“Казан политехник көллияте” Тема: “ Татар телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы”. Башкарды: Казан политехник көллиятенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Вәлиева Эльвира Рәфхәт кызы Казан - 2019 Татар телендә сүзтезмә
статья

Валеева Эльвира Рафхатовна

Тел аралашу, аңлашу коралы гына түгел,ул халыкның рухи эшчәнлеген чагылдыручы чара да.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tatar_telend_suztezmlrnen_sinonimlygy_valeeva_elvira.doc128 КБ

Предварительный просмотр:

“Казан политехник көллияте”

Тема: “ Татар телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы”.

Башкарды:

Казан политехник көллиятенең

татар теле һәм әдәбият укытучысы

Вәлиева Эльвира Рәфхәт кызы

 

Казан  - 2019

Татар телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы

Тел – катлаулы күренеш. Тел  аралашу,  аңлашу  коралы гына  түгел,  ул  халыкның  рухи эшчәнлеген  чагылдыручы  чара  да.  Анда  халыкның  рухы  да,  табигате  дә һәм  тормыш-көнкүреше дә ачык чагыла. Шуңа күрә тел хәзинәсен үзләштерү генә җитми, аны гамәли яктан куллана белү һәм тел күнекмәләренә  ия  булу да бик әһәмиятле. Тел  кагыйдәләрен  дөрес һәм төгәл  куллану, матур  һәм  чиста  итеп  сөйләшә  белү – югары мәдәниятлелек һәм зыялылык билгесе. Тел кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, аларның  үз-үзен тотышын  да, җәмгыятьтәге урыннарын да билгели.[1] Шуңа мөнәсәбәтле, тел берәмлекләрен дөрес, урынлы куллану проблемасының әһәмиятлелеге ачык күзаллана. Татар телендәге синтаксик берәмлекләрне урынлы куллану мәсьәләре белән синтаксик стилистика шөгыльләнә.

Синтаксик стилистика, гомуми стилистиканың аерым тармагы буларак, хәзерге татар әдәби сөйләменең кулланылышын төп өйрәнү объекты итеп ала. Төп предметы булып телдәге синтаксик берәмлекләрне сөйләмдә стилистик куллану санала. Тел чаралары бихисап һәм төрле булганга, синтаксик стилистика аларны сайлап алу, әдәби тел нормаларына, тел культурасы кагыйдәләренә яраклаштырып куллану мәсьәләләрен дә ачыклый. Фикер ачыклыгына, сөйләмнең тигез агышына ирешү өчен, фикерне төгәл бирердәй сүзтезмә, әйләнәмә һәм җөмләләрне телебез хәзинәсеннән сайлап ала белү таләп ителә.[2] Әдәби телне, сөйләм культурасын үстерүдә һәм стильне камилләштерүдә бигрәк тә синтаксик синонимнарга игътибарны юнәлтү әһәмиятле. Сүзтезмәләрнең синонимлыгы мәсьәләсен аңлап эш итү дә  югары зәвыклы сөйләмнең бер шарты булып тора. Матур әдәбият әсәрләре телендә исә бу күренеш сәнгатьчә эшләнешнең камиллеген тәэмин итә торган бер факторга да әйләнеп китә. Әдәбиятта сүзтезмәләрнең синонимлыгын өйрәнү синтаксик стилистиканың практик әһәмиятен билгели.

Әлбәттә, синтаксик синонимнар, аерым алганда, сүзтезмәләрнең синонимлыгы мәсьәләсе тел белемендә шактый өйрәнелгәннәрдән санала. Рус тел белемендә моңа карата җитди хезмәтләр узган гасырның 70 нче елларында ук дөньяга чыга. Шундыйлардан Н.Д.Арутюнова, Л.Д.Чеснокова, М.М.Копыленко хезмәтләре, В.Г.Гак һәм О.П.Ермакованың семантик сыешу мәсьәләләренә караган мәкаләләре күп кенә башка тикшеренүләргә дә нигез итеп алына.[3]

Татар тел белемендә 1963 елда Ш.Ханбикованың “Татар телендә синонимнар”[4] исемле хезмәте дөнья күрә. Бу китапта синтаксик синонимнар бик җентекле итеп тикшерелә. М.Зәкиевнең “Синтаксический строй татарского языка” дигән хезмәтендә[5] (1963) синтаксик һәм аналитик җөмләләрнең синонимлыгы, сүзтезмәләрнең синонимлыгы һ.б. мәсьәләләр карала. Татар тел белемендә синтаксик стилистика өлкәсендә гаять тә зур хезмәт куйган галим – С.Ибраһимов. Аның хезмәтләрендә[6] синтаксик берәмлекләрнең үзара синонимлыгы проблемасы бик тә җентекле итеп анализлана. “Татар грамматикасы”ның өченче томында да безне кызыксындырган мәсьәләгә зур урын бирелә. Биредә кушма җөмәләләрнең синонимлыгы турында сүз алып барылганда, әлеге мәсьәлә трансформацион синтаксис кысаларында карала. Грамматика авторлары билгеләвенчә, билгеле бер семантиканы телдә төрлечә бирү мөмкинлеген, ягъни аның синонимнар байлыгын өйрәнгәндә, бер синтаксик төзелмәне аның шул ук мәгънәдәге башка синонимик парына әйләндерү юлы белән сөйләм төзелеше байлыгын ачу трансформацион синтаксисның бурычы санала. Бу синтаксис стилистик синтаксис буларак үстерелә. Трансформацион синтаксис бер төр сөйләм берәмлеген аның синонимик парына әйләндерү (трансформацияләү) алымы белән эш итә.[7]

Димәк, татар тел белемендә сүзтезмәләрнең үзара синонимлыгы мәсьәләсе телчеләрне һәрдаим кызыксындырып килгән. Әмма әлеге мәсьәләнең бүгенге татар әдәби телендә торышын махсус яктырткан, матур әдәбият белән бәйләнешле тикшергән хезмәт әлегә юк. Бу эшебезнең әһәмиятен арттыра.

Эшенең методологик нигезен С.Ибраһимовның “Татар телендә синтаксик синонимнар” һәм “Синтаксик стилистика” хезмәтләре, “Татар грамматикасы”ның өченче томы тәшкил итте.

