Татар теленнән эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС
рабочая программа на тему

Шамиева Фарида Махубрахмановна

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф,татар төркеме. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2012;1.       И.Х.Мияссарова,Ч.М.Харисова .  Татар теле.   Казан “Мәгариф- Вакыт”нәшрияты—2011. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

 

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

1нче  сыйныф  өчен  эш  программасы  түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп  төзелде:

1. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (№68-ТРЗ 22.07.2013);

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм ТатарстанРеспубликасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы 

(2014 елның 12 июне № 53-ТРЗ);

3. “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” өчен дәүләт программасы;

4. Гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе “32 нче гимназия”нең  2015-2016 нчы елга кабул ителгән укыту планы;

  5. “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасы (татар төркемнәре өчен)1-4 сыйныфлар. Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә.Г., Хәсәнова Ф.Ф. Казан, 2011.

6.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2012

         7. И.Х.Мияссарова,Ч.М.Харисова .  Татар теле.   Казан “Мәгариф- Вакыт”нәшрияты—2011. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән.

Укыту предметының максаты һәм бурычлары.

Рус мәктәбенең башлангыч сыйныфларында укучы татар балалары өчен төзелгән татар теле программасы түбәндәге максат һәм бурычларны үз эченә ала:

  1. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш, эзләнүгә теләк уяту, үз милләтеңә, телеңә мәхәббәт тәрбияләү кебек уңай сыйфатлар булдыру.
  2. Балаларда татар теленнән мәгълүматлылык булдыру:
  • фонетика, лексикология, сүз ясалышы, стилистикага караган башлангыч мәгълүмат бирү;
  • телебезнең орфоэпиясе, лексикологиясе, грамматикасы һәм пунктуациясеннән күнекмәләр булдыра башлау, хәрефләрдән иҗекләр, сүзләр, сүзтезмәләр, җөмләләр төзергә өйрәтү.
  1. Укучыларда аралашу өлкәсенә караган мәгълүматлылык булдыру (әйткәнне аңларга, тыңлаучыга җиткерергә, дөрес, матур итеп укырга һ.б.).
  2. Сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.
  3. Укучыларда татар этнокультура мәгълүматлылыгын үстерү.

Укыту предметына гомуми характеристика

Беренче сыйныфта татар телен өйрәнү “Грамотага өйрәнү” курсы белән башлана. Грамотага өйрәнү өч этаптан тора: әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау этаплары. “Грамотага өйрәнү” курсыннан соң татар теле һәм әдәби уку фәннәре аерым өйрәнелә башлый.

Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч уку һәм язуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку һәм язу күнекмәләре формалаша.

 Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар,беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. Шул ук вакытта укучылар язма хәрефләрне, аларны иҗекләргә, сүзләргә тоташтырып язу технологиясен дә үзләштерәләр.

«Әлифба» һәм шулай ук «Язу дәфтәре»ндә аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

Соңыннан алар аеру билгеләре [ь, ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар, аларның язылыш үзенчәлекләрен үзләштерәләр.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

«Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

 Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.

I сыйныфта балалар укырга өйрәнү белән параллель язарга да өйрәнә. Укудан аермалы буларак, язу кул хәрәкәте компоненты булып тора. Язуның график күнекмәләре (хәрефләрнең рәвешләрен, тоташ язу, язу тизлеген үзләштерү) — хәрәкәт күнекмәләренең бер төре. Язу процессында һәр авазның язма хәрефен күңелдә тудырырга, бу очракта шул аваз нинди хәреф билгесе белән белдерелүен искә төшерергә һәм кул чугы мускулларын хәрәкәтләндереп, шул хәрефне дөрес язарга кирәк. Катлаулы кул хәрәкәте эшчәнлеге буларак, язуны автоматлашу дәрәҗәсенә җиткерү нәтиҗәсендә график күнекмә барлыкка килә.

Язарга өйрәтү, уку кебек үк, өч (әзерлек, төп (аваз-хәреф) һәм йомгаклау) этаптан тора.

Әзерлек этабында I сыйныф укучылары график системаның структур берәмлекләре, яки татаралфавитының язма хәрефләре элементлары белән таныша. Язарга өйрәнүнең төп этабында (ул әлифба чорына туры килә) балалар барлык язма хәрефләрне иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә кушып (тоташ) язу күнекмәләрен алалар.

Йомгаклау этабында балаларның язуларындагы график һәм каллиграфик хаталар төзәтелә, график күнекмәләр ныгытыла.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны

Татар теле филология фәннәре өлкәсенә керә.

I сыйныф – 3 сәгать – 99 сәгать;

II сыйныф –  3 сәгать – 102 сәгать;

III сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать;

IV сыйныф – 3 сәгать – 102 сәгать;

1 нче сыйныфта 32 нче гимназиянең укыту планы буенча татар теленә атнасына 3 сәгать вакыт исәпләнгән. Шул сәбәпле сәгатьләр саны 99, бу сәгатьләр саны Татарстан Реапубликасының төп гомуми белем бирү планына туры килә.

