Әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС
рабочая программа на тему

Шамиева Фарида Махубрахмановна

Әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Дәреслекләр:.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2012

 Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәреслеге (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2012

Скачать:


Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы.

1нче  сыйныф  өчен  эш  программасы  түбәндәге норматив документларга  нигезләнеп  төзелде:

1. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (№68-ТРЗ 22.07.2013);

2.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм ТатарстанРеспубликасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы 

(2014 елның 12 июне № 53-ТРЗ);

3. “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” өчен дәүләт программасы;

4. Гомуми белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе “32 нче гимназия”нең  2015-2016 нчы елга кабул ителгән укыту планы;

  5. “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасы (татар төркемнәре өчен)1-4 сыйныфлар. Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә.Г., Хәсәнова Ф.Ф. Казан, 2011.

6.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2012

7. Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыклары тарафыннан тәкъдим ителгән рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен әдәби уку дәреслеге (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан: «Мәгариф-Вакыт», 2012.

Укыту предметының максаты һәм бурычлары.

Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1 баланың сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү;

2) мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;

3) татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтү;

4) тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;

5) татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

6) татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү.

Укыту предметына гомуми  аңлатма.

Әдәби уку башлангыч мәктәптә төп гуманитар предметларның берсе булып санала, чөнки укучы әдәби уку ярдәмендә башка предметларны да үзләштерү мөмкинлегенә ия була. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны дөрес күзаллый алырлык уяу була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәне дөрес аңларга, өйрәтергә мөмкин.

Халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Фольклор әсәрләре язу барлыкка килгәнчегә кадәрге халык тормышын чагылдырырга сәләтле, шулай ук алар кеше һәм табигатъ арасындагы бәйләнешне күзалларга да мөмкинлек бирә.

Кече жанрларның күпчелеге уен характерында. Табышмаклар аша табигать турындагы әһәмиятле мәгълүматлар истә кала. Эндәшләрдә шулай ук табигатькә мөрәҗәгать итү, үтенү чагыла. Санамышлар иң борынгы санауның серләрен ача. Хайваннар турындагы әкиятләрдә геройлар уйдырма образлар аша бирелә. Ә тылсымлы әкиятләрдә җәнлекләр төп геройларның булышчылары итеп сурәтләнә. Әкиятләр аша яшь кешенең төрле каршылыклар аша үтеп үсү юлы күрсәтелә. Халык авыз иҗаты жанрлары барлык халыкларда да охшаш була.

Язучы әсәрләрендә тарихи вакыйгалар кеше кичерешләре белән үрелеп бара. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөнья күрсәтелә, һәм вакыйгалар һәрвакытта да уңай сыйфатларга ия булган геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар – чагыштыру, каршы кую һ.б. белән таныштырырга кирәк. Шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтү дә зарур. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Әдәбият курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытучының төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.

Укыту фәненең уку планында тоткан урыны.

Әдәби уку филология фәннәре өлкәсенә керә.

I сыйныф – 1 сәгать – 33 сәгать;

II сыйныф –  1 сәгать – 34 сәгать;

III сыйныф – 1 сәгать – 34 сәгать;

IV сыйныф – 1 сәгать – 34 сәгать.

1 нче сыйныфта 32 нче гимназиянең укыту планы буенча татар теленә атнасына 1 сәгать вакыт исәпләнгән. Шул сәбәпле сәгатьләр саны 33, бу сәгатьләр саны Татарстан Реапубликасының төп гомуми белем бирү планына туры килә.

Төп темалар

Сәгать саны

1

Телдән әзерлек чоры.

2 сәгать

2

Әлифба чоры.

23 сәгать

3

Әлифбадан соңгы чор. Әдәби уку.

8 сәгать

 

Барлыгы.

33 сәгать

Уку предметы эчтәлегенең рухи кыйммәтләре.