Мисаллар өчен кулланылган чыганаклар: Ахунов Г. “Әсәрләр, II том. Повестьлар”, Әпсәләмов Г. “Газинур”,Гыйматдинова Н. “Ак торна каргышы” Мәһдиев М. “Без – кырык беренче ел балалары”, “Фронтовиклар”,Еники А.”Бер генә сәгатькә”, “Туган туфрак”, Кәбиров М. “Елмаю” , вакытлы матбугаттан “Сабантуй” һәм “Шәһри Казан” газаталары һәм башкалар.

Татар әдәби телендә сүзтезмәләр һәм аларны өйрәнү тарихы

Сүзтезмә – җөмлә төзүдә катнашучы синтаксик берәмлек. Әгәр әзер җөмләне таркатсак, иң элек сүзтезмәләргә бүленергә тиеш булабыз.

Ике яки берничә мөстәкыйль сүзнең төгәлләүле мөнәсәбәткә керүе нәтиҗәсендә ясалган һәм төгәлрәк төшенчәне белдерә торган төзелмә сүзтезмә дип атала. Сүзтезмә төшенчәне башка шуңа охшаган төшенчәләрдән аерып, конкретлаштырып күрсәтә. Аерым сүз төшенчәне гомумән генә атый. Сүзтезмә төшенчәне төгәлләп атый. Мәсәлән: тау – аерым сүз, гомумән, теләсә нинди тауны атый; шуа торган тау – сүзтезмә, тауны башка төрле таулардан аерып (шуа торган икәнен әйтеп), конкретлаштырып атый, ягъни төгәлрәк төшенчәне белдерә.[8]

Сүзтезмәгә хәбәрлек һәм модальлек белдерү хас түгел. Шуның өчен сүзтезмә аралашу процессында шул килеш кенә кулланыла алмый. Ул аралашу процессына я, хәбәр итү интонациясе белән әйтелеп, җөмлә буларак килеп керә, мәсәлән: Кыш. Салкын һава. Яфрак кадәрле кар төшә (Г.Тукай), яисә җөмлә эчендә кулланыла, мәсәлән: Утта булган кирпеч кире купмас, эштә булган тимер тутыкмас (М.Җәлил) дигән җөмләдә утта булу, утта булган кирпеч, эштә булу, эштә булган тимер дигән сүзтезмәләр бар. Сүзтезмәдәге ияртүче сүз җөмләнең теләсә кайсы кисәге була ала, иярүче сүз исә бары иярчен кисәк кенә булып килә. Җөмләдә нинди функция үтәүгә карап, сүзтезмә үзенең формасын да үзгәртә: Студентлар өчен яңа торак төзелде. Студентлар яңа торакка күчтеләр. Студентлар яңа торакны бик яраттылар.[9]

Сүзтезмә ике яки берничә сүздән торырга тиеш: әни белән бару, озын чәчле кыз. Шулай булмаса, яки ул бер мөстәкыль һәм бер ярдәмлек сүздән торса, аны сүзтезмә дип әйтеп булмый, чөнки ярдәмлек сүзләрнең лексик мәгънәләре юк, шуңа күрә алар мөстәкыйль сүзләр белән төгәлләүле (ачыклаулы) мөнәсәбәткә керә алмыйлар, мәсәлән: әни белән, укытучы булып, урманга кадәр һ.б.

Татар телендә сүзтезмәләрне өйрәнү 19 гасырның беренче яртысында ук башлана. Бу эшне киң планда А.Троянский үзенең “краткая татарская грамматика” (1814) китабында башкара. Автор теләсә нинди сүзләр тезмәсен, хәтта, мәсәлән, исем белән бәйлектән торган тезмәне дә (әти белән, синең өчен) сүзтезмәгә кертә. Ләкин әле ул иярүче һәм ияртүче сүзләргә, бәйләүче чараларга, сүзләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтләренә бөтенләй игътибар бирми.[10]

19 йөзнең урталарына таба грамматикада логик юнәлеш өстенлек алып, сүзтезмәләрне тикшерү иярчен кисәкләрне өйрәнү белән алыштырыла. Бары К.Насыйри гына үзенең хезмәтләрендә сүзтезмәләрне аерым алып тикшерә. Сүзтезмә хәбәр итүдә катнашса (бала йоклый), ул аны тулы сүзтезмә дип атый, исем сүзтемәләрне ким сүзтезмәгә кертә.[11]

Җ.Вәлиди үзенең “Татар теленең грамматикасы” (1919) дигән хезмәтендә сүзтезмәләрне өч төргә бүлә: аеру тәркибе (яхшы кеше), теркәү тәркибе (шәкертнең китабы, Урал тавы), хөкем тәркибе. Соңгысына барлык фигыль сүзтезмәләрне кертә.

К.Насыйри һәм Җ.Вәлиди үзара тезүле бәйләнештәге сүзләрне сүзтезмә дип танымыйлар, ләкин җөмләләрне сүзтезмәләрнең бер төре итеп карыйлар. Димәк, аларча, сөйләмнең иң зур төп берәмлеге – сүзтезмә, сүзтезмә эчендә генә җөмлә каралырга тиеш.

Хәзерге вакытта сүзтезмәләргә үзара төгәлләүле мөнәсәбәттә тора торган сүзләрне генә кертеп өйрәнәләр һәм сүзтезмәләрне җөмлә эчендә генә карыйлар.

Татар телендәге сүзтезмәләр турындагы карашларны гомумиләштереп, фәнни нигездә киң яктыртып биргән хезмәт – “Татар теле грамматикасы”ның өченче томы. Бу хезмәттә әйтелгәннәрдән сүзтезмә турында түбәндәге фикерләрне аерып чыгарырга мөмкин[12].

Сүзтезмә – кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә кереп, бер конкрет мәгънә белдерүе. Аерым сүз төшенчәне гомумән генә атый, сүзтезмә төгәлләп, башка шуңа охшаган төшенчәләрдән аерып, конкретлаштырып күрсәтә. Димәк, сүзтезмә билгеле бер шартларда оеша:

1) кимендә 2 мөстәкыйль сүз булырга тиеш;

2) бу сүзләр арасында ачыклаулы мөнәсәбәт була;

3) сүзләрне бәйләүдә татар теленә хас булган бәйләүче чаралар катнаша. Ул чаралар ияртү

че сүз составында була.