                        Төп темалар

 Сәгатьләр саны

1

Телдән әзерлек чоры

9сәгать

2

Әлифба чоры

50сәгать

3

Татар теле

40 сәгать

                                                        Барлыгы :

99 сәгать

         Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре:

  • патриотизм, гражданлык кыйммәте – туган якка, татар халкына, татарстанга мәхәббәт хисе, ватанга хезмәт итү;
  • табигать кыйммәте – туган җир; табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе;
  • матурлык кыйммәте – матурлык, гармония, кешенең эчке дөньясы, эстетик үсеше;
  • яхшылык кыйммәте – кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә; кешеләрне, тормышны ярату хисе;
  • хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт, максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру.

Программаны өйрәнүдән көтелгән предмет, метапредмет, шәхси нәтиҗәләр .

Укытуның шәхси нәтиҗәләре.

  • укучы үз халкын, туган ягын һәм туган илен ярата;
  • гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге кыйммәтләрне хөрмәт итә, аларны кабул итә;
  • тирә-якны актив рәвештә танып белергә омтыла;
  • белем алу өчен кирәкле һәм файдалы булган эш формаларын үзләштерә;
  • гаилә һәм җәмгыять алдындагы бурычларын аңлый, үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирергә сәләтле булуын күрсәтә;
  • тирә-яктагыларга игътибарлы һәм ихтирамлы, аларны тыңлый һәм аларга үз фикерен яки мөнәсәбәтен белдерә ала;
  • үзенең һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәвенә булышлык итә;
  • шәхес буларак, белемен үстерергә әзер, укуга һәм тирә-якны танып белүгә сәләтле, гражданлык позициясен күрсәтердәй шәхси сыйфатларга ия;
  • үзе өйрәнгән предмет – татар теленнән яңа белем һәм күнекмәләр алып, дөньяны фәнни яктан күзаллый белә;
  • Россия һәм Татарстан гражданины буларак, үз иле һәм халкы белән  горурлану хисләренә ия;
  • төрле халыкларга, аларның тарихына һәм мәдәниятенә карата хөрмәт һәм ихтирам хисләренә ия;
  • бик тиз үзгәрүчән тирәлеккә яраклаша белүгә сәләтле;
  • рухи-әхлакый сыйфатларга ия булган хәлдә, үзенең һәм иптәшләренең бәхәсле хәлләрдән чыга белү күнекмәләренә ия булуын күрсәтергә сәләтле;
  • тыныч һәм сәламәт яшәү рәвешенә йөз тотып, иҗади эш белән кызыксына, матди һәм рухи кыйммәтләргә сакчыл карый белә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре.

Төп белем бирү баскычындататар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак,  укучыларның фикер йөртү,  интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыругахезмәт итә.

Танып белү  нәтиҗәләре:

  • дәреслектә ориентлаша белү;
  • шартлы билгеләрнең телен белү;
  • рәсем һәм схемалар нигезендә биремнәр үтәү;
  • төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
  • алфавитта тамгаларның(хәрефләрнең) урнашу тәртибен белү ;
  • материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;
  • дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;
  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
  • иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру;
  •  объектларны  чагыштыру, классификацияләү  өчен уртак билгеләрне  билгеләү;
  • төп мәгълүматны  аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм  алар белән дөрес эш итә белү;
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба  белү;
  • кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;
  • гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
  •  тормыш тәҗрибәсен куллану;
  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
  • билгеләгән  критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

Коммуникатив  нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
  • әңгәмәдәш  белән  аралашу калыбын төзү;
  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
  • парларда һәм күмәк эшли белү;
  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш  башкару;
  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет нәтиҗәләре:

  • тәкъдим ителгән темалар буенча бирелгән сүзләрне аңлап, кара-каршы һәм монологик сөйләмдә куллана белергә;
  • хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, аларны дөрес итеп язу;
  • сүзләрне иҗекләргә бүлү, юлдан-юлга күчерү;
  • сүз басымын дөрес куеп уку;
  • калын һәм нечкә сузыклар, аларны белдерә торган хәрефләрне дөрес итеп язу. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуын белү;
  • татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне язу атар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү;
  • җөмләләрдән исем, фигыль, сыйфатларны табу;
  • җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату;
  • җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

Уку  предметының эчтәлеге.

Әзерлек чоры(9 сәг.)

 Язу гигиенасы кагыйдәләре белән таныштыру, кагыйдәләрне даими үтәү гадәте тәрбияләү. Кешеләрнең әйтеп һәм язып сөйләшүләрен гомуми күзаллау. Матур итеп сөйләшә, укый һәм яза белү кирәклеген аңлау.

