“Казан политехник көллияте” Тема: “ Татар телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы”. Башкарды: Казан политехник көллиятенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Вәлиева Эльвира Рәфхәт кызы Казан - 2019 Татар телендә сүзтезмә
статья

Валеева Эльвира Рафхатовна

Тел аралашу, аңлашу коралы гына түгел,ул халыкныңсрухи эшчәнлеген чагылдыручы чара да.

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Казан политехник көллияте”

Тема: “ Татар телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы”.

Башкарды:

Казан политехник көллиятенең

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Вәлиева Эльвира Рәфхәт кызы

 

Казан  - 2019

Татар телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы

Тел – катлаулы күренеш. Тел  аралашу,  аңлашу  коралы гына  түгел,  ул  халыкның  рухи эшчәнлеген  чагылдыручы  чара  да.  Анда  халыкның  рухы  да,  табигате  дә һәм  тормыш-көнкүреше дә ачык чагыла. Шуңа күрә тел хәзинәсен үзләштерү генә җитми, аны гамәли яктан куллана белү һәм тел күнекмәләренә  ия  булу да бик әһәмиятле. Тел  кагыйдәләрен  дөрес һәм төгәл  куллану, матур  һәм  чиста  итеп  сөйләшә  белү – югары мәдәниятлелек һәм зыялылык билгесе. Тел кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, аларның  үз-үзен тотышын  да, җәмгыятьтәге урыннарын да билгели.[1] Шуңа мөнәсәбәтле, тел берәмлекләрен дөрес, урынлы куллану проблемасының әһәмиятлелеге ачык күзаллана. Татар телендәге синтаксик берәмлекләрне урынлы куллану мәсьәләре белән синтаксик стилистика шөгыльләнә.

Синтаксик стилистика, гомуми стилистиканың аерым тармагы буларак, хәзерге татар әдәби сөйләменең кулланылышын төп өйрәнү объекты итеп ала. Төп предметы булып телдәге синтаксик берәмлекләрне сөйләмдә стилистик куллану санала. Тел чаралары бихисап һәм төрле булганга, синтаксик стилистика аларны сайлап алу, әдәби тел нормаларына, тел культурасы кагыйдәләренә яраклаштырып куллану мәсьәләләрен дә ачыклый. Фикер ачыклыгына, сөйләмнең тигез агышына ирешү өчен, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә, әйләнәмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү таләп ителә.[2] Әдәби телне, сөйләм культурасын үстерүдә һәм стильне камилләштерүдә бигрәк тә синтаксик синонимнарга игътибарны юнәлтү әһәмиятле. Сүзтезмәләрнең синонимлыгы мәсьәләсен аңлап эш итү дә  югары зәвыклы сөйләмнең бер шарты булып тора. Матур әдәбият әсәрләре телендә исә бу күренеш сәнгатьчә эшләнешнең камиллеген тәэмин итә торган бер факторга да әйләнеп китә. Әдәбиятта сүзтезмәләрнең синонимлыгын өйрәнү синтаксик стилистиканың практик әһәмиятен билгели.

Әлбәттә, синтаксик синонимнар, аерым алганда, сүзтезмәләрнең синонимлыгы мәсьәләсе тел белемендә шактый өйрәнелгәннәрдән санала. Рус тел белемендә моңа карата җитди хезмәтләр узган гасырның 70 нче елларында ук дөньяга чыга. Шундыйлардан Н.Д.Арутюнова, Л.Д.Чеснокова, М.М.Копыленко хезмәтләре, В.Г.Гак һәм О.П.Ермакованың семантик сыешу мәсьәләләренә караган мәкаләләре күп кенә башка тикшеренүләргә дә нигез итеп алына.[3]

Татар тел белемендә 1963 елда Ш.Ханбикованың “Татар телендә синонимнар”[4] исемле хезмәте дөнья күрә. Бу китапта синтаксик синонимнар бик җентекле итеп тикшерелә. М.Зәкиевнең “Синтаксический строй татарского языка” дигән хезмәтендә[5] (1963) синтаксик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы, сүзтезмәләрнең синонимлыгы һ.б. мәсьәләләр карала. Татар тел белемендә синтаксик стилистика өлкәсендә гаять тә зур хезмәт куйган галим – С.Ибраһимов. Аның хезмәтләрендә[6] синтаксик берәмлекләрнең үзара синонимлыгы проблемасы бик тә җентекле итеп анализлана. “Татар грамматикасы”ның өченче томында да безне кызыксындырган мәсьәләгә зур урын бирелә. Биредә кушма җөмәләләрнең синонимлыгы турында сүз алып барылганда, әлеге мәсьәлә трансформацион синтаксис кысаларында карала. Грамматика авторлары билгеләвенчә, билгеле бер семантиканы телдә төрлечә бирү мөмкинлеген, ягъни аның синонимнар байлыгын өйрәнгәндә, бер синтаксик төзелмәне аның шул ук мәгънәдәге башка синонимик парына әйләндерү юлы белән сөйләм төзелеше байлыгын ачу трансформацион синтаксисның бурычы санала. Бу синтаксис стилистик синтаксис буларак үстерелә. Трансформацион синтаксис бер төр сөйләм берәмлеген аның синонимик парына әйләндерү (трансформацияләү) алымы белән эш итә.[7]

Димәк, татар тел белемендә сүзтезмәләрнең үзара синонимлыгы мәсьәләсе телчеләрне һәрдаим кызыксындырып килгән. Әмма әлеге мәсьәләнең бүгенге татар әдәби телендә торышын махсус яктырткан, матур әдәбият белән бәйләнешле тикшергән хезмәт әлегә юк. Бу эшебезнең әһәмиятен арттыра.

Эшенең методологик нигезен С.Ибраһимовның “Татар телендә синтаксик синонимнар” һәм “Синтаксик стилистика” хезмәтләре, “Татар грамматикасы”ның өченче томы тәшкил итте.

Мисаллар өчен кулланылган чыганаклар: Ахунов Г. “Әсәрләр, II том. Повестьлар”, Әпсәләмов Г. “Газинур”,Гыйматдинова Н. “Ак торна каргышы” Мәһдиев М. “Без – кырык беренче ел балалары”, “Фронтовиклар”,Еники А.”Бер генә сәгатькә”, “Туган туфрак”, Кәбиров М. “Елмаю” , вакытлы матбугаттан “Сабантуй” һәм “Шәһри Казан” газаталары һәм башкалар.

Татар әдәби телендә сүзтезмәләр һәм аларны өйрәнү тарихы

Сүзтезмә – җөмлә төзүдә катнашучы синтаксик берәмлек. Әгәр әзер җөмләне таркатсак, иң элек сүзтезмәләргә бүленергә тиеш булабыз.

Ике яки берничә мөстәкыйль сүзнең төгәлләүле мөнәсәбәткә керүе нәтиҗәсендә ясалган һәм төгәлрәк төшенчәне белдерә торган төзелмә сүзтезмә дип атала. Сүзтезмә төшенчәне башка шуңа охшаган төшенчәләрдән аерып, конкретлаштырып күрсәтә. Аерым сүз төшенчәне гомумән генә атый. Сүзтезмә төшенчәне төгәлләп атый. Мәсәлән: тау – аерым сүз, гомумән, теләсә нинди тауны атый; шуа торган тау – сүзтезмә, тауны башка төрле таулардан аерып (шуа торган икәнен әйтеп), конкретлаштырып атый, ягъни төгәлрәк төшенчәне белдерә.[8]

Сүзтезмәгә хәбәрлек һәм модальлек белдерү хас түгел. Шуның өчен сүзтезмә аралашу процессында шул килеш кенә кулланыла алмый. Ул аралашу процессына я, хәбәр итү интонациясе белән әйтелеп, җөмлә буларак килеп керә, мәсәлән: Кыш. Салкын һава. Яфрак кадәрле кар төшә (Г.Тукай), яисә җөмлә эчендә кулланыла, мәсәлән: Утта булган кирпеч кире купмас, эштә булган тимер тутыкмас (М.Җәлил) дигән җөмләдә утта булу, утта булган кирпеч, эштә булу, эштә булган тимер дигән сүзтезмәләр бар. Сүзтезмәдәге ияртүче сүз җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала, иярүче сүз исә бары иярчен кисәк кенә булып килә. Җөмләдә нинди функция үтәүгә карап, сүзтезмә үзенең формасын да үзгәртә: Студентлар өчен яңа торак төзелде. Студентлар яңа торакка күчтеләр. Студентлар яңа торакны бик яраттылар.[9]

Сүзтезмә ике яки берничә сүздән торырга тиеш: әни белән бару, озын чәчле кыз. Шулай булмаса, яки ул бер мөстәкыль һәм бер ярдәмлек сүздән торса, аны сүзтезмә дип әйтеп булмый, чөнки ярдәмлек сүзләрнең лексик мәгънәләре юк, шуңа күрә алар мөстәкыйль сүзләр белән төгәлләүле (ачыклаулы) мөнәсәбәткә керә алмыйлар, мәсәлән: әни белән, укытучы булып, урманга кадәр һ.б.

Татар телендә сүзтезмәләрне өйрәнү 19 гасырның беренче яртысында ук башлана. Бу эшне киң планда А.Троянский үзенең “краткая татарская грамматика” (1814) китабында башкара. Автор теләсә нинди сүзләр тезмәсен, хәтта, мәсәлән, исем белән бәйлектән торган тезмәне дә (әти белән, синең өчен) сүзтезмәгә кертә. Ләкин әле ул иярүче һәм ияртүче сүзләргә, бәйләүче чараларга, сүзләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләренә бөтенләй игътибар бирми.[10]

19 йөзнең урталарына таба грамматикада логик юнәлеш өстенлек алып, сүзтезмәләрне тикшерү иярчен кисәкләрне өйрәнү белән алыштырыла. Бары К.Насыйри гына үзенең хезмәтләрендә сүзтезмәләрне аерым алып тикшерә. Сүзтезмә хәбәр итүдә катнашса (бала йоклый), ул аны тулы сүзтезмә дип атый, исем сүзтемәләрне ким сүзтезмәгә кертә.[11]

Җ.Вәлиди үзенең “Татар теленең грамматикасы” (1919) дигән хезмәтендә сүзтезмәләрне өч төргә бүлә: аеру тәркибе (яхшы кеше), теркәү тәркибе (шәкертнең китабы, Урал тавы), хөкем тәркибе. Соңгысына барлык фигыль сүзтезмәләрне кертә.

К.Насыйри һәм Җ.Вәлиди үзара тезүле бәйләнештәге сүзләрне сүзтезмә дип танымыйлар, ләкин җөмләләрне сүзтезмәләрнең бер төре итеп карыйлар. Димәк, аларча, сөйләмнең иң зур төп берәмлеге – сүзтезмә, сүзтезмә эчендә генә җөмлә каралырга тиеш.

Хәзерге вакытта сүзтезмәләргә үзара төгәлләүле мөнәсәбәттә тора торган сүзләрне генә кертеп өйрәнәләр һәм сүзтезмәләрне җөмлә эчендә генә карыйлар.

Татар телендәге сүзтезмәләр турындагы карашларны гомумиләштереп, фәнни нигездә киң яктыртып биргән хезмәт – “Татар теле грамматикасы”ның өченче томы. Бу хезмәттә әйтелгәннәрдән сүзтезмә турында түбәндәге фикерләрне аерып чыгарырга мөмкин[12].

Сүзтезмә – кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, бер конкрет мәгънә белдерүе. Аерым сүз төшенчәне гомумән генә атый, сүзтезмә төгәлләп, башка шуңа охшаган төшенчәләрдән аерып, конкретлаштырып күрсәтә. Димәк, сүзтезмә билгеле бер шартларда оеша:

1) кимендә 2 мөстәкыйль сүз булырга тиеш;

2) бу сүзләр арасында ачыклаулы мөнәсәбәт була;

3) сүзләрне бәйләүдә татар теленә хас булган бәйләүче чаралар катнаша. Ул чаралар ияртү

че сүз составында була.

4) ул хәбәр итми, хәбәр итү интонациясенә ия түгел, бары тик төшенчә генә белдерә.

Сүзтезмә ике компоненттан тора:

- иярүче (төшенчәне конкретлаштыра)

- ияртүче (төп фикерне оештыра).

Татар телендә, гомуми кагыйдә җирлегендә, гадәти сөйләмдә иярүче сүз ияртүче сүздән алда килә. Тойгылы сөйләмдә тәртип үзгәрергә мөмкин: Менәргә иде Урал тауларына.

Составы ягыннан сүзтезмәләр ике төрле була:

  1. Гади (ике мөстәкыйль сүздән генә тора: ак күлмәк)
  2. Катлаулы сүзтезмәдә икедән артык мөстәкыйль мәгънәле сүз була һәм алар гади сүзтезмәләргә таркала алмый: бер атнадан кайту., ике чиләк су.

Тарихи үсеш ягыннан сүзтезмәләр ике төрле була:

1) гадәти яки ирекле сүзтезмәләр: ике мөстәкыйль мәгънәле сүз сөйләм барышында оеша: дустымны очрату.

2) калыплашкан сүзтезмә, ягъни фразеологизмнар: кәкре каенга терәтү.

Синтаксис фәне ирекле сүзтезмәләр белән генә эш итә.

Фразеологик сүзтезмәләр тел гыйлеменең фразеология дигән бүлегендә өйрәнеләләр.