4) ул хәбәр итми, хәбәр итү интонациясенә ия түгел, бары тик төшенчә генә белдерә.

Сүзтезмә ике компоненттан тора:

- иярүче (төшенчәне конкретлаштыра)

- ияртүче (төп фикерне оештыра).

Татар телендә, гомуми кагыйдә җирлегендә, гадәти сөйләмдә иярүче сүз ияртүче сүздән алда килә. Тойгылы сөйләмдә тәртип үзгәрергә мөмкин: Менәргә иде Урал тауларына.

Составы ягыннан сүзтезмәләр ике төрле була:

  1. Гади (ике мөстәкыйль сүздән генә тора: ак күлмәк)
  2. Катлаулы сүзтезмәдә икедән артык мөстәкыйль мәгънәле сүз була һәм алар гади сүзтезмәләргә таркала алмый: бер атнадан кайту., ике чиләк су.

Тарихи үсеш ягыннан сүзтезмәләр ике төрле була:

1) гадәти яки ирекле сүзтезмәләр: ике мөстәкыйль мәгънәле сүз сөйләм барышында оеша: дустымны очрату.

2) калыплашкан сүзтезмә, ягъни фразеологизмнар: кәкре каенга терәтү.

Синтаксис фәне ирекле сүзтезмәләр белән генә эш итә.

Фразеологик сүзтезмәләр тел гыйлеменең фразеология дигән бүлегендә өйрәнеләләр.

Сүзтезмәләрне өйрәнүнең максатлары, кыска гына әйткәдә, түбәндәге өч сорауга җавап бирү дигән сүз:

1) Кайсы сүз төркемнәре кайсыларын ияртә ала? Шуның нигезендә, сүзтезмәнең исеме билгеләнә: исем сүзтезмәләр, фигыль сүзтезмәләр, сыйфат сүзтезмәләр һ.б. Авыл кызы – исем сүзтезмә (исемле исем сүзтезмә).

2) Иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди чара ярдәмендә буйсынган? Бәйләүче чаралар дигәндә, зат кушымчалары катнашмый. Мәсәлән, укысам беләм (бәйләүче чара – са кушымчасы).

3) Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасында нинди мәгънә мөнәсәбәте урнаша. Мәсәлән: матур китап – иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган предметның билгесен белдерә.

Шул рәвешле, татар телендә сүзтезмәләр синтаксисның иң кечкенә берәмлеге булып торалар һәм җөмлә эчендә каралалар. Телебездә сүзтезмә компонентларын бәйләүче чаралар гаять күп һәм төрле, бу исә сөйләм процессында аларны урынлы куллану һәм синоним вариантларны сайлап алу мөмкинлеге бирә.  

Татар әдәби телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы мәсьәләсе

Синтаксик синонимнарга биргән гомуми билгеләмәгә таянып, сүзтезмәләрнең синонимлыгына карата да аны бу рәвешле алып була: Компонентлары (иярүче һәм ияртүче сүз) арасындагы мәгънә мөнәсәбәте һәм синтаксик функцияләре белән бер-беренә якын, ә төзелешләре, бәйләүче чаралары белән аерыла торган сүзтезмәләр үзара синоним булалар.[13]

Шулай итеп сүзтезмәләрнең синонимлыгы турында фикер йөртү ул – нигездә, бәйләүче чараларның күп төрлелегеннән файдалану, аларны эшкә җигү дигән сүз. Сүзтезмә төп синтаксик берәмлек булмыйча, бәлки ярдәмче итеп кенә саналганга һәм җөмлә эчендә генә кулланылганга күрә, мисалларны да җөмләләр белән биреп барырга кирәк була.

Бер җөмлә эчендә иярүче сүз ияртүче сүзгә нинди дә булса бәйләүче чара белән ияреп, билгеле бер мәгънә мөнәсәбәтен бирсә, икенче җөмләдә шул ук мәгънә мөнәсәбәтен, шул ук синтаксик функцияләр җирлегендә башка бәйләүче чара аша чагылдырып була. Бу очракта ике сүзтезмә үзара синтаксик синоним итеп карала. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә сүзтезмәдә бәйләүче чара буларак төшем килеше кушымчасы кулланылган: Бармак “А” хәрефен узды (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”). Икенче җөмләдә инде язучы чыгыш килеш кушымчасына мөрәҗәгать итә: Баязитова чатнаган иреннәрен шатлыгыннан ялап ала – бармак “Б” хәрефеннән дә узды (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”). Бу ике җөмләдәге хәрефен узу һәм хәрефеннән узу сүзтезмәләре бер-берсенә синоним булалар. С.М.Ибраһимов билгеләвенчә, мондый сүзтезмәләрнең синонимлыгы икенче дәрәҗә синтаксик синоним санала: алар бары тик бәйләүче чаралары белән генә аерылалар, төзелешләрендәге аерма бары тик шуңа гына бәйләнгән.[14]

Сүзтезмәләрдә беренче дәрәҗәдәге синтаксик синонимнр да бар. Мәсәлән, эзләгәнен кеше һәрвакыт табар дигән мәкальне икенче төрле Кеше ни эзләсә, шуны һәрвакыт табар рәвешендә дә әйтәләр. Беренче мәкальдәге сүзтезмәгә (эзләгәнен табу), синоним итеп, бөтенләй башка төзелештәге мәкаль йөртелә. Төзелешләре белән аерылып торган мондый синонимнар структур яктан беренче дәрәҗәдәге синоним итеп карала.