График схемалар ярдәмендә сөйләмне — җөмләләргә, җөмләне сүзләргә аеру, сүзләрне иҗек һәм авазларга таркату.

    Әлифба чоры(50 сәг.)

Барлык баш һәм юл хәрефләренең язылышы һәм аларның тоташтыруның төп сызыклары белән таныштыру һәм каллиграфик дөрес язарга өйрәтү.Авазларны сүздә тиешле язма хәрефләр белән күрсәтү. Сүздәге хәрефләрне, аларны тоташтырган сузыкларын өзмичә ритмик язуны(ас-ос) булдыру,  дәфтәр юлларына хәрефләрне һәм сүзләрне, тигез ара калдырып, тигез, дөрес урнаштыру. Башта укытучы белән иҗек – аваз  анализы ясаганнан соң, тора бара мөстәкыйль рәвештә сүзләр, җөмләләр язу.

Башта язмача, аннары басмача үрнәкләрдән сүзләр, җөмләләр күчереп язу. Үрнәк текст белән чагыштырып карау һәм сүзләрне иҗекләп орфографик уку ярдәмендә дәфтәргә язылганнарның дөреслеген тикшерү.

Әйтелеше белән язылышы арасында аерма булмаган сүзләрне, шундый өч-дүрт сүздән торган җөмләләрне әйтеп яздыру.

Татар теле(40 сәг.)

 Аваз һәм сүз. Аваз һәм хәреф. Сөйләм төзү. Җөмлә, аның ахырында тыныш билгеләре. Предметны, билгене, хәрәкәтне белдерүче сүзләр. Аваз төркемнәре. Сузык һәм тартык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Иҗек. Сүзләрне иҗеккә бүлү, юлдан юлга күчерү. Сузык аваз хәрефләренең дөрес язылышы: э-е, ө-е, о-ы, я, ю, е хәрефләре. Тартык аваз хәрефләренең дөрес язылышы: й, в, к, г, хәрефләре. Кем? Нәрсә? Нишли? сорауларына җавап булган сүзләр.

Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары.

  1. «Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту программасы» (татар балалары өчен) 1-4нче сыйныфлар  өчен Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, В.А.Гариповалар авторлыгында, Казан, 2011нче елда чыгарылган  программа.
  2. Әлифба. 1нче сыйныф. Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан, “Мәгариф - Вакыт”, 2012.
  3. 1 нче сыйныфта татар теле дәреслеге  (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 2012).
  4. 1 нче сыйныфларда эшләүче укытучылар өчен методик әсбап. И.Х. Миассарова, Ф.Ш.Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. Казан, “Мәгариф - Вакыт”, 2014.

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдаланыла:

  • күрсәтмә әсбаплар, таблицалар.
  • сүзлекләр;
  • перентацияләр;
  • белешмә материаллар;
  • татар теле дәреслекләренә электрон кушымталар;
  • электрон дәреслекләр;

 Татар сайтлары :

  • (belem.ru; tatarile.org.com);
  •  info@tatarmultfilm.ru«Татармультфильм»
  • http://balarf.ru/ipad/index.html онлайн библиотека «БАЛА»

Электрон белем бирү ресурслары.

1.Ноутбук

2.ТСО (экран, проектор)


Татар теле предметын укыту-тематик планлаштыру

Сыйныф: 1 г

Укытучы: Шәмиева Фәридә Махубрахман кызы

Сәгатьләр саны: барлыгы 99 сәгать; атнага 3 сәгать.

Административ контроль эшләр:

1- контроль күчереп язу;

1- контроль диктант.

Планлаштыру Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми  программа(татар төркемнәре өчен) Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов, Ч. М. Харисова. – Казан, 2011 нигезендә төзелде.

Дәреслекләр: 1. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова. Әлифба. Рус телендә башлангыч  гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар  телендә сөйләшүче балалар өчен), 2012 Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты.

2. 1 нче сыйныфта татар теле дәреслеге  (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 2012).

Төп темалар

Барлык дәресләр саны

(сәг.)

Дәрес-

ләр

(сәг.)

Контроль күчереп язу

(сәг.)

Контроль диктант

(сәг.)

Телдән әзерлек чоры

9

9

Әлифба чоры

50

50

Татар теле

40

38

1

1

Барлыгы :

99

97

1

1


Календарь-тематик план

Дәрес темасы

Сәгать саны

Укучыларның эшчәнлек төре

Үткәрү вакыты

план

факт

Әзерлек чоры - 9 сәгать

1

Дәреслек белән танышу. Рәсем буенча хикәя төзү.

1

“Әлифба” дәреслеге битләрендә ориентлашу. Сюжетлы рәсемнәр буенча мәктәптәге беренче көн турында кечкенә хикәя төзеп сөйләү.

