Хезмәттәшлек технологиясе – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе.
опыты и эксперименты

Хайртдинова Язиля Рафхатовна

 ФГОС ка күчү шартларында  татар теле һәм әдәбияты укытуда  күптөрле технологияләр кулланыла. Хезмәттәшлек технологиясе  универсаль уку гамәлләре формалаштыруның нигезе булып тора. Технология укучыларны коллективта эшләргә, иптәшләренең фикерен тыңлый белеп, уртак нәтиҗәгә килә белергә өйрәтә. Шул  ягы белән әһәмиятле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл novye_tehnologii._hayrtdinova_ya.r.docx29.73 КБ

Предварительный просмотр:

МББУ – Татарстан  Республикасы  Теләче  муниципаль  районы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбе

     

Хезмәттәшлек  технологиясе – татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль

уку гамәлләре формалаштыруның нигезе

                                                            Башкаручы: Хайртдинова  Язиля  Рафхатовна,

                                                                             татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәзерге белем бирү системасында өстенлек шәхеснең мөмкинлекләрен тулырак ача торган гуманистик юнәлешкә бирелә. Ул, беренче чиратта, укучының ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә, аның кызыксыну даирәсен билгеләүгә, шулар ярдәмендә укытуга системалы эшчәнлек юнәлешендә якын килүне тормышка ашыруга йөз тота. Бүген төп игътибар укучыга, аның үзенә генә хас эчке дөньясына юнәлтелә. Шуңа да укытучыга киләчәктә яшәргә һәм яңа шартларда эшләргә тиешле шәхесне үстерергә, аңа белем бирергә ярдәм итәрдәй заманча белем бирү технологияләре турында уйланырга туры килә.

Россия Федерациясендә белем бирүне яңарту концепциясе гомуми белем бирү оешмаларына карата куела торган иҗтимагый таләпләрне түбәндәгечә билгели: “ Үсеп барган җәмгыятькә заманча белемгә ия булган, әхлаклы һәм булдыклы, җаваплы мәсьәләләрне хәл итәрлек, ахыры ни белән бетәсен уйлап, җитез һәм озакка сузмыйча тиешле карар кабул итә белгән, ил язмышы турында уйлап, үзендә зур җаваплылык хисе тойган кешеләр кирәк”.   Федераль  дәүләт гомуми белем белем бирү стандарты нигезендә уку-укыту процессының  үзәгендә укучы шәхесе тора. Шулай булгач, укытучының төп бурычларыннан берсе – шәхес үстерү максатына туры килгән, укучының уку эшчәнлеген оештыруга ярдәм итәрдәй иң уңайлы метод һәм алымнарны сайлау.

Бу уңайдан без түбәндәге кайбер бурычларны хәл итәргә тиеш:

1) укучы үзенең активлыгын, иҗади сәләтен күрсәтсен өчен, укыту методларын, алымнарын һәм чараларын дөрес итеп һәм урынлы файдалану;

2) белем бирү вакытында укучының танып-белү эшчәнлеген активлаштыру.

Бу бурычларны хәл итүгә дәрестә заманча технологияләрне даими һәм урынлы куллану тиешле нәтиҗәсен бирәчәк. Билгеле, әлеге технологияләргә  яңа техник чаралар гына түгел, бәлки яңа формада, метод һәм алымнар кулланып укыту һәм, гомумән, аңа карата өр-яңа караш та керә.

  Заманча технологияләр арасында хезмәттәшлек технологиясе аерым урын алып тора. Төрле уку - өйрәнү ситуацияләрендә укучыларның актив рәвештә бергәләп эшләве әлеге технологиянең эчтәлеген тәшкил итә, УУГ формалаштыруның нигезе булып тора. Укучылар 4-5 кешелек төркемнәргә бүленәләр, аларга уртак эш бирелә, аны үтәгәндә һәркемнең үз вазифасы билгеләнә. Һәр укучы үзе өчен генә түгел, ә бөтен төркемнең эш нәтиҗәсе өчен дә җаваплы булып санала. Шуңа күрә йомшаграк укучы балалар  яхшырак өлгерүчеләрдән  аңлашылмаган материалны сорыйлар, ә алар иптәшләренә барысы да аңлашылсын өчен, тагын да күбрәк укырга тиеш булалар. Эшне болай оештыру тулаем бөтен сыйныф өчен дә файдалы, һәркем үз белеменең бераз йомшаграк  урыннарын сизеп, аларны бетерү өстендә эшләргә омтыла.

  Төп максатлары: таләп итү педагогикасыннан мөнәсәбәтләр педагогикасына күчү, балага хөрмәт белән карау, укыту һәм тәрбия процессының бердәмлеге. Укытучы белән укучы арасындагы мөнәсәбәт үзара хезмәттәшлек педагогикасында мөһим урынны алып тора.