Беренче дәрәҗәдәге синонимнар хәзерге шигърияттә фразеологизмнарны үзгәреп төзүгә бәйле рәвештә дә барлыкка килә. Мәсәлән, “Йодрык” шигырендә Зөлфәт, йөрәккә (кара) кан булып укмашу  һәм йодрык булып берләшү тотрыклы сүзтезмәләрен бергә кушып, канлы йодрык булып укмашу индивидуаль фразеологик берәмлеген барлыкка китерә. Бу алым аңа милли азатлык көрәше  белән сугарылган шигырендә татар халкы язмышын тагын да ачыграк, үтемлерәк итеп күрсәтү өчен кирәк булган. Мәгънәләре һич якын булмаган ике берәмлекне кушып, Зөлфәт татар халкының, милләтнең күңелендә кайнаган хисләрне җиткерә алган. Йөрәгендә кара кан булып укмашкан хәсрәт, ирексезлек, изелеп яшәү аларны бер йодрык булып тупланырга мәҗбүр иткән. Ә мондый көч – ничә еллар азатлыка сусап яшәгән халык көче исә һәртөрле киртәләрне җиңәргә сәләтле һәм лаек, дип әйтергә тели төсле әдип:

Укмаша ул канлы йодрык

                                 булып,

Ә Россиянең иң зур түрәсе

Шул йодрыктан көлә —

                                белми көлә

Кем башына аның бәрәсен.

                                 (Зөлфәт “Йодрык”)

Әлеге мисалда югарыда каралган ике фразеологизмдагы сүзтезмәләргә (кан булып укмашу, йодрык булып берләшү) синоним буларак башка берәмлек – йодрык булып укмашу кулланылган.

Димәк, сүзтезмәләрдәге синонимнар үзләренең структур төрләре белән икегә бүленеп йөртелә икән.

Шул рәвешле, үзебез әйтергә теләгән мәгънә төсмере чагылыш тапсын дисәк, ике сүзне үзара дөрес бәйли белергә кирәк. Ә бәйләүче чаралар телдә бик күп төрле. Бу муллыктан файдалану синоним сүзтезмәләрне китереп чыгара: бер очракта нәкъ менә бу сүзтезмә бик урынлы, ипле килә, ә икенчесендә шул ук эчтәлекне аңлата торган, тик башкачарак ясалган сүзтезмә кулай була. Шуның өчен дә телгә игътибарлы кешеләр синонимик төрләрдән оста файдаланалар, телне баетуда, мәгънә нечкәлекләрен төгәл бирүдә һәм сөйләмне җанлы итүдә аңа таяналар. Синоним сүзтезмәләрне куллану телгә матурлык бирә, кабатлаулардан коткара. Якын мәгънәне бирүче синонимик төрләр кулланылмыйча, нинди дә булса бер чара белән генә ясалган төзелмә алындымы, сөйләм үзенең яңгырашын, нәфислеген югалта. Каләм әһелләре моңа һәрвакыт игътибар бирәләр. Әйтик, Ә.Баяновның “Тау ягы повесте”нда мондый җөмләләр бар: Тугаш бабалары бердәнбер оныгына әнә шул онытылган матурлыкларга хәтле терелтеп күрсәтергә җыена – Оныгына барыбер авылның һәм узган, һәм хәзерге ямьнәрен күрсәтеп чыгарга сүз биреп кайткан. Әлеге җөмләләрнең берсендә бәйләүче чара  буларак юнәлеш килеш кушымчасы+хәтле бәйлеге кулланылган, ә икенче җөмләдә исә, шул ук мәгънә мөнәсәбәтен белдерү өчен, төшем килеш кушымчасы алынган.

Бәйләүче чараларны сайлап алганда, берничә гомуми кагыйдәне истән чыгармау хәерле:

1. Татар әдәби телендә бәйләүче чараларның күпләгән төре бар, алар ярдәмендә иң катлаулы мәгънәне җиңел төшендереп бирү генә түгел, иксез-чиксез төсмерләрне дә нәзакәтле итеп чагылдырып була. Мәсәлән, киләсе мисалларда Ә.Еники бер үк мәгънә төсмерен ике төрле бәйләүче чара ярдәмендә җиткергән: ...Мәрьям абыстай (...) карт юкәләр ышыгындагы тәбәнәк кызыл станциягә һәм аңардан ике якка сырт буйлап “көмеш дилбегә” төсле сузылып киткән юлга карап торырга ярата иде – Һәм менә ул күңеле моңсу сагыш белән тулган яки бер дә сәбәпсез эче пошкан минутларда тәрәзәдән тимер юл буена карап торырга гадәтләнде (Ә.Еники “Бер генә сәгатькә”). Бу мисалларда юлга карап тору һәм юл буена карап тору сүзтезмәләре үзара синоним булып киләләр.

2. Бәйләүче чара, җөмләдә сүзләрне куллангандагы кебек, урынсыз кабатлауларны сыйдырмый. Әйтик, киләсе җөмләдә бер үк төрле бәйләүче чараның кулланылуы аһәңлелекне киметкән: Аннан директорлар шул үзәкнең балалар әдәбияты музееның экспонатлары белән таныштылар. (Сабантуй. – 2008. – 12 гыйнвар). Әлеге җөмләдә иялек килеш кушымчасының бәйләүче чара буларак кулланылуы яңгырашка зыян китергән. Бу мисалны дөрес итеп үзгәртсәк, ул болай яңгырар: Аннан директорлар шул үзәктә урнашкан балалар музееның экспонатлары белән танышты.

3. Бер җөмләдә шул ук бәйләүче чараны ике функциядә куллану җөмләне оештырмый, киресенчә, аны тарката: Әниләр өчен концерт та әзерләгәннәр иде, шуны карар өчен актлар залына җыелдылар (Сабантуй. – 2012. – 15 март). Кирәк: Әниләр өчен концерт та әзерләгәннәр иде, шуны карарга дип, актлар залына җыелдылар.

4. Бәйләүче чараның аерым төрләре (мәсәлән, бәйлек сүзләр) сөйләмдә үзләренең лексик мәгънәләрен дә ачык сиздереп торалар, шуның өчен күңел сизгерлеген, уяулыкны югалтмаска кирәк: Аерым кешеләрнең үз фатирларында батареялар алмаштырганда ялгыш тоташтырулары сәбәбендә дә югары каттагыларга җылылык килү кими (Шәһри Казан. – 2010. – 21 гыйн.). Кирәк: Аерым кешеләрнең, үз фатирларында батареялар алмаштырганда, аларны ялгыш тоташтырулары аркасында да югары каттагыларга җылылык килү кими.