Әлифба дәреслеге белән эшләргә, укыганда дөрес утыру кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү.

03.09

2

Таныш булыйк! Сөйләм.

1

Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Мәгълүмат җиткерүче тамгаларны “уку”, “аралашу”, “мәктәп”, “укучы”, “танышу” төшенчәләрен аңлау. Иптәшләрең белән хезмәттәшлек итү, күршеңне тыңлый белү.

“Әйтмә” һәм “язма” сөйләмне аерырга, сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү. Сөйләмдә итагатьле сүзләр куллана белү.

04.09

3

Аралашу. Җөмлә.

1

Аралашуны яңа информация һәм информация   җиткерү чарасы буларак кабул итү; сорауларга җавап бирә белү. Җөмләләрнең сүзләрдән торуын, тәмамланган уйны белдерүен аңлау, үз фикереңне әйтергә тырышу.

Сөйләмнән җөмләләрне аерып алырга өйрәнү. Сүз һәм җөмлә аермасын аңларга өйрәнү.Сөйләм этикеты нормалары белән танышу.

07.09

4

Текст. “Иң күңелле көн”.

1

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү; әйләнә-тирә предметларны тикшерү, рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү.

Текст эчтәлеген тыңлау, рәсем белән эчтәлекне тәңгәлләштерү. Текст турында белешмә бирү. Предметны белдергән сүзләрне гомумиләштереп әйтү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

10.09

5

Син әкиятләр беләсеңме? Бәйләнешле сөйләм.

1

Тиешле мәгълүматны таба белү. Үз фикерләреңне логик эзлеклелектә әйтә белү; иптәшләреңнең сөйләмен тыңлау, бәяләү.

Рәсем буенча сүрәтләү тексты төзергә, текстка исем бирергә, текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү.

Үз фикереңне әйтү. Башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшү.

11.09

6

Спорт мәйданчыгында. Предмет белдерүче сүзләр.

1

Укытучы куйган уку мәсәләсен аңлау һәм үтәү; әйләнә-тирә предметларны тикшерү, рәсем нигезендә үз фикереңне белдерү.

Текст эчтәлеген тыңлау. Текст турында белешмә бирү. Предметны белдергән сүзләрне гомумиләшттереп әйтү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

14.09

7

Гаилә. Сөйләм.

1

Уку мәсьәләсен формалаштыру. Х. Халиковның гаилә турындагы шигыре белән танышу, эш-хәрәкәтне белдерүче сүзләрне танып әйтү; рәсем буенча җөмләләр төзү.

Гаилә әгъзаларын белдергән кеше исемнәрен атый, хәрәкәт белдерүче сүзләрне табып әйтә белергә өйрәнү.

17.09

8

Шәһәрдә. Билге белдерүче сүзләр.

1

Төрле ситуаиядән чыгу юлларын табу. Юлда йөрү кагыйдәләре. Юл билгеләре турында мәгълүматлы булу.

Рәсем буенча җөмлә һәм сүрәтләү тексты төзергә, билге белдергән сүзләрне таба белергә, юл билгеләрен укырга, светофор төсләренең мәгънәсен аңлатырга, юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өйрәнү.

18.03

9

Сөйләм авазлары. Сузык һәм тартык авазлар.

1

Уку мәсьәләсен кабул итү. Сүзнең авазлардан торуын үзләштерү, тартык һәм сузык авазларның аермасын ачыклау. Сораулар бирү, үз фикереңне җиткерү.

Сузык һәм тартык авазларны танырга, хайван, кош атамаларын татарча әйтергә, сүзнең беренче авазын аерып әйтергә өйрәнү.

21.09

Әлифба чоры - 50 сәгать

10

[а] авазы, а хәрефе.

1

Әйләнә-тирәдәге предметларны тану һәм әйтү, авазның сүзнең башында, уртасында һәм ахырында килгән сүзләрне табу; Фатих Кәримнең “Гармунчы Аю белән җырчы Маймыл” әкияте эчтәлеге белән танышу.

Авазны әйтергә, сүзгә аваз анализы ясарга, сүзне иҗекләргә бүлергә, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгелә-гә, авазга билге булып килгән баш һәм юл хәрефләрен танырга өйрәнү.

Үз фикереңне белдерү.

24.09

11

[ә] авазы, ә хәрефе.

1

Үзешчәнлекне планлаштыру, аваның сүзнең башында, уртасында һәм ахырында килгән сүзләрне табу.

Авазларны әйтергә, сүзгә аваз анализы ясарга, сүзне иҗекләргә бүлергә, өйрәнелә торган авазның сүздәге урынын билгеләргә, авазга билге булып килгән баш һәм юл хәрефләрен танырга өйрәнү.

25.09

12

[ы] авазы, ы хәрефе.