Сүзтезмәләрне өйрәнүнең максатлары, кыска гына әйткәдә, түбәндәге өч сорауга җавап бирү дигән сүз:

1) Кайсы сүз төркемнәре кайсыларын ияртә ала? Шуның нигезендә, сүзтезмәнең исеме билгеләнә: исем сүзтезмәләр, фигыль сүзтезмәләр, сыйфат сүзтезмәләр һ.б. Авыл кызы – исем сүзтезмә (исемле исем сүзтезмә).

2) Иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди чара ярдәмендә буйсынган? Бәйләүче чаралар дигәндә, зат кушымчалары катнашмый. Мәсәлән, укысам беләм (бәйләүче чара – са кушымчасы).

3) Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасында нинди мәгънә мөнәсәбәте урнаша. Мәсәлән: матур китап – иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган предметның билгесен белдерә.

Шул рәвешле, татар телендә сүзтезмәләр синтаксисның иң кечкенә берәмлеге булып торалар һәм җөмлә эчендә каралалар. Телебездә сүзтезмә компонентларын бәйләүче чаралар гаять күп һәм төрле, бу исә сөйләм процессында аларны урынлы куллану һәм синоним вариантларны сайлап алу мөмкинлеге бирә.  

Татар әдәби телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы мәсьәләсе

Синтаксик синонимнарга биргән гомуми билгеләмәгә таянып, сүзтезмәләрнең синонимлыгына карата да аны бу рәвешле алып була: Компонентлары (иярүче һәм ияртүче сүз) арасындагы мәгънә мөнәсәбәте һәм синтаксик функцияләре белән бер-беренә якын, ә төзелешләре, бәйләүче чаралары белән аерыла торган сүзтезмәләр үзара синоним булалар.[13]

Шулай итеп сүзтезмәләрнең синонимлыгы турында фикер йөртү ул – нигездә, бәйләүче чараларның күп төрлелегеннән файдалану, аларны эшкә җигү дигән сүз. Сүзтезмә төп синтаксик берәмлек булмыйча, бәлки ярдәмче итеп кенә саналганга һәм җөмлә эчендә генә кулланылганга күрә, мисалларны да җөмләләр белән биреп барырга кирәк була.

Бер җөмлә эчендә иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди дә булса бәйләүче чара белән ияреп, билгеле бер мәгънә мөнәсәбәтен бирсә, икенче җөмләдә шул ук мәгънә мөнәсәбәтен, шул ук синтаксик функцияләр җирлегендә башка бәйләүче чара аша чагылдырып була. Бу очракта ике сүзтезмә үзара синтаксик синоним итеп карала. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә сүзтезмәдә бәйләүче чара буларак төшем килеше кушымчасы кулланылган: Бармак “А” хәрефен узды (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”). Икенче җөмләдә инде язучы чыгыш килеш кушымчасына мөрәҗәгать итә: Баязитова чатнаган иреннәрен шатлыгыннан ялап ала – бармак “Б” хәрефеннән дә узды (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”). Бу ике җөмләдәге хәрефен узу һәм хәрефеннән узу сүзтезмәләре бер-берсенә синоним булалар. С.М.Ибраһимов билгеләвенчә, мондый сүзтезмәләрнең синонимлыгы икенче дәрәҗә синтаксик синоним санала: алар бары тик бәйләүче чаралары белән генә аерылалар, төзелешләрендәге аерма бары тик шуңа гына бәйләнгән.[14]

Сүзтезмәләрдә беренче дәрәҗәдәге синтаксик синонимнр да бар. Мәсәлән, эзләгәнен кеше һәрвакыт табар дигән мәкальне икенче төрле Кеше ни эзләсә, шуны һәрвакыт табар рәвешендә дә әйтәләр. Беренче мәкальдәге сүзтезмәгә (эзләгәнен табу), синоним итеп, бөтенләй башка төзелештәге мәкаль йөртелә. Төзелешләре белән аерылып торган мондый синонимнар структур яктан беренче дәрәҗәдәге синоним итеп карала.

Беренче дәрәҗәдәге синонимнар хәзерге шигърияттә фразеологизмнарны үзгәреп төзүгә бәйле рәвештә дә барлыкка килә. Мәсәлән, “Йодрык” шигырендә Зөлфәт, йөрәккә (кара) кан булып укмашу  һәм йодрык булып берләшү тотрыклы сүзтезмәләрен бергә кушып, канлы йодрык булып укмашу индивидуаль фразеологик берәмлеген барлыкка китерә. Бу алым аңа милли азатлык көрәше  белән сугарылган шигырендә татар халкы язмышын тагын да ачыграк, үтемлерәк итеп күрсәтү өчен кирәк булган. Мәгънәләре һич якын булмаган ике берәмлекне кушып, Зөлфәт татар халкының, милләтнең күңелендә кайнаган хисләрне җиткерә алган. Йөрәгендә кара кан булып укмашкан хәсрәт, ирексезлек, изелеп яшәү аларны бер йодрык булып тупланырга мәҗбүр иткән. Ә мондый көч – ничә еллар азатлыка сусап яшәгән халык көче исә һәртөрле киртәләрне җиңәргә сәләтле һәм лаек, дип әйтергә тели төсле әдип:

Укмаша ул канлы йодрык

                                 булып,

Ә Россиянең иң зур түрәсе

Шул йодрыктан көлә —

                                белми көлә

Кем башына аның бәрәсен.

                                 (Зөлфәт “Йодрык”)

Әлеге мисалда югарыда каралган ике фразеологизмдагы сүзтезмәләргә (кан булып укмашу, йодрык булып берләшү) синоним буларак башка берәмлек – йодрык булып укмашу кулланылган.

Димәк, сүзтезмәләрдәге синонимнар үзләренең структур төрләре белән икегә бүленеп йөртелә икән.

Шул рәвешле, үзебез әйтергә теләгән мәгънә төсмере чагылыш тапсын дисәк, ике сүзне үзара дөрес бәйли белергә кирәк. Ә бәйләүче чаралар телдә бик күп төрле. Бу муллыктан файдалану синоним сүзтезмәләрне китереп чыгара: бер очракта нәкъ менә бу сүзтезмә бик урынлы, ипле килә, ә икенчесендә шул ук эчтәлекне аңлата торган, тик башкачарак ясалган сүзтезмә кулай була. Шуның өчен дә телгә игътибарлы кешеләр синонимик төрләрдән оста файдаланалар, телне баетуда, мәгънә нечкәлекләрен төгәл бирүдә һәм сөйләмне җанлы итүдә аңа таяналар. Синоним сүзтезмәләрне куллану телгә матурлык бирә, кабатлаулардан коткара. Якын мәгънәне бирүче синонимик төрләр кулланылмыйча, нинди дә булса бер чара белән генә ясалган төзелмә алындымы, сөйләм үзенең яңгырашын, нәфислеген югалта. Каләм әһелләре моңа һәрвакыт игътибар бирәләр. Әйтик, Ә.Баяновның “Тау ягы повесте”нда мондый җөмләләр бар: Тугаш бабалары бердәнбер оныгына әнә шул онытылган матурлыкларга хәтле терелтеп күрсәтергә җыена – Оныгына барыбер авылның һәм узган, һәм хәзерге ямьнәрен күрсәтеп чыгарга сүз биреп кайткан. Әлеге җөмләләрнең берсендә бәйләүче чара  буларак юнәлеш килеш кушымчасы+хәтле бәйлеге кулланылган, ә икенче җөмләдә исә, шул ук мәгънә мөнәсәбәтен белдерү өчен, төшем килеш кушымчасы алынган.

Бәйләүче чараларны сайлап алганда, берничә гомуми кагыйдәне истән чыгармау хәерле:

1. Татар әдәби телендә бәйләүче чараларның күпләгән төре бар, алар ярдәмендә иң катлаулы мәгънәне җиңел төшендереп бирү генә түгел, иксез-чиксез төсмерләрне дә нәзакәтле итеп чагылдырып була. Мәсәлән, киләсе мисалларда Ә.Еники бер үк мәгънә төсмерен ике төрле бәйләүче чара ярдәмендә җиткергән: ...Мәрьям абыстай (...) карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл станциягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап “көмеш дилбегә” төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде – Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган яки бер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләнде (Ә.Еники “Бер генә сәгатькә”). Бу мисалларда юлга карап тору һәм юл буена карап тору сүзтезмәләре үзара синоним булып киләләр.

2. Бәйләүче чара, җөмләдә сүзләрне куллангандагы кебек, урынсыз кабатлауларны сыйдырмый. Әйтик, киләсе җөмләдә бер үк төрле бәйләүче чараның кулланылуы аһәңлелекне киметкән: Аннан директорлар шул үзәкнең балалар әдәбияты музееның экспонатлары белән таныштылар. (Сабантуй. – 2008. – 12 гыйнвар). Әлеге җөмләдә иялек килеш кушымчасының бәйләүче чара буларак кулланылуы яңгырашка зыян китергән. Бу мисалны дөрес итеп үзгәртсәк, ул болай яңгырар: Аннан директорлар шул үзәктә урнашкан балалар музееның экспонатлары белән танышты.

3. Бер җөмләдә шул ук бәйләүче чараны ике функциядә куллану җөмләне оештырмый, киресенчә, аны тарката: Әниләр өчен концерт та әзерләгәннәр иде, шуны карар өчен актлар залына җыелдылар (Сабантуй. – 2012. – 15 март). Кирәк: Әниләр өчен концерт та әзерләгәннәр иде, шуны карарга дип, актлар залына җыелдылар.

4. Бәйләүче чараның аерым төрләре (мәсәлән, бәйлек сүзләр) сөйләмдә үзләренең лексик мәгънәләрен дә ачык сиздереп торалар, шуның өчен күңел сизгерлеген, уяулыкны югалтмаска кирәк: Аерым кешеләрнең үз фатирларында батареялар алмаштырганда ялгыш тоташтырулары сәбәбендә дә югары каттагыларга җылылык килү кими (Шәһри Казан. – 2010. – 21 гыйн.). Кирәк: Аерым кешеләрнең, үз фатирларында батареялар алмаштырганда, аларны ялгыш тоташтырулары аркасында да югары каттагыларга җылылык килү кими.

5. Бәйләүче чараның берсенә өстенлек бирү, башкаларын читләтү сөйләмдә бертөрлелекне, монотонлыкны китереп чыгара: Минем өчен алга этәргеч кенә бу. Шулай да минем өчен әткәем белән әнкәем фикере барысыннан да мөһимрәк. Минем өчен алар кадәр көч түккән, алар кадәр миңа ярдәм иткән кеше юк әле! (Сөембикә. – 2012. – №6. – Б. 13.) Кирәк: Минем өчен алга этәргеч кенә бу. Шулай да әткәем белән әнкәем фикере барысыннан да мөһимрәк. Минем хакка алар кадәр көч түккән, алар кадәр миңа ярдәм иткән кеше юк әле!

Бу кагыйдәләрне истә тотып эш иткәндә, сөйләм аһәңле, нәфис һәм эчтәлекле була.      Кушымчалар һәм бәйлекләр ярдәмендә ясалган сүзтезмәләрнең синонимлыгы

 Бәйләүче чаралары кушымчалар булган сүзтезмәләр һәм аларның синонимлыгы

Кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр татар телендә күпчлекне тәшкил итә. Бу кушымчаларны, С.М.Ибраһимов хезмәтләренә таянып, өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин: килеш кушымчалары, чагыштыру кушымчалары һәм башка кушымчалар.[15]

Иң беренче чиратта, килеш кушымчалары белән ясалган сүзтезмәләрне һәм аларның синонимыгын тикшерик.

Исемнең фигыльгә иялек килеше кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимлыгы турында сүз алып барганда, аларның түбәндәге төрләре очрый:

1) иялек килеше кушымчасы белән ясалган исемле фигыль сүзтезмәгә билгесез килеш формасы аша бәйләнешкә кергән икенче сүзтезмә синоним санала. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә бу ачык күренә: Хатыны җырлавын аның алай бирелеп тыңлаганы юк иде әле (М.Маликова “Шәфкать”). Бу мисалда аның берәмлегенең иялек килешендә кулланылуы, хатыны җырлавы сүзтезмәсен сайлау ихтыяҗын тудырган, чөнки бер җөмләдә ике тапкыр –ның кушымчасы яңгырау аһәңлелеккә зыян китерер иде.

2) иялек килеше кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзтезмәгә тагын иярчен җөмлә дә синоним булып килә ала: Мәсәлән: Мин аларның шулай бер сәбәпсез качышып бетүенә аптырап куйдым – Хәдичә апа чыгып китүен күреп калдым (М.Кәбиров “Елмаю”). Бу җөмләләрнең беренчесендә –ның кушымчасы сүзтезмә ясауда катнашкан (аларның качышып бетүе), ә икенче җөмләдә шундый ук мәгънә мөнәсәбәтен иярчен тәмамлык җөмлә биргән (Хәдичә апа чыгып китү).

Исемнең фигыльгә юнәлеш килеш кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары юнәлеш килешендә килгән исемнең мәгънәсе белән билгеләнә:

1) иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның кая таба юнәлүен белдергәндә, мондый сүзтезмәләргә таба бәйлеге белән ясалган сүзтезмә синоним була: ...ашыгып ишеккә таба китте, кире борылып янә улына килде Ул янә ишеккә таба китә башлады (Ә.Еники “Бер генә сәгатькә”).