  Үзара хезмәттәшлек педагогикасының эчтәлеген түбәндәгеләр тәшкил итә:

  • Балага шәхес итеп  карау.
  • Активлаштыра торган чаралар ярдәмендә үстерелешле белем бирү.
  • Тәрбия концепциясе.
  • Әйләнә-тирә мохитне педагоглаштыру һ.б.

   Димәк, хезмәттәшлек технологиясе укучыларга төрле ситуацияләрдә бергә эшләү мөмкинлеген тудыра.

   Үземнең утыз еллык тәҗрибәмә нигезләнеп, хезмәттәшлек технологиясенең бүгенге көндәге уку - укыту процессындагы урыны һәм әһәмиятенә тукталып үтәм.

   2013 – 2014 нче уку елыннан  безнең мәктәп сингапур проектын тормышка ашыру буенча  өстенлекле мәктәп булып тора. Мин ни өчен моңа тукталдым соң? Чөнки бу проектның нигезенә укучыларның дәрес вакытында бергә төркем һәм парларда хезмәттәшлек алып баруы салынган. Әлбәттә,  без 90 нчы елларда А.Г.Яхин һәм Ә.З. Рәхимовның үстерелешеле һәм М.И. Мәхмүтовның проблемалы укыту технологияләрен кулланып эшләгән укытучылар буларак моның асылын яхшы аңлыйбыз.

   Мин озак еллар татар әдәбиятын А. Г. Яхин методикасы буенча укыттым. Шунлыктан сингапур проектын да яхшы кабул иттем. Мин бервакытта да яңалыкка каршы бармыйм, ләкин һәрбер яңалыкка сукырларча иярергә ярамый. Һәр нәрсәнең уңай һәм кимчелекле ягы булган кебек, сингапур методикасының да безнең мәгариф өчен отышлы яки отышсыз яклары бар. Мин, тәҗрибәле укытучы буларак, үзем өчен кулай вариантларын алдым һәм дәресләрдә камилләштерүгә ирештем.

   Нинди дә булса яңалыкны үз эшендә кертеп җибәрү өчен укытучы бу өлкәдә үзе дә тирән белемгә ия булырга тиеш.  Безнең мәктәп укытучылары берничә ел сингапур методикасы буенча төрле программалар нигезендә белем алды. Мин үзем, “Укытучы – мастер 2016” гранты җиңүчесе буларак, 2016 нчы елда берничә мәртәбә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган  өйрәтү характерындагы укуларда булдым. Болар миңа хезмәтемдә бик нык ярдәм итте.

   Һәр уку елында мәктәбебездә яңа технологияләрне тормышка ашыру юнәлешендәге семинарлар  уза. 2014-2015 нче уку елында мин, гуманитар фән укытучыларының мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе буларак,  сингапур методикасына нигезләнеп “Сөйләм үстерү” темасына Сингапурдан килгән вәкилләр катнашында ачык берләшмә утырышы үткәрдем.

   2015-2016 нчы уку елында район күләмендә хезмәттәшлек технологиясенә нигезләнгән    

6 нчы сыйныфта “Фигыль төркемчәләрен кабатлау”, 2016-2017 нче уку елында республика күләмендә 8 нче сыйныфта “Тапшырылмаган хатлар” повестенда мәхәббәт һәм гаилә темасы”на  дәресләр үткәрдем. Дәрес барышында “Бәхетле гаилә нинди була?” проблемасын чишү өстендә эшчәнлек алып барылды.Укучылар төп геройлар Галия һәм Вәли ролендә чыгыш ясадылар, бу ситуациядә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген күрсәттеләр. Мин  кулланган  СИ-ФИНК-УАНДЭ, ПЛЕЙСМЭТ КОНСЕНСУС, КОНТИНИУС РАУНД РОБИН, КАРТА - ДВОЙНОЙ ШАР һ.б. структуралар һәм һәр укучыга роль бирү  укучыларны командада хезмәттәшлек итүгә өйрәтүдә, балаларның бер-берсенә ярдәм итү сыйфатларын тәрбияләүдә, бер-береңнең фикерен тыңлый, анализлый белү һәм командада уртак фикергә-нәтиҗәгә килүдә, олы тормыш юлына әзерләүдә отышлы дип саныйм. Мондый дәресләрдә укучылар үзләрен бик ышанычлы тоталар,  шәхес буларак үсәләр. Укытучы бу очракта мотвлаштыручы, юнәлеш бирүче ролендә чыгыш ясый. 8 нче сыйныф яңа укучы килде, егет кеше. Коллективка тиз генә кереп китә алмады. Ачык дәрес барышында мин бу баладан бик канәгать калдым. Укучым башкалардан аерылып тормады, нигезле җаваплар бирде, үз командасы составында янып-көеп эшләде. Егет үзен бик иркен тотты. Бу минем өчен зур бүләк алуга тиң булды.

