереш сыйфатының артуы.
  2. Теорияне тулаем үзләштерүе.
  3. Укучыларның төрле чыганаклардан  материаллар табып, яңа технологияләр кулланып, аларны эшкәртүе.
  4. Үз фикереңне кыска һәм төгәл әйтә алу күнекмәләре булдыру. Такта әзерлекне без 7,8 нче сыйныфларда ук башладык.

Андагы төрле биремнәр укучыларның коммуникатив эшчәнлегенә, лексик-грамматик, сөйләм телен баетуга корылган. Укучылар исә дәрестә актив катнашып, үзләренең уңышларына сөенәләр.

Теста әзерлек вакытында укучылар игътибар белән тырышып башкаралар. Мәсәлән, В1 биремендә 4 кыска диалог бирелә һәм эш яки хәлнең кайда барганын билгеләргә кирәк. Бу очракта мин алдан укучыларга төрле диалоглар төзеп килергә кушам, соңыннан без ана тыңлап үтәбез. Тыңлау барышында хаталарны төзәтеп барып, яңадан дөрес итеп әйтергә өйрәнәбез. А7-А11 биремен үтәү укучыларда бик күп кыенлыклар тудыра, чөнки күләмле текстны тәрҗемә итеп, билгеләмәнең текстка туры килүен, туры килмәвен,текстта бөтенләй әйтелмәвен ачыкларга кирәк. Кызганычка каршы, укучылар бирелгән вакыт эчендә бу текстны тәрҗемә итергә өлгермиләр. Укучылар чылбыр ярдәмендә, укытучы ярдәме белән тектны тәрҗемә итәбез.

В4-В11 биремнәрен үтәгәндә отышлы, аңлаешлы булсын өчен схемалар, таблицалар кулланам. Моның өчен алдан кагыйдәләрне искә төшершбез, билгеле темаларның куелу очраклары аңлатыла. Рәсем- пиктограммалар ярдәмендә исемнәрне (берлек һәм күплек санда), алмашлыкларны, фигыльләрне һәм сыйфатларны күрсәтеп була. Мәсәлән:

Агачлар.......................................үсә.

Урман

Урман сүзенә дөрес кушымча ялгарга кирәк. Моның өчен урын-вакыт килешенең кушымчасын куеп, нинди сорауга җавап биргәнен аңлатып китәм.

Укучылар бу сорауны күрүгә,-да кушымчасын ялгап, “урманда” сүзен язалар.

С биремен үтәгәндә, укытучы үрнәк формада бирелгән хатны укучыларга ятлаттым, төп өлешен сорауларгаттулысынча җавап бирүләрен сорыйм. Ситуатив репликалары 2017-2018 нче елларның ЕРТ дәфтәрләрендә сөйләм теле белән үзгәртелде. Сөйләм теле өлешендә сорауларны аңлап, тулысынча җавап бирүләрен сорыйм.

Шулай итеп, заманча технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә, укучыларның тест биремнәрен дөрес, җиңел, авырсынмыйча үтәүләренә нигез булып тора.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

Хезмәттәшлек технологиясе – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе.

ФГОС ка күчү шартларында  татар теле һәм әдәбияты укытуда  күптөрле технологияләр кулланыла. Хезмәттәшлек технологиясе  универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора....

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Методик тема өстендә эш1. Методик тема: Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү2. Тема өстендә кайчан...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”Әлеге тема бүгенге көндә би...