Сафина Галия Абраровна

"сайт воспитательницы детского сада"

В движении - благодать !

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Воспитание в семье

Увлечения: Плавание

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Нижнекамск

Место работы: МБДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №76" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Звание, ученая степень: Первая категория, образование высшее

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safina-galiya-abrarovna
Мало говори, много делай))
Галия Сафина

Уважаемые ,посетители, моего сайта ! Приветствую вас и надеюсь ,та информация ,которую вы здесь найдете ,окажется полезной для вас !

О себе

С молодых лет любила детишек : люблю работать с ними, закладывать семя будущих опор нашей страны. Ведь с ранних лет уже должен закладываться фундамент любви к своей родине, готовность служить на благо отечества.Я люблю свою работу, поэтому посвящаю ей большое количество времени.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Их очень много, поэтому думаю не имеет смысла писать их сюда.

Мой взгляд на мир

Делай больше добрых дел и будь полезной людям.

Мои достижения

Педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәләре

     Мин, Сафина Галия Абрар кызы, 2009 нчы елдан бирле “Әхлак сыйфатларын тәрбияләүдә халык авыз иҗатын куллану” темасы буенча эшлим. Шушы проблеманы чишү юнәлеше итеп, үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

·        Балаларга  әхлаклы булып үсү өчен җирлек әзерләү, үз-үзләрен әдәпле тоту күнекмәләренә гадәтләндерү;

·        Культура-гигиена күнекмәләрен формалаштырганда әйтемнәр куллану;

·        Мәкальләр,әкиятләр кулланып кешелек хисләре һәм үзара уңай мөнәсәбәт булдыру;

·        Туган илеңне, җиреңне, аның табигатен ярату, халыкның телен һәм гореф-гадәтләрен белү. Милләткә карата ихтирам хисе тәрбияләү;

·        Ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торып, җәмгыятьтә барган үзгәрешләрнең балаларга тәэсирен ачыклау һәм аларга дөрес юнәлеш бирү;

·        Тәрбия эшен алып баруда халык педагогикасының көчен ассызыклау.

    Балаларны кечкенәдән инсафлы, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү − әти-әниләрнең һәм без – тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор ─ 7 яшькә кадәр, чөнки әхлаклык сыйфатларның нигезе нәкъ шул вакытта салына.

    Тәрбия ─ ата-аналарның, тәрбиячеләрнең зур осталыгын, тырышлыгын һәм түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш ул. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле һәм даими алып барылырга тиеш.

    Балаларга әхлак тәрбиясе бирү халык авыз иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый. Чөнки мәкальләр, табышмаклар, әйтемнәр, әкиятләр куллану тәрбия алымнарын көчәйтә, баета.

       2009 – 2011 нче уку елларында мин Борһанованың “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү” программасы буенча эшләдем. Борһанова программасы балаларга дәвамлы белем нигезләре бирә. Ә яңача таләпләр балаларга өстәмә белем бирүне бик катгый куя. Шунлыктан мин К.В.Закированың “Гаиләдә, балалар бакчасында әдәплелек тәрбияләү программасы” ─ Казан, 2005, В.С.Казыйхановның “Иман дәресләре” дигән методик эшкәртмәләренә , Х.Г.Әхмәтованын күп еллык эш тәҗрибәсен кулланып  язган әхлак буенча программасына таянып эшлим.

           Балаларның  әдәп-әхлагын яхшырту, белемнәрен тирәнәйтү әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торуны сорый. 2009 нчы елдан бирле әледән-әле әти-әниләр җыелышлары үткәреп килдек. Бу программалар нигезендә балаларның әзер белем генә алмыйча, ә бәлки уйлау, логик фикерләү өстендә зур эш алып барылды. Ел дәвамында әти-әниләр белән  эшләдек. 2010 нчы елда бәйрәм сценарийлар язып, мәкальләр, әйтемнәр, җырлы уеннарга бай кышкы бәйрәм, әниләргә багышланган һәм яз бәйрәмнәре үткәрдек. Аннан аларга анализ үткәрдек, балаларда булган үзгәрешләргә нәтиҗә ясадык.

        Балалар белән еш кына табигать почмакларында, паркта, клумбалар янында, яшелчә бакчасында күзәтүләр оештырдым. Анда сынамышлар, мәсәлән, “Сентябрьдә күк күкрәсә ─ көз озын килер”, яки әйтемнәр ─ “Яз көне сайрашмасаң, көзен ыңгырашырсың”, “Язның бер көне ел туйдыра” өйрәнелде. Туган як белән таныштырганда, балаларга төгәл бер белем бирергә генә түгел, ә баланың күңелендә табигатькә мәхәббәт уятырга тырышам. Балалар  һәр нәрсәдә ─ очкан кошта, яуган карда, яфраклар саргаюында гүзәллек күрә белергә тиешләр һәм  хисләргә бирелә алалар.  Шулай булганда гына бала тирә-юньгә битараф булмый.