1

Уку эшчәнлеген оештыру, тамга-символик уку гамәлләрен үзләштерү, тизәйткеч өйрәнү; дәреслек белән нәтиҗәле эшләү .

Сюжетлы рәсем буенча текст төзергә, өйрәнелә торган авазны табарга, сүзгә сүз  анализы ясарга, шул аваз кергән сүзләрне әйтергә өйрәнү.

28.09

13

[э] авазы, э хәрефе.

1

Уку хезмәтенә максат кабул итү, бурычларны үтәү өстендә эшләү ..

Рәсемдәге сюжет буенча текст төзергә; өйрәнелә торган авазны табарга, сүзгә сүз  анализы ясарга, шул аваз кергән сүзләрне әйтергә өйрәнү; э хәрефенең беренче иҗектә генә белдерелүен үзләштерү

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

01.10

14

[и] авазы, и хәрефе.

1

Сүзләрне үзгәртү алымнарын үзләштерү.

Сүзгә аваз анализы ясау барышында авазны аерып алырга, дөрес итеп анализ ясый белергә, схемага туры килгән сүзне табып әйтергә, укырга өйрәнү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

02.10

15

[у] авазы, у хәрефе.

1

Укытучы сөйләмен тыңлау һәм аңлау. Үз фикерләреңне белдереп сөйләм төзү. Иптәшеңне тыңлый белү .

Сүзгә аваз анализы ясау барышында авазны аерып алырга, дөрес итеп анализ ясый белергә, схемага туры килгән сүзне табып әйтергә, укырга өйрәнү.

05.10

16

[ү] авазы, ү хәрефе.

1

Сорау куя белү, җавап эзләү.

Дөрес итеп авазны әйтергә, сүзгә аваз анализы ясарга,таныш әкиятнең кыскача эчтәлеген сөйләргә,Ү ү хәрефе кергән сүзләрне табарга өйрәнү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

08.10

17

[о] авазы, о хәрефе.

1

Үз фикереңне һәм позицияңне аңлау һәм яклау.

Авазларның тар киң әйтелешле булуын аңларга, бәйләнешле сөйләм төзергә, ребус җавапларны табарга, логик фикер йөртергә, авазларны аера белергә өйрәнү.

09.10

18

[ө] авазы, ө хәрефе.

1

Укытучыны һәм иптәшләреңне тыңлый, үз фикереңне әйтеп бирә белү.

Аваз-хәреф анализы ясау, ишетеп аңлау, игътибарны, хәтерне үстерү. Җавапларны уйлап әйтергә өйрәү.

12.10

19

Сузык авазлар. Кабатлау.

1

Үзешчәнлекне планлаштыру. Сузык авазларга характеристика бирү.

Сузык авазларга анализ ясау, охшаш сузыкларны чагыштыру.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

15.10

20

[н] авазы, н хәрефе.

1

Авазларның сүз мәгънәсен үзгәртүгә мөнәсәбәтен аңлау.

Авазга характеристика бирергә, сүздәге урынын билгеләргә, текстны тыңлап аңларга өйрәнү.

16.10

21

[л] авазы, л хәрефе.

1

Авазның сүз мәгънәсен үзгәртүгә мөнәсәбәтен аңлау.Сүз схемасын уку.

Сузык аваз белән аермасын аңлатырга, йогынтысын ачыкларга өйрәнү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

19.10

22

[м] авазы, м хәрефе.

1

Кушылмалар таблицасы, иҗек калыпларын үзләштерү.

Рәсем буенча сүрәтләү хикәясе төзергә, шартлы билгеләрне укырга өйрәнү.

22.10

23

[р] авазы, р хәрефе.

1

Кошларны танып белергә, сүзгә аваз анализы ясарга, бәйләнешле текст төзергә, фикереңне төгәл, дөрес әйтергә өйрәнү.

Уку эшчәнлеген оештыру. Иҗекләп уку.

23.10

24

[й] авазы, й хәрефе.

1

Текст өстендә эшләргә өйрәнү.

Фикерне төгәл, дөрес, эзлекле итеп әйтергә, авазларны дөрес әйтеп укырга, сорауларга җавап бирергә, сүз эченнән яңа сүзләр табарга өйрәнү.

Үзеңнең этник катламга мөнәсәбәтле булуыңны аңлау.

26.10

25

[ң] авазы, ң хәрефе.

1

Текст өстендә эшләргә өйрәнү.

Баш хәрефе юклыгын аңларга, үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

29.10

26

Я хәрефе.

1

Я хәрефе кергән сүзләрне ишетеп аңлау. Фикереңне дөрес һәм төгәл итеп аңлата белү.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрне укырга өйрәнү. Предметны, билгене белдергән сүзләрне табу.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

30.10

27

Ю хәрефе.

1

Татар халык әкиятенең эчтәлеген ачыклау, геройларга карата мөнәсәбәтеңне белдерү.

