"Чәчәкләр дөньясында"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа)

Ландыш Рафилевна

Балаларны кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып-белү эшчәнлеген үстерү; сөйләмдә синоним һәм антоним сүзләр кулланырга өйрәтү; балаларда туган як табигатенә, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү; чәчәкләр чәчәкләргә соклану хисе тәрбияләу, үстерүгә теләк уяту; балалар бакчасы мәйданчыгында үсэ торган чәчәкләр белэн таныштыруны дәвам итү; иҗади фикерләү сәләтен үстерү; төслэрне хэтердэ калдыру, чэчэклэрне аера белергэ өйрэтү; кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, игтибарлык тәрбияләү.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dokument_microsoft_word.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Чәчәкләр дөньясында

Максат: Балаларны кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып-белү эшчәнлеген үстерү; сөйләмдә синоним һәм антоним сүзләр кулланырга өйрәтү; балаларда туган як табигатенә, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү; чәчәкләр чәчәкләргә соклану хисе тәрбияләу, үстерүгә теләк уяту; балалар бакчасы мәйданчыгында үсэ торган чәчәкләр белэн таныштыруны дәвам итү; иҗади фикерләү сәләтен үстерү; төслэрне хэтердэ калдыру, чэчэклэрне аера белергэ өйрэтү; кызыксынучанлык, күзәтүчәнлек, игтибарлык тәрбияләү.

Методик алымнар: сәяхәт, күрсәтү, сөйләү, анлату, сорау-жавап.

Жихазлау: рәсем ясар өчен төрле акбурлар, табышмаклар,  шигырьләр, клумбадагы чәчәкләр.

Әзерлек эше: чәчәк рәсемнэрен карау, аларнын исемнәрен истэ калдыру, шигырьләр ятлау.

Сүзлек эше: Бакча гөлләре: кашкарый, миләүшә, дәлия, чалмабаш, гөлчәчәк, ромашка, кыңгырау, җитен чәчәге.

Индивидуаль эш: өйрәнелгән шигырьләрне сөйлэү, сорауларга жавап бирү.

  1. Кереш

(Тәрбияче балалар белэн чәчәкләр түтәле янына килә.)

Тәрбияче:

Төрле – төрле төстэ алар,

Бу төсләр каян килгэн?

Хушбуй исе анкытканнар,

Кем аны сөртеп йөргэн?

Балалар бу табышмак нәрсә турында?

Балалар: бу табышмак чәчәкләр турында.

  1. Төп өлеш.

Тәрбияче: Балалар буген мин сезне чәчәкләр иленә сәяхәткә алып барам, Ягез, эле уйлап карагыз, чәчәкләр безгә ни өчен кирәк? (Җаваплар) Әйе, дәрес әйттегез, чәчәкләр тирә якка ямҗ биреп, тормышыбызны бизәп торалар. Алай гына да түгел, күбесе безгә дару буларак та хезмәт итәләр. Алар өй яннарында, бакчаларда, болыннарда, урамнарда, урманнарда, су буйларында үсәләр. Алар бер-берсеннән бик аерылып торалар, чөнки төрле-төрле урыннарда үсәләр. Тәрбияче кулындагы урман ромашкаларын күрсәтә, . Мәсәлән, болында һәм урманнарда үскән ромашкаларга карыйк, урманныкы – эре, таҗ яфраклары киң, ә болында үскәне -  вак, таҗ яфраклары да тар була. Ни өчен алай дисәгез, чөнки болында дым аз, , ә урманда күп. Урманда чәчәкләр ышыкта, җил-янгырдан сакланып торалар, ләкин аларга кояш яктысы, кояш җылысы җитеп бетми.

Бакчада чәчәкләрне кешеләр үстерә, сулар сибеп, чүпләрен утап тәрбияләгәч, чәчәкләр бик матур булып үсәләр. Бу чәчәкләр сезнен өйдә дә үсәме балалар?  ( Балалар җаваплары)

Ягез, уйлап карагыз әле, чәчәкләр димәк, безгә ни өчен кирәк?

Балалар: матурлык өчен, бүләк итәр өчен, хуш ис тараталар hәм башка жаваплар.