  • патриотизм, гражданлык кыйммәте – туган якка, татар халкына, Татарстанга мәхәббәт хисе, Ватанга хезмәт итү;
  • табигать кыйммәте – туган җир, табигатькә карата мәхәббәт, сакчыл караш хисе;
  • матурлык кыйммәте – матурлык, гармония, кешенең эчке дөньясы,эстетик үсеш;
  • яхшылык кыйммәте – кайгыртучанлык һәм йомшак мөгамәлә, кешеләрне, тормышны ярату хисе;
  • хезмәт, уку процессына иҗади якын килү кыйммәте - хезмәткә хөрмәт, максатчанлык, сакчыллык, сабырлык кебек сыйфатларны булдыру.

Укытуның шәхси, метапредмет һәм предмет  нәтиҗәләре.

Шәхеси  нәтиҗәләр:

  • шәхеснең әхлакый-рухи сыйфатларын камилләштерү, күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына һәм башка халыклар әдәбиятына, мәдәниятенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү;
  • активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл эшчәнлегенә һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү, шәхес буларак формалашуны дәвам итү;
  • үзең белән идарә итүгә юнәлдерелгән белем һәм күнекмәләрне тормышның төрле шартларында куллана белергә өйрәнү, тормышта үз урыныңны күзаллый башлау;
  • милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру; әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү.

Метапредмет нәтиҗәләре.

 Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы җитәкчелегендә эш урынын әзерләү, оештыру;
  • укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү максатын билгеләү;
  • укытучы җитәкчелегендә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә, тормыш ситуацияләрендә биремнәрне үтәү планын билгеләү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • китап белән эшләү: бирелгән бүлекне өйрәнгәндә  формалашучы белем-күнекмәләрне билгеләү;
  • укытучының гади сорауларына җавап бирү, дәреслектән тиешле мәгълүматны табу;
  • геройларны, аларның гамәлләрен чагыштыру, уртак һәм аермалы якларын табу;
  • укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген сөйләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • дәрестә һәм тормыш ситуацияләрендә диалогта катнашу;
  • укытучы, сыйныфташларның сорауларына җавап бирү;
  • сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшү, хушлашу,рәхмәт белдерү;
  • башкаларның сөйләмен тыңлап аңлау;
  • парлап һәм күмәк эшләү.

 Предмет нәтиҗәләре.

Әлифба чорының ахырына белергә тиеш:

  • татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә - калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;
  • сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;
  • сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;
  • сөйләм авазлары язуда шартлы график символлар (түгәрәк, квадрат) яки хәрефләр белән белдерелүен;
  • сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;
  • әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;
  • элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;
  • һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

Уку елын  бетергәндә укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиеш:

  • гади җөмлә ахырындагы тыныш билгеләренә, җөмлә эчендәге тиңдәш кисәкләргә, эндәш сүзләргә туры килгән интонация һәм паузаларга игътибар итеп укый белергә;
  • уку гигиенасын һәм китапны саклап тоту кагыйдәләрен үтәргә;
  • китапларны эчтәлегенә карап аера белергә, китап, әсәр исемнәрен дөрес әйтергә;
  • текст кисәкләрен төшереп калдырмыйча, таныш әкият яки хикәя эчтәлеген укытучы сораулары буенча сөйләргә;
  • картина буенча бәйләнешле сөйләм төзергә;
  • укылган җөмләләргә  яки текстларга карата сорауларга телдән җавап бирергә;
  • укыган текстның эчтәлеген сөйләргә;
  • тыңланган текстка исем куша белергә.

Уку  предметының эчтәлеге.

Әзерлек чоры. (2 сәг)

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу

Әлифба чоры. (23 сәг)

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төзү.

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү:  нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның  үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган  ь  һәм  ъ  тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч)  ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)  ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Парсыз тарлык авазлар.

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Әлифбадан соңгы чор (8 сәг)

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текста сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.                                                                                  

Укучыларның татар әдәбиятыннан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары.

Укуның күләме һәм аны бәяләү.

        Уку дәресләренең төп вазыйфасы – укучыларда дөрес, йөгерек, сәнгатьле итеп, текстның эчтәлеген аңлап уку күнекмәләре булдыру һәм үстерү, аларны китап белән эшләргә өйрәтү. Уку сыйфаты сыйныфтан сыйныфка камилләшә барырга тиеш.