Хәрефне танып укырга, табышмакларга җавап табарга, мәкаль эчтәлеген аңларга өйрәнү.

Әхлак нормаларын үзләштерү.

09.11

28

Е хәрефе.

1

Сюжетлы рәсем эчтәлеген ачыклау

Сюжетлы рәсем буенча текст төзергә өйрәнү.

12.11

29

[д] авазы, д хәрефе.

1

Предметны белдергән сүз белән аның билгесен белдергән сүзнең бәйләнешен аңлау, яңа сүзләр ясау ысулын үзләштерү.

Сюжетлы рәсем буенча текст төзергә өйрәнү. Сүзгә анализ ясарга, авазның яңгырашын билгели белергә, әйтелешен ачыклый белергә өйрәнү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

13.11

30

[т] авазы, т хәрефе.

1

Парлы тартык авазларны чагыштырып, аермалы якларын билгели белү.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә, сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәнү.

16.11

31

[з] авазы, з хәрефе.

1

Татар халык әкиятенең эчтәлеген үзләштерү, сүз ясалышы ысулларын ныгыту. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны чагыштыра һәм аера белергә, сүзгә фонетик анализ ясарга өйрәнү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

19.11

32

[с] авазы, с хәрефе.

1

Сүздән яңа сүзләр төзү алымын өйрәнү. Дөрес һәм аңлап уку.

Саңгырау тартыкларны калынлыкта-нечкәлектә чагыштыра һәм аера белер гә, сүзгә фонетик анализ ясый белергә, укытучы биремен төгәл үти белергә өйрәнү.

20.11

33

[г] авазы, г хәрефе.

1

Сүз эченнән яңа сүзләр төзү алымын өйрәнү. Сүрәтләү текстлары төзергә өйрәнү.

Авазларны дөрес әйтергә,   яңгырау тартыкларның калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

23.11

34

[к] авазы, к хәрефе.

1

Казан турында мәгүлүматлы булу.

Авазларны дөрес әйтергә,яңгырау тартык-ларның калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү.Казан турында сөйләргә өйрәнү.

Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.

26.11

35

[в] авазы, в хәрефе.

1

“Ватан” төшенчәсен үзләштерү,яңа сүзләр табу.

Авазларны дөрес әйтергә,яңгырау тартыкларны калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

27.11

36

[ф] авазы, ф хәрефе.

1

“Туган туфрак” төшенчәсен ачыклау, Татарстан Республикасы атрибутлары турында мәгълүматлы булу.

Авазларны дөрес әйтергә,саңгырау тартыкларның калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

37

[б] авазы, б хәрефе

1

Татар халкының үткәне, борынгы шәһәрләре һәм милли бәйрәме турында мәгълүматлы булу.Авазларны дөрес әйтергә, яңгырау тартыкларның калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү.

30.11

38

[п] авазы, п хәрефе.

1

Башка милли әкият геройлары турында мәгълүматлы булу..

Авазларны дөрес әйтергә,саңгырау тартык-ларның калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү

03.12

39

[ж] авазы, ж хәрефе.

1

Казанда балаларга атап чыгарыла торган журналлар турында мәгълүматлы булу.

Авазларны дөрес әйтергә,саңгырау тартыкларны калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

04.12

40

[ш] авазы, ш хәрефе.

1

Г.Тукайның “Ташбака илә Куян” текстының эчтәлеген үзләштерү, төп уен табарга өйрәнү.

Авазларны дөрес әйтергә,саңгырау тартыкларны калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү

07.12

41

[җ] авазы, җ хәрефе.

1

Туган як турында мәгълүматлы булу, җиләк төрләрен ачыклау.

Авазларны дөрес әйтергә,яңгырау тартыкларны калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү.

10.12

42

[ч] авазы, ч хәрефе.

1

Рус халык әкиятләре турында мәгълүматлы булу.

Авазларны дөрес әйтергә,саңгырау тартыкларның калынлыкта-нечкәлектә чагыштырырга өйрәнү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

11.12

43

[х] авазы, х хәрефе.

1

“Ак барс” хоккей командасы турында мәгълүмат туплау. Авазларны дөрес әйтергә, авазларга характеристика бирергә, текстларны укырга өйрәнү.

Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

14.12

44

[һ] авазы, һ хәрефе.

1

Казан шәһәрендәге һәйкәлләр турында мәгълүматлы булу.

Авазларны дөрес әйтергә, авазларга характеристика бирергә, текстларны укырга өйрәнү, төп уе турында фикер йөртү..

Үз гаиләңә карата уңай караш, ихтирамлы булу.  

17.12

45

Ё хәрефе.

1

Казан вертолётлар, самолётлар төзү заводлары турында мәгълүматлы булу.

Алынма сүзләрне дөрес итеп укырга өйрәнү.