2) иярүче сүз ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның кем өчен, нәрсә өчен үтәлүен белдергәндә, өчен бәйлеге һәм дип бәйлек сүзе ярдәмендә ясалган сүзтезмә аңа синоним була: Ләкин Баязитованың сеңелләренә әнә шул тәмле күчтәнәчләрне кайтарасы килде – Сеңелләренә дигән рулет капчык төбендә иде (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

3) юнәлеш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның объектын белдергәндә, белән бәйлеге аша ияргән исемле фигыль сүзтезмә аңа синоним була: Яшь җиңгәчәсе ал чәчәкле, калай борынлы чәйнектән кечкенә чынаякларга чәйне куе итеп ясый да зур кашык белән сөт өсте салып бирә иде – Шуның өстенә тагын самовардан алып дүрт күкәй, агач тустаган белән каймак куйдылар (Ә.Еники “Туган туфрак”). Бу җөмләләрнең беренчесендә чынаякларга чәй ясау сүзтезмәсендә юнәлеш килеш кушымчасы бәйләүче чара булып тора, ә икенче җөмләдә тустаган белән кую сүзтезмәсендә шундый мәгънәне белән бәйлеге белдерә.

4) юнәлеш килешендәге иярүче сүз фигыльдән аңлашылган процессны вакыт ягыннан ачыклап килгәндә, мондый сүзтезмәгә синоним буларак урын-вакыт килеше кушымчасын алган сүз һәм бәйлек сүзләр белән төзелгән сүзтезмәләр килә: Шулай итеп, әле ипекәемне, әле балакаемны күчерә-күчерә, көч-хәлгә кайтып егылдым! – Көч-хәл белән торып киттеләр (Ә.Еники “Туган туфрак”).

5) юнәлеш килеше кушымчасы алып ияргән сүз белән ияртүче сүз арасында сәбәп нисбәте дә урнаша ала. Бу очракта аңа төрле-төрле бәйләүче чара белән төзелгән берничә сүзтезмә синоним була: Әнисе суга барырга җыенып йөри иде – Әлтафи суга дип чыгып китте (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

Исемнең фигыльгә төшем килеше кушымчасы аша иярүеннән барлыкка килгән сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары түбәндәгеләр:

1) иярүче исем фигыльдән аңлашылган процессның туры объектын белдергәндә, аңа билгесез килештәге исемле фигыль сүзтезмәләр синоним булып килә: Хәер, Әлтафилар нәселендә тормышның теләсә нинди шартларында да да борын салындыручы юк – Шуңа күрә ул бервакытта да борынын салындырмады (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

2) иярүче исем фигыльдән аңлашылган процессның үтәлү вакытын белдергәндә, аңа бәйлек белән яки кушымчалар аша ясалган сүзтезмәләр синоним булып килә: Кышкы кичне тамак бигрәк тә усал итеп ача – Кышкы кичтә тамак ачу – газап; Кич белән бүлмәләр шаулап тора (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

3) төшем килеше кушымчасы алган исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның урынын белдерсә, аңа синоним буларак, нигездә, төрле бәйлекләр ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр кулланыла: Авылны узып киткән иде инде алар – Авыл аша үтеп барган иргә дәште (Н.Гыйматдинова “Бер тамчы ярату”).

Исемнең фигыльгә чыгыш килеше кушымчасы белән иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары түбәндәге мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә:

1) чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның чыгу ноктасын белдергәндә, аңа синоним буларак төрле бәйлек сүзләр белән ясалган сүзтезмәләр кулланыла: Ул өйдән чыгып китте – Арслан өй түреннән ишеккә таба үтте (Н.Гыйматдинова “Ак торна каргышы”).

2) чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның сәбәбен белдерсә, аңа синоним буларак бик күп төрле сүзтезмәләр килә ала: Шатлыктан телсез калып, басып тик торам икән – Артык шатлануым сәбәпле, сүземне дә әйтә алмыйм (Ә.Баянов “Тау ягы повесте”).

3) чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның урынын белдергәндә, андый сүзтезмәләргә синоним буларак бәйлек сүз белән ясалган сүзтезмәләр килә:  Клара таудан аска карады – Тау башыннан авыл уч төбендәге кебек күренә иде (Ә.Еники “Туган туфрак”).

4) чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның вакытын белдергәндә, төшем килеше ярдәмендә ияргән исемле фигыль сүзтезмә аңа синоним була: Чананы әзерләп куй җәйдән, арбаны хәстәрләп куй кыштан – Җәен чанаңны әзерлә, кышын арбаны хәстәрлә (Мәкаль).

Урын-вакыт килешендәге исемнең фигыльгә иярүеннән ясалган сүзтезмәләргә синоним буларак башка кушымчалар белән ясалган сүзтезмәләр дә, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә оешкан сүзтезмәләр дә килә ала: Шул сәбәпле, Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде (Ә.Еники “Матурлык”); Өстәлдә тансык ризыклар иде – Инде Гомәрнең өстәл өстендә онытылып калган портсигары барысына да, бигрәк тә Мәрьям абыстайга, бик серле мәгънәгә ия булган хикмәтле бер нәрсә булып күренә (Ә.Еники “Бер генә сәгатькә”).

Шул рәвешле килеш кушымчалары ярдәмендә ясалган сүзтезмәләрнең компонентлары арасында күптөрле мәгънә мөнәсәбәтләре барлыкка килә. Татар телендә бу сүзтезмәләрнең шулай ук күпләгән синонимнары бар.

Болардан тыш, чагыштыруны белдерә торган кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр дә байтак. Татар телендә чагыштыруны белдереп килгән сүзтезмәләрне ясауда –дай, -дәй, -тай, -тәй;    -ча, -чә кушымчалары, чыгыш килеш кушымчалары белән берлектә сыйфатлы, рәвешле фигыль сүзтезмәләрне ясауда –рак, -рәк кушымчалары катнаша.

Мондый чагыштыру кушымчасы ярдәмендә бәйләнешкә кергән сүзтезмәгә синоним итеп бәйлекләр белән ияргән сүзтезмәне карый алабыз: Кыз комачтай кызарынды – Аның йөзе комач кебек кызарып чыкты (М.Мәһдиев “Фронтовиклар”).

Булу-булмауны белдерүче кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары –лы/-ле, -сыз/-сез кушымчаларына бәйлек сүз ярдәмендә ясалган сүзтезмәләрнең мәгънәдәш булуы белән билгеләнә: Синсез нишләрмен? – Синнән башка яшәү яшәү түгел (Н.Гыйматдинова “Бер тамчы ярату”).

Гомумән, татар әдәби телендә кушымчалар белән ясалган сүзтезмәләр гаять күп. Аларның синонимнары да төрле һәм киңкырлы. Сөйләмдә кушымчаларны төрләндерү, аларга мәгънә ягыннан тәңгәл килердәй бәйлекләрне сайлап ала белү фикерне төгәлрәк ирештерергә ярдәм итә.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган төзелмәләр һәм аларның синонимлыгы

Мондый бәйләүче чаралар турында бик күптәннән языла, төрлечә төркемләүләр күренш, аларның функцияләренә карата төрле-төрле карашлар әйтелә.[16] Бәйлекләр ярдәмендә ясалган төзелмәләр телебездә бик киң кулланыш табалар. Аларның синонимик мөмкинлекләре дә гаять киң. Аларның кайберләрен карыйк.

1) Белән бәйлеге ярдәмендә ясалган төзелмәләргә синоним буларак, аларның мәгънә мөнәсәбәтләренә бәйле төстә, бик күп төрле башка бәйләүче чаралар белән төзелгән сүзтезмәләр кулланыла ала. Мәсәлән: Аннары күзлеген салып аны ап-ак кулъяулык белән озаклап сөртте – Кулларын кулъяулыкка сөртте (М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”); Димәк, иртә белән беренчеләрдән булып чәй алып кайтасы – Ләкин дүшәмбе көн иртән торып дәрескә баруы – әҗәл (М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”).

2) Өчен бәйлеге ярдәмендә ясалган сүзтезмәләргә синоним буларак, бердән, дип бәйлек сүзе белән төзелгән сүзтезмә килә ала: Без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынтайту өчен дип чын күңелдән ышанып эшли идек – Җиңү көнен якынайтырга теләп тырышалар (М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”). Икенчедән, урынына бәйлек сүзе белән ясалган сүзтезмә синоним булып килә ала: Аның өчен үзем җавап бирермен – Алсу урынына эшкә үзем чыгам (Ирек мәйданы. – 2013 ел. – 28 гыйн.). Шулай ук өчен бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләргә иярүче кисәге юнәлеш килеше кушымчасы аша ияргән сүзтезмә дә синоним була ала: Менә без авыл халкы өчен кирәк булган кайбер сүзләр белән танышыйк әле – Халыкка бер генә нәрсә кирәк: җиңү (М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”).

3) Саен бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләргә синоним итеп юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге сүзнең кабатланып килүе, борынча бәйлек сүзе, янәшәлек юлы белән барлыкка килгән төзелмәләр алына: Өй саен йөриләр – Өйдән-өйгә кергәннәр (Г.Ахунов “Ардуан батыр”); Кешеләр, тырышып-тырмашып йорт салды, ә ул өй борынча самовар төзәтеп, ач карынга мәзәк сөйләп йөрде (Г.Ахунов “Яшьлек яме”).

4) Таба бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләрнең синонимнары аның мәгънә төсмеренә карап сайлана. Әйтик, ул процессның юнәлү объектын белдергәндә, юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзтезмә синоним була: Үзе, кулындагы таягына таянып, урманга таба карап тора башлады – Урманга күз салды (З.Хөснияр “Терсәк сугышы”). Вакыт мөнәсәбәтләре урнашканда, синоним буларак як, кырын бәйлек сүзләре ярдәмендә ясалган төзелмә алына: Кичкә таба көн суытты – Көн, кичке якка авышса да, һаман кыздыра (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

5) Кадәр, чаклы, хәтле, тикле бәйлекләре белән ясалган сүзтезмәләрдә иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның урын, вакыт ягыннан чикләрен белдереп килә, шулай ук алар ияргән сүз процессның башкаручысын да аңлатырга мөмкин. Бу үзенчәлек аларга синоним сайлауга да йогынты ясый. Шул ук вакытта иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның урын-ара чиген, күләмен яки вакытын белдергән очракта да, аларга –гача, -гәчә кушымчасы ярдәмендә ясалган төзелмә синоним була: Ул көннән бу көнгә кадәр ай тулды җөмләсе Ш.Камалда Ул көннән бу көнгәчә бер ай тулды, икенчегә китте (Ш.Камал “Акчарлаклар”) дип бирелгән. Бу җөмләдә кадәр бәйлеге вакыт мөнәсәбәтен белдерә. Ә киләсе мисалда исә бу бәйлекләрнең урын мәгънәсе теркәлгән: Газинур еш кына: - Берлинга барып җиткәнче, өлкән сержант безне барыбызны да умартачы итә, - дип шаярта торган иде. Степашкин бу шаяртуга ачуланмый, үз алдына әкрен генә көлә һәм башын чайкый иде: - Сине, ефрейтор, Берлинга хәтле түгел, дөнья кырыена барып җиткәнче өйрәтсәң дә, синнән умартачы чыгачак түгел (Г.Әпсәләмов “Газинур”)

Тагын шунысын да искәртергә кирәк: бу бәйлекләр үзара синоним сүзтезмәләр барлыкка китерәләр. Мәсәлән, без урманга кадәр – урманга чаклы – урманга хәтле – урманга тикле һ.б. дип әйтә алабыз. Бу исә әдәби телдә кабатлаулардан котылырга мөмкинлек бирә.

6) Аша бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләр аркылы, буенча бәйлекләре һәм чыгыш, төшем килеше ярдәмендә төзелгән сүзтезмәләр белән синоним хасил итә. Мәсәлән: Урам аша чыкканда яңгыраган көчле пипләтү тавышы гына шул өчпочмактан тартып алды бугай – Урам аркылы Халидә апа чыгып килә иде (М.Кәбиров “Елмаю”); Телефон аркылы полк командирлары белән сөйләшеп алды, боерыклар бирде – Ике өлкән командир телефон буенча сөйләшкән вакытта, капитаннар... һәркайсы үз подразделениесенә җитәкчелек итә иде (Г.Әпсәләмов “Газинур); Тәрәзә аша урамга карадым – Тәрәзәдән бер яшь кыз карап тора иде (М.Кәбиров “Елмаю”).

7) Бирле бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләрдә иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган эш яки хәлнең башлану вакытын белдерә, иярүче сүз шул ук вакытта чыгыш килеш кушымчасы да ала: Тукта, бу Хәлимовның, бәлки, кичә иртәдән бирле бер бөртек ризык капканы юктыр, дияр идең дә дәресне туктатып торыр идең (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”). Мондый сүзтезмәнең синонимы бары чыгыш килеше кушымчасы аша гына ясала: Иртәдән көн ямьсезләнеп тора (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”). Шулай ук башлап, буе, алып бәйлек сүзләре ярдәмендә ясалган төзелмәләр дә бирле бәйлеге аша ясалган сүзтезмәләргә синоним була ала: шул көннән бирле – шул көннән башлап, шул көннән алып; ничәмә-ничә елдан бирле – ничә еллар буе һ.б.

8) Төрле бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган сүзтезмәләргә синонимнар аларның мәгънәләренә карап сайлана. Мәсәлән, буена бәйлек сүзе белән ясалган төзелмәгә юнәлеш килеш кушымчасы белән ясалган сүзтезмә синоним була: Ул сарыкларын су буена чаклы җыеп алып төште дә аннары колхоз печәнлеге белән янәшә чирәмлеккә таратып җибәрде – Мөхәммәт, авылның сарык көтүен көтеп, иртән иртүк Сай суга таба куып алып киткәндә, сабантуйга барырга тиешле халыкның күпчелеге йокысыннан да уянып җитмәгән иде әле (З.Хөснияр “Терсәк сугышы”). Эчендә бәйлек сүзе урын-вакыт килеше кушымчасы белән мәгънәдәш: Класс эчендә кәгазь кыштырдаган тавыш кына ишетелә – Кластта тынлык (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

Димәк, нәтиҗә ясап әйткәндә, татар әдәби телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән ясалган сүзтезмәләрнең күпсанлы синонимнары кулланыла ала. Алар, бер яктан, кушымчалар ярдәмендә оешкан төзелмәләр белән алыштырылса, икенче яктан, охшаш мәгънәле бәйлекләрнең күп булуы аларның үзара синонимлыгын стилистик максатлардан куллануга китерә.