5. Бәйләүче чараның берсенә өстенлек бирү, башкаларын читләтү сөйләмдә бертөрлелекне, монотонлыкны китереп чыгара: Минем өчен алга этәргеч кенә бу. Шулай да минем өчен әткәем белән әнкәем фикере барысыннан да мөһимрәк. Минем өчен алар кадәр көч түккән, алар кадәр миңа ярдәм иткән кеше юк әле! (Сөембикә. – 2012. – №6. – Б. 13.) Кирәк: Минем өчен алга этәргеч кенә бу. Шулай да әткәем белән әнкәем фикере барысыннан да мөһимрәк. Минем хакка алар кадәр көч түккән, алар кадәр миңа ярдәм иткән кеше юк әле!

Бу кагыйдәләрне истә тотып эш иткәндә, сөйләм аһәңле, нәфис һәм эчтәлекле була.      Кушымчалар һәм бәйлекләр ярдәмендә ясалган сүзтезмәләрнең синонимлыгы

 Бәйләүче чаралары кушымчалар булган сүзтезмәләр һәм аларның синонимлыгы

Кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр татар телендә күпчлекне тәшкил итә. Бу кушымчаларны, С.М.Ибраһимов хезмәтләренә таянып, өч төркемгә бүлеп карарга мөмкин: килеш кушымчалары, чагыштыру кушымчалары һәм башка кушымчалар.[15]

Иң беренче чиратта, килеш кушымчалары белән ясалган сүзтезмәләрне һәм аларның синонимыгын тикшерик.

Исемнең фигыльгә иялек килеше кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимлыгы турында сүз алып барганда, аларның түбәндәге төрләре очрый:

1) иялек килеше кушымчасы белән ясалган исемле фигыль сүзтезмәгә билгесез килеш формасы аша бәйләнешкә кергән икенче сүзтезмә синоним санала. Мәсәлән, түбәндәге җөмләдә бу ачык күренә: Хатыны җырлавын аның алай бирелеп тыңлаганы юк иде әле (М.Маликова “Шәфкать”). Бу мисалда аның берәмлегенең иялек килешендә кулланылуы, хатыны җырлавы сүзтезмәсен сайлау ихтыяҗын тудырган, чөнки бер җөмләдә ике тапкыр –ның кушымчасы яңгырау аһәңлелеккә зыян китерер иде.

2) иялек килеше кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзтезмәгә тагын иярчен җөмлә дә синоним булып килә ала: Мәсәлән: Мин аларның шулай бер сәбәпсез качышып бетүенә аптырап куйдым – Хәдичә апа чыгып китүен күреп калдым (М.Кәбиров “Елмаю”). Бу җөмләләрнең беренчесендә –ның кушымчасы сүзтезмә ясауда катнашкан (аларның качышып бетүе), ә икенче җөмләдә шундый ук мәгънә мөнәсәбәтен иярчен тәмамлык җөмлә биргән (Хәдичә апа чыгып китү).

Исемнең фигыльгә юнәлеш килеш кушымчасы аша иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары юнәлеш килешендә килгән исемнең мәгънәсе белән билгеләнә:

1) иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның кая таба юнәлүен белдергәндә, мондый сүзтезмәләргә таба бәйлеге белән ясалган сүзтезмә синоним була: ...ашыгып ишеккә таба китте, кире борылып янә улына килде Ул янә ишеккә таба китә башлады (Ә.Еники “Бер генә сәгатькә”).

2) иярүче сүз ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның кем өчен, нәрсә өчен үтәлүен белдергәндә, өчен бәйлеге һәм дип бәйлек сүзе ярдәмендә ясалган сүзтезмә аңа синоним була: Ләкин Баязитованың сеңелләренә әнә шул тәмле күчтәнәчләрне кайтарасы килде – Сеңелләренә дигән рулет капчык төбендә иде (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

3) юнәлеш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның объектын белдергәндә, белән бәйлеге аша ияргән исемле фигыль сүзтезмә аңа синоним була: Яшь җиңгәчәсе ал чәчәкле, калай борынлы чәйнектән кечкенә чынаякларга чәйне куе итеп ясый да зур кашык белән сөт өсте салып бирә иде – Шуның өстенә тагын самовардан алып дүрт күкәй, агач тустаган белән каймак куйдылар (Ә.Еники “Туган туфрак”). Бу җөмләләрнең беренчесендә чынаякларга чәй ясау сүзтезмәсендә юнәлеш килеш кушымчасы бәйләүче чара булып тора, ә икенче җөмләдә тустаган белән кую сүзтезмәсендә шундый мәгънәне белән бәйлеге белдерә.

4) юнәлеш килешендәге иярүче сүз фигыльдән аңлашылган процессны вакыт ягыннан ачыклап килгәндә, мондый сүзтезмәгә синоним буларак урын-вакыт килеше кушымчасын алган сүз һәм бәйлек сүзләр белән төзелгән сүзтезмәләр килә: Шулай итеп, әле ипекәемне, әле балакаемны күчерә-күчерә, көч-хәлгә кайтып егылдым! – Көч-хәл белән торып киттеләр (Ә.Еники “Туган туфрак”).

5) юнәлеш килеше кушымчасы алып ияргән сүз белән ияртүче сүз арасында сәбәп нисбәте дә урнаша ала. Бу очракта аңа төрле-төрле бәйләүче чара белән төзелгән берничә сүзтезмә синоним була: Әнисе суга барырга җыенып йөри иде – Әлтафи суга дип чыгып китте (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

Исемнең фигыльгә төшем килеше кушымчасы аша иярүеннән барлыкка килгән сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары түбәндәгеләр:

1) иярүче исем фигыльдән аңлашылган процессның туры объектын белдергәндә, аңа билгесез килештәге исемле фигыль сүзтезмәләр синоним булып килә: Хәер, Әлтафилар нәселендә тормышның теләсә нинди шартларында да да борын салындыручы юк – Шуңа күрә ул бервакытта да борынын салындырмады (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

2) иярүче исем фигыльдән аңлашылган процессның үтәлү вакытын белдергәндә, аңа бәйлек белән яки кушымчалар аша ясалган сүзтезмәләр синоним булып килә: Кышкы кичне тамак бигрәк тә усал итеп ача – Кышкы кичтә тамак ачу – газап; Кич белән бүлмәләр шаулап тора (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

3) төшем килеше кушымчасы алган исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның урынын белдерсә, аңа синоним буларак, нигездә, төрле бәйлекләр ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр кулланыла: Авылны узып киткән иде инде алар – Авыл аша үтеп барган иргә дәште (Н.Гыйматдинова “Бер тамчы ярату”).

