8 мартка багышланган кичә
статья

Сайфутдинова Гульфания Туктамышовна

Язның беренче көннәре безгә матур бәйрәмне – хатын – кызлар көне – 8 мартны алып килде. Безнең бу бәйрәмне карлар эри башлаганда, табигать уянган чорда билгеләп үтүебез очраклы хәл түгелдер, мөгаен. Чөнки хатын – кыз борын – борыннан безнең өчен дөньядагы иң гүзәл нәрсәләрне – чиксез мәхәббәтне, күңел җылылыгын, тормышчан тирән акылны гәүдәләндерә. Һәм яз көне табигатьтә була торган барлык үзгәрешләр безнең хатын – кызга булган хисләребезгә аваздаш. Нәкъ менә хатын – кызлар җир йөзенә яңа тормыш алып килә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_martka_bagyshlangan_kich.docx36.32 КБ

Предварительный просмотр:

8 мартка багышланган кичә

1 а.б. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

2 а.б. Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

1 а.б.Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен.

2 а.б. Анысы да сөйли тагын: “Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!”

1 а.б. Яшәсен хатын – кызларның халыкара бердәмлеге көне – 8 март.

Март башында көннәр матур тора, 

Мулрак түгә кояш яктысын.

Җир – табигать шулай котлый сыман

Кешелекнең олы яртысын.

2 а.б. Кар каплый әле кыр юлларын,

Әмма вакыт язга әйләнде.

Бәйрәм белән Сезне, кыз туганнар,

Котлы булсын дөнья бәйрәме.

1 а.б. Кадерле әниләребез! Чал чәчле әбиләребез! Сөйкемле, назлы кызларыбыз!

2 а.б. Язның беренче көннәре безгә матур бәйрәмне – хатын – кызлар көне – 8 мартны алып килде. Безнең бу бәйрәмне карлар эри башлаганда, табигать уянган чорда билгеләп үтүебез очраклы хәл түгелдер, мөгаен. Чөнки хатын – кыз борын – борыннан безнең өчен дөньядагы иң гүзәл нәрсәләрне – чиксез мәхәббәтне, күңел җылылыгын, тормышчан тирән акылны гәүдәләндерә. Һәм яз көне табигатьтә була торган барлык үзгәрешләр безнең хатын – кызга булган хисләребезгә аваздаш. Нәкъ менә хатын – кызлар җир йөзенә яңа тормыш алып килә.



1 а.б. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп балкыган кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләрегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Без үзебезнең бәйрәм программабызны ачу өчен сүзне мәктәп директоры Гайнутдинова Фәридә Фәттәхетдин кызына бирәбез.

2 а.б. Яз әле башлана гына, кырларда суык җил, тыкрыкларда көртләр, елгаларда боз тәңкәләре. Яз. Яз кешене яшәртә. Яз канатландыра, яз кешеләргә көч өсти. Язны алсу таңнар, күңелләрне әллә ничек алгысытып яңа матурлыкларга омтылдыра, өметләндерә, тып – тып иткән тамчылар үткәннәрне искә төшереп. Киләчәк турында хыялландыра. Шушы бәйрәм яз башында килү табигый.

^ 1 а.б. Хөрмәтле хатын – кызларыбыз бәйрәм бүләге иттереп .........................................................................башкаруында җыр кабул итегез.
2 а.бКем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә - якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны?

1аб.Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем, сабырлы?

2аб.Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

1аб.Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.

Икесе бергә: Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз!

2 аб. Сезгә бәйрәм җырын бүләк итә .....

Гөлфәния. Урамда яз җилләре исә, яз исе сизелә. Яз битләребезгә дә, хисләребезгә дә үзенең җылысын өрә. Яз үзенең сихри көчләре белән кешеләр күңеленә үк үтеп керә: җан, рухка ниндидер көтелмәгән куаныч иңәр төсле, бәхет-шатлыкка юл ачылыр сыман… Яз ул өметләр һәм аңлаешсыз ниләрдер көтү вакыты, омтылулар, ашкынулар вакыты… Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?

-Ә хәзер әниләр сезнең белән «Нишләргә» уены уйнап алык. Дөрес җавап биргән кешегә конфет бирелә.
- тоз дымланса-( савытка дөге салырга)
-Шулпа тәмле булсын өчен – ( итне салкын суга салырга кирәк)
-Камыр кулга ябышмасын өчен- ( кулны көнбагыш мае белән сөртергә )
- Бавыр тәмле булсын өчен – ( сөттә тотарга кирәк)
-Сөт көймәсен өчен -( савытта су кайнатып аларга )
- Балык исен бетере өчен – (лимон белән ышкырга)
- Пешкәндә кәбестә исе чыкмасын өчен – (шикәр комы салырга)
- камыр җәйгәндә тоз салу ник кирәк. ( тизрәк кипсен өчен)
2 АБ. Булдырдыгыз, әниләр.