Гомумән, татар әдәби телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы катлаулы мәсьәлә булып тора. Иярүче кисәк белән ияртүче кисәк арасында төрледән-төрле мәгънә мөнәсәбәтләре урнашырга мөмкин, һәм бу мәгънәләр күп сандагы чаралар ярдәмендә тәгъбир ителә ала. Сөйләмдә аларны урынлы һәм отышлы кулланырга, дөрес вариантны сайлап алырга кирәк була.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Арутюнова Н.Д. Предложение и его смысл. – М.: Наука, 1976. – 384 с.
  2. Гак В.Г. К проблеме семантической синтагматики // Проблемы структурной лингвистики. – М., 1971. – С. 387-395.
  3. Ермакова О.П. О синтаксичкской совместимости определения и предложно-падежных форм существительного // Вопросы синтаксиса русского языка. – Калуга, 1971. – С. 33-36.
  4. Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка. – Казань, 1963.
  5. Ибраһимов С.М. Бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган төзелмәләр һәм аларның синонимнары // Татар тел белеме мәсьәләләре. 4 нче китап. – Казан: КДУ нәшр., 1972. – Б. 14-28.
  6. Ибраһимов С. Синтаксик стилистика. – Казан: КДУ нәшр., 1989. – 150 б.
  7. Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – 168 б.
  8. Копыленко М.М. Сочетаемость лексем в русском языке. – М.: Просвещение, 1973. – 119 с.
  9. Синтаксик стилистика һәм сөйләм культурасы (программа). – Казан: КДУ нәшр., 2004. – 23 б.
  10. Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – 512 б.
  11. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (Стилистика). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1999. – 235 б.
  12. Ханбикова Ш. Татар телендә синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1963. – 147 б.
  13. Чеснокова Л.Д. Связи слов в современном русском языке. – М.: Просвещение,1980. – 112 с.

Чыганаклар

  1. Ахунов Г. Әсәрләр, II том. Повестьлар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982. – 387 б.
  2. Әпсәләмов Г. Газинур. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1968. – 336 б.
  3. Баянов Ә. Тау ягы повесте // Баянов Ә. Сайланма әсәрләр, 5 томда. Т.4. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – Б. 7-107.
  4. Гыйматдинова Н. Ак торна каргышы. – Казан: “Татар китабы” нәшр., 1998.
  5. Еники Ә. Бер генә сәгатькә // Еники Ә. Җиз кыңгырау. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – Б. 3-23.
  6. Еники Ә. Туган туфрак // Еники Ә. Җиз кыңгырау. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – Б. 29-58.
  7. Кәбиров М. Елмаю // Кәбиров М. Сагындым. Кайт инде... – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – Б. 3-156.
  8. Мәһдиев М. Без – кырык беренче ел балалары // Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. 5 томда. Т.1. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – Б. 11-140.
  9. Мәһдиев М. Фронтовиклар // Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. 5 томда. Т.1. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – Б. 141-479.
  10. Хөснияр З. Терсәк сугышы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 365 б.


[1] Хаков В.Х. Татар әдәби теле (Стилистика). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1999. – Б. 5.

[2] Синтаксик стилистика һәм сөйләм культурасы (программа). – Казан: КДУ нәшр., 2004. – Б. 3.

[3] Арутюнова Н.Д. Предложение и его смысл. – М.: Наука, 1976. – 384 с.; Чеснокова Л.Д. Связи слов в современном русском языке. – М.: Просвещение,1980. – 112 с.; Копыленко М.М. Сочетаемость лексем в русском языке. – М.: Просвещение, 1973. – 119 с.; Гак В.Г. К проблеме семантической синтагматики // Проблемы структурной лингвистики. – М., 1971. – С. 387-395; Ермакова О.П. О синтаксичкской совместимости определения и предложно-падежных форм существительного // Вопросы синтаксиса русского языка. – Калуга, 1971. – С. 33-36.

[4] Ханбикова Ш. Татар телендә синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1963.

[5] Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка. – Казань, 1963.

[6] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – 168 б.; Ибраһимов С. Синтаксик стилистика. – Казан: КДУ нәшр., 1989. – 150 б.

[7] Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – Б. 388.

[8] Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – Б. 53.

[9] Шунда ук. –  Б. 53.

[10] Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – Б. 54.

[11] Шунда ук. – Б. 54.

[12] Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – Б. 54-56.

[13] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – Б. 55.

[14] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – Б. 56.

[15] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – Б. 57-79.

[16] Карагыз: Ибраһимов С.М. Бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган төзелмәләр һәм аларның синонимнары // Татар тел белеме мәсьәләләре. 4 нче китап. – Казан: КДУ нәшр., 1972. – Б. 14-28.



Предварительный просмотр:

“Казан политехник көллияте

“Татар суфичылык шигьриятендә жанрлар төрлелеге”

Башкарды

Казан политехник  көллиятенең

татар теле һәм әдәбият укытучысы                                                                            

 Вәлиева Э.Р.

Казан – 2014


Татар суфичылык шигьриятендә жанрлар төрлелеге.

Татар халкы үз тарихында ислам дине йогынтысын тоеп үскән. Болгар дәүләтендә кабул ителгән тәгълиматлар халыкның рухи тормышына ныклап үтеп кергән. Изгелек, гөнаһтан саклану, рухи сафлык кебек төшенчәләрне яшәешнең төп нигезе итеп игълан иткән бу тәгълимат суфичылык агымы барлыкка килүгә дә этәргеч бирә. Әлеге агым ислам идеологиясенә буйсынган халыкларның мәдәни тормышында зур урын алып тора. Ә сүз сәнгате, үз чиратында, мәдәни тормыш белән бәйле рәвештә үсә. Шунлыктан, суфичылык агымы әдәбиятка да зур йогынты ясый, аны фәлсәфи-эстетик яктан баета.

Суфичылык әдәбияты Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Кол Шәриф, Мәүлә Колый һ.б. әдипләр иҗатында иң югары дәрәҗәдә чагылыш таба. Тема һәм идея-проблематика ягыннан традицион эчтәлектәге шигъри әсәрләр үзләренең жанр хасиятләре белән дә тотрыклы һәм калыплашкан күренеш хасил итәләр. Бу күренешне өйрәнү хәзерге әдәбият белеме фәне өчен актуаль һәм мөһим өлкә булып торуын дәвам итә. Х.Миңнегулов болай дип яза: “Борынгы һәм Урта гасыр ул – татарның данлы да, фаҗигале дә чоры, аның бөтен барлыгының, яшәешенең нигезе, елга башы. Шуңа күрә халкыбыз, әгәр дә ул табигый, нормаль халәттә, киләчәкне күздә тотып яшәргә тели икән, үзенең үткәненә, нигезенә, рухи чыганакларына һәрчак игътибарлы булырга тиеш. Бу тарихи ихтыяҗны, иҗтимагый вазыйфаларны, әлбәттә, галимнәрнең намус белән канәгатьләндерүләре, үтәүләре зарури”[1]. Татар суфичылык шигъриятендә жанрлар төрлелеген өйрәтү әдәбият тарихы, теориясе, поэтика буенча карашларны киңәйтергә мөмкинлек бирә.

Әлбәттә, фәндә суфичылыкны һәм татар шигъриятендә жанрлар төрлелеген өйрәнү объекты итеп алган хезмәтләр шактый. Суфичылык күренешен өйрәнүчеләрдән бигрәк тә Ә.Сибгатуллина тикшеренүләре игътибарга лаек[2]. Шулай ук Ф.Яхин[3], Х.Миңнегулов[4] кебек галимнәрнең урта гасыр татар әдәбиятының төрле проблемаларын яктырткан аерым хезмәтләре, мәкаләләрендә суфичылык агымы турында да мәгълүмат табабыз. Татар шигърияте жанрларын махсус анализлаган галимнәрдән М.Бакиров[5], Ә.Шәрипов[6] исемнәрен атарга кирәк, алар, башка әдәби күренешләр белән беррәттән, суфичылык әдәбиятына хас жанрларны да тасвирлыйлар. Шулай да мәсьәлә тиешенчә өйрәнелгән, тулаем анализланган дип әйтергә мөмкин түгел.

Суфичылык – ислам динен тотучының илаһият белән кушылуына юнәлдерелгән төрле системадагы дини-фәлсәфи карашлар һәм йолалар җыелмасы.[7] 

Әдәбиятка мөнәсәбәтле исә, суфичылык – мөселман әдәбиятындагы мистик-аскетик агым.[8] 

Суфичылык ҮIII гасыр башларында мөселман аскетлыгы, дәрвишлек чагылышы буларак барлыкка килә. Суфи өчен исламның катлаулы йолаларын тышкы яктан үтәүгә караганда, эчке тойгыга бирелү, алла төшенчәсе белән бергә кушылуны хис итү төп момент булып тора. Алла бөтен табигатькә сибелгән нур төсендә хис ителә, ул иң югары нокта булып, үзеңдә шуны сизү, тою, шуңа ирешү хакыйкать санала. Моңа ирешү өчен, суфи карашынча, үзеңне онытып, алланы сөю утында янарга тиешсең, шунда гына аның белән кавышырга юл ачыла[9].

Суфи булыр өчен кешегә күп мәшәкатьләр чигәргә, үз-үзен юатырга, нәфес белән көрәшергә туры килә. Суфичылык ул – беренчедән, Аллаһының әмерләренә һәм тыюларына буйсыну; икенчедән, Аллаһ һәм Мөхәммәд әхлагы кебек әхлакка ия булу; һәм, ниһаять, Аллаһтан башка бар нәрсәне күңелдән ерак тоту.[10]

Ислам тәгълиматы белән бәйле бу күренеш татар халкының рухи тормышында зур урын алып тора. Урта гасырларда яшәеш рәвеше булган бу агым  әлеге  чорда  әдәбиятка  да  ныклап  үтеп  керә.  Суфичылык  идеяләре

Коръәндә расланган яшәеш кануннарын раслый. Халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндергән бу тәгълимат бүгенге көндә дә актуаль һәм мөһим.

       Жанр – әдәби әсәрнең тарихи барлыкка килүче, чынбарлыкны эстетик чагылдыруның билгеле бер концепциясенә буйсынган төре. Жанр – тарихи категория. Жанрлар әдәбият (милли, региональ, бөтендөнья) үсешенең аерым бер этапларында оешып, тарихи барышта үзгәреш кичерәләр. Эволюция вакытында жанрлар кайбер сыйфатларын югалтырга, яңа тарихи-әдәби ситуациядә хасил булган билгеләр белән баерга мөмкиннәр[11]. Суфичылык әдәбияты да үз үсешендә төрле жанрларга нигезләнә.

Суфичылыкның башлангыч дәверендә догалар, зикер, мәдхия, мөнәҗәт, тәүхид, нәгыть жанрлары төп жанр булып тора. Шуларның төрки-татар әдәбиятында иң киң таралганнарын карап китик.

Тәүхид жанры Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген исбатлаучы, фәлсәфи яктан вәхдәт-әл вөҗүд теориясенә таянган жанр[12]. Бу жанрның чагылышын төрле суфи шагыйрьләр иҗатында күрергә була. Мәсәлән, Ш.Зәкинең “Игре юлларны куюбән, тугры юла варасы...”, “...Уйгангым килер” һ.б. шигырьләре моңа мисал булып тора. Мондый шигырьләрдә Аллаһның берлеген раслау, аңа инану идеясе беренче планга чыга, лирик герой күңеле белән Илаһына сыена, аңа гына таяна, табына:

Гафләт уйкусында уйгангым килер,

Ярымы аңыб аңа янгым килер.

Рәң, ширек, мәгъсыйәтдән арныб,

Рәң(е) тәүхид илә буйангым килер.

Бән бу сәхрә эчрә гатышаләм һаман,

Бәс, шәраб хикмәте кангым килер.

Суда йөзмеш каз илә үрдәк кеби

Мәгърифәт бәхрендә тулгангым килер[13].

Гомумән, мондый шигырь юлларында суфичылык әдәбиятының төп нигезләреннән берсен тәшкил иткән әт-тәүхид идеясе гаять көчле чагылыш таба. Лирик геройның күңел кичерешләре, һәртөрле мәҗүси ышанулардан читләшеп, бер Аллаһка ялвару сыман ачыла. Суфи шагыйрьләр еш кына тәүхид шигырьләрендә лирик геройны тәнкыйтьләү аша гәүдәләндерә. Ягъни аларның герое ваемсыз, гөнаһка чумган, дөнья белән мавыгып, Алланы хәтереннән чыгарган. Шагыйрьләр аны уянырга, тәүбә кылырга, хак, тугры юлга басарга өнди:

Үлем илә бу уйкуны кыяс белгел,

Йокламаен, Хакка, еглап, тәгать кылгыл.

Тәгать кылып җәһәннәмдин үзең йолгыл,

Гүр эчендә рәхәтең кылыр булсаң.

