"Серле су дөньясында"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Ахметшина Алсина Ильдусовна

Су белән тәҗрибәләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл serle_su.docx23.64 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе

Мәктәпкә әзерлек төркемендә

 “Серле  су дөньясында ”

темасына белем бирү эшчәнлеге буенча үткәрелгән

 ачык-шөгыльнең план-конспекты

 

                                                                                          Төзеде һәм үткәрде:

                                                                     тәрбиячеләр

                                                                                          Ахметшина А.И.

                                                                                           Валеева Г.А.

2017 ел

Тема: “Серле су дөньясында”.

Максат: Балаларны  су һәм суның  төрле халәте белән таныштыруны дәвам иттерү.

Бурычлар:

- Табигатьтә су әйләнеше турында белемнәрен ныгыту.

- Гади тәҗрибәләр аша балаларның су үзенчәлекләре турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

- Яз һәм кыш көннәрендә боз өстендә, термос белән эш иткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату.

- Балаларның күзаллауларын, игътибарлылыкларын, мөстәкыйль фикер йөртә белү сәләтен үстерү.

- Суга сакчыл караш гадәте тәрбияләү.

- Балаларда үз сәламәтлекләре  турында кайгырту хисе тәрбияләү.

Җиһазлар:  

рәсемнәр, пиктограммалар, ширма, магнитофон, диск, балык рәсемнәре, төсле картоннан – ташлар,  су үсемлекләре, күк төстә тукыма; өстәлләр; бейджиклар; һәр бала алдында өстәлдә: салфетка, салфеткага куелган чиста сулы 0,33 л бутылка, 2 чиста буш  пластмасс стаканнар, 1стаканда сөт, ике кашык, пумала,трубочка. Өстәл уртасында төсле буяулар, песок комы, төсле боз кисәкләре.Тәҗрибә үткәрүче тәрбияче өстәлендә:шул ук предметлар һәм өстәмә предметлар: 1 л савытта су; төрле формадагы буш савытлар; зәңгәр һәм сары төсле су; бассейн - су һәм төрле материалдан ясалган предметлар;кайнар су белән термос; көзге; лимонның эфир мае; фокус өчен стаканда су һәм тыгыз кәгазъ бите.

Методик алым һәм ысуллар:

 әдәби сүз (табышмаклар, шигырь),уен, сөенечле мизгел, сорау-җавап, сөйләү, күрсәтү, аңлату, ял минуты, техник чара, практик эш, рәсемнәр һәм пиктограммалар куллану, мактау, мөстәкыйль эш.

Алдан башкарыла торган эш:  

шигырьне яттан өйрәнү, атрибутларны әзерләп кую.

Эшчәнлек барышы:

- Балалар, карагыз әле, бүген безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле , исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез.

-Балалар, минем яныма якынрак килегез әле. Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн!  Бер-беребезнең кулларыбыздан тотынышыйк, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик.

Кулларга без  тотындык,

Бер-беребезгә елмайдык.

Җылы күчте кулларга,

Рәхәт булды дусларга.

 - Балалар, ә хәзер мин сезгә табышмак укыйм. Тыңлагыз  әле:

Без җыелып торган күлләвектә.

Иделдә һәм диңгездә,

Каткан боз кисәгендә,

Урманның томанында,

Кайнап чыккан чәйнектән

Чыгабыз без пар булып,

Чәй, шикәр салсаң безгә

Әйләнәбез баллы чәй булып.

- Балалар, сүз нәрсә турында бара? (су турында).

- Әйе, дөрес. Бүген без  су турында сөйләшербез.    Искә төшереп үтик әле, су кешеләргә ни өчен кирәк? (юынырга, ашарга пешерергә, кер юарга, гөлләргә сибәргә,идән юарга  һ.б.).

- Әйе, дөрес. Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, су кешегә генә кирәк ме?(юк,табигатькә,үсемлекләргә,чәчәкләргә,хайваннарга,кошларга, бөҗәкләргә).

- Дөрес. Су бөтен тереклек ияләренә дә кирәк шул.

- Менә, балалар, күз алдыгызга китерегез әле, әгәр җирдә су бетсә, нәрсә булыр иде?(су бетсә, җирдә тереклек үлеп  бетә).