1 АБ.Шагыйрьләр бик борынгы заманнардан алып, хатын- кыз матурлыгын, гүзәллеген, кешелеклелеген мактап җырлап килгәннәр.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы;
^ Кайдан алсын шигъри шагыйрь, булмаса илhамчысы.
Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,
Парә- парә кисмәсә гыйшык- мәхәббәт кайчысы! 
дип язган Тукай.


2 АБ. Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,
Тәмуг гөлен тотып нечкә кулларыңа?
Күз аттың да күзләремә, ник ыргыттың
Уйнап-уйнап мине тәмуг утларына.
h. Такташ.
1 АБ. Ә ин матур сүзләрне , минемчә, 19 гасыр шагыйре Габделҗаббар Кадндалый әйткән. Ул үзе гашыйк Фәхри исемле кызны ул менә ничек тасвирлый.
^ Сандугачым, карлыгачым, былбылым,
Ташламагыл, тот са, Фәрхи, кил, кулым!
Ай гынам ла, көн генәм лә,гөл генәм,
Жан гынам ла, тән генәм лә,көн генәм!
Җәүhәрем лә, гәүhәрем лә,нур гынам,
Сәрвием лә,җәннәтем лә,хур гынам!
2АБ.
Безнең туган телебездә ягымлы. Күркәм сүзләр бик күп. Ягез әле, кызлар, әниләрегез сезгә яратып,  Иркәләп ничек эндәшә икәнен, үзегезнең аларга нинди матур сүзләр белән мәрәҗәгать иткәнегезне искә төшерегез әле.
(кызлар матур сүзләр әйтәләр)

1А.Б.Искиткеч бай шул телебез! Кызларыбыз да тәмле теллеләр икән! Хәзер ........................... башкаруында “Ана күңеле балада” дигән әкият тыңлап үтик.
Бер кечкенә урманда яшәгәннәр ди ана тиен белән бала тиен. Әнисе кызын шулкадәр яраткан, иркәләгән, назлаган, хәтта исемен дә Назлыкай дип кушкан. Кечерәк чагында кызы әнисенең назына сөю белән җавап биргән, ә үсә төшкәч моннан файдалана башлаган. Әнисенең ару-талуы белән дә исәпләшмичә, я тигене, я моны таләп иткән. Шулай итеп көн артыннан көн үткән, көз артыннан кыш җиткән. Көннәрнең берсендә, инде ашагач-эчкәч, кыз әнисеннән нәрсә сорарга белми йөргән дә, бер мәлне:
Минем чикләвек ашыйсы килә, дигән. Әнисе аптырап:
Кызым, соң чикләвек бетте бит инде, дигән.
Минем ни эшем бар, күбрәк әзерлисең калган, бар тап, дигән кызы.
Әни тиен чыгып киткән. Ә урманда кичкә авышкан чалт аяз көн хөкем сөрә. Салкын. Бу урманда тиеннәр гаиләсе байтак булган. Шуңа күрә, ана тиен озак уйламыйча, күршеләренә киткән. Бер күршесеннән сораган, икенчесеннән, өченчесенә дә барып җиткән. Барысы да диярлек бер төрле җавап биргән:
Кыш әле озын, безнең гаиләбез дә зуррак, үзебезгә кирәк, дигәннәр. Шулай итеп, чикләвек эзли-эзли, тиен бик ерак киткән. Әллә көн артык салкын булган, әллә агачтан-агачка сикереп ана тиен арыган, кинәт башы әйләнеп, инде егылдым дигәндә, ботакка тотынып калган.
Ярар, болай йөреп булмас, төн җитә, дип уйлаган тиен, берәр ничек юмалармын әле кызымны, аңнар. Һәм өенә юл тоткан.Инде өйгә керәм дигәндә, ике агач аркылы гына яшәгән тиен:
И күрше, сине күпме көтәргә була... “Күрше хакы – алла хакы”, дигәндәй, мә, ал чикләвек, кызыңны мәхрүм итмә, дигән. И сөенгән ана тиен. Өенә керсә, ни күрсен, кызы, елый-елый, шешенеп беткән. Әнисен күрүгә:
Әнием, башка беркая да китмә, мине бер үземне калдырма, дип, анасын кочаклап алган.
Сиңа чикләвек эзләдем ич, дигән әнисе.
Бернинди чикләвек тә кирәкми миңа, син генә кирәк, дигән Назлыкай, әнисенең кочагына ныграк сыенып.
Шулай итеп, чикләвекне иртәнге ашка калдырып, ана тиен белән Назлыкай йокларга ятканнар.

1АБ. Бүтән көндә сезне хөрмәтләүдә
Без ничектер бераз талымсыз.
Бүген исә, «иң кадерлебез» дип,
Баш иябез сезгә, и хатын-кыз.