Һәр кеше үлем эшен онытып ятса,

Гафләт берлә йоклай-йоклай, гомре үтсә,

Тәгать кылмай, бу тереклек кулдин китсә,

Хак газабы булыр, гүргә барыр булсаң.[14]

Шул рәвешле, суфи шагыйрьләр күңелен Аллага юнәлдергән лирик геройны изгеләштерә. Мондый шигырьләрдә тәүхид идеясе Аллаһка гына буйсыну, аның каршында җавап бирәчәкне уйлап кайгыру, гөнаһлар өчен тәүбә кылу кебек мотивлар аша ачыла.

Суфичылык әдәбиятында Мөхәммәд пәйгамбәр образын сурәтләүгә, зурлауга да зур урын бирелә. Шуның белән бәйле берничә жанр да аерып чыгарыла. Мәсәлән, сиратен-нәби яки сирә жанры Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәлен гәүдәләндерә[15]. Мондый әсәрләр пәйгамбәрне изгеләштерү идеясе белән сугарылган, аның тормышындагы һәр вакыйга нәбинең олуглыгын, мөселманнар тормышында тоткан урынын күрсәтә. Мәсәлән, Сөләйман Бакырганыйның сиратен-нәби жанрына караган әсәрләренең берсендә Рәсүл образы изгеләштерелә. Шигырьдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең вафат булган минутлары сурәтләнә:

Тукыз көн аруг Рәсүл агрып ятты,

Җәбраил фәрман берлә Хакдин йитте,

Фәрештәләр барчасы матәм тотты,

Дөньядин Рәсүл сәфәр кылмак өчен. (...)

Газраил пәйгамбәрнең җанын алды,

Йирдин-күкдин фәрештәләр егълап килде,

Гайшә берлә Фатыйма җәзәгъ кылды,

Унсигез мең галәм фәхре Рәсүл өчен[16].

Әнә шул рәвешле, Мөхәммәд пәйгамбәрнең үлүенә җирдә яшәүчеләр генә түгел, күктәге затлар да кайгырып елый. Шагыйрь, шул рәвешле, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәлен аның ни дәрәҗәдә изге һәм камил зат булуын раслау максатыннан китерә. Шуңа бәйле, әсәрдә яшәү һәм үлем фәлсәфәсе суфичылык фәлсәфәсе кысаларында хәл ителә: үлем – һәр кешегә киләчәк котылгысыз вакыйга, әмма җаның пакь булганда, мәңгелеккә күчү җанга тынычлык кына алып килә.

“Бакырган китабы”на кертелгән авторлар арасында Шәмсетдин Гасый дигән шагыйрь дә телгә алына. Аның сиратен-нәби жанрына мисал булырлык шигырь юллары китапта урын алган. Биредә дә сүз Мөхәммәд пәйгамбәрнең соңгы көне турында бара. Үләсен белгән пәйгамбәрнең ахыр гамәлләре якыннарына үгет-нәсыйхәт бирү, вәгазьләү, Аллаһ Тәгаләгә сыену белән бәйле:

“Куймасыннар биш намазын, әйгыл ул әсхапләрә,

Ул Изәмнең бойрыкы бу биш намаздыр”, – тидия.

“Дине ислам эшедә сөннәтне кылсын өммәтем,

Бидгать эшләрдин ерак булсыннар анлар”, – тидия[17].

Димәк, Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәле белән бәйле шигырьләрдә, иң беренче чиратта, аның ислам динен таратуда, кешеләргә хак дингә өндәү юлында кылган гамәлләре тасвирлана. Аларда без пәйгамбәрнең сабырлыгын, Аллаһ Тәгаләгә буйсынуын һәм язмышындагы һәр вакыйганы аннан килгән сынау итеп кабул итүен күрәбез.

Дини риваятьләр арасында Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә ашуы – Мигъраҗ кичәсе белән бәйле хикәят аерым урын алып тора. Ул төрки-татар суфичылык әдәбиятында да киң таралган мотивларның берсе, әлеге теманы ачкан шигырьләрне мигъраҗнамә дип атыйлар[18]. Бу сюжет төрек авторы Мөхәммәд Чәләбинең татарлар арасында өстәл китабы хезмәтендәге “Мөхәммәдия” китабында, Ш.Зәкинең “Гашикъ ашәфәтнең биһүдә сайма аһыны...” шигырендә күзәтелә. Сөләйман Бакырганый, Әхмәд Ясәви иҗатында да бу жанр урын ала.

Суфичылыкта мигъраҗ – кешенең үз эчке дөньясына ясаган рухи сәяхәт, чөнки кешенең кальбе – Аллаһының урнашкан урыны[19]. Мигъраҗнамәләрдә Рәсүлнең бу төндә төшенгән хакыйкате тасвирлана, ә бу хакыйкать башкаларга карата кешелекле булырга кирәклеге, Аллаһка буйсынып яшәүнең зарурлыгы һ.б. шундый суфичыл мотивлар белән бәйле. Әйтик, Әхмәд Ясәви хикмәтләрендә мондый юллар бар:

Гариб-фәкыйрь ятимнәрне Рәсүл сорды,

У шу төнне Мигъраҗ чыкып дидар күрде.

Кайтып төшеп, гариб – ятим эзләп йөрде,

Гарибләрнең эзен эзләп төштем менә[20].

Шәмсетдин Зәки иҗатыннан да мигъраҗнамәгә мисал карыйк:

Җәзбе хак бер дәм чигәр дәүришләре солтанлыга,

Җәзбе хак юлга салыр тиз бәндәи кәмраһыны.

Җәзбе хак мигъраҗ улыбтыр Әхмәдә бер кичәдә,

Җәзб илә кәндейә иргәзде ул гали җаһыны.

(Аллаһының шашу дәрәҗәсендәге үзенә тартуы бер мизгелдә дәрвишләрне шашу дәрәҗәсендәге үзенә тартуы аркасында бер кичне Мөхәммәд пәйгамбәр күккә ашып, Аллаһ аңа иң югары дәрәҗәсен тапшырды)[21].

Мигъраҗ төнендә Мөхәммәд пәйгамбәр күргәннәрне суфи шагыйрьләр җентекле итеп торгызалар, Коръәннән билгеле сюжетларны сәнгатьчә сурәтләп бирәләр. Пәйгамбәрнең Хак Тәгалә белән очрашу моменты аерым җентеклелек белән ачыла. Рәсүл Аллаһка болай дип мөрәҗәгать итә:

“Түрт нәмәрсә китердем,

Юктыр синең кәнҗеңдә,

Җөрме (гөнаһ – искәрмә безнеке), хаҗәт, юксызлык,

Түртенче – язык!” – тидия.

“Уң кулымда ниязым,

Сул кулымда хаҗәтем,

Өммәтләрем гөнаһын

Кичрү биргел!” – тидия[22].

Димәк, мигъраҗ киче Мөхәммәд пәйгамбәргә үз өммәтенең гөнаһларын кичерүне сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Аллаһ Тәгалә белән диалог вакытында бу берничә мәртәбә чагылыш таба. Шул рәвешле, пәйгамбәр образы һәрвакытта да өммәте өчен кайгыручы, аларны гөнаһлардан сакларга, Аллаһ Тәгалә кушканнардан аермаска омтылучы изге нәби булып ачыла. Мигъраҗнамәләр – шуның ачык мисалы.

Мигъраҗ сюжеты бурак образы белән тыгыз бәйләнештә. Гарәп мифологиясендәге канатлы ат буларак күзалланган бу образ суфичылык әдәбиятында өстәмә эчтәлек белән баетыла. “Бурак – суфилар өчен, мигъраҗ кебек үк, өстәмә мәгънәгә ия. Ул илаһи гыйшыкның символы итеп алынганда, рухны Хак Тәгаләгә алып менүче чара дигәнне аңлата. Аллаһ белән илаһи гашыйкларның кавышу чарасы итеп карала, суфи ритуаллар башкарылып, экстаз дәрәҗәсенә ирешүне дә буракка атлану белән чагыштыралар”[23], – дип билгели Ә.Сибгатуллина. Шуңа күрә дә суфи шагыйрьләр иҗатында бурак образы гаять матур итеп сурәтләнә. Мәсәлән, Сөләйман Бакырганый иҗатыннан бер мисал карыйк:

Йөзен нурдин яратмыш,

Күзе гәүһәрдин ирмеш,

Иреннәре ләгъледин,

Теше дордин ирдия.

Башы аның энҗедин,

Колаклары гакыйдин,

Дудаг аның зөбәрҗәт,

Деше мәрҗән ирдия[24].

Менә шундый рухтагы сурәтләү шигырьнең алты строфасын алып тора. Символик эчтәлектә без Аллаһка ирешү юлының гүзәллеген күрәбез.

Суфичылык әдәбиятында Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлаган махсус шигырьләр – нәгытьләр бар. Аларда пәйгамбәр образын идеаллаштырып бирү, ягъни урта гасыр әдәбиятында киң таралган камил инсан теориясен чагылдыру күзәтелә. Мәсәлән, Әхмәд Ясәви шигъриятендә Мөхәммәд пәйгамбәр образының тоткан урыны бик зур. Аның хикмәтләрендә сурәтләнгән пәйгамбәр фәкыйрьләрне сөя, ярдәмчел һәм изге, шагыйрь аны шул сыйфатлары өчен мактый:

Гариб, фәкыйрь, ятимнәрне рәсүл сөрде,

Ушал төнне мигъраҗ чыгып, дидар күрде,

Кайтып төшеп, гариб-фәкыйрь хәлен сорды,

Гарибләрнең эзен эзләп төштем менә[25].

Мәүла Колый хикмәтләрендә нәгыть жанры таләпләренә җавап бирерлек шигырьләр шулай ук бар. Аларда шагыйрь пәйгамбәрне күптөрле эпитетлар белән зурлый, аның бөеклеген, ислам дөньясындагы урынын, мөэмин-мөселманнарга якынлыгын ача:

Хакка якын, хәбибе – Мөхәммәде Мостафа,

Языкларның табибе – Мөхәммәде Мостафа.

Нәби – мөрсәл сәрвәре, вәлиләрнең мөһере,

Мөэминнәрнең рәһбәре – Мөхәммәде Мостафа.

Газиларның юлдашы, ятимләрнең кулдашы,

Мөэминнәрнең сердәше – Мөхәммәде Мостафа.

Хак Тәгалә рәхмәте, якын булды корбәте,

Ислам динлек өммәте, Мөхәммәде Мостафа[26].

Мондый эчтәлектәге шигырьләр төрки-татар суфичылык әдәбиятында бик зур урын алып тора. Бу урта гасыр мөселман әдәбиятында киң таралган башлам өлешләрендә дә очрый: аларда Аллаһ Тәгалә, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм башка изгеләр, хөкемдарлар мактала. Суфичылык шигъриятендә Мөхәммәд пәйгамбәрне мактау исә, мисаллардан күренгәнчә, нәгыть жанрына кадәр үсеп чыккан.

Суфичылык шигъриятендә мактау, һичшиксез, Аллаһ Тәгаләгә дә юнәлдерелергә мөмкин. Шулай ук башка изге затларны, гомерен Аллаһка багышлаган инсаннарны зурлау рухы белән сугарылган тезмә әсәрләр дә бик күп. Алар мәдхия жанрында иҗат ителгәннәр. Мәдхия – мактауга корылган лирик жанр. Татар әдәбиятына Көнчыгыш поэзиясеннән үтеп керә. Танылган шәхесләрнең, күпчелек очракта хакимият вәкилләренең – патша, хөкемдарларның шәхесен, эш-гамәлләрен, яшәешен мактый яисә нинди дә булса тантаналы, шатлыклы бәйрәмнәр уңае белән иҗат ителә[27]. Суфичылык әдәбиятында Аллаһка мактау яудырган шигырьләр бик күп. Мәсәлән, Мәүла Колый иҗатыннан бер мисал карыйк:

Бостан кылдың галәмне,

Кодрәтең бар, һу Алла, һу,

Солтан кылдың адәмне,

Рәхмәтең бар, һу Алла, һу.

Җан Алла, җаным-иманым илля Алла,

Җәннәт бирдең адәмгә,

Рәхмәт сачдың тәмамга,

Җан яраттың, һу Алла, һу[28].

Аллаһка мактау тулы шигырьләр суфичылык тәгълиматындагы илаһи гыйшык идеяләре белән турыдан-туры бәйле.

Суфичылык шигъриятендә мәрсия жанры да киң таралган жанрларның берсе булып тора. Мәрсия (гар. – үлгән кешенең яхшы сыйфатларын күрсәтеп сөйләгән сүз яки шигырь) – Шәрык һәм татар әдәбиятында вафат булган кешеләрне, кагыйдә буларак, танылган шәхесләрне мактау, аның күркәм сыйфатларын бәян итү шигыре (рус һәм Көнбатыш әдәбиятларында элегия жанрына аваздаш). Мәрсия үзенең жанр хасиятләре, мактауга нигезләнүе белән мәдхияне хәтерләтә, ләкин, соңгысыннан аермалы буларак, үлгән кешене мактый, олылап искә ала. Мәрсия, иҗат ителү максатына мөнәсәбәтле, кайгылы аһәң, сентименталь яки романтик, кайчак трагик пафос белән сугарыла. Аның төгәл тышкы формасы юк.[29] Көнчыгыш поэзиясендә иң борынгы лирик жанрның берсе булган мәрсия исламга кадәрге гарәп шигъриятендә касыйдәнең бер төре буларак формалаша һәм рисә дип йөртелә. Бу чорда әле мәрсиядә, кайгы мотивыннан тыш, картлыктан, авырудан, көчсезлектән зарлану да гәүдәләнеш таба (мәсәлән, Рудакиның “Картлыктан зарлану” мәрсиясе).[30] Төрки-татар әдәбиятында мәрсия гарәп-фарсы поэзиясе һәм халык авыз иҗатындагы сыктау жанры тәэсирендә калыплаша, дип билгели М.Х.Бакиров.[31] Аның беренче үрнәкләре Мәхмүд Кашгарый сүзлегендә теркәлгән: анда Алп Эр Тоңага багышланган сыктау тексты китерелгән[32].