        Балаларга тирә-як табигатьнең  гүзәллеген аңларга түбәндәге эш алымнары ярдәм итә:

1.     Тирә-юнь белән таныштыру.

2.     Матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру.

3.     Дидактик уен уйнау.

4.     Рәсем яки иллюстрацияләр карау.

5.     Күзәтү оештыру.

6.     Халык авыз иҗатын куллану.

       Рәсем шөгылендә балалар белән “Әхлак” агачын сурәтләп ясадык. Нәтиҗәләрен җимешләр белән бизәдек, “Агач - җимеше белән, кеше – эше белән” – дигән мәкальне искә төшердек. Бу шөгыль бик уңышлы килеп чыкты.

      Табигатьнең кадерен белергә, агачларны сындырмаска, кошларга һәм бөҗәкләргә тимәскә кирәклегенә дә басым ясыйм. Саф һавада уйнаганнан соң балалар белән яфраклар, имән чикләвекләре, үсемлек-чәчәк орлыклары да җыйдым, яшелчә бакчасында өлгергән ташкабакларны да җыеп үзләренә өйгә биреп җибәрдем.

       Әти-әниләр ярдәме белән табигый чималдан “Безнең оста куллар” дигән күргәзмә оештырдым. 1 нче төркемдә тәрбияләнүче Г.Әмир өйдә әбисе белән ясап “Урман аланы” дигән композиция, Ф.Муса гербарий ясап алып килделәр. Аларга уңай бәя бирелде. Композицияләрнең иҗадилеге, зәвык белән эшләнүе балаларны үзенә җәлеп итте, аларда соклану хисе уятты, шуны эшләп карау теләге тудырылды.

       Ризаэтдин Фәхретдиннең “Тәрбияле бала”, Вил Казыйхановның “Иман дәресләрен ничек үткәрергә?” дип исемләнгән китаплары белән таныштым. Бу китаплар балаларга әхлаклылык нигезен тәрбияләү буенча практик кулланма булып тора.

       Тирә-юнь белән таныштыру шөгыльләрендә даими рәвештә әхлакый шигырьләр ярдәмендә балалар әхлак тәрбиясе  үзенчәлекләрен  өйрәнәләр.

       Билгеле булганча, тәрбия эшендә халык авыз иҗаты җәүһәрләре – әкият, мәкаль-әйтемнәр, сынамышлар, бишек җырлары, бәетләр, табышмаклар куллану зур әһәмияткә ия.

       Табышмаклар – ана теленең җәүһәрләре,  рухи чишмәсе. Аларда ана теленең матурлыгы, кодрәте гәүдәләнә. Иртә-кич саф һавада йөргәндә, шөгыльләр вакытында табышмаклар кулланып балаларның фикер байлыкларын, зирәклекләрен арттырдым, хәтерләрен яхшырттым.

       Уеннар оештырганда, әңгәмәләр үткәргәндә тел шомарткычлар, тизәйткечләр, сынамышлар, үртәвечләр кулланып балаларга  уеннарда иркенләп катнашырга мөмкинлекләр тудырам. Чөнки алар аша бала җор теллелеккә, шаянлыкка, гаделлеккә өйрәнә, зирәклек, тапкырлык дөньясына юл ала:

       Әлүки, бәллүки

       Шакир һаман бәләкәй.

        Бармак белән тисәң дә әткәсенә әләкли. (Үртәвеч)

Сынамышлар, әйтемнәр баланың сөйләм культурасын, хәтерен баетуны, гаделлек, тугрылык тәрбияләүне күздә тотам.

Арыш, бодай игәбез

Аны болай бүләбез:

Тигез, уңган, таза, нык.

Ялкау, чытык, мактанчык,

Мактанчыкка буш капчык!

Башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен билгеләү максатыннан әхлак тәрбиясе бирү буенча диагностика үткәрелде.

2 елга чагыштырмача диагностика нәтиҗәләре:

 

   2009/2010

   2010/2011

Югары

           45%

           54%

Яхшы

           30%

           23%

Уртача

           22%

           23%

Түбән

           3%

             ─

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Моё портфолио

У меня много грамот. При желании взгляните на них!

Добавить грамоту в портфолио