2 АБ. Биюченең итәге 
бии бии кыскара .
Биючегә сүз әйтмәгез
Бии –бии остара.
Концерт номеры бию
-Уен «Рифма тап». ( Уенда җиңгән кешеләргә конфет бирелә)


1. Әнисен Ләйлә

Шундый ярата;

Елап каршылый

Елап ……(озата)

2 Җиткән егет - ачы бал,

Әйбәт чакта эчеп кал.

Озак тотсаң мичкәдә,

әйләнә ул …. (серкәгә)

3Җиткән кыз ул- сауган сөт,

Саклап булмый аны күп.

Өйдә тотсаң ачый ул,

Утка куйсаң -….. (ташый ул)

4Берәү юлдан алтын тапты,

Йөгерә-йөгерә өенә кайтты, 

Яшерде дә сандыгына-

Ул…….. ( тынычлыгын югалтты)

5 Бу дөньяда һәрбер кеше

Кемнеңдер бердәнбере

Тик бердәнберенә генә

Сыя ………(кешенең сере)

6Язмыш бит ул кәләш түгел,

Сайлап алып булмый.

Сайлап алган кәләштән дә

Һәр ……(кешедә уңмый)


7.Тиз сизәбез, борчылабыз

Кәшилүк югалганда;

Сизмибез, пошынмыйбыз без

…..(Кешелек югалганда)

1АБ. Ана булу изгелекнең таҗы
Дөньяда иң олы дәрәҗә
Ана кеше һәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.

• Ана сиңа гел яхшылык тели
Гаепләрең булса кичерә
Тугрылыклы булыйк гомер буе
Ана дигән изге кешегә

• Ана гүя дала - 
Колачы киң, йөзе кояшлы
Ана җирдә бөтен игелекнең,
Изгелекнең якты юлдашы.

•2 АБ.Син әнием минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.

• Иң кадерле кешебез син,
Сөекле әниебез
Син булганга без бәхетле 
Тыныч, рәхәт яшибез.
Әниләрне, әбиләрне,
Кадерлибез, зурлыйбыз. 
Чын күңелдән һәммәгезне 
Бәйрәм белән котлыйбыз.

1АБ.
Җырлыйк әле, без бит җырчы халык,

Җырлы халык элек-электән.

Кояш мәңге нурын сипкән кебек

Безнең халык җырлап көн иткән.

2 АБ. Сезнең өчен җырлый .....

Җыр.

1нче алып баручы.     Гүзәл затлар, сезгә багышлап,
                                      Күпме җырлар иҗат ителә
                                      Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
                                      Моң агыла йөрәк түреннән.

2нче алып баручы.    Тормыш бүләк иткән аналарның
                                      Җан җылысын тоеп туймаслык,
                                      Сабырлыгы, изгелеге өчен,
                                      Һәрберсенә һәйкәл куярлык.

1нче алып баручы.      Булмас иде тормыш сездән башка
                                      Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
                                      Җир йөзенең серле чәчәкләре,
                                      Гөлләре сез, сөеп туймаслык.

2нче алып баручы.    Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
                                     Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
                                     Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
                                     Авырлыкны җиңәр батырлык

  1нче алып баручы.    Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
                                     Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
                                     Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
                                     Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

А. б. Безнең әниләр – балаларын иң әйбәт белүчеләр. Ә балалар - әниләрен. Шуңа күрә без хәзер “Бер – беребезне беләбезме?” дигән уен үткәрәбез.(Әниләргә алдан әзерләнгән сораулар бирелә. Шул ук сораулар балаларга да бирелә.) Әнинең һәм баланың җаваплары туры килә микән?

Сораулар:

(Әниләр турында)

1. Кыз фамилиягез ничек?

        2. Ничәнче үлчәм аяк киеме киясез?

        3. Яраткан җырчыгыз кем?

        4. Ирегез белән кайда таныштыгыз?

        5. Туган авылыңның исеме.

(Балалар турында)

        1. Балагыз ничә төрле фән укый, исемнәрен языгыз.

        2. Чәршәмбе көнне расписание буенча нинди дәресләр керә?

        3. Балагызның яраткан фәне.

        4. Балагыз татар теленнән нинди тема өйрәнә?

        5. Балагыз атнага ничә дәрес укый?

2нче алып баручы.   Бәйрәмегез  котлы  булсын!

                                     Елмаеп  көлеп  торыгыз.

                                     Сәламәтлек  юлдашыгыз,

                                     Күңел  сөйгән  хезмәтегез,

                                     Һәр  барчасы  мулдан  булсын!

                                     Бәйрәмегез  котлы  булсын!  

  1нче алып баручы.   Әбиләрне,  әниләрне,

                                        Апаларны,  кызларны,

                                        Бәйрәмегез  белән  диеп

                                        Котлый  барлык  малайлар.