XVII йөз суфи шагыйре Мәүла Колый да остазы Мелла Мамайга багышлап мәрсия (“Хикмәт”) яза. Әлеге мәрсиясен шагыйрь үзенең остазын югалту хәсрәтен тасвирлау белән башлый:

Рәхман Изем остад кулгын ачмыш иркән,

Бернәчә көн анда җәүлан кылдым, дуслар.

Гафиллектә, күзем – сукыр карамакта,

Остадымдин җөда булып калдым, дуслар.[33]

Ул остазының уңай сыйфатларын санап чыга, аның гыйлем иясе булуын аеруча ассызыклый:

Остадым бу җиһандин баек бизде.

Гыйлем-хикмәт китапларын күңлә язды.

Көн-төн батин эчрә, Коръән төзде,

Күргән икәч серен белмәй калдым, дуслар.[34]

Әлеге мәрсия суфичылык традицияләрендә иҗат ителгән, һәм Мәүла Колый Мелла Мамайның Аллаһка гыйшык тотуын данлый, зурлый:

Остадым Хак гыйшкында тормыш иде,

Берничә көн ул мәҗлестә тордым, дуслар. –

Җөмлә мөрид хезмәтендә бер көн тордым,

Остадымлә кадәм орып йөрдем, дуслар.

Остадым бу җиһанны фани белде,

Әүлиялар гыйшкы белә күңле тулды.

Астанәләр яптырмакка ният кылды,

Ул ниятен монда тәмам итте, дуслар.[35]

Лирик геройның бер генә юанычы калган: остазы рухына дога кылу:

Остадым исме, дуслар, мелла Мамай,

Гүрдә икән, рәхмәт кылсын рәхман Ходай.

Оҗмах эчрә рузи кылсын күшек-сарай,

Җөмлә мөрид дога берлә булың, дуслар.[36]

Шул рәвешле, Мәүла Колый тарафыннан язылган әлеге мәрсиянең эчтәлеге, бердән, лирик геройның шәхси кичерешләрен, остазын югалтудан туган моң-зарын тасвирлауны күз алдында тотса; икенчедән, шагыйрь иҗатының гомуми юнәлешенә тугры калып, суфичылык идеяләрен раслауга да хезмәт итә. Мелла Мамайның нәкъ менә илаһи гыйшкы, Аллаһ юлындагы буйсынучанлыгы, фани дөньядан ваз кичүе кебек сыйфатлары югары куела, мактала.

Суфичылык шигъриятенең эчтәлеген бик еш кына Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, моң-зарын яисә фаҗигагә таруын сөйләү тәшкил итә. Алар мөнәҗәт жанрында биреләләр. Мөнәҗәтнең эчтәлеген Аллага мөрәҗәгать аша гөнаһлардан арынырга омтылу, “үз-үзең белән сөйләшү”, моң-зарларны сөйләү тәшкил итә. Мөнәҗәт – Илаһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог ул[37]. Биредә Алла, пәйгамбәрләр һәм изге затлар, кагыйдә буларак, югарылыкка куеп тасвирлана, ә аларга табынучы, алардан кичерүне сораучы лирик герой, киресенчә, кечерәйтеп бирелә, битәрләнә. Күңелдәге моң-зарларны шигъри формада көйләү аерылуга, фаҗигагә дучар булган яисә үлем заруриятен тойган кешене билгеле бер дәрәҗәдә рухи яктан җиңеләйтеп, тынычландырып, пакьландырып җибәрә[38]. Суфичылык шигъриятендәге мөнәҗәтләрдә Аллаһка сыгыну, аннан гафу сорау мотивлары көчле чагылыш таба. Мәәслән, Әхмәд Ясәвинең лирик герое үзенең гөнаһлары өчен һәрдаим Алладан гафу сорый:

Гөнаһым күп, Илаһым, кичергәйсен гөнаһым.

Барча коллар эчедә гасый калдыр Хуҗахмәт.[39]

Гомумән, гөнаһ кылу, аның өчен гафу сорау мотивы суфичылык әдәбиятының үзәгендә тора. Гөнаһ эшләдең икән, аның өчен, һичшиксез, Аллаһдан кичерүен сорарга кирәк. Аллаһ мәрхәмәтле, чын күңелдән тәүбә итүчеләрне, ярлыкау үтенүчеләрне Хак Тәгалә гафу итәчәк. Тәүбә итүче гашыйкларга аның нуры иңәр, ә тәүбәсезләр бу дөньялыктан кичмәс, шулай итеп, рухи чисталыкка, үлемсезлеккә ирешә алмый калырлар.

Аллаһка ялвару, аның мәрхәмәтен өмет итү Сөләйман Бакырганый мирасында да гаять көчле чагылыш таба:

И Кадир, гамьхари өмиде вар колыңмын,

Зиндан-җиһан эчрә өмиде вар колыңмын,

Мәҗрухы ситәме дидәи әфкяр колыңмын,

Шәрмәндәи гөнаһкяри гаси колыңмын,

Бар намә сийаһы бәндә бәдкәр колыңмын. (...)

Рәхим игел, дәрдемә дәрман кыла күргел,

Рәхмәт янмышын дудкә фәравани кыла күргел,

Җанымны алып, висалыңа корбан кыла күргел,

Дидарыңны мин бәндәгә арзанлы кыла күргел,

Бер мөфлис бичара зари колыңмын[40].

Димәк, суфилар өчен төп идеал, иң камил, бөек зат – Аллаһ. Алар Аллаһка иман биргәне өчен рәхмәтләрен белдерәләр, аны зурлауларын һәрдаим ассызыклап торалар, Кол Шәриф иҗатыннан түбәндәге өзек шуны раслый:

Әлхәмделиллаһ Раббел-галәмин, шөкер сиңа,

Үзең кабул бирдең иман безгә.

Ул бәдбәхет Шайтан ләгыйнь гардәтендин

Кылды ярлык, бирде яулак иман безгә.

Раббина золмина, әнфәсина,

Халкым, разкым, ярым сиңа,

Гыйлем-хикмәт, тәүфыйкъ-тагать, төрлек сәна,

Кылды тәшриф шәриф, латыйф Коръән безгә[41].

Суфишагыйрьләр ярдәм сорап та һәрвакытта да Аллаһка мөрәҗәгать итәләр, Ходай алар өчен – төп таяныч, ярдәмче һәм сердәш:

Иляһи, пәрдәи күтәр күземдән,

Ки фирак идәм дөнеме көндеземдән...

...Иляһи, мөбтәля калдым, әлем дот,

Ки бәңа һич мәдәд юк кәнд-үземдән. (Өмми Камал “Акар күзем яше..”)

Бәеттәге кебек үк, мөнәҗәттә дә трагик башлангыч көчле, аерылу мотивы актив кулланыла. Суфичылык иҗатында шуңа бәйле гариб образы зур урын алып тора. Гариб – ялгыз калган, ватаныннан ерагайган кеше. Мәсәлән, Әхмәд Ясәвинең гариблектә “горбәт чиккән”, ягъни чит илдә калырга мәҗбүр булган вакытларын тасвирлауга багышланган:

Вә дәрига, нитәк кылгым гариблектә,

Гариблектә горбәт эчрә калдым менә.

Хорасан вә Шам, вә Гыйрак ният кылып,

Гариблекне күп кадрене белдем менә[42].

Бу юлларга икенче мәгънә дә салынган булырга мөмкин. Суфилар фикеренчә, бөтен кешеләр – гариб, чөнки алар бу дөньяда горбаттә калганнар, аларның төп ватаны Аллаһ катында.

Димәк, суфичылык шигъриятендәге мөнәҗәтләр дини эчтәлек белән сугарылган, лирик геройның күңел монологын хәтерләткән тезмә әсәрләр буларак карала.

Болардан тыш, суфичылык шигърияте газәл, касыйдә, мөназәрә һәм башка шәркый жанрлар белән дә эш итә. Газәл (гарәпчә: мәхәббәт шигыре) – “мөселман Көнчыгышы” поэзиясендә киң таралган лирик жанр. Газәлнең традицион тематикасы – мәхәббәт. Шуңа күрә аны еш кына “гыйшык җыры” дип тә йөртәләр. Шәрык халыкларында ул, музыкаль инструментка кушылып, махсус көйләргә башкарыла да. Фәлсәфи, иҗтимагый-социаль, дини темаларга язылган газәлләр дә шактый[43]. Суфичылык шигъриятендә газәл жанры, иң беренче чиратта, илаһи гыйшык идеясен җиткерү максатына буйсындырыла. Суфи поэзиянең төп темасы – мәхәббәт, шунлыктан ул искиткеч матур һәм бай, беренче карашка гади хатын-кызга булган “җирдәге гыйшык” сурәтләнгән кебек тоелган әсәрләрнең нигезендә илаһи гыйшык салынганын бар кеше дә аңлып бетерә алмый. Нәкъ менә шушы икепланлылык, Аллага карата мәхәббәтне тышкы, традицион эчтәлек һәм формага салып, яшереп бирү рәвеше, универсальлек урта гасырлар мөселман поэзиясенең дөньякүләм сәнгать югарылыгына ирешүенә мөмкинлек бирә[44].

Чыннан да, суфичылык агымына караган шигырьләрдә беренче карашка җир хатын-кызына булган хисләрнең нигезендә иляһи мәхәббәт яшеренгән. Суфи лирик геройның хисләре Аллаһка юнәлдерелгән. Шуңа мөнәсәбәтле, шигырьләрдә гашыйк образы еш күзәтелә:

Гашыйклары очарлар,

Гарше шахига кунарлар,

“Һу!” дип дидар куларлар,

Гафил торма, “Һу!” тигел[45]. (Кол Шәриф)

Мәүла Колый иҗатында күзәтелгән газәлләр гашыйк лирик геройның күңел сагышы белән сугарылган:

Сөйгән ярның мәхәббәте күңел тулды,

Күрмәгә барыр булсам, бакмак мәңа;

Эчем-тышым, кабыну янган хәсрәт уты,

Сүндермәгә су теләсәм, бирмәс мәңа.

Йөрәк бәгърем кайнап пеште, белмәс аны,

Нәчә мең-мең яры бардин, бакмас мәңа.

Гыйшык белә тилбә әйләде ошбу җанны, –

Нәчә гашыйк ирсәм, мәгъшук ирмәс мәңа[46].

Аллаһка гыйшык темасы суфыйчылык әдәбиятын дивана образы белән баета. Лирик геройның сөйгән ярына булган хисләре шулкадәр көчле ки, ул үзенең акылын җуя, диванага әверелә. Суфи шагыйрьләр өчен мәхәббәттән дивана булу – сөюнең иң югары дәрәҗәсе, хисләрнең иң камиле. Мәсәлән, Казан ханлыгы шагыйре Кол Шәрифнең суфичылык идеяләре белән сугарылган бер шигырендә дивана образы тарихта билгеле шәхесләр белән янәшәлектә кулланыла:

Хакыйкать чын гашыйклар,

Кергел юлга мәрданә,

Раһнамәдер бу юлда

Шәйх Гаттар дивана.

Галимнәргә раһнамә,

Дәрвишләргә моктәда,

Һәрбер сүзе дор-данә

Шәйх Боһлул дивана.

Гыйшк көфрен иман иткән,

Галәме бәрдар иткән,

Җаныны корбан иткән

Шәйх Мансур дивана[47].

Димәк, газәл – суфичылык шигъриятенең төп жанрларыннан берсе, дип әйтергә була. Аларның эчтәлеге илаһи гыйшык идеясе белән бәйле.

Әхмәд Ясәвинең бер хикмәте мөназәрә жанрына мисал була ала. Мөназәрә – бәхәс рәвешендә язылган шигырь формасы. Әсәр буена барган әңгәмә-бәхәстә һәрбер як үзенең өстенлеген исбатларга, дәлилләргә омтыла. Табигатенә мөнәсәбәттә мөназәрәгә сюжетлылык һәм киеренкелек хас, тышкы формасы белән ул диалогны хәтерләтә. Бәхәс әсәрдәге фикер һәм хәрәкәт җебен үстерү чарасы кебек катнаша. Мөназәрә, кагыйдә буларак, өченче нейтраль затның килеп керүе һәм ике якның берсенең җиңелүе белән тәмамлана, моннан тыш соңгы өлештә бирелгән әхлакый яки фәлсәфи рухтагы уйланулар белән баетыла[48]. Әхмәт Ясәвинең бер хикмәтендә оҗмах (биһишт) һәм тәмуг (дузәх) арасындагы бәхәс-каршылык сурәтләнә:

Дузәх әйтер: “Мин артык, бохил коллар миндә бар,

Бохилларның буйныда утлуг зынҗыр көшән бар”.

Биһишт әйтүр: “Мин артык, пәйгамбәрләр миндә бар,

Пәйгамбәрләр алдында Кәүсәр вә хур, гыйльма бар”[49].

Шул рәвешле, аларның һәрберсе үзенең өстенлеген раслый. Мөназәрә ахырында бар нәрсәләрдән өстен Аллаһ булуы турындагы фикер шагыйрь тарафыннан әйтелә.