Исемнең фигыльгә чыгыш килеше кушымчасы белән иярүеннән ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары түбәндәге мәгънә мөнәсәбәтләрен белдерә:

1) чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның чыгу ноктасын белдергәндә, аңа синоним буларак төрле бәйлек сүзләр белән ясалган сүзтезмәләр кулланыла: Ул өйдән чыгып китте – Арслан өй түреннән ишеккә таба үтте (Н.Гыйматдинова “Ак торна каргышы”).

2) чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның сәбәбен белдерсә, аңа синоним буларак бик күп төрле сүзтезмәләр килә ала: Шатлыктан телсез калып, басып тик торам икән – Артык шатлануым сәбәпле, сүземне дә әйтә алмыйм (Ә.Баянов “Тау ягы повесте”).

3) чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның урынын белдергәндә, андый сүзтезмәләргә синоним буларак бәйлек сүз белән ясалган сүзтезмәләр килә:  Клара таудан аска карады – Тау башыннан авыл уч төбендәге кебек күренә иде (Ә.Еники “Туган туфрак”).

4) чыгыш килешендәге исем ияртүче фигыльдән аңлашылган процессның вакытын белдергәндә, төшем килеше ярдәмендә ияргән исемле фигыль сүзтезмә аңа синоним була: Чананы әзерләп куй җәйдән, арбаны хәстәрләп куй кыштан – Җәен чанаңны әзерлә, кышын арбаны хәстәрлә (Мәкаль).

Урын-вакыт килешендәге исемнең фигыльгә иярүеннән ясалган сүзтезмәләргә синоним буларак башка кушымчалар белән ясалган сүзтезмәләр дә, бәйлек һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә оешкан сүзтезмәләр дә килә ала: Шул сәбәпле, Гыйлемдар белән мине алырга бер язын безнең ат килсә, икенче язда алар аты килә торган иде (Ә.Еники “Матурлык”); Өстәлдә тансык ризыклар иде – Инде Гомәрнең өстәл өстендә онытылып калган портсигары барысына да, бигрәк тә Мәрьям абыстайга, бик серле мәгънәгә ия булган хикмәтле бер нәрсә булып күренә (Ә.Еники “Бер генә сәгатькә”).

Шул рәвешле килеш кушымчалары ярдәмендә ясалган сүзтезмәләрнең компонентлары арасында күптөрле мәгънә мөнәсәбәтләре барлыкка килә. Татар телендә бу сүзтезмәләрнең шулай ук күпләгән синонимнары бар.

Болардан тыш, чагыштыруны белдерә торган кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр дә байтак. Татар телендә чагыштыруны белдереп килгән сүзтезмәләрне ясауда –дай, -дәй, -тай, -тәй;    -ча, -чә кушымчалары, чыгыш килеш кушымчалары белән берлектә сыйфатлы, рәвешле фигыль сүзтезмәләрне ясауда –рак, -рәк кушымчалары катнаша.

Мондый чагыштыру кушымчасы ярдәмендә бәйләнешкә кергән сүзтезмәгә синоним итеп бәйлекләр белән ияргән сүзтезмәне карый алабыз: Кыз комачтай кызарынды – Аның йөзе комач кебек кызарып чыкты (М.Мәһдиев “Фронтовиклар”).

Булу-булмауны белдерүче кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзтезмәләр һәм аларның синонимнары –лы/-ле, -сыз/-сез кушымчаларына бәйлек сүз ярдәмендә ясалган сүзтезмәләрнең мәгънәдәш булуы белән билгеләнә: Синсез нишләрмен? – Синнән башка яшәү яшәү түгел (Н.Гыйматдинова “Бер тамчы ярату”).

Гомумән, татар әдәби телендә кушымчалар белән ясалган сүзтезмәләр гаять күп. Аларның синонимнары да төрле һәм киңкырлы. Сөйләмдә кушымчаларны төрләндерү, аларга мәгънә ягыннан тәңгәл килердәй бәйлекләрне сайлап ала белү фикерне төгәлрәк ирештерергә ярдәм итә.

Бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган төзелмәләр һәм аларның синонимлыгы

Мондый бәйләүче чаралар турында бик күптәннән языла, төрлечә төркемләүләр күренш, аларның функцияләренә карата төрле-төрле карашлар әйтелә.[16] Бәйлекләр ярдәмендә ясалган төзелмәләр телебездә бик киң кулланыш табалар. Аларның синонимик мөмкинлекләре дә гаять киң. Аларның кайберләрен карыйк.

1) Белән бәйлеге ярдәмендә ясалган төзелмәләргә синоним буларак, аларның мәгънә мөнәсәбәтләренә бәйле төстә, бик күп төрле башка бәйләүче чаралар белән төзелгән сүзтезмәләр кулланыла ала. Мәсәлән: Аннары күзлеген салып аны ап-ак кулъяулык белән озаклап сөртте – Кулларын кулъяулыкка сөртте (М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”); Димәк, иртә белән беренчеләрдән булып чәй алып кайтасы – Ләкин дүшәмбе көн иртән торып дәрескә баруы – әҗәл (М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”).

2) Өчен бәйлеге ярдәмендә ясалган сүзтезмәләргә синоним буларак, бердән, дип бәйлек сүзе белән төзелгән сүзтезмә килә ала: Без моны явыз дошманны җиңү сәгатен якынтайту өчен дип чын күңелдән ышанып эшли идек – Җиңү көнен якынайтырга теләп тырышалар (М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”). Икенчедән, урынына бәйлек сүзе белән ясалган сүзтезмә синоним булып килә ала: Аның өчен үзем җавап бирермен – Алсу урынына эшкә үзем чыгам (Ирек мәйданы. – 2013 ел. – 28 гыйн.). Шулай ук өчен бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләргә иярүче кисәге юнәлеш килеше кушымчасы аша ияргән сүзтезмә дә синоним була ала: Менә без авыл халкы өчен кирәк булган кайбер сүзләр белән танышыйк әле – Халыкка бер генә нәрсә кирәк: җиңү (М.Мәһдиев “Без кырык беренче ел балалары”).

