Җиңү көненә багышланган сценарий
материал на тему

Хамидуллина Гузель Мохлисулловна

Җиңү көненә багышланган сценарий башлангыч сыйныфлар өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Җиңү көне.14.81 КБ

Предварительный просмотр:

«Бөек Җиңү көне” 9 май көненә багышланган әдәби кичә сценариясы.

Максат: Балаларда горурлык, соклану хисләре уяту, Ватанга карата мәһаббәт хисләре уяту, сәнгатле сөйләм телен үстерү, баету.

Хәтерләүдән курыкма син!

Батырларны онытма син!

1 укучы: Язлар саен көтеп алабыз

Без куанып Җиңү бәйрәмен.

Сугыш юлын кичкән батырларга

Бирер өчен чәчәк бәйләмен.

2 укучы: Җиңү көне иң зур бәйрәм —

Туп тавышы тынган көн.

Сабый бала саф күзләрен

Кырда түгел, карда түгел,

Бишегендә йомган көн.

3 укучы: Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн — горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып.

4 укучы: 1941 дәһшәтле ел. Гитлерчылар сугыш башлагач, авылыбызның бик күп яшь егетләре фронтка китә.

(Язмада левитан тавышы. Ана һәм солдат булып киенгән укучылар чыга).

Ана: Сау бул улым, читкә оч син,

Бәхет яусын юлыңа.

Авылың өчен тыныч бул син,

Анаң кала урыныңа.

Лачын коштай очып,

Дошманны ку иленә

Яшен ташы булып оч син

Оч син фашист өстенә.

Сәлам хатың килгән саен

Бәйрәм күлмәк киярмен

Минем улым батырларча

Бурычын үти диярмен.

Солдат: Илем! Алдыңда синең мин ант итәм

Шаһит булсын кулым ярасы

Гитлер явын тар-мар итми торып

Якты күрмәс күзем карасы.

(Барысы бер рәткә басып “Озатып вокзаллар каршында” җырын башкаралар).

 5 укучы: Утлы еллар үтте,

    Җиңү килде.

    Күпләр әйләнеп безгә кайтмады.

    Исән-саулар Берлингача җитеп,

    Туган авылларына атлады.

6 укучы: Җиңү көне, күктән күзем алмыйм,

Күгәрченнәр уйный очынып,

Зәңгәр күктә ап-ак канатлары

Көмеш кебек китә чагылып.

7 укучы:     Авылыбызның иң – иң уртасында

            Иң матур һәм күркәм урында

            Һәйкәл булып баскан солдат тора,

            Винтовкасын кысып кулына.

  • Тукта, иптәш тукта”

Минем яннан,

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гына түгел,

Авылдашың синең, иптәшең!

Онытма син!

Бик кыйммәткә төште

Сезнең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен,

  • Таш сын булып, һәйкәл булып,

Кайттык бүген сезгә!!!

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хәтер белән без мәңгелек" бөек җиңүнең 67 еллыгына сценарий.

Хәтер белән без мәңгелек.Боек Жинунен 67 еллыгы унаеннан эдэби-музыкаль кичэгэ сценарий.( Пэрдэ ябык.Тантаналы музыка янгырый.Сэхнэ артында алып баручы сойли).А.б. Сугыш китергэн хэсрэт-михнэт дэрьясы...

"Через тернии к звёздам!" оригинальный сценарий празднования юбилея театральных коллективов "Последняя сказка Шахрезады!" сценарий конкурсно-игровой программы посвящённой 23 февраля и 8 марта для мл.шк.в.

В Студии Современного Праздника "Позитив" есть три прекрасных детских театральных коллектива и так получилось, что в один год у этих коллективов юбилей. Правда здорово! Только даты этих юбилеев разные...

Методическая разработка сценария вечера Памяти, посвящённого 70-летию Победы в Великой Отечественной войне.Авторы сценария: Ногайцева Л.М., Попова И.В.

Данная разработка на тему "Люблю. Воюю. Жди с победою" предназначена для проведения внеклассного мероприятия,  и содержит сценарий вечера Памяти, посвящённого 70-летию Победы в Великой Отечествен...

Сценарий Квест "#Вместеярче", сценарий "Новогоднего утренника 2019"

Сценарий Квест "#Вместеярче", сценарий "Новогоднего утренника 2019"...

8 мартка багышланган кичә

Язның беренче көннәре безгә матур бәйрәмне – хатын – кызлар көне – 8 мартны алып килде. Безнең бу бәйрәмне карлар эри башлаганда, табигать уянган чорда билгеләп үтүебез очраклы хәл т...

Сценарий последнего звонка 2024 и сценарий линейки 1 сентября 2023

Сценарий последнего звонка 2024 и сценарий линейки 1 сентября 2023...