        Баланың уку сәләтен бәяләгәндә,текстның эчтәлеген аңлап, тиешле тизлектә, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп,  интонацияне саклап, башкалар ишетерлек һәм аңларлык итеп уку мөһим. Кычкырып укыганда, сүзләрнең дөрес әйтелешенә игътибар ителә.

         Кычкырып уку белән бергә, баланың эчтән уку мөмкинлекләрен камилләштерү турында да онытмаска кирәк. Эчтән уку тизлеге дә гомуми таләпләргә туры килергә тиеш. Әмма 1нче сыйныфта эчтән укырга өйрәтү бурычы куелмый (мәҗбүри түгел).

        Укуны билгеләү өчен, укучыга 2-3 минутлык тоташ текст бирелә. Шуннан соң 1 минутка ничә сүз укуын табарга мөмкин.

Уку күнекмәләрен бәяләү.

Программа таләпләрен үтәсә (авазларны, сүзләрне, җөмләләрне дөрес, сәнгатьле итеп укыса), укытучы сорауларына җавап бирә алса, текст эчтәлеген аңлап үзләштерсә, .югары дәрәҗә белән бәяләнә.

Уку  тизлеге гомуми таләпләргә туры килсә; сәнгатьлелек сакланса да, 2-3 әйтелеш хатасы җибәрсә; пауза һәм интонация белән бәйле төгәлсезлекләр булса да, эчтәлекне аңлап, укытучының сорауларына җавап бирә алса, урта дәрәҗә белән бәяләнә .

Уку  тизлеге гомуми таләпләргә туры килмәсә; сәнгатьле итеп укымаса; логик басымны дөрес куймаса; 3-4 әйтелеш хатасы җибәрсә; текстны өзек-өзек укыса; укытучы сорауларына җавап биргәндә төгәлсезлекләр китсә; 4-5 әйтелеш хатасы җибәрсә, уртадан түбән дәрәҗә белән бәяләнә.

Уку  тизлеге бик акрын булса; барлык сүзләрне дә иҗекләп укыса; текстны  сәнгатьле, аңлаешлы  итеп укымаса; әйтелеш нормаларын тупас бозса; орфоэпия һәм интонация хаталары эчтәлекне аңлауга җитди комачаулык тудырса; сүзләрне әйткәндә, 6дан артык тупас бозып әйтү булса, түбән дәрәҗә белән бәяләнә.

Укыту-методик, материаль-техник мәгълүмат бирү чыганаклары.

1. “Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасы (татар төркемнәре өчен)1-4 сыйныфлар. Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә.Г., Хәсәнова Ф.Ф. Казан, 2011.

2. 1 нче сыйныфта әдәби уку дәреслеге  (Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Миассарова - Казан: “ Мәгариф-Вакыт  нәшрияты», 2012).

3.Әлифба. 1нче сыйныф. / Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Казан, “Мәгариф - Вакыт”, 2012.

4. Мияссарова  И.Х, Ф.Ш. Гарифуллина, Р.Р. Шәмсетдинова. “Әлифба дәресләре өчен методик кулланма” Казан, “Мәгариф – Вакыт”   нәшрияты, 2011 ел.

5. Тылсымлы авазлар. Гәрәева Г.Х. – Казан: “Гыйлем” нәшрияты, 2014.

Татар теленә өйрәткәндә, түбәндәге материаль-техник чаралардан файдаланыла:

  • күрсәтмә әсбаплар, таблицалар;
  • сүзлекләр;
  • перентацияләр;
  • белешмә материаллар;
  • татар теле дәреслекләренә электрон кушымталар;
  • электрон дәреслекләр;

 Татар сайтлары :

  • (belem.ru; tatarile.org.com);
  •  info@tatarmultfilm.ru«Татармультфильм»
  • http://balarf.ru/ipad/index.html онлайн библиотека «БАЛА»

Электрон белем бирү ресурслары.

1.Ноутбук

2.ТСО (экран, проектор)


Әдәби уку предметын укыту-тематик планлаштыру.

Сыйныф: 1 г

Укытучы: Шәмиева Фәридә Махубрахман кызы.

Сәгатьләр саны: 33 сәгать.

Административ контроль дәресләр: 1 сәг.