3) Саен бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләргә синоним итеп юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендәге сүзнең кабатланып килүе, борынча бәйлек сүзе, янәшәлек юлы белән барлыкка килгән төзелмәләр алына: Өй саен йөриләр – Өйдән-өйгә кергәннәр (Г.Ахунов “Ардуан батыр”); Кешеләр, тырышып-тырмашып йорт салды, ә ул өй борынча самовар төзәтеп, ач карынга мәзәк сөйләп йөрде (Г.Ахунов “Яшьлек яме”).

4) Таба бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләрнең синонимнары аның мәгънә төсмеренә карап сайлана. Әйтик, ул процессның юнәлү объектын белдергәндә, юнәлеш килеше кушымчасы ярдәмендә ясалган сүзтезмә синоним була: Үзе, кулындагы таягына таянып, урманга таба карап тора башлады – Урманга күз салды (З.Хөснияр “Терсәк сугышы”). Вакыт мөнәсәбәтләре урнашканда, синоним буларак як, кырын бәйлек сүзләре ярдәмендә ясалган төзелмә алына: Кичкә таба көн суытты – Көн, кичке якка авышса да, һаман кыздыра (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

5) Кадәр, чаклы, хәтле, тикле бәйлекләре белән ясалган сүзтезмәләрдә иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның урын, вакыт ягыннан чикләрен белдереп килә, шулай ук алар ияргән сүз процессның башкаручысын да аңлатырга мөмкин. Бу үзенчәлек аларга синоним сайлауга да йогынты ясый. Шул ук вакытта иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның урын-ара чиген, күләмен яки вакытын белдергән очракта да, аларга –гача, -гәчә кушымчасы ярдәмендә ясалган төзелмә синоним була: Ул көннән бу көнгә кадәр ай тулды җөмләсе Ш.Камалда Ул көннән бу көнгәчә бер ай тулды, икенчегә китте (Ш.Камал “Акчарлаклар”) дип бирелгән. Бу җөмләдә кадәр бәйлеге вакыт мөнәсәбәтен белдерә. Ә киләсе мисалда исә бу бәйлекләрнең урын мәгънәсе теркәлгән: Газинур еш кына: - Берлинга барып җиткәнче, өлкән сержант безне барыбызны да умартачы итә, - дип шаярта торган иде. Степашкин бу шаяртуга ачуланмый, үз алдына әкрен генә көлә һәм башын чайкый иде: - Сине, ефрейтор, Берлинга хәтле түгел, дөнья кырыена барып җиткәнче өйрәтсәң дә, синнән умартачы чыгачак түгел (Г.Әпсәләмов “Газинур”)

Тагын шунысын да искәртергә кирәк: бу бәйлекләр үзара синоним сүзтезмәләр барлыкка китерәләр. Мәсәлән, без урманга кадәр – урманга чаклы – урманга хәтле – урманга тикле һ.б. дип әйтә алабыз. Бу исә әдәби телдә кабатлаулардан котылырга мөмкинлек бирә.

6) Аша бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләр аркылы, буенча бәйлекләре һәм чыгыш, төшем килеше ярдәмендә төзелгән сүзтезмәләр белән синоним хасил итә. Мәсәлән: Урам аша чыкканда яңгыраган көчле пипләтү тавышы гына шул өчпочмактан тартып алды бугай – Урам аркылы Халидә апа чыгып килә иде (М.Кәбиров “Елмаю”); Телефон аркылы полк командирлары белән сөйләшеп алды, боерыклар бирде – Ике өлкән командир телефон буенча сөйләшкән вакытта, капитаннар... һәркайсы үз подразделениесенә җитәкчелек итә иде (Г.Әпсәләмов “Газинур); Тәрәзә аша урамга карадым – Тәрәзәдән бер яшь кыз карап тора иде (М.Кәбиров “Елмаю”).

7) Бирле бәйлеге белән ясалган сүзтезмәләрдә иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган эш яки хәлнең башлану вакытын белдерә, иярүче сүз шул ук вакытта чыгыш килеш кушымчасы да ала: Тукта, бу Хәлимовның, бәлки, кичә иртәдән бирле бер бөртек ризык капканы юктыр, дияр идең дә дәресне туктатып торыр идең (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”). Мондый сүзтезмәнең синонимы бары чыгыш килеше кушымчасы аша гына ясала: Иртәдән көн ямьсезләнеп тора (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”). Шулай ук башлап, буе, алып бәйлек сүзләре ярдәмендә ясалган төзелмәләр дә бирле бәйлеге аша ясалган сүзтезмәләргә синоним була ала: шул көннән бирле – шул көннән башлап, шул көннән алып; ничәмә-ничә елдан бирле – ничә еллар буе һ.б.

8) Төрле бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган сүзтезмәләргә синонимнар аларның мәгънәләренә карап сайлана. Мәсәлән, буена бәйлек сүзе белән ясалган төзелмәгә юнәлеш килеш кушымчасы белән ясалган сүзтезмә синоним була: Ул сарыкларын су буена чаклы җыеп алып төште дә аннары колхоз печәнлеге белән янәшә чирәмлеккә таратып җибәрде – Мөхәммәт, авылның сарык көтүен көтеп, иртән иртүк Сай суга таба куып алып киткәндә, сабантуйга барырга тиешле халыкның күпчелеге йокысыннан да уянып җитмәгән иде әле (З.Хөснияр “Терсәк сугышы”). Эчендә бәйлек сүзе урын-вакыт килеше кушымчасы белән мәгънәдәш: Класс эчендә кәгазь кыштырдаган тавыш кына ишетелә – Кластта тынлык (М.Мәһдиев “Без – кырык беренче ел балалары”).