Үз фикереңне җиткерү. Үзбәяләү.

18.12

46

[щ] авазы, щ хәрефе.

1

Татар теленә рус теле аша кергән сүзләрне үзләштерү.

Авазларны дөрес әйтергә, орфоэпик дөрес итеп укырга, куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

21.12

47

[ц] авазы, ц хәрефе.

1

Татар халкының милли киемнәре турында күзаллау булдыру.

Сүрәтләү текстлары төзү күнекмәләрен ныгыту. Авазларны дөрес әйтергә, орфоэпик дөрес итеп укырга, куелган тема буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

24.12

48

ь,ъ  хәрефләре.

1

Персональ кесә компьютеры турында мәгълүматлы булу.

Сүзләрдә калынлык һәм нечкәлек өчен кирәк булуын аңларга өйрәнү.

25.12

49

Г.Тукай “Туган тел”шигыре.

1

Татар халкының бөек язучысы Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында белем туплау.

Туган тел, туган ил турында мәгълүматлы булу. Тема буенча фикерләргә өйрәнү.

11.01

50

Р.Вәлиев “Туган ягым”.

1

 Р.Вәлиевнең “Туган ягым” шигыре бнлән танышу. “Туган ил” төшенчәсен күзаллау, сәнгатьле итеп укырга өйрәнү.

14.01

51

Универсиада авылы.

1

Сәламәт тормыш рәвешенә омтылыш булдыру.

Таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга өйрәнү.

Укучыларда белем алуга кызыксыну хисе тәрбия-ләү.

15.01

52

“Куркак юлдаш”. татар халык әкияте

1

Әдәби әсәр жанры турында мәгълүматлы булу.

Текст эчтәлеге буенча үз фикереңне әйтергә өйрәнү.

18.01

53

“Алма пеш, авызыма төш”. татар халык әкияте.

1

“ялкау кеше”, “тырыш кеше” сүзтезмәләрен үзләштерү.

Текстның эчтәлеген ачыклый, текстта катнашучыларны таба белү, аларга булган мөнәсәбәтне белдерергә өйрәнү.

21.01

54

Абдулла Алиш. “Бикбатыр белән Биккуркак”.

1

Укылган әкият эчтәлеген сөйләү.

Куян һәм песигә булган мөнәсәбәтне аңлатырга, башка исем куярга өйрәнү.

22.01

55

Абдулла Алиш. “Куян кызы”.

1

Бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәнү.

Текстның исемен, иллюстрацияләрнең эчтәлеген билгеләргә өйрәнү.

25.01

56

“Өч кыз”. Татар халык әкияте.

1

Рольләргә бүлеп уку.

Образларга булган мөнәсәбәтне белдерергә өйрәнү.

28.01

57

“Икәүләшеп укыйбыз”. Йолдыз Шәрәпова.

1

Бирелгән тема буенча фикер йөртергә өйрәтү.

Уңышлы уку эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзбәя.

29.01

58

“Әлифба” Р.Вәлиев.

1

“Әлифба”ның ролен аңлау.

Аңлап, дөрес итеп шигырьне ятларга өйрәнү.

01.02

59

Әлифба белән хушлашу. Алфавит.

1

Шигырь ятлау алымнарын үзләштерү.

Сәнгатьле итеп укырга өйрәнү.

Кеше чыгышына игътибарлы булу.

04.02

Татар теле -  40 сәгать

60-61

Сөйләм, җөмлә, текст.

2

Сөйләм  төрләре, җөмлә, текст белән  танышу.  

05.02

08.02

62-63

Җөмлә  һәм  сүз.

2

  Җөмлә  төшенчәсе, җөмләдәге сүзләрнең мәгънәсе белән  танышу.

Лексик тема буенча фикер йөртү.

11.02

12.02

64-65

Җөмлә ахырында

тыныш билгеләре

2

Сүз байлыгын арттыру.

Җөмлә ахырында куела торган тыныш билгеләре белән танышту.

15.02

18.02

66

Авазлар һәм хәрефләр.

1

Фикерләү сәләтен үстерү.

Авазлар һәм хәрефләр турында мәгълүмат би-рү, аларны аера белергә өйрәнү.

19.02

67

Сүз һәм иҗек.

1

Дөрес язу, уку күнекмәләрен үстерү.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү, сузык авазларның ролен аңлау.

29.02

68-69

Сузык һәм тартык авазлар.

2

Калын һәм нечкә сузыкларны белдерә торган  хәрефләрнең  дөрес язылышын өйрәтү. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны белдерә торган хәрефләрнең  дөрес язылышын өйрәнү.

Сузык һәм тартык авазлар, аларның  төрләре турында мәгълүматлы булу.

03.03

04.03

70-71

Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

2

Дөрес язу, уку .

Сүзләрне юлдан-юлга күчерергә өйрәнү.