Планлаштыру “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасы. 1-4 сыйныфлар. Сафиуллина Г.М., Гарифуллина М.Я., Мөхәммәтҗанова Ә.Г., Хәсәнова Ф.Ф. (Казан, 2011.) нигезендә төзелде.

Дәреслекләр: 1. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова. Әлифба. Рус телендә башлангыч  гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар  телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.

2. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова  Әдәби уку.  Рус телендә башлангыч  гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар  телендә сөйләшүче балалар өчен), Казан “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.

Тема һәм бүлек исемнәре

Барлык сәгатьләр саны

    I.

Әлифбага кадәр чор. (Әзерлек чоры)

2

   II.

Әлифба чоры

23

        III .

Әлифбадан соңгы чор

8

Бишектәге бишкә төрләнер.

2

Хәреф миңа карап тора,
Мин  дә карыйм хәрефкә…

1

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?

3

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.  

1

Яз килә, яз көлә.

1

Барлыгы

33


Календарь-тематик план

Дәрес

темасы

Сәг.

са

ны

Укучыларның эшчәнлек төрләре

Үткәрелү вакыты

План

Факт

Әлифбага кадәр чор - 2 сәгать.

Әзерлек чоры.

Әйтмә һәм язма сөйләм. “Исәнме, мәктәп” .. Таныш Булыйк! Сөйләм.  Аралашу. Алма бакчасы. Җөмлә. Текст. “Иң күңелле көн”.

1

Дәреслек белән танышу. Сөйләм этикеты нормаларына өйрәнү. Аралашу.Рәсемнәр буенча җөмләләр төзү

“Әлифба” дәреслеге битләрендә ориентлашу.Тирә-яктагылар белән аралашу ысулларын үзләштерү.(Кыз, малай, мәктәп, чәчәк ,дус, күрешү, исәнмесез,сәлам)

Татар телендә танышу хушлашу сүзләрен үзләштерү.Әти,бала,чәч,кәрҗин,кармак,балык .Белем бәйрәме,сентябрь,сыйныф,китап,дәфтәр сүзләрен сөйләмдә куллану.Соруларга җавап бирә белү.

08.09

Син әкиятләр беләсенме? Бәйләнешле сөйләм. Спорт мәйданчыгында. Предмет белдерүче сүзләр. Гаилә. Сөйләм. Шәһәрдә. Билге белдерүче сүзләр.

1

Рәсемнәр буенча кечкенә күләмле әкият эчтәлеген сөйләү.

Рәсем буенча сурәтләү текстны төзергә,текстка исем бирергә, текстның төп фикерен таба белергә өйрәнү.(Су анасы.Куян баласы.Сертотмас үрдәк. Шүрәле.Былтыр.).

Хәрәкәтне белдерүче сүзләр белән танышу. Әйләнә тирәдәге предметларны тикшерү.Гаилә әгъзаларын белдергән кеше исемнәрен атау.Хакимҗан Халиковның гаилә турындагы шигыре белән танышу.

Текст буенча җөмләләр төзеп сөйләү.(Волейбол, футбол. Әти, әни, онык, апа)

05.09

Әлифба чоры -23 сәгать.

Сөйләм авазлары. Сузык һәм тартык авазлар[а] ,[ә] авазлары, а, ә хәрефләре. [ы],[э], [и]  авазлары,ы, э,и хәрефләре.

1

[а,ә,ы,э,и]авазларын дөрес әйтү.(Ат, ай, арба, бабай, маймыл, аю, гармун, дага Әтәч, өстәл, дәфтәр, тәрәзә, күбәләк, итәк, күлмәк, кәбестә. Тычкан,ылыс, бурсык,балык, Эшләпә, эз, экран, элмәк, бер, элгеч, имән, ипи, җиләк, бишек). Сорауларга җавап бирү. Төрле ситуациядән чыгу юлларын табу. Рәсем сюжеты буенча хикәя төзү.

Сүзнең авазлардан торуын үзләштерү,тартык һәм сузык авазларның аермасын ачыклау.Хайван,кош атамаларын татарча әйтү,сүзнең беренче авазын аерып әйтү.

22.09

[у] авазы һәм у хәрефе. [ү] вазы һәм  ү хәрефе.