- Әйе, дөрес әйтәсез. Сусыз яшәп булмый шул, кеше ашамыйча 3-4 атна яши, ә сусыз  3-4 көн генә яши ала. Шуңа күрә суны сакларга, урынлы файдаланырга кирәк, су краннарын ачык калдырырмаска.

-  Без сезнең белән су турында  шигырь  өйрәнгән идек, кем сөйләп күрсәтә?

(  бер бала шигырь сөйли)

Табигатьтә су әйләнештә һәрчак.

Әле кар булып ята,

Әле бозга әйләнә,

Әле су булып җирдән яңадан ята.

Ул ага таулардан,

Ул ага чишмәләрдән,

Тирә – якка карагыз –

Бар җирдә тылсымлы су! ( шигырь сөйләгән вакытта телефоннан СМС  килә)

-Балалар,  ишеттегезме, хат килде, карыйм әле (телефонын ала, укый):

Бездән ерак түгел балалар өчен яңа тәҗрибәләр үзәге  ачылган икән. Безне шунда чакыралар. Барабызмы, балалар? (әйе). Моның өчен безгә тылсымлы сүзләр генә әйтергә кирәк.

Йомшак суны алабыз,

Күзләрне йомабыз,

Рәхәтләнеп бер әйләнеп

Тәҗрибәләр үзәгенә  килеп чыгабыз.

(бер почмакта өстәлләр куелган, тәҗрибәләр өчен кирәкле материаллар әзерләнгән; ширма –зәңгәр тукыма б/н бизәлгән,  ташлар, үсемлекләр, балыклар).

(су тавышы кабызыла)

- Менә килеп тә җиттек, балалар! (Алсинә Илдусовна ширма артыннан чыга)

 -Хәерле  көн, балалар! Мин сезне көттем, тәҗрибәләр үзәгенә рәхим итегез! Балалар, мин беләм,сез су турында күп белем тупладыгыз, ә без сезнең белән суның төрле серле үзлекләре турында белгәннәребезне ныгытырбыз. “Су нинди була”соравына бергәләп җаваплар эзләрбез.Яшь тәҗрибәчеләр буларак мин сезгә бейджиклар әзерләдем,аларны муенга тагабыз һәм эш урыннарына басабыз.

-Балалар, сез юлдан килдегез, сусагансыздыр, эчәсегез киләдер.Сезнең алда чиста сулы шешә,буш стаканны алып үзегезгә су салыгыз.Балалар,менә сез суны саласыз, ә су нишли? (Әйе, су ага.Ни өчен ага?Чөнки сыеклык, ә сыеклык ага).Ә хәзер әйдәгез суны эчеп карыйк инде.Суның нинди дә булса тәме бармы? (Юк, чиста суның тәме юк). Ә без суның тәмен үзгәртә алабызмы икән?Әйдәгез суга бер кашык шикәр комы салып болгатыйк.Шикәр комы суда нишли?(Эри). Ә хәзер суны яңадан эчеп карыйк.Суның тәме турында нәрсә әйтә аласыз?(Дөрес, су балланды).Тормышта без баллы суны кайсы очракларда кулланабыз?(Дөрес,чәй эчкәндә,компот кайнатканда һ.б).

-Балалар,хәзер суны иснәп карыйк әле, чиста суның исе бармы икән?(Җаваплар).Ә хәзер күзләрне йомабыз,мин кечкенә генә тылсым ясыйм.(Лимонның эфир маен тамызып чыгам).Ә хәзер шул ук суны яңадан иснәп карыйк әле.Суның исе турында нәрсә әйтә аласыз?Димәк чиста суның исен үзгәртеп була икән.

-Тәҗрибәләрне дәвам итик.Сезнең алда сөт салынган савытлар.Сөт нинди төстә?(Дөрес, ак төстә). Кашыкларның берсен сөткә, икенчесен суга салабыз.Ике стаканны да күз алдына,өскәрәк күтәреп карыйбыз. Нәрсә әйтә аласыз?(Дөрес,сөттә кашык күренми, ә суда күренә, чөнки су үтә күренмәле,төссез).Ә менә хәзер шушы үтә күренмәле чиста суга төсле буяулар кушсак, суыбыз нишләр икән?(Әйе,буяу эреп суның төсен үзгәртте).Димәк суның төсен үзгәртеп була.Әйдәгез бергәләп, зур нәтиҗә ясыйбыз:чиста суның тәме юк, исе юк,төсе юк, ләкин суда кайбер мәтдәләр эреп суның тәмен,исен, төсен үзгәртәләр!Балалар игътибар итегез,әле төсле сулар арасында нинди төс юк?Дөрес, яшел төсле су юк.Ә хәзер мин сезгә кечкенә генә тылсым күрсәтәм:алам сары төсле су һәм зәңгәр төсле су,аларны кушам,нинди төс килеп чыкты?(Дөрес,яшел су килеп чыкты).Әгәр дә сезнең яшел төсегез бетеп китсә, аны каян алырга икәнен беләсез хәзер.