Мөрәббәгъ – дүртьюллык строфалары аааб, вввб, гггб рәвешендә рифмалашучы, төрле темаларга язылган лирик шигырь формасы. Гадәттә, һәр строфаның соңгы тезмәсе (шигырь юлы) бөтен әсәр өчен дә уртак була[50]. Әхмәд Ясәвинең суфичылык тәгълиматларын чагылдырган шигырьләрендә, мәсәлән, мөрәббәгъ жанрына караган кырыктан артык үрнәк табыла. Әйтик:

Гариф гашыйк җан милкидә әлем тартса,

Унисгез мең камуг галим голгол булыр.

Күңел кошы шаукъ канатып тукып очса,

Җөмлә вөҗүд йадин сайрар былбыл булыр.

Мәхәббәтне мәйданига үзин салса,

Мәгърифәтне мәйданига үзин орса,

Сер шәрабин эчеп, гашыйк рухы канса,

Мөддәтени гөлзаридә хуш гөл булыр[51].

“Бакырган китабы”на кертелгән түбәндәге шигырьдә (авторы – Ходадәт) исә һәр строфаның соңгы юлы кабатлана:

Көн-төн синең һиҗрәтеңдә хәйран булып,

Шәфкъ утыга бәгърем көяр бөрьян булып,

Каннар акар күзләремнән гирйан булып,

Йа Илаһым, ничек сине тапгай мына?

Заһидлар дик мәсҗед эчрә намаз үтәй,

Муллалар дик һәр йан бакып, китап ачай,

Гашыйклар дик җаным сиңа фида кылай,

Йа Илаһым, ничек сине тапгай мына?[52]

Димәк, төрки-татар суфичылык шигъриятендә төрле жанрлар урын ала, дип әйтә алабыз. Аларның аерым берләре, нигездә, шушы агым өчен генә хас булса (мигъраҗнамә, тәүхид, нәгыть һ.б.), икенчеләре төрки-татар сүз сәнгатенә шәрык әдәбиятыннан кергән һәм бик киң таралган, бүгенге көндә дә яңарыш кичергән жанрлар булып тора (газәл, мәдхия, мәрсия һ.б.). Суфичылык шигъриятендәге теге яки бу жанрга караган әсәрләр үзләренең эчтәлеге белән охшаш, алар илаһи гыйшык, Аллаһка табыну һәм сыену идеяләрен чагылдыралар. Жанрларның күптөрлелеге урта гасыр татар әдәбиятының үсешен раслый торган бер үзенчәлек булып тора.

        Мөселман дөньясында суфичылык (тасаувыф) гаять әһәмиятле урын тота. Ул гаять тә катлаулы, каршылыклы, фәлсәфи, дини, мәдәни, идеологик күренеш. Тасаувыфның нигезендә ислам мистицизмы һәм зөһедлек (аскетизм) ята, аның чыганаклары булып Коръән һәм сөннәт тора.

       Суфилар арасында бер әйтем киң тарала: “Белгән – сөйләми, сөйләгән – белми”. Илаһияттә танып белгәнне, рухи халәтне, чын хакыйкатьне башкаларга җиткерүнең бердәнбер юлы символлар һәм махсус билгеләр, терминнар аша икәнлеге аңлашыла. Суфиларның иң яраткан шөгыле – читләтеп, башкалар аңламаслык кинаяләр, образ һәм символлар теле белән сөйләшү.

Суфичылык әдәбиятының иң күренекле вәкилләре – Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакырганый. Алар үз шигъри әсәрләрендә иляһи гыйшык уты белән янучы лирик геройны сурәтли. Суфи шагыйрьләр фикеренчә, теге дөнья газапларыннан котылу юлы бары тик гыйбадәт кылуда гына. Суфичылык рухы белән сугарылган шигъри әсәрләрдә кешелеклелек сыйфатлары мактала, гуманизм идеясе күтәрелә. Аннан соңгы чорда әлеге агымны яңарткан әдипләрдән Мәүла Колый иҗаты игътибарга лаек. Үзенең хикмәтләрендә ул да гөнаһ өчен тәүбә кылу, үкенү, Аллаһның бар нәрсәне күреп, белеп торуы кебек мотивларны калку сурәтли, шул ук вакытта дини-суфичыл идеяләрне гаилә, ата-ана, хезмәт кебек дөньяви проблемалар белән бәйләп куя. Суфичылык идеяләре белән тыгыз бәйләнештә булган иҗатлардан тагын Кол Шәриф, Өмми Камал, Габиди, Шәмсетдин Зәки исемнәрен дә атарга кирәк.

Төрки-татар суфичылык шигърияте жанрлар төрлелеге белән дә характерлана. Аларның бер төркеме турыдан-туры шушы агым белән бәйле. Әйтик, тәүхид жанры Аллаһы Тәгаләнең барлыгын һәм берлеген исбатлаучы, фәлсәфи яктан вәхдәт-әл вөҗүд теориясенә таяна, ул Ш.Зәкинең “Игре юлларны куюбән, тугры юла варасы...”, “...Уйгангым килер” һ.б. шигырьләрендә чагылыш таба. Мондый шигырьләрдә Аллаһның берлеген раслау, аңа инану идеясе беренче планга чыга, лирик герой күңеле белән Илаһына сыена, аңа гына таяна, табына.

Мөхәммәд пәйгамбәр образын сурәтләүгә, зурлауга бәйле берничә жанр бар. Сиратен-нәби яки сирә жанры Мөхәммәд пәйгамбәрнең тәрҗемәи хәлен гәүдәләндерә. Аларда пәйгамбәрнең олуглыгы, изгелеге зурлана, әлеге жанр үрнәкләрен һәр суфи шагыйрь иҗатында диярлек табарга мөмкин. Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә ашуы – Мигъраҗ кичәсе белән бәйле шигырьләрне мигъраҗнамә дип атыйлар. Аның мисаллары: Мөхәммәд Чәләбинең “Мөхәммәдия” китабы, Ш.Зәкинең “Гашикъ ашәфәтнең биһүдә сайма аһыны...” шигыре, Сөләйман Бакырганый һәм Әхмәд Ясәви шигырьләре. Аларда мигъраҗ кешенең Аллаһка якынаюын да белдерә, аңа бәйле бурак образы Аллаһ белән илаһи гашыйкларның кавышу чарасы итеп карала. Мөхәммәд пәйгамбәрне зурлаган махсус шигырьләр – нәгытьләрдә пәйгамбәр образын идеаллаштырып бирү күзәтелә. Мәсәлән, Әхмәд Ясәви пәйгамбәрне фәкыйрьләрне сөюе, ярдәмчел һәм изге булуы өчен мактый. Мәүла Колый үз хикмәтләрендә пәйгамбәрне күптөрле эпитетлар белән зурлый, аның бөеклеген, ислам дөньясындагы урынын, мөэмин-мөселманнарга якынлыгын ача.

Суфичылык шигъриятендә мактау, һичшиксез, Аллаһ Тәгаләгә дә юнәлдерелергә мөмкин. Алар мәдхия жанрында да иҗат ителгәннәр. Мәрсия жанры да киң таралган жанрларның берсе булып тора. Аны Мәүла Колый иҗатында күзәтә алабыз. Анда, лирик геройның моң-зары һәм югалту хәсрәте белән бергә, вафат булган остазының Аллаһ юлындагы буйсынучанлыгы, фани дөньядан ваз кичүе кебек сыйфатлары мактала.

Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, моң-зарны яисә фаҗигагә таруны сөйләү формасындагы әсәрләр мөнәҗәт жанрына кертеләләр. Мөнәҗәтләрдә Аллаһка сыгыну, аннан гафу сорау мотивлары көчле чагылыш таба. Мөнәҗәт һәр суфи шагыйрь иҗатында табыла: Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Кол Шәриф, Мәүла Колый һ.б.

Суфичылык шигъриятендә газәл, касыйдә, мөназәрә һәм башка шәркый жанрлар белән дә киң таралган. Бигрәк тә мәхәббәт тематикасын ачкан газәл жанры актив. Газәл (гарәпчә: мәхәббәт шигыре) – “мөселман Көнчыгышы” поэзиясендә киң таралган лирик жанр. Аларда Аллаһ Тәгалгә булган илаһи гыйшык сурәтләнә.

Әхмәд Ясәви иҗатында бәхәс рәвешендә язылган мөназәрә жанрына да мисал табылды. Аның бер хикмәтендә оҗмах (биһишт) һәм тәмуг (дузәх) арасындагы бәхәс-каршылык сурәтләнә.

Мөрәббәгъ – дүртьюллык строфалары аааб, вввб, гггб рәвешендә рифмалашучы, төрле темаларга язылган лирик шигырь формасы – шактый киң таралган жанр булып тора. Ул шигырьдә әйтелгән фикерне ассызыкларга, идеяне тирәнәйтергә ярдәм итә. Һәр строфа ахырында кабатланган өлеш шулай ук шигырь аһәңен дә нигезли.

Шул рәвешле, суфичылык шигърияте жанрлар төрлелеге белән характерлана. Алар арасында турыдан-туры дини юнәлештәгеләре дә, дөньяви әдәбиятта киң таралган газәл, мөназәрә, мәдхия, мәрсия кебекләре дә бар.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

Чыганаклар:

  1. Бакырган китабы: ХII-ХҮIII йөз төрки-татар шагыйрьләре әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 240 б.
  2. Колый Мәүла. Хикмәтләр. – Казан: Иман, 2001. – 136 б.
  3. Миңнегулов Х., Ш.Садретдинов. ХIХ йөз татар әдәбияты ядкярләре. – Казан: КДУ нәшр., 1982. – 144 б.
  4. Ясәви Әхмәт. Хикмәтләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2000. – 147 б.

Фәнни әдәбият:

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1990. – 238 б.
  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – 231 б.
  3. Бакиров М.Х. Генезис и древнейшие формы общетюркской поэзии: Автореф. ... доктора филол. наук. – Казань, 1999.
  4. Бакиров М. Гомумтөрки поэзиянең генезис-яралуы һәм борынгы формалары. – Казан: Мәгариф, 2001.
  5. Бертельс Е.Э. Избранные труды. Т.3. Суфизм и суфийская литература. – М.: Наука, 1965. – 507 с.
  6. Кныш А.Д. Суфизм // Ислам: историографические очерки. – М.: Наука, 1991. – С.109-193.
  7. Миңнегулов Х. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар. – Казан: КДУ нәшр., 1988. – 198 б.
  8. Миңнегулов Х. Дөньяда сүземез бар... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 336 б.
  9. Миңнегулов Х. Гасырлар өнен тыңлап... – Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б.
  10. Мөхәммәтдинов Р. Суфичылык һәм урта гасырларда Идел буе мөселман мәдәнияте // Мирас. – 1993. – №12. – Б. 84-86.
  11. Сибгатуллина Ә.Т. Суфичылык серләре (төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар). – Казан: Матбугат йорты, 1998. – 368 б.
  12. Сибгатуллина Ә.Т. Илаһи гашыйклар юлыннан (суфичылык буенча очерклар). – Казан: “Кыйбла” нәшр., 1999. – 144 б.
  13. Татар әдәбияты тарихы: Алты томда: 1 том. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984. – 438 б.
  14. Шарипов А. М. Зарождение становление стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII-XIV вв.). – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2001. – 364 с.
  15. Яхин Ф. Татар шигъриятендә дини мистика         һәм мифология. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2000. – 185 б.


[1] Миңнегулов Х. Дөньяда сүземез бар... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – Б. 8.

[2] Сибгатуллина Ә.Т. Суфичылык серләре (Төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар). – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1998; Сибгатуллина Ә.Т. Илаһи гашыйклар юлыннан (суфичылык буенча очерклар). – Казан: “Кыйбла” нәшр., 1999.

[3] Яхин Ф. Татар шигъриятендә дини мистика һәм мифология. – Казан: Тат.кит.нәшр., 2000. – 185 б.

[4] Миңнегулов Х. Шәрык һәм татар әдәбиятында кысалы кыйссалар. – Казан: КДУ нәшр., 1988. – 198 б.; Миңнегулов Х. Дөньяда сүземез бар... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 336 б.; Миңнегулов Х. Гасырлар өнен тыңлап... – Казан: Мәгариф, 2003. – 335 б.

[5] Бакиров М.Х. Генезис и древнейшие формы общетюркской поэзии: Автореф. ... доктора филол. наук. – Казань, 1999; Бакиров М. Гомумтөрки поэзиянең генезис-яралуы һәм борынгы формалары. – Казан: Мәгариф, 2001.

[6] Шарипов А. М. Зарождение становление стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII-XIV вв.). – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2001. – 364 с.

[7] Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т.1. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. – 357 б.

[8] Кныш А.Д. Суфизм // Ислам: Историографческие очерки. – М.: Наука, 1991. – С.109.

[9] Татар әдәбияты тарихы: 6 томда. Т.1. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1984. – 357-358 б.

[10] Сибгатуллина Ә.Т. Илаһи гашыйклар юлыннан (суфичылык буенча очерклар). – Казан: “Кыйбла” нәшр., 1999. – 11 б.

[11] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.  – Б. 58.

[12] Шунда ук. – Б. 185.

[13] Миңнегулов Х., Ш.Садретдинов. ХIХ йөз татар әдәбияты ядкярләре. – Казан: КДУ нәшр., 1982. – Б. 72.

[14] Колый Мәүла. Хикмәтләр. – Казан: «Иман» нәшр., 2000. – Б. 81.

[15] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.  – Б. 185.

[16] Бакырган китабы: ХII-ХҮIII йөз төрки-татар шагыйрьләре әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – Б. 28.

[17] Шунда ук. – Б. 154.

[18] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.  – Б. 185.

[19] Сибгатуллина Ә.Т. Суфичылык серләре (Төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар). – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1998 – Б. 224.