                                        Мин дә  котлыйм  барыгызны,

                                        Теләгем   бар  минем  дә

                                        Мәңге  шулай  кояш  кебек

                                        Балкыгыз  җир  йөзендә.

Малайлар җырлыйлар яки шигырь сөйлиләр.

1нче алып баручы. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге – хатын-кызларда. Сезнең барыгызны да шушы якты  язның беренче бәйрәме белән тәбриклибез. Йөзләрегездән һәм күңелләрегездән шатлык хисләре китмәсен!

2нче алып баручы. Җир шарының ак бәхете өчен

                                    Яратылган җәүһәр, алтын сез.

                                     Кешелекнең иң зур зиннәте-сез,

                                     Яшәү мәгънәсе дә хатын-кыз!

1нче алып баручы. Җир йөзенең бөтен матурлыгын

                                    Килә бүген бүләк итәсе.

                                    Дөньядагы матур сүзләрнең дә

                                    Иң җылысын килә әйтәсе.

Әйдәгез, зал белән кызыклы сорауларга җавап бирәбез.

1 Әгәр өстәл биегрәк булсаурындыктан, урындык……

2 әгәр 2 зуррак булса бердән , бер…..

3 Әгәр елга тирәнрәк булса инештән, инеш….

4 Әгәр дә уң яктан уң кул булса, сул кул…..

5 Ике тапкыр Нобель премиясе булган хатын- кыз (Мария Пьер-Кюри.)

6 Яз көне иң беренче чәчәк ата…..

7 Тапкырлау табилицасы икенче төрле ничек атала..(Пифагор таблицасы)

8 Кыш көне нәрсә ява….

Әфәрин. Булдырдыгыз

 1 а.Б.    Хатын-кызлар кулы нинди була?

           Ай янамы, йолдыз калкамы –

           Ул кулларда язын – чәчәк исе,

           Җәен – икмәк, кышын – кар тәме.

2 аб  Әни - ул Һәркем өчен кадерле изге зат. Тормышка ямь бирүче шәфкатьле, мәрхәмәтле газиз кеше. Әни баласына тормыш бүләк итә, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли. Безнең өчен гел борчыла, балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана.

  1аб      Хөрмәтле әниләр! Сезне бәйрәм белән тәбрик итәбез!        Балаларыгызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә сезгә балаларыгыз янәшәсендә, гомер буе аларның рәхим-шәфкатен күреп яшәргә язсын!

Чәчәк исемнәре белән бәйле хатын-кыз исемнәре. (Лилия, Роза, Зөһрә, Миләүшә)

 Чәчәк исемнәре белән бәйле әдәби әсәр исемнәре. (М. Җәлил “Кызыл ромашка”, Г. Әпсәләмов ”“Ак чәчәкләр”, И. Гази “Ак сирень”, Х.. Туфан “Ромашкалар” әсәрләре дәресләрдә өйрәнелә.).

Чәчәк исемнәре белән бәйле җыр исемнәре. “Кызыл розалар” – Айдар Галимов, “Сиреньнәр”  Раяз Фасихов,  “Мәк чәчәге” – Флера Сөләйманова, “Ромашкалар” – Фәхри Насретдинов ).    

Чәчәк исемнәре белән бәйле җырчылар исеме.(Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина, Роза Рымбаева, Ландыш Нигъмәтҗанова, Лилия Муллагалиева)

2 АБ. Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,
Кадергә, хөрмәткә төренеп
Яшәгез мәңгелек нур булып

 1АБ. Якты булсын килер көннәребез
Олы бәхет безгә юлдаш булсын.
hәрчак көләч, шат булыйк
hәм кырыс та кирәк урында.
Безгә бәхет теләп тирбәнсеннәр
Үләннәр дә хәтта болында.
Бәхет касәбез тулы, йөзебез кояш нурлы, тормышыбыз матур җырга тиң булсын иде.

2 АБ. Кешелек дөньясына ямь  бирүче  елмаюыгыз белән - күңелләрне иркәләүче, җылы карашларыгыз белән назлаучы, акыллы фикерегез белән  ак юл күрсәтүче сөйкемле  хатын-кызлар,  кадерле әниләр!

   1АБ.     Сезне бөтен җир йөзен бизәгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тагын бер кат котлыйбыз.

Җир йөзенең бөтен матурлыгын

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә,

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

Имин булып атсын таң кояшы,

Йөзегезгә нурлар сибелсен.

Һәр яңа таң сезгә бетмәс шатлык

Һәм гомерлек бәхет китерсен.

- Шуның белән бәйрәм концертыбыз тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җиңү көненә багышланган сценарий

Җиңү көненә багышланган сценарий башлангыч сыйныфлар өчен....