1

У,ү хәрефләре кергән сүзләрне таба белү һәм истә калдыру.(Ун, ук, урман, буран, учак, тукран Күл,үрдәк, үлән, күркә, түбәтәй, чүлмәк, күзлек, Шүрәле, үтүк).

“Тук-тук тукыран”,Хәйдәр Сәлимнең “Күгәрчен авазыннан”әсәрләре буенча[у],[ү]авазларын дөрес кулланырга өйрәнү.

29.09

[о] авазы һәм о хәрефе. [ө] авазы һәм ө хәрефе.

1

Кош, ботак, торна, болыт, орчык, торма, радио, вагон, торт.

 Өй, гөл, өч, өрәңге, көймә, гөмбә, көртлек.

М.Әгләмовның “Бүләк”,Р.Мииңнуллинның “Өрек”, Н.Арысланның “Күгәрченем”әсәрләре белән танышу.

06.09

Сузык авазлар. Кабатлау.

[н] авазы һәм хәрефе.

1

Нарат, нәркис, утын, челән.[н] авазы белән танышу. Бирелгән хәрефләр белән иҗекләр һәм сүзләр укый белү, рәсемнәр ярдәмендә җөмләләр төзү.

Танып белү мәсьәләсендә сөйләм алымнарын куллану. Үз фикереңне һәм позицияңне аңлау һәм яклау күнекмәләре булдыру.

13.09

[л] авазы һәм л хәрефе.

[м] авазы һәм м хәрефе.

1

[[л], [м] авазлары ббелән танышу, аларны сөйләмдә куллану ,сорауларга җавап бирү.Ш.Галиев “Салкын аваз” шигыре.

20.09

[р] авазы һәм хәрефе.

[й] авазы һәм хәрефе.

1

Бирелгән хәрефләр белән иҗекләр һәм сүзләр укый белү, рәсемнәр ярдәмендә җөмләләр төзү..

Укытучыны һәм иптәшләреңне тыңлый,үз фикерләреңне әйтеп бирә белү. Туган якка мәхәббәт            хисе формалаштыру.

27.09

[ң] авазы һәм  ң хәрефе. йа];[йә],[йу], [йү] ,[йы], [йэ] авазлары,я,ю ,е хәрефләре

1

Текст өстендә эш, текст эчтәлеген рәсем эчтәлегенә тәңгәлләштерү. Ң хәрефенең баш хәрефе юклыгын аңларга, текстлар ятларга, үз фикерләрен әйтергә өйрәнү.

Яшьтәшләрең белән уртак тел табу, группаларда эшләү.

Предметны, билгене белдеүче сүзләрне табу.

Я,ю,е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку,алар белән җөмләләр төзи белү. Сүз схемасын уку. Бер авазы белән генә аерылып торган сүзләрне уку, мәгънәсенә төшенү.

Иптәшләреңне тыңлый белү күнекмәләре булдыру.

10.11

[д] авазы һәм хәрефе. [т] авазы һәм хәрефе.

1

Дару, дөя, тартма, төймә. Йөзем, роза, Сара, песи.

Сюжет буенча текст төзү. Ш.Галиевнең“Яз”шигырен уку.

17.11

[з] авазы һәм хәрефе.   [с] авазы һәм хәрефе.

1

Кечкенә күләмле әкиятләрнең эчтәлеген сөйләргә, ю хәрефен танып укырга, билгеләр буенча табышмакның җавабын табарга, мәкаль эчтәлеген аңларга өйрәнү.

Бер авазы белән генә аерылып торган сүзләрне уку, мәгънәсенә төшенү.

Укытучыны һәм иптәшләреңне тыңлый,үз фикерләреңне әйтеп бирә белү.

24.11

[г] авазы һәм хәрефе.   [к] авазы һәм хәрефе.

1

Текст өстендә эш, текстның эчтәлеген рәсем эчтәлегенә тәңгәлләштерү, милли узаң формалаштыру. Казан турын-да мәгълүматлы булу, ике яктан да бертөрле укыла торган сүзләрне уку.