-Ә хәзер игътибар минем өстәлгә.Менә монда буш савытлар,аларның һәрберсенең үз формалары бар,ә суның формасы бар микән, тикшереп карыйк әле.Суны төрле формадагы савытларга салып чыгабыз.Су формасы турында нәрсә әйтә аласыз?Суны нинди формадагы савытка салсак,ул шул форманы ала икән,суның үз формасы юк,ул сыеклык.

- Хәзер бу термосны ачып карыйк эле,нәрсә икән анда?(Кайнар су)Хәзер мин алам көзге,игътибар итегез көзге чиста,коры,тагын бер тапкыр мин аны сөртеп алам, кайнар су өстенә куям,әйдәгез 5 хәтле саныйк, карагыз әле көзгедә нәрсә барлыкка килде?(Пар. Термосның капкачын ачкач кайнар судан пар өскә күтәрелде,ә көзге безгә ул парны күрергә ярдәм итте,шулай бит балалар.Пар ул - су тамчылары.). Сез өйдә чәйнектәге суның кайнап чыкканын күргәнегез бармы?

-Балалар,минем монда кечкенә генә бассейн,ә монда төрле материалдан ясалган әйберләр,кайсыгыз әйтә,без хәзер нинди тәҗрибә ясый алабыз?Әйе,кайсы әйберләр бата,ә кайсылары батмый һәм ни өчен шулай булуын ачыклыйбыз.Әйдәгез миңа булышыгыз.(Кайсы әйбернең батканын,кайсының калыкканын,нинди материалдан булуларын ачыклыйбыз)

-Хәзер эш өстәленә кире кайтабыз.Өстәлдә нәрсә күрәсез?(Дөрес,төсле бозлар). Бозны тотып карыйбыз.Боз нинди?(Салкын,шома,юеш) Бозны тоткач бармакларыгыз нишләде?(Юешләнде)Ә ни өчен юешдәнде?(Боз ул каткан су,җылыда ул эри).Ә табигатьтә боз ничек барлыкка килә?Кышкы салкыннарда елга –күлләрнең сулары бозланып ката,ә яз җиткәч,кояш җылыта башлагач,боз эри.Суны тагын холодильникның  туңдыру камерасында катырып була.

Без сезнең белән тагын зур нәтиҗә ясый алабыз: су сыек,каты,пар хәлендә була икән!

-Балалар,менә стакандагы суга игътибар итик әле. Су өсте нинди? (Тыныч,тигез).Ә хәзер су өстенә өрәбез.Су өстендә нинди үзгәрешләр күрәсез?(Су өстендә дулкыннар барлыкка килде,безнең авыздан чыккан һава хәрәкәте су өстендә җил барлыкка китерде, ә җил искәндә су өстендә дулкыннар барлыкка килә,җил көчлерәк булган саен,дулкыннар да биегрәк була,көчлерәк итеп өреп карыйк әле). Ә хәзер алабыз трубочкаларны, һаваны трубочка аша су өстенә өрәбез,трубочканы суга тыгып өрәбез.Су өстендә нәрсәләр барлыкка килде?(Күбекләр.Ә нәрсә ул күбекләр?Һава.Һава судан җиңелрәк,шуңа күрә без өргән һава өскә калкып чыга).

-Балалар бүгенге тәҗрибәләребез ахырына якынлашып килә.Мин сезгә бер фокус өйрәтәсем килә.Мин алам сулы стакан,кәгазъ бите,сулы стаканны кәгазъ бите белән томалыйм,тиз генә стаканны өстен аска әйләндерәм.Кәгазъ төшеп китми.Ни өчен икән?Бу сорауга җавап табуны мин өй эше итеп җибәрәм, өйдә әти-әниләр белән бергә җавап табарсыз дип уйлыйм.Ә хәзер безгә саубуллашырга вакыт,без әле сезнең белән киләчәктә бик күп тәҗрибәләр ясарбыз.Табигатънең күп серләренә төшенербез. Барыгызга да рәхмәт!Бик тырыштыгыз.Сау-сәламәт булыгыз!Табигатьнең чын дуслары булып үсегез!

