Татар телендә сүз төркемнәре 4 класс
план-конспект урока

Максудова Алсу Маннафовна

Башлангыч сыйныфта сүз төркемнәрен өйрәнү Һәм белемнәрне ныгыту

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_2023_okon.docx15.65 КБ

Предварительный просмотр:

Татар теле ,3 класс

Тема :  Сүз төркемнәре

       Дәрес барышы.

1. Оештыру моменты.

Дәреснең девизы :

Матур үтсен көнебез

Көләч булсын йөзебез.

Матур,дөрес утырыйк

Тырышып җавап бирик.

Укытучы :   Матур,көләч булу өчен нәрсә кирәк кешегә ?

  • Саулык!
  • Нәрсә ашарга?
  • Витамин!

АЛМА,ЛИМОН ,ГРУША.(Укытучы сөйли)

-Сез нәрсә яратасыз?(һәр укучы сайлый)

АЛАР КИРӘК БУЛА

-МАТУР ҮТСЕН КӨНЕБЕЗ,дибез.ЮККА ТҮГЕЛ!

Укытучы . КАРАГЫЗ ӘЛЕ ТАКТАГА.БУ нәрсә?

УКУЧЫ. БИЛЕТ.

Укытучы. Менә шушы билет безне ТЫРЫШЫП ҖАВАП БИРЕРГӘ ЭТӘРЕР!

ДЕВИЗНЫ  .....

2. Актуальләштерү. Белемнәрен тикшерү.

БИЛЕТТАГЫ РӘСЕМНӘР АЧЫЛА БАРА.БИРЕМНӘР ЭШЛИ.

           Токмачлы аш.

1)Беренче итеп бирелә торган ашлардан иң таралганы – токмачлы аш.2) Аның өчен Диләрә токмачны өйдә кисә.3)Токмач өскә күтәрелгәч,кәстрүлне уттан алалар.4)Ашка бәрәңгене салмасаң да ярый.

Биремнәр:

1.Беренче җөмләдән сан табыгыз.Бу нинди сан?

2.Икенче ,өченче,дүртенче җөмләләрдән төшем килешендәге исемне язып куегыз.

3.Дүртенче җөмләдән юнәлеш килешендәге исемне табыгыз.

4.Ялгызлык исем кайсы җөмләдә, номерын языгыз.

5.Бишенче җөмләдәге фигыльне юклык формасына куегыз.

          Кыстыбый

1)1 йомырка ,1 стакан сөт яки су,май,тоз он  камыр өчен кирәк булса,эчлек өчен бәрәңге,сөт,суган,тоз,май  әзерлибез.2)Камырны вак кисәкләргә бүлеп,юка пешерәбез.3)Аны майланмаган табада ике ягын да пешерәбез.4)Изгән бәрәңгене кыстырабыз һәм сыер мае белән майлыйбыз.5)Тәмле Кыстыбый килеп чыга.

Биремнәр

1. Икенче җөмләдә күплек сандагы исемне табыгыз.

2.Өченче җөмләдәге фигыльнең заманын языгыз.

3.Бишенче җөмләдән сыйфатны языгыз.

4.Икенче җөмләдән сыйфат табыгыз.

       

  Өчпочмак

1)Өчпочмакның өч ягы бар.2)Аның камыры чүпрәсез дә ясала.3)Ит,бәрәңге,суганны турыйбыз,болгатабыз.4)Камырның эченә кыстырабыз.5)Тоз,борыч кирәгенчә кушабыз.6)Мин борычны күп кушам.

Биремнәр

1. Беренче җөмләдәге икенче сүз кайсы сүз төркеменә керә.Языгыз.

2.Өченче җөмләдә ничә фигыль бар?

3.Алтынчы җөмләдән алмашлык табыгыз.

4.Беренче,дүртенче җөмләләрдән иялек килешендәге исемнәрне табыгыз.

         Чәк-чәк

1)Алты йомыркага чәй содасы өстәп болгатабыз.2)Он салып,камыр басабыз.3)Тасмалар кисеп,майда кыздырабыз.4)Гөлнара апа өстенә бал салып болгата..

Биремнәр:

1.Кайсы җөмләдә ялгызлык исем бар,шул җөмләнең номерын языгыз.

2.Дүртенче җөмләдәге фигыльне башка заманга куегыз.

3.Өченче җөмләдән урын-вакыт килешендәге исемне языгыз.

4.Икенче җөмләдә исемнәрнең санын языгыз.

РӘСЕМНӘР АСТЫНДА ДАТА ЧЫГА.КОРБАН ГАЕТЕ БӘЙРӘМЕ.

Укытучы. Бу нинди дата,число ?

БАЛАЛАР ҖАВАП ТАБА.

Укытучы. Без бәйрәмгә милли ризыклар әзерлибез.

Укытучы ДАТАЛАРНЫ АЛА,аның астында мәкаль

 КУНАК БУЛСАҢ,ТЫЙНАК БУЛ

  • Билет буенча җөмләләр төзегез әле!

 Рефлексия.

УКЫТУЧЫ.   Укучылар,безнең табын әзер.Нидер җитми.Нәрсәләр икән?

УКУЧЫ.Җиләк-җимеш.

УКЫТУЧЫ.ӘЙЕ.Дәрес башында,сез сайладыгыз.?

Әйдәгез,бүгенге дәресне җиләк-җ.бн чагыштырыйк .Ничек катнаштыгыз?Ничек ҮЗБӘЯ ясарсыз?

БАЛАЛАР ҮЗ белемен БӘЯЛИ.(җиләк-җ сайлый)

Укытучы.  ЯХШЫ.ХӘЗЕР мин БӘЯЛИМ.ТУРЫ КИЛЕРМЕ ?

     ТАБЫНГА КУЯЛАР.ТАБЫН ӘЗер.

УКЫТУЧЫ.  ДӘРЕСНЕ КУНАКЛАР чакыру бн тәмамлыйк.

БЕЛДЕРҮ Ясыйк(телдән)

ДӘРЕСНЕҢ ДЕВИЗЫ БН НОКТА КУЙЫЙК!

МАТУР ҮТТЕ КӨНЕБЕЗ
КӨЛӘЧ БУЛДЫ ЙӨЗЕБЕЗ.

МАТУР,ДӨРЕС УТЫРДЫК

ТЫРЫШЫП ҖАВАП БИРДЕК!

Өй эше.

 Укытучы. Балалар,өй эше ни булыр икән?(үзләре әйтә)

                                 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 класс рус төркеме өчен

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 сыйныф рус тйркеме өчен презентация....

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф,татар төркеме. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова....

5-9 нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен татар теленнән диктантлар җыентыгы.

5-9нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен  татар теленнән әзерләнгән диктантлар җыентыгы укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үсте...

Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

7 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән арадаш аттестация эше

2016/17 нче уку елына 7 нче сыйныф рус төркемнәре өчен татар теленнән  арадаш аттестация эше...