07.03

10.03

72

Баш хәрефтән башлап языла торган сүзләр.

1

Баш хәрефтән башлап язылуны үзләштерү.

11.03

73

Контроль күчереп язу.

1

14.03

74

Э-е хәрефләре.

1

э, ө, е, о, ы, я, ю, й, в, к, г хәрефләренең дөрес язылышын, укылышын белүне күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

Хатасыз язарга, укырга өйрәнү.

17.03

75

Ө-е хәрефләре.

1

18.03

76

О-ы хәрефләре.

1

28.03

77

Я хәрефе.

1

31.03

78

Ю хәрефе.

1

01.04

79

Е хәрефе.

1

04.04

80

Й хәрефе.

1

07.04

81

В хәрефе .

1

08.04

82

К, г хәрефләре.

1

11.04

83

Басым.

1

Басым төшенчәсен аңлату, басым куярга дөрес укырга өйрәнү.

14.04

84-85

Исем.

2

Фикерләү сәләтен устерү

Сүз төркемнәре турында мәгълүматлы булу.Исем сүз төркеме турында аңлау.

15.04

18.04

86-87

Фигыль.

2

Фигыль сүз төркеме белән танышу .

21.04

22.04

88-89

Сыйфат.

2

Сыйфат сүз төркеме турында мәгълүматлы булу.

25.04

28.04

90

Үткәннәрне кабатлау.

1

Дөрес уку, язу күнекмәсен булдыру.

29.04

91

Еллык контрль диктант.

1

Еллык өйрәнелгән темаларны үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.

02.05

92

Хаталар өстендә эш.

Матур язу күнегүләре.

1

Матур язу күнекмәләрен үстерү.

Дөрес уку, язу .

05.05

93

Алфавит каласы. Хәрефләрне алфавит тәртибендә әйт.

1

Дөрес уку, язу күнекмәсен булдыру.

Алфавитны кабатлау.

06.05

94

Хикәя төзү. “Җәйге ял”.

1

Монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту.

Дөрес уку, язу күнекмәсен булдыру.

12.05

95

Матур язу күнегүләре.

1

Матур язу күнегүләрен үтәү.

Дөрес уку, язу күнекмәсен булдыру

13.05

96

Матур язу күнегүләре.

1

Матур язу күнегүләрен үтәү.

Дөрес уку, язу күнекмәсен  ныгыту.

16.05

97

Матур язу күнегүләре.

1

Матур язу күнегүләрен үтәү.

19.05

98

Матур язу күнегүләре.

1

Матур язу күнегүләрен үтәү.

Дөрес уку, язу күнекмәсен ныгыту.

20.05

99

Йомгаклау.

1

Ел буена өйрәнелгән материалны искә төшерү,кабатлау.Йомгаклау.

23.05

Барлыгы

99 сәг.


Еллык  контроль диктант.

Җәйге урман.

Җәйге урман бик матур. Һава саф. Кошлар сайрый. Чәчәкләр күп. Әнисә, Әмир җиләк җыя. Җиләк бик тәмле.(17 сүз)

1 вариант.

Грамматик биремнәр.

1. Сүзләрне иҗекләргә аерып язарга, басымын куярга.

1-вариант - сайрый сүзе.

2- вариант - чәчәкләр сүзе.

2. Калын сузыклар астына бер сызык, нечкә сузыклар астына 2 сызык сызарга( ике вариант өчен дә 4 нче җөмлә ).

Контроль күчерү.

Яз килә.

Менә яз да килеп җитте. Кояш көлә. Кошлар килә башлады. Минем абыем кош оясы ясады. Без ояны агач башына куйдык. Кошлар шатланыр. (22 сүз.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән 4 нче сыйныф өчен эш программасы

Аңлатма язуы4 нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:  1. РФ һәм ТР “Мәгариф турындагы Закон” ына;  2.. Приказ 09.07.2012 №4154/12...

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.4 сыйныф, рус төркеме.ФГОС

4 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби укудан Р. З. Хәйдарованың "Күңелле татар теле" дәреслеге буенча эш программасы....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.2сыйныф, рус төркеме. ФГОС

Р. З. Хәйдарованың "Күнелле татар теле" дәрелеге буенча татар теле һәм әдәби укудан рус төркемнәре өчен эш программасы. 2сыйныф,...

Әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОСДәреслекләр:.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктә...

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, рус төркеме.ФГОС

Татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, рус  төркеме.ФГОСХайдаова Р.З.  "Күңелле татар теле"...

5-9 нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен татар теленнән диктантлар җыентыгы.

5-9нчы рус сыйныфының рус төркемнәре өчен  татар теленнән әзерләнгән диктантлар җыентыгы укучыларының татар теленнән белем дәрәҗәләрен ачыклау, аларда телгә карата кызыксыну уяту, белемнәрен үсте...

Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....