Уенчыклар дөньясында . мәкалә
учебно-методический материал (младшая группа) на тему

Сафина Галия Абраровна

Учебный воспитательный материал.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uenchyklar_donyasynda_._mkal.doc35.5 КБ

Предварительный просмотр:

                    Уенчыклар дөньясында

    Әти-әни, әби-бабай  яраткан балалары өчен төрледән-төрле, берсеннән-берсе хикмәтлерәк уенчыклар алып тутыра. Таләпләре арта барган йөрәк парәләренең шатлыгын күреп үзләре дә сөенә. Ә менә әти-әниләр үз-үзләренә мондыйрак сораулар бирәләрме икән? “Ни өчен мин бу уенчыкны сайлап алдым? Ул минем балама туры киләме? Балам аны ничек кулланыр? Бу уенчыкның яхшы һәм начар яклары бармы?” Күп очракта,  башны андый анализ белән ватып тормыйча, улыбызга яки кызыбызга бөтенләй файдасыз, хәтта зарарлы уенчыклар алып кайтып тоттыруыбыз бар...

    “ Балалар дөньясы” кибетендә, балалар бәйрәме иртәсе өчен бүләккә уенчыклар сайлыйм. ─ Бик озак эзли торгач, күңелгә ятышлы берничәсен сайлап ала алдым. Чөнки, кибет киштәләре берсеннән-берсе явызрак йөзле әкияти персонажлар, кырыс солдатиклар, аҗдаһалар, динозаврлар, әллә нинди куркыныч бөҗәкләр һ.б. белән тулган иде. Витрина янына эшем кешесе кыяфәтле әти белән әни килеп бастылар. Җыйдылар бу төрле уенчыклардан һәм 1,5 ×2 м лы панно сайлый башладылар ─ балаларының йокы бүлмәсе өчен икән. Нихаять, иң коточкычын сайлап алдылар, анда убырлы карчык себеркесенә утырып оча, Кащей нәрсәдер эшли һәм калганнары ─ ниндидер җеннәр-албастылар ясап тутырылган келәм. “Соң, балагыз ул бүлмәдә йоклый да алмаячак, ул анда гел саташып, кычкырып ятачак!” ─ дим. Бер сүз дәшмичә, дөньядан артта калган кешегә караган кебек күз ташладылар да, әйберләрен җыеп алып чыгып киттеләр. Сатучы да минем белән ризалашасы килмичә, хәзерге  кешеләрнең  шундыйрак уенчыкларны хуп күрүләре турында әйтте.

    Интернеттан карап утырам ─  Америка белгечләре Forbes  тикшерүе буенча,  2010 нчы елда 10 топ, балалар сәламәтлеге, гомере өчен куркыныч булган уенчыклар аталган:  мини-робот HE XBUGS ─ хәрәкәт итеп,юлларына очраган әйберләрне урап үтә торган электрлы “бөҗәк-коңгызлар, динозавр Dino Roars ─ күз алдында дөньяга туып, аннан зураючы һ.б.  Бу елда АКШ ның кулланыш товарлары куркынычсызлыгы буенча Комиссия (CPSC) карары белән 44 төрле уенчык сатудан алынган. Аларның күбесе Кытай уенчыклары икән...

    Физик яктан балалар өчен куркыныч уенчыкларны әйтеп үттек. Ә рухи яктан, баланың психикасын боза торганнары күпме?!  Ул роботлар турында кинолар, мультфильмнар, уенчыклар белән балалар үзләре дә зомбилашып бетә бугай инде. “Мин ─ робот!” ─ диләр алар, шуңа хас кыяфәт, хәрәкәтләр ясап, көннәр буена мәш киләләр. Ә Супермен, Спайдерменнары (Үрмәкүч кеше)  Дәҗҗәлне  (Антихрист диләр аны христианнар да) хәтерләтә. Кыямәт алдыннан килүче олы галәмәтләрдән берсе ул. Әйе, Дәҗҗәл дә шулай тиз йөриячәк, бер урыннан икенче урынга тиз ирешәчәк. Ләкин, аның могҗизалары ─ фетнә генә, “дөрес” дип әйткәне ялган, ә “ялган” дигәне дөрес булачак.

    Башка уенчыкларның да күбесе чынбарлыктан алынмаган, әллә нинди җен-шайтан уенчыклар. Ә бит уенчыклар самими эчкерсез балаларга бик көчле тәэсир-йогынты ясыйлар. Кызлар өчен уенчыкларга игътибар итик. Кибетләрдә Vinx  курчаклар инде Barbi ларны этеп чыгарды. Бу төрле курчаклар, мультиклар турында да мәгълүматлар бар. Әйе, бу персонажлар кыз балаларда оятсызлык, азгынлык тәрбияли, хәтта, киләчәктә ана булу хисенә кире йогынты ясыйлар. Америка мультикларында берничә бала иярткән ананы ─ дуңгыз кыяфәтендә ямьсез, симез итеп, ә күзләре, биек күкрәкләре, нечкә билләре уйнап торучы кызларны, урта яшьләрдәге азгын хатын-кызлар кебек итеп сурәтлиләр. Башта мультиклар күрсәтелә, аннан соң кибет киштәләре әлеге геройлар белән тула. Шулай ул, бизнес! Һәм тагын “әллә нинди” максатларны күздә тотып эшләнгән, безнең балаларыбызга көчле тәэсир итә торган уенчыклар.

    Ә бит уенчыкка карата кайбер  таләпләр бар:

    1)Уенчык баланың үз яшенә туры килергә тиеш. Әгәр ул бик гади икән ─ бала аннан тиз туя, әгәр бик катлаулы икән, ул аны ачуыннан бәреп вата ала.

   2)Ул баланың игътибарын җәлеп итсен. Йөрәк җимешебез,  яраткан уенчыгын кадерләп саклый Һәм аны бүләк итүчегә рәхмәт хисләрен юллый.

    3)Уенчык,  баланың тирә-як мохитына туры киләме?

    Бу шартлардан тыш, балаларыбызга уенчыклар, уеннар сайлаганда түбәндәге очракларга игътибар итәргә тиешбез: психологик  яктан ул балабызның омтылышларын ача белсен, баланың аңы, рухы үсешенә ярдәм итсен. Фикерләү сәләтен, иҗат итүне үстерсен. Кешелек сыйфатларын тәрбияләсен. Гигиена таләпләренә җавап бирсен: очлы яклары юкмы, тиз янып китүчән түгелме, буявы , материалы сәламәтлек өчен зарарлы түгелме? Шулай ук , эстетик яктан: формасы симметрик, матур рәвештә һәм реаль-чынбарлыкка туры килергә тиеш.

    Хөрмәтле әти-әниләр! Әйдәгез, балаларыбызны урап алган мохитка яңадан игътибар белән күз салыйк:  аларның уенчыклары эстетик яктан да, психологик, рухи һәм әхлак таләпләренә җавап бирәме? Без аларны киләчәктә кемнәр итеп күрәсебез килә? Һәм балаларыбыз да безнең ышанычыбызны акларлармы?

                                             Сафина Галия.январь 2013 ел