   Мин  яңа метод һәм алымнарга нигезләнеп, дәресләремдә һәрбер укучының эшен күзәтеп барам; аларны уйларга, эзләнергә, үз фикерләрен дөрес итеп белдерергә, анализ ясарга, гомумән, тормышта актив булырга өйрәтәм. Дәресләремдә төрле проблемалы ситуацияләр тудырып, укучыларны шул проблемаларның креатив чишелешен табуга юнәлтү укучыларның хезмәттәшлек итүен җанландыра. Бу гамәлләрнең барысы да дәрескә куелган максатка ирешүдә әһәмиятле.

   Соңгы елларда татар теле фәненнән Бердәм Республика Тесты килеп керде. Узган уку елында яңа төр имтихан – төп дәүләт имтиханы кертелде. Укучыларны имтиханнарга әзерләүдә хезмәттәшлек технологиясенең роле бик зур. Белемне начаррак үзләштерүче укучылар командада эшләү барышында берничек тә тик утыра алмый, иптәшләре йогынтысында җавап бирергә тырыша, үзен иркен тотарга өйрәнә. Моның нәтиҗәсе дә яхшы. БРТ нан - 2012 нче елдан алып начар билге алучы берәү дә булмады. Уртача балл – 80. Һәр уку елында фән олимпиадаларының район турында җиңүче һәм призерлар саны артканнан арта бара.

   Укытучы  алдында торган таләпләр бик җитди. Белем бирүнең төп максаты – укучыга белем һәм күнекмәләр суммасын җиткерү генә түгел, ә аның үзен мөстәкыйль рәвештә белем алырга һәм бу белемнәрне тормышта иҗади кулланырга өйрәтү. Заман таләпләренә туры килә торган дәресләр, шул исәптән татар әдәбияты дәресләре бу максатка ирешүдә төп рольне үти. Әдәбият дәресләрендә иҗади эшчәнлеккә өстенлек бирелә. Һәр әсәр укучыны тәрбияләргә сәләтле, бары тик аны аңлап укырга, мәгънәсенә төшенергә һәм тормышта куллана белергә генә кирәк. Укучы дәрестә алган белеменнән файдалана алмый икән, димәк, ул моңа өйрәтелмәгән. “Акыллы булу гына җитми, иң әһәмиятлесе – аны куллана белү,” – дигән философ Рене Декарт.

    Мөстәкыйль шәхес тәрбияләүдә әдәбият дәресләре иң алдынгы позициядә тора. Укучы әсәрне объектив һәм субъектив бәяләргә, үз фикерен төрле дәлилләр кулланып расларга, геройларның эш-хәрәкәтләренә мөнәсәбәтен белдерергә тиеш. Бу күнекмәләр, нигездә, әдәби әсәр һәм төрле текстлар анализлау процессында үстерелә. Дәресләрдә укучылар текст анализлауның төрле төрләре: сюжет буенча, композицион, стилистик, лингвистик һәм жанр белән бәйле анализ төрләре белән очрашалар. Укытучы сочинение-фикерләмәләр һәм иҗади биремле изложениеләр язарга өйрәткәндә дә, бу анализ төрләре белән таныштыра, чөнки укучы теләсә кайсы текстны анализлап, бирелгән проблема буенча үз фикерен ачыктан-ачык әйтергә, нәтиҗә чыгарырга, шәхси мөнәсәбәтен белдерергә тиеш.

   Креатив укытучы укыту-тәрбия процессында инновацион технологияләр куллануны алгы планга куя. Мондый технологияләр белем бирү процессын иҗади оештырырга ярдәм итә, дәрес укучы өчен авыр “йөк” булудан туктый, ул аңа шатлык һәм файда китерә.

                                                        Файдаланылган  әдәбият

1.Селевко Г.К. Современные образовательные технологии: Учебное пособие. – М.: Народное образование, 1998

2. Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Заманча уку-укыту технологияләре: югары һәм махсус урта уку йортлары өчен лекцияләр курсы.- Казан: КФУ, 2015. – 367 б.

3. Ф.Ф.Харисов. Заманча белем бирү технологияләре: Аспирантлар, магистрлар һәм укытучылар өчен кулланма.- Казан, 2015.- 62 б.

4. Яхин. А.Г. Татар урта гомуми белем бмрү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы. 5-11 сыйныфлар. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2008.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре” дәресләрендә Гамил Афзал иҗатын куллану.

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”дәресләрендә  Гамил Афзал иҗатын куллану....

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

Татар теле һәм әдәбияты укытучысының шәхси-иҗади планы

Методик тема өстендә эш1. Методик тема: Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү2. Тема өстендә кайчан...