Укудагы уңышның яки уңышсызлыкның сәбәпләрен аңлый, һәр очрактан да чыгу юлларын таба белү. Монологик сөйләм күнекмәләре булдыру. Сурәтләү текстлары төзергә өйрәнү.

Әхлак нормаларын үзләштерү. Милләтнең, Ватанның бер вәкиле булуың белән горурлану.

01.12

[в], [w] авазлары һәм В, в хәрефләре. [ф] авазы һәм хәрефе.

1

“Ватан” төшенчәсен үзләштерү. “Туган туфрак” төшенчәсен ачыклый, Татарстан Республикасы атрибутлары турында мәгълүмалы булу.

Уку хезмәтенә максат кабул итү, аңа ирешү өчен этапара бурычлар кую.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

08.12

[б] һәм [п] авазлары һәм хәрефләре.

1

Татар халкының үткәне, борынгы шәһәрләре һәм милли бәйрәме турында кузаллау булдыру.

Г. Тукайның “Ташбака һәм Куян” тексты эчтәлеген үзләштерү, текстның төп уен табарга өйрәнү.

Милли үзаң, толерантлык хисе булдыру.

15.12

[ж]  һәм  [ш] авазлары һәм хәрефләре. [җ] авазы һәм хәрефе.

1

Җ,ш хәрефләре кергән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү,җөмләләр төзү. Фикереңне төгәл һәм дөрес итеп аңлата белү. Текст өстендә эшләү күнекмәләре булдыру.

Үз фикереңне яклый, дәлилли белү.

22.12

[ч] һәм [х] авазлары һәм хәрефләре. [һ]  авазы һәм хәрефе.

БСҮ

1

Сюжетлы рәсем эчтәлеген ачыклау. Рәсем буенча кечкенә күләмле хикәяләр төзү осталыгы булдыру.Туган як турында мәгълүматлык булдыру, җиләк төрләрен ачыклау.

 Рус халык әкиятләре турында-гы белемнәрне ныгыту. “Ак барс” хоккей командасы турында мәгълүмәт туплау, олыларга ярдәмчел булу теләге формалаштыру.

ч,х,һ хәрефләре кергән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллана белү,җөмләләр төзү. Уңышка ирешүнең төрле юлларын таба белү.

Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү.

Сәламәт яшәү рәвешен, ярдәмчел бала образын кабул итү.

12.01

[ё] авазы һәм хәрефе.

1

Казан вертолетлар һәм самолетлар төзү заводлары турында мәгълүмәт булдыру. Татар теленең милли киемнәре турында күзаллау булдыру.

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Әңгәмәне башлый, дәвам итә,тыңлый белү.

19.01

[щ] һәм  [ц] авазлары һәм хәрефләре. ь, ъ хәрефләре.

1

Персональ кесә компьютерла-ры турында кузаллау булдыру.

Горурлык һәм гражданлык хисе формалаштыру.

Үз фикерен әйтә һәм дәлиллли белү,үз бәясен бирә белү.

26.01

Габдулла Тукай “Туган тел”.  Разил Валиев “Туган ягым”.

1

Татар халыкның бөек язучы Г. Тукай тормышы һәм иҗаты турында белем туплау.

Шигырь ятлау алымнарын үзләштерү.

Фикерне эзлекле итеп җиткерә белү

Публика каршында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.

02.02

Универсиада авылы.

“Куркак юлдаш”. Татар халык әкияте.

1

Рәсемнәр буенча универсиада турында сөйләү.

Уку күнекмәләрен булдыру.

Үз фикерен әйтә һәм дәлиллли белү,үз бәясен бирә белү.

09.02

“Алма пеш, авызыма төш. Татар халык әкияте. Абдулла Алиш. “Бикбатыр белән Биккуркак”.

1

Укучыларның башка милләт әкият геройлары турында булган белемнәрен барлау, туган як табигате турындагы белемнәрне киңәйтү.

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру.

Әңгәмәне башлый, дәвам итә,тыңлый белү.

16.02

Абдулла Алиш. “Куян кызы”.  “Өч кыз” татар халык әкияте.

 1

Шартлы билгеләрне аңлау, биремнәр үтәгәндә аларны куллану. Бүлек исеменә карап, эчтәлекне кузаллау.