(Гүзәлия Әсхатовна дәвам итә)

- Сезгә дә бик зур рәхмәт!(А.И. ширма артына кереп китә)

- Балалар,ә безгә инде кире – балалар бакчасына кайтырга вакыт. Моның өчен тылсымлы сүзләребезне әйтик.

Йомшак суны алабыз

Күзләрне йомабыз.

Рәхәтләнеп бер әйләнеп,

Балалар бакчасына килеп чыгабыз.  

- Менә, балалар, үз бакчабызга кайтып та җиттек.  Ә хәзер бераз ял итеп , уеннар уйнап алыйк (паласка утырып).  “Табышмак әйтәм – җавабын тап!”( төрле су халәте турында табышмаклар)- рәсемнәрен күрсәтеп барам:

1. Йолдыз-йолдыз вак кына,        2. Ишегалдында таш була,

    Ак мамык сыман гына,         Өйгә керсә, су була (Боз)

    Өс киеменә куна

     Тәнгә тисә, су була(Кар бөртеге)

3. Җәйге эссе көннәрдә        4. Элек үзе судан туды,

   Мине сагынып көтәләр,           Хәзер үзе су тудыра.

  Мин аз гына күренсәм                                             Ак мамык кебек,

  Качып-посып бетәләр (Яңгыр)                              Ялтырый алмаз кебек (Кар)

5. Тама-тама таш яра (Тамчы)                   6. Уты юк, төтене бар (Томан)

7.Өй артында ак тана        8. Башы тауда,

Мөгезем бар дип мактана (боз сөңгесе)        Аягы – диңгездә (Елга).        

- Булдырдыгыз, балалар! Икенче уеныбыз “Булсаң зирәк - укы тизрәк!” (пиктограммалар кулланып җөмләләр  уку)

- Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер су б/н уйнап алыйк  “Йомшак су, йөгерек су”.

Йомшак су, йөгерек су!               Балалар кул-аякларын

Син мине чиста ю!                       юу хәрәкәтләре ясыйлар.

Бер тап та калмасын,                    Битләрен

Битләрем аллансын.                         юалар.

Кулларым агарсын,        Кулларын юалар.

Тешләрем тазарсын.        Теш чистарту хәрәкәтле ясыйлар.

Йомшак су, йөгерек су,                             Баштан алып аякка хәтле гәүдәләрен

Барын да чиста ю!        кул б/н сыпырып төшерәләр

- Әйе, балалар, юыну өчен су безгә һәр көн саен кирәк, чөнки без сәламәтлегебез турында уйлыйбыз, гел кайгыртып торабыз. Әйдәгез әле, сәламәтлегебезне ныгытып алыйк (музыка кабызыла)

Сәламәтлендерү гимнастикасы

- Менә булды.  Балалар, ә сезгә тәҗрибәләр үзәгендә ошады мы?(әйе, ошады). Балалар, без бүген нәрсә турында сөйләштек? (су). Әйе, су турында  без бик күп нәрсәләр белдек. Мин сезне табигатьнең чын дуслары булырсыз дип уйлыйм.

- Шуның белән бүгенге эшчәнлегебез тәмамлана. Сез бик тырыштыгыз, актив булдыгыз, рәхмәт сезгә, балалар!  Балалар,әйдәгез инде кунаклар б/н дә  саубулашыйк.

Балалар: Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

"Хайваннар дөньясында"

Занятие по татарскому языку "Хайваннар дөньясында" для детей средней группы...

Хайваннар дөньясында

открытое занятие...

Уенчыклар дөньясында

Занятие в средней группе с русскоязычными детьми: (повторение пройденной темы: "Игрушки") , ознакомление с новымы словами, обогащения словарного запаса и развитие творческих познавательных интере...

Уенчыклар дөньясында . мәкалә

Учебный воспитательный материал....

"Чәчәкләр дөньясында"

Балаларны кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып-белү эшчәнлеген үстерү; сөйләмдә синоним һәм антоним сүзләр кулланырга өйрәтү; балаларда туган як табигатенә, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү...