Рахимзянова Альфия Мансуровна

сайт учителя татарского языка и литературы

Тырышлык - уңышның дусты

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: чтение книг

Увлечения: вязание, цветоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: д. Нижний Пшалым, Арский район

Место работы: МБОУ "Среднепшалымская основная общеобразовательная школа"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rakhimzyanova-alfiya-mansurovna
Үзең яхшы булсаң, кеше дә яхшы, үзең начар- кеше дә начар.(Татар халык мәкале) “Яшәү шундый җиңел булыр иде, Һәркем әгәр башка берәүнең дә Кеше икәнлеген аңласа”
Ф.Яруллин

 Укытучы булып эшләү дәверендә күп кенә тәҗрибәләр, дусларым белән уртаклашасы фикерләр җыелды. Бу сайтымда дусларым белән чын күңелдән аралашасым, тәҗрибә уртаклашасым килә. Әгәр минем кулланмаларым сезнең җаваплы хезмәтегезне бераз гына җиңеләйтсә, мин бик бәхетле булыр идем.

   ДЙА өчен 9 нчы сыйныфларда белемнәрне системалаштыру, эш алымнарын дөрес, отышлы, мавыктыргыч итеп куллану өстендә уйланам. Шул тема буенча сезне дә фикер алышырга чакырам.

О себе

    Мин - кечкенәдән укытучы булырга хыялланып  үскән гади авыл кызы. Өй яныннан гына башланып киткән урман ,аннан еракка-еракка яңгырап ишетелгән кошлар тавышы, тын гына аккан елга, күршедә генә урнашкан мәктәп,авылыбызның хәзмәт сөючән халкы...  

   Бу- минем туган ягым.

  Авылыбыздан бер генә укытучы чыккан иде. Самат абый һәркемгә үрнәк, белемле кеше .Аны һәркем зурлады,  киңәшенә колак салды.Минем шуңадыр да аңа ихтирамым зур иде. Балачактан ук  укытучы булу уе белән яшәдем.Ләкин бу турыда иптәшләремә әйтергә ояла идем. Бу биеклеккә күтәрелә алуыма ышаныч ,терәк булмаудан да килгәндер, мөгаен.Ялгыз әниемне артык борчымау өчен үзлектән бик күп тырыштым. Ләкин тора бара шуны төшендем: барыннан да элек уйларың. максатларың төгәл булу мөһим икән. Максатын тәгаен белгән кеше генә уңышка ирешә ала, аның юлы да туры була.Икенчедән,яшәгәнеңә куана,шөкер итә белергә кирәк. Өченчедән,эчке дөньяң ирекле һәм азат булсын.Дүртенчедән,кеше фикерле булырга тиеш. Бишенчедән, кеше һәрвакыт тырышырга,эшләргә, нигәдер ирешергә һәм шуңа рухланып, бу биеклекне югалтмас өчен,тагын тырышырга тиеш.

   Хыялларым тормышка ашты. Менә инде 23 нче язымны балаларга белем- тәрбия бирәм. Туган телебезгә мәхәббәт, ихтирам тәрбиялим. Янымда таянычым- тормыш иптәшем.

Аның белән бергәләшеп бер ул, бер кыз үстерәбез.Баларның игелеген күреп,ата-ана бәхетен тоеп,яраткан эшебездә эшләү дәрте белән яшибез.Илләребез тыныч, милләтем бәхетле, мәктәпләребез гөрләп торсын иде. Амин!

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

   Резеда Валиева, Фәнис Яруллин шигырьләре миндә Туган җиргә,табигатькә,туган халкыбызга, телебезгә, хезмәткә һәм ата-аналарга,өлкәннәргә,гомумән кешеләргә ихтирам, миһербанлык, игелеклелек хисләре тәрбияләде. Саф мәхәббәт темасына язылган әсәрләрен уку көч,рух өсти. С.Әхмәтҗанова шигырьләре илһам бирә, туган ягыбыз белән горурлануны көчәйтә. Ә.Еники хикәяләрен бик яратам, чөнки алар тормышка,андагы күренешләрне йөрәк аша үткәреп бәяләргә ярдәм итә.Туфан ага Миннуллин әсәрләрен тормыш энциклопедиясенә тиңлим. Аннан һәр сорауга  дөрес җавап алырга була.

Мой взгляд на мир

 

    "Вакыт елгасы безнең йөрәкләребез аша ага.Телибезме-юкмы, бу елганың агымы безне бөтереп ала да әле тирән упкыннарга алып кереп китә, әле биек ярга чыгарып ыргыта. Кыскасы, батабыз-калкабыз, егылабыз- торабыз, хыялланабыз- көрәшәбез.

  Тормыштагы вакыйгаларга, бик теләсәң дә, битараф калып булмый. Берәүләр җаныңны яралый,икенчеләре- яраларыңны бәйли. Берәүләргә карап нәфрәтләнәсең. икенчеләргә рәхмәт яудырасың",- дип яраткан язучым Ф.Яруллин бик дөрес язган. Чыннан да, хәзерге дөнья арбасыннан егылып төшеп калмас өчен адәм баласына бик күп тырышырга кирәк.Әйе, кемнәрдер үз тырышлыклары аркасында күп нәрсәләргә ирешә,ләкин әдәп-әхлак, намус кагыйдәләрен таптап үткәннәр дә җитәрлек.Шуңа күрә һәрберебез яхшыга,матурлыкка дөрес юллар аша ирешергә тырышыйк, авырлыкларны бергәләп җиңеп, шатлыкларга бергәләп куаныйк.

  

Мои достижения

Мәктәп һәм мәгариф бүлеге грамоталары

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы

Моё портфолио

Предлагаю материалы, разработки, которые, возможно, будут полезны. Представляю комплекс дидактических материалов по подготовке к ГИА.

ДЙА өчен 9 нчы сыйныфларда белемнәрне системалаштыру, эш алымнарын дөрес, отышлы, мавыктыргыч итеп куллану өстендә уйланам. Шул тема буенча сезне дә фикер алышырга чакырам.  

Добавить грамоту в портфолио