Дәреслектә ориентлаша белү

Кирәкле бүлекне эчтәлектән табу.

01.03

“Икәүләшеп укыйбыз". Йолдыз Шәрәпова. “Әлифба” Разил Вәлиев.

1

Табышмакның җавабын табарга ярдәм иткән сүзне аерып күрсәтү.

Мәкаль-әйтемнәрдә төп фикерне табу.

Такмак, санамыш, мәзәк-ләрне сәнгатьле итеп уку, сорауларга җавап бирү.

08.03

“Әлифба” белән хушлашу. Алфавит.

1

Танып белү мәсьәләсендә сөйләм алымнарын куллану.Фикерне эзлекле итеп җиткерә белү.

15.03

Үткәннәрне кабатлау.

1

Танып белү мәсьәләсендә сөйләм алымнарын куллану.Фикерне эзлекле итеп җиткерә белүю

Публика каршында чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.

29.03

Әлифбадан соңгы чор - 8сәгать.

Бишектәге бишкә төрләнер(2сәг).

Алдавыч әкиятләр. Татар халык әкияте “Шүрәле”.

1

Әкияткә ясалган рәсемне текст эчтәлегенә тәңгәлләштерү.

Әкиятне мәгънәви кисәкләргә бүлү.

Әкият геройларын атау һәм алар кылган гамәлләргә бәя бирү, җавапны длилләү.

05.04

Татар халык  әкияте“Ахмак бүре”. Башкорт халык әкияте “Карга ни өчен исемен әйтеп бетерми?

1

Китапханәдән үзеңә ошаган китапны сайлап алу, аның ту-

рында сөйли белү. Аерым темаларга кирәкле китап сайлый белү.

Уку күнекмәләрен булдыру.

Татар һәм башкорт халык әкиятләрен чагыштыру.

Иптәшләреңне тыңлый һәм ишетә белү.

12.04

Хәреф миңа карап тора, мин дә карыйм хәрефкә... (2сәг).

Дөнья үзе - укып туеп булмый торган  әлифба.

1

Бүлекнең эчтәлеген күзаллау. Кирәкле китапны табып ала белү. Әсәр эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

Әсәр исемен аңлату. Бирелгән сүзләр арасыннан геройларга характеристика бирү өчен кирәклесен сайлап ала белү.

Дәрестә эшне планлаштыру.  Бүлек эчтәлеген күзаллау.  Әдәби әсәрне ишетеп кабул итү.

Парлап эшләргә өйрәнү: укылган әсәр буенча фикер алышу,бер-берең белән килешеп эшләү.

19.04

Без хайваннар һәм кошлар турында беләбезме?(3сәг)

Хайваннар дөньясында.

1

Әсәрнең төп уен, төп уй белән әсәр эчтәлегенең бәйләнешен ачыклау. Шигырьләрдә аваздаш кушымчалы сүзләр табу. Шигырьне яттан сөйләү. Шигырь укучылар конкурсын-да катнашу.

Публикага сөйләү. Үзбәя (яки укытучы ярдәмендә)

Әсәрнең төп уен,төп уй белән әсәр эчтәлегенең бәйләнешен ачыклау. Укылган әсәрнең эчтәлеген сөйләү;вакыйга нәрсәдән башлана,катнашучы геройлар белән нәрсә була,нәрсә ничек тәмамлана.

Шигырьләрдә аваздаш кушымчалы сүзләрне табу.

Публикага сөйләү, үзбәя кую.

26.04

Без хайваннар  һәм кошлар турында беләбезме?

1

Дәрестә эшне планлаштыру. Китап күргәзмәсендәге китапларны темага туры китереп урнаштыру,тематика буенча анализлау.

Бүлек эчтәлеген күзаллау. Әдәби әсәрне ишетеп кабул итү. Әсәрне сәнгатьле итеп уку

Парлап эшләргә өйрәнү: укылган әсәр буенча фикер алышу, бер-берең белән килешеп эшләү.

03.05

Без хайваннар  һәм кошлар турында беләбезме?

1

Күргәзмәдәге берәр китапны күмәк төзелгән план буенча тәкъдим итү.