[20] Ясәви Әхмәт. Хикмәтләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2000. – Б. 79.

[21]Кара: Сибгатуллина Ә.Т. Суфичылык серләре (Төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар). – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1998. –
Б. 224.

[22] Бакырган китабы... – Б. 179.

[23] Сибгатуллина Ә.Т. Суфичылык серләре (Төрки-татар шигъриятендә дини-суфичыл символлар, образлар, атамалар). – Казан: “Матбугат йорты” нәшр., 1998– Б. 71.

[24] Бакырган китабы... – Б. 173.

[25] Ясәви Әхмәт. Хикмәтләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2000. – Б. 35.

[26] Колый Мәүла. Хикмәтләр. – Казан: «Иман» нәшр., 2000. – Б. 78.

[27] Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 106.

[28] Колый Мәүла. Хикмәтләр. – Казан: «Иман» нәшр., 2000. – Б. 91.

[29] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007. – Б. 109.

[30] Шарипов А. М. Зарождение становление стихотворных жанров в древнетюркской и тюрко-татарской литературе (VIII-XIV вв.). – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2001. - С. 304.

[31] Бакиров М.Х. Генезис и древнейшие формы общетюркской поэзии: Автореф. ... доктора филол. наук. – Казань, 1999. – С. 75.

[32] Бакиров М. Гомумтөрки поэзиянең генезис-яралуы һәм борынгы формалары. – Казан: Мәгариф, 2001. – Б. 227.

[33] Мәүла Колый. Хикмәтләр. – Казан: Иман, 2001. – Б. 15.

[34] Мәүла Колый. Хикмәтләр. – Казан: Иман, 2001.– Б. 15.

[35] Шунда ук. – Б. 16.

[36] Шунда ук. – Б. 17.

[37] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.  – Б. 125.

[38] Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – Б. 120.

[39] Ясәви Әхмәт. Хикмәтләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2000.– Б. 74.

[40] Бакырган китабы... – Б. 19.

[41] Шунда ук. – Б. 81.

[42] Ясәви Әхмәт. Хикмәтләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2000.– Б. 63.

[43] Әдәбият белеме сүзлеге / Төз-ред. А.Әхмәдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – Б. 34-35.

[44] Сибгатуллина Ә.Т. Илаһи гашыйклар юлыннан (суфичылык буенча очерклар) / Ә.Т.Сибгатуллина. – Казан: “Кыйбла” нәшр., 1999. – Б. 19.

[45] Бакырган китабы... – Б. 79.

[46] Колый Мәүла. Хикмәтләр. – Казан: «Иман» нәшр., 2000. – Б. 72.

[47] Бакырган китабы... – Б. 133.

[48] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.  – Б. 124.

[49] Ясәви Әхмәт. Хикмәтләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2000.– Б. 125.

[50] Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: Мәгариф, 2007.  – Б. 125.

[51] Ясәви Әхмәт. Хикмәтләр. – Казан: “Иман” нәшр., 2000.– Б. 79.

[52] Бакырган китабы... – Б. 105.



Предварительный просмотр:

Сыйныфтан тыш чара

 Тема: “Нәүрүз – ул яз бәйрәме!”

I алып баручы:- Нәрсә соң ул Нәүрүз?

  • Нәүрүз ул  - Яңа ел, яңа көн дигән сүз.
  • Нәүрүз – хезмәт халкы – игенчеләр бәйрәме.
  • Хөрмәтле дуслар, кунаклар, без дә бүген Язны – Нәүрүзбикәне каршы алырга җыендык.

Төрки бабаларыбызның онытыла барган изге бәйрәмнәре, аларның гореф гадәтләре,ниһаять безнең көннәргә әйләнеп кайта башлады. Көннең төнне куып җиткән вакытында ерак бабаларыбыз Язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар.

Нәүрүз – күп кенә халыкларның иске календаре буенча Яңа ел бәйрәме. “Нәүрүз мөбәрәкбад!” Бу котлау сүзе безгә борынгы бабаларыбыз авазы булып бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Һәр елны 21 мартта алар язны, яз белән бергә Яңа елны каршылаганнар.

21 март – язфасылының көн белән төн тигезләшкән көне. Бу астрономик вакыт та, ягъни табигатьтә чын – чынлап яз башланган вакыт.

Кояш  календаре белән яшәүче төрки халыкларда нәкъ шушы көннән Яңа ел башланган. Ислам дине кабул ителгәннән соң, төрки халыклар ай календарена (Һиҗри) күчкәч тә бу традиция сакланып калган.

Һәрбер илдә бу бәйрәм төрлечә аталган. Аны японнар – “Риссон”, кытайлар - “чуньцзе», славяннар – “ масленица”,Урта Азиядә яшәүчеләр һәм Себер, Идел – Урал якларында яшәүче төрки халыклар “нәүрүз “ дип йөрткән.Фарсы теленнән күчергәндә, ул “Яңа ел” дигәнне адлата. Ә төрки халыкларда бу бәйрәмнең тагын “ел башы” дигән исеме бар.  

Бәйрәм итүнең гореф – гадәтләре, йолалары буыннан буынга күчеп, безнең заманнарга хәтле килеп җиткән. Бәйрәмдә бер – береңне татлы ризык белән сыйлау төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу -  тормыш гел  шулай баллы булсын, дигәнне аңлаткан. Тормыш гөлләр кебек күркәм булсын дип, чәчәкләр бүләк иткәннәр. Уңыш яхшы булсын дип, бер – берсенә су сибешеп уйнаганнар. Шул ук көнне, буй – буй итеп, җиде җиргә җиде төрле кыяклы үсемлек утыртканнар, аларның ничек үсүенә карап, булачак уңыш турында фикер йөрткәннәр.

Сүзуңаеннан әйтик, 7 саны, дөресрәге, “җиде” сүзе эчендә, Көнчыгыш халыклары аңлавынча, серлелек, тылсым көннәрендә ризык әзерләүнең аерым бер йоласына аеруча игътибар ителә. Өстәлдә ашамлыкның җиде төрле булу мәҗбүри. Аларның исеме “С” хәрефеннән башланырга тиеш. “Сиб” – алма, “Сир” – сарымсак, “Сәбзи” – тәлинкәдә шытып, үреп чыккан орлык һ.б. Болардан тыш, “Сумалак” дигән ризык аеруча хөрмәт ителгән. Ул үргән бодайдан әзерләнгән.  Шуңа игътибар итегез, ул да сихри “С” хәрефеннән башлана. Бу ашамлык турында беричә риваять бар.

Шуларның бересендә тыныч шәһәрне дошман камап алуы турында сөйләнә. Алар җирле халыкны кырып бетергән, байлыгын талаган. Озакламый шәһәрдә бернинди азык та калмаган. Халык ачлыктан бөтенләй кырыла, үлә башлаган. Ләкин исән калган берничә хатын – кызның берсе үзен дә, балаларны да рәхимсез үлемнән саклап кала алган. Ул очраклы рәвештә генә,үргән бодай орлыкларын тапкан булган. Аларны бөртекләп җыеп алган да, өенә кайтып, ашарга әзерләгән һәм үз бабаларына, туганнарына һәм башка ач кешеләргә ашаткан. Әнә шулай,үргән бодай орлыгы кешеләрне ач үлемнән коткарган.

Шуңа күрә һәр язда “сумалак” әзерләү гадәткә кергән. Нәүрүз бәйрәмен үткәргәндә, ул төп ризыкларның берсе булган. Бу вакытта кешеләр бер – берсенә төрле әкият, вакыйга, хикәят сөйлиләр, җырлыйлар,уйныйлар, төрле шаян – көлкеле сүз әйтешеп, күңел ачалар.         

 Кешеләр матур теләкләрен аңа әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән әйгә кереп, теләк теләп, сый – нигъмәт җыеп йөргәннәр.

II алып баручы:

Нәүрүз килә,Нәүрүз!

Бу тәмле сүз.

Җир йөзендә тоташ бер ямьул.

Җир – табигать белән кеше җанын

Игез – тигез иткән бәрәм ул.

Нәүрүз килә, Нәүрүз!

Бу татлы сүз.

Яз дигән сүз,яшьлек дигән сүз.

Тирәбездә бөтен тереклекне

Шул бәйрәмгә дәшик дигән сүз.

Мөбарәкбад Нәүрүз!

Кил, түргә уз!

Яңарыштан дөнья шатлансын,

 Асылына кайтсын рухларыбыз,

Халкыбызның җаны сафлансын.

II алып баручы:

  • Нәүрүз юлга чыккан бит,

Умырзая шыткан бит.

I алып баручы:

Хуш киләсең Нәүрүз, хуш киләсең,

Кышлар буе көттек үзеңне.

Оланнарга инде ач йөзеңне,

Һәм ирештер татлы сүзеңне.

Нәүрүз:

Мин үзем дә сезне сагынып килдем,

Теләкләрем ихлас күңелдән:

Юлыгызга якты бәхет юрап,

Яз гөлләре булып сибелгән.

Яр буенда әнә ут чәчәкләр –

Учлап кояш сипкән шикелле.

Алар минем сезне сагыныумнан

Шытып чыккан гөлләр бит инде.

I алып баручы: - Әйдә,түргә уз, Нәүрүзбикә туганыбыз, түргә уз!

  • Исән – имин генә килдеңме, хәвеф – хәтәрләр күренмәдеме?

(Нәүрүзне кәнәфигә утырталар)

Нәүрүзбикә: - Илләр йөрдем, дөнья гиздем, инде менә сезгә килдем! Әссәламегаләйкем, кардәшләр! Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Егетләр барысы бергә :“Вәгаләйкемәссәлам!”

(Нәүрүзбикәгә сөлге белән ипи – тоз китереп тоттыралар)

Нәүрүзбикә: - Хөрмәтегезгә зур рәхмәт, кардәшләр! (Ипи – тозны өстәлгә алып куя.)

  • Икмәк быел да табын түрендә булсын.

I алып баручы: - Ай, рәхмәт, изге теләгеңә рәхмәт, Нәүрүзбикә!  

1нче егет:

Ни әйтерсең үзләрен:

Сайрап тора сүзләре,

Былбыл дию үзләрен,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

2нче егет:

Мәгънә бардыр сүзләрдә,

Әйтим – белең сезләр дә, -

Бәйрәм килде безләргә,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

3нче егет:

Сайрамаган, кош булмас,

Кошларга һич иш булмас.

Болар кеби һич булмас,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

4нче егет:

Көн йөгердек, белмәдек,

Төн йөгердек,тынмадык,

Сезгә килеп җырладык:

Без Нәүрүзне зурладык.

5нче егет:

Агымсулар кичтек без,

Сезгә килеп җиттек без,

Нәүрүз әйтеп үттек без,

Нәүрүз мөбәрәкбад.

6нчы егет:

Җырлап килдек сезләргә,

Әйтсәңез лә безләргә,

Хәер – дога сезләрдә,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

7нче егет:

Бу көн безләр – талиббыз,

Сырхауларга табиббыз,

Сезгә килдек,танып без,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Барысы бергә:Нәүрүз мөбәрәк булсын,

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

I алып баручы:  - Хәзер бәйрәмгә килгән егетләрнең  акылларын, тапкырлыкларын, көчләрен сынап карау вакыты җитте.

1 Бирем: - Татар халкы  мәкаль, әйтемнәргә бай халык.

  • Мин башын әйтәм. Сез дәвам итегез, һәр команда чиратлашып әйтә җавапларын.

(Җырлы – биюле уен “Гөлбану”)

 2 бирем: Егетләрнең уңганлыгын тикшереп карыйк әле. Бирелгән чәчәкләрдән матур итеп, тиз такыя үрергә кирәк булыр. Җиңүче шул ,кем такыяне үреп бетереп Нәүрүзбикәгә кигерә. Башладык.

3 бирем: Өлгерлеген ,җитезлеген  белер өчен тагын бер уен уйнап алык. Бу уенны элек безнең бабаларыбыз яз җиткәч, тау битләрендә җир күренә башлагач уыный торган булганнар. Уен “Йомырка тәгәрәтү” дип атала. йомырканы алып идендә тәгәрәтеп җибәрергә кирәк. Кемнең йомыркасы озаграк әйләнә шул җиңүче була.

4 бирем: Конвертта карточкада сүзләр язылган. Командаларга шул сүзләрне кулланып “Яз” темасына 4юллык шигырь язарга кирәк.

(Командаларга һәрбер бирем өчен очкога конфет бирелә. Ахырда кайсы команданың конфет саны күбрәк булса шул җиңүче булып таныла)

Бәйрәм күмәкләшеп  “ Бәхеттә шатлыкта” дигән җыр белән төгәлләнә һәм бөтен укучылар,бәйрәмгә килгән кунаклар өстәл артына утырып чәй эчәләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

Дәрес планы. 2 нче сыйныф рус төркеме татар теле. Тема: Кая? соравы һәм аңа җавап формасы

Урок По татарскому языку во 2 классе русскоязычной группы. Автор учебника Хайдарова Р.З....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.4 сыйныф, рус төркеме.ФГОС

4 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби укудан Р. З. Хәйдарованың "Күңелле татар теле" дәреслеге буенча эш программасы....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.2сыйныф, рус төркеме. ФГОС

Р. З. Хәйдарованың "Күнелле татар теле" дәрелеге буенча татар теле һәм әдәби укудан рус төркемнәре өчен эш программасы. 2сыйныф,...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

Татар телендә сүз төркемнәре 4 класс

Башлангыч сыйныфта сүз төркемнәрен өйрәнү Һәм белемнәрне ныгыту...