Димәк, нәтиҗә ясап әйткәндә, татар әдәби телендә бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр белән ясалган сүзтезмәләрнең күпсанлы синонимнары кулланыла ала. Алар, бер яктан, кушымчалар ярдәмендә оешкан төзелмәләр белән алыштырылса, икенче яктан, охшаш мәгънәле бәйлекләрнең күп булуы аларның үзара синонимлыгын стилистик максатлардан куллануга китерә.

Гомумән, татар әдәби телендә сүзтезмәләрнең синонимлыгы катлаулы мәсьәлә булып тора. Иярүче кисәк белән ияртүче кисәк арасында төрледән-төрле мәгънә мөнәсәбәтләре урнашырга мөмкин, һәм бу мәгънәләр күп сандагы чаралар ярдәмендә тәгъбир ителә ала. Сөйләмдә аларны урынлы һәм отышлы кулланырга, дөрес вариантны сайлап алырга кирәк була.

Файдаланылган әдәбият исемлеге

  1. Арутюнова Н.Д. Предложение и его смысл. – М.: Наука, 1976. – 384 с.
  2. Гак В.Г. К проблеме семантической синтагматики // Проблемы структурной лингвистики. – М., 1971. – С. 387-395.
  3. Ермакова О.П. О синтаксичкской совместимости определения и предложно-падежных форм существительного // Вопросы синтаксиса русского языка. – Калуга, 1971. – С. 33-36.
  4. Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка. – Казань, 1963.
  5. Ибраһимов С.М. Бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган төзелмәләр һәм аларның синонимнары // Татар тел белеме мәсьәләләре. 4 нче китап. – Казан: КДУ нәшр., 1972. – Б. 14-28.
  6. Ибраһимов С. Синтаксик стилистика. – Казан: КДУ нәшр., 1989. – 150 б.
  7. Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – 168 б.
  8. Копыленко М.М. Сочетаемость лексем в русском языке. – М.: Просвещение, 1973. – 119 с.
  9. Синтаксик стилистика һәм сөйләм культурасы (программа). – Казан: КДУ нәшр., 2004. – 23 б.
  10. Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – 512 б.
  11. Хаков В.Х. Татар әдәби теле (Стилистика). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1999. – 235 б.
  12. Ханбикова Ш. Татар телендә синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1963. – 147 б.
  13. Чеснокова Л.Д. Связи слов в современном русском языке. – М.: Просвещение,1980. – 112 с.

Чыганаклар

  1. Ахунов Г. Әсәрләр, II том. Повестьлар. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1982. – 387 б.
  2. Әпсәләмов Г. Газинур. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1968. – 336 б.
  3. Баянов Ә. Тау ягы повесте // Баянов Ә. Сайланма әсәрләр, 5 томда. Т.4. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – Б. 7-107.
  4. Гыйматдинова Н. Ак торна каргышы. – Казан: “Татар китабы” нәшр., 1998.
  5. Еники Ә. Бер генә сәгатькә // Еники Ә. Җиз кыңгырау. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – Б. 3-23.
  6. Еники Ә. Туган туфрак // Еники Ә. Җиз кыңгырау. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – Б. 29-58.
  7. Кәбиров М. Елмаю // Кәбиров М. Сагындым. Кайт инде... – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – Б. 3-156.
  8. Мәһдиев М. Без – кырык беренче ел балалары // Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. 5 томда. Т.1. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – Б. 11-140.
  9. Мәһдиев М. Фронтовиклар // Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. 5 томда. Т.1. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – Б. 141-479.
  10. Хөснияр З. Терсәк сугышы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 365 б.


[1] Хаков В.Х. Татар әдәби теле (Стилистика). – Казан: Тат.кит.нәшр., 1999. – Б. 5.

[2] Синтаксик стилистика һәм сөйләм культурасы (программа). – Казан: КДУ нәшр., 2004. – Б. 3.

[3] Арутюнова Н.Д. Предложение и его смысл. – М.: Наука, 1976. – 384 с.; Чеснокова Л.Д. Связи слов в современном русском языке. – М.: Просвещение,1980. – 112 с.; Копыленко М.М. Сочетаемость лексем в русском языке. – М.: Просвещение, 1973. – 119 с.; Гак В.Г. К проблеме семантической синтагматики // Проблемы структурной лингвистики. – М., 1971. – С. 387-395; Ермакова О.П. О синтаксичкской совместимости определения и предложно-падежных форм существительного // Вопросы синтаксиса русского языка. – Калуга, 1971. – С. 33-36.

[4] Ханбикова Ш. Татар телендә синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1963.

[5] Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка. – Казань, 1963.

[6] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – 168 б.; Ибраһимов С. Синтаксик стилистика. – Казан: КДУ нәшр., 1989. – 150 б.

[7] Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – Б. 388.

[8] Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – Б. 53.

[9] Шунда ук. –  Б. 53.

[10] Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – Б. 54.

[11] Шунда ук. – Б. 54.

[12] Татар грамматикасы: 3 томда. – Т. III. – М.: “Инсан”, Казань: “Фикер”, 1999. – Б. 54-56.

[13] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – Б. 55.

[14] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – Б. 56.

[15] Ибраһимов С.М. Татар телендә синтаксик синонимнар. – Казан: КДУ нәшр., 1976. – Б. 57-79.

[16] Карагыз: Ибраһимов С.М. Бәйлек сүзләр ярдәмендә ясалган төзелмәләр һәм аларның синонимнары // Татар тел белеме мәсьәләләре. 4 нче китап. – Казан: КДУ нәшр., 1972. – Б. 14-28.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

Дәрес планы. 2 нче сыйныф рус төркеме татар теле. Тема: Кая? соравы һәм аңа җавап формасы

Урок По татарскому языку во 2 классе русскоязычной группы. Автор учебника Хайдарова Р.З....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.4 сыйныф, рус төркеме.ФГОС

4 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби укудан Р. З. Хәйдарованың "Күңелле татар теле" дәреслеге буенча эш программасы....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.2сыйныф, рус төркеме. ФГОС

Р. З. Хәйдарованың "Күнелле татар теле" дәрелеге буенча татар теле һәм әдәби укудан рус төркемнәре өчен эш программасы. 2сыйныф,...

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

Татар телендә сүз төркемнәре 4 класс

Башлангыч сыйныфта сүз төркемнәрен өйрәнү Һәм белемнәрне ныгыту...