Әдәби һәм фәнни-популяр әсәрләрне чагыштыру. Әдәби текст белән фәнни-популяр текстның төп үзенчәлекләрен билгели белү.Рәсемнәргә таянып, әсәр эчтәлеген сөйләү.

Сөйләм этикеты үрнәкләрен куллану, бер-береңә игътибарлылык күрсәтү алымнарын тәрбияләү.

10.05

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен(1сәг).

Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

1

Дәрестә эшне планлаштыру. Күргәзмәгә куелган китаплар-ны анализлау.

Бергәләп төзелгән план буенча күргәзмәгә куелган китапны тәкъдим итү. Автор әйтергә теләгән фикерне табу. Сәнгатьле итеп уку. Хикәяне мәгънәле кисәкләргә бүлү.

Бүлек эчтәлеген кузаллау. Әсәрне тыңлап аңлау. Сыйныфташлар белән нәрсә ул “чын дуслык”, кемне дус итеп санарга мөмкин булуы турында фикер аралашу. Әсәрнең төп уен һәм темасын билгеләү.

 Хикәянең планын төзү.

Геройларны атау һәм алар кылган гамәлләргә бәя бирү, җавапны дәлилләү.

17.05

Яз килә, яз көлә (1сәг).

Яз килә,яз көлә.Үткәннәрне гомумиләштереп

Йомгаклау.

1

Бүлекнең эчтәлеген кузаллау. Бергәләп төзелгән план буенча күргәзмәгә куелган бер китап буенча сөйләү. Терәк сүзләргә нигезләнеп, табышмакның җавабын табу.

Шигырьнең тыныш билгеләре-нә игътибар итеп, тиешле инто-нация белән уку. Шигырьдән автор хисләрен күрсәтүдә ярдәм итүче сүзләрне таба белү. Төрле шигырьләрне чагыштырып, шигырьләрнең ритмын күзәтү.

  Бер-береңнең укуын тикшерү, бәяләү. Парлап эшли белү. Укыган әсәр буенча фикер алышу.

24.05


                          Әдәби уку курсы өчен арадаш аттестация эше (тест)

                        1нче сыйныф (татар төркеме)

 

1.Аю Әппәс кайда яши? (1 балл)

А) урманда

Б) мунчада

В) бакчада

2. Аю Әппәс нәрсәләр үстерә? (1 балл)

А) җиләк-җимеш

Б) яшелчә

В) печән

3. Кайсы шигырьне Г.Тукай язган? (1 балл)

А) “Укытучы”

Б) “Гөлбакча”

В) “Бала белән Күбәләк”

4. Дөньяда иң зур хайван нәрсә? (1 балл)

А) фил

Б) зәңгәр кит

В) аю

5. Табышмакның җавабын табыгыз. (1 балл)

Иртән иртүк тора,матур итеп кычкыра.

А) әтәч

Б) тавык

В) күбәләк

6. Мәче балыкны кая куя? (1 балл)

А) үзе ашый

Б) әнисенә бирә

В) балаларына бирә

          7. Светофорның ничә күзе бар? (1 балл)

А) өч

Б) бер

В) биш

8. Яз кайсы айдан башлана? (1 балл)

А) март

Б) апрель

В) февраль

9. Яз җиткәч, бозлар нишлиләр? (1 балл)

А) яфрак яра

Б) матурланалар

В) эриләр

10. Кайсы рәттә артык сүз бар? (1 балл)

А) чебен, черки, күбәләк

Б) китап, дәфтәр, бакча

В) чирәм, чәчәк, печән


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.4 сыйныф, рус төркеме.ФГОС

4 сыйныфның рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби укудан Р. З. Хәйдарованың "Күңелле татар теле" дәреслеге буенча эш программасы....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.2сыйныф, рус төркеме. ФГОС

Р. З. Хәйдарованың "Күнелле татар теле" дәрелеге буенча татар теле һәм әдәби укудан рус төркемнәре өчен эш программасы. 2сыйныф,...

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф,татар төркеме. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова....

Татар теле һәм әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, рус төркеме.ФГОС

Татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.1сыйныф, рус  төркеме.ФГОСХайдаова Р.З.  "Күңелле татар теле"...

Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....