Тәрбияче: Сез аларны ничек тәрбиялисез? Алсу сөйләп бир эле безгә. (Җавап)

Тәрбияче: Безнен Алсу бик тырыш икән! Менә безнен бакчабыз түтәлендәге чәчәкләр шундый матур булып үскәннәр. Ничек уйлыйсыз, түтәлдәге чәчәкләр бер-берсенә охшаганмы?

Балалар: алар төрле-төрле, бер-берсенэ охшамаганнар.

Тәрбияче: Ә алар нәрсэлэре белән аерылалар сон?

Балалар: Аларнын төслэре төрле-төрле, алар зурлыклары белән аерылалар, исләре төрле-төрле, бер-берсеннән аерылып тора.

Тәрбияче: Менә бу уртасы сары, ак таҗлы чәчәкнен исеме ничек икән? (ромашка чәчәген күрсәтә)

Балалар: Бу ромашка чәчәге.

Тәрбияче: яле Мәдинә,  ромашка турындагы шигыреңне тыңлыйк әле.

Мәдинә: Сары күзле, ак керфекле

                Ромашкалар бар әле.

                Такыя бик матур булыр,

                Кочагына ал әле.

Тәрбияче: Бик матур шигырь. Рәхмәт, Мәдинә. Хәзер мин сезгэ табышмак әйтэм, ә сез анын нинди чәчәк турында икәнен белегез!

    Күкрәгемэ кадыйм, -  димә,

    Сабакта очлы угым.

    Өзәргә теләсән әгәр,

    Чәнчеп алырмын кулын.

Балалар: бу табышмак гөлчәчәк турында, ул чәнечкеле.

Тәрбияче: Найлә, син гөйлчәчәк турында бик матур шигырҗ беләсен, безгә дә сөйләп кит эле!

Найлә: Тәбәнәк кенә агачта,

Җилдә, җилфердәп үсәм.

Ал, кызыл ефәк кебек мин,

Хайран калырсын күрсән!

Тәрбияче: бик дөрес, балалар. әйдә әле, Зәлия, инде синең шигырне тынлыйк, ул нинди чәчәк турында микән? (Зәлия миләүшә чәчәге турында шигырь сөйли)

Зәлия: Аллы-гөлле миләүшә

            Безнең белән сөйләшә.

           «Мине онытып калдырма,

             Такыя Ур»- дип дәшә.

Тәрбияче:  Рамиль, Зәлия шигыре нинди чәчәк турында?

Рамиль: Бу шигырь миләүшә чәчәге турында.

Тәрбияче: бик яхшы. Хәзер әйдәгез, бераз уйнап алыйк. Ә уеныбызның исеме «Зәнгәр чәчәк» дип атала.

Уен: «Зәнгәр чәчәк»

Балалар, кулга-кул тотынышып, тугәрәк ясыйлар. Бер бала, чигуле кечкенә мендәр тотып, уртага чыгып баса. Балалар тугәрәк буенча жырлап әйләнәләр:

      Юл читендә зәнгәр чәчәк

      Якты нурлар тарата.

      Безнен кызлар хәм малалайлар

      Зәнгәр чәчәк ярата.

Уртадагы бала, мендәр тотып, тугәрәк буенча биеп йөри:

      Якын дуслар арасыннан

      Берсен сайлап ал әле.

      Тезләренә ипле булыр-

      Мендәреңне сал әле.

Мендәр тоткан бала мендәрен бер бала алдына куя hәм ана, тезләнеп, кулын бирә. Ул бала аның тирәле әйләнә, башкалар кул чабып торалар. Уен 2-3 тапкыр уйнала.

Тәрбияче: бик куңелле булды, шулай бит, балалар? Тагын бер уен уйныйк әле. Бу уеннын исеме «Бу чәчәк нинди?» дип атала. Мин сезгә чәчәк күрсәтәм, ә сез анын исемен, төсен, зурлыгын әйтерсез. (түтәлдәге чәчәкләрне күрсәтә hәм сорый). Раян, бу нинди чәчәк?

Раян: бу – гөлчәчәк, ул уртача зурлыкта, ак төстэ.

Тәрбияче: Дөрес, Раян, эйдә безгә гөлчәчәк турында шигырь сөйләп күрсәт эле!

Раян: Тәбәнәк кенә агачта,

Җилдә, җилфердәп үсәм.

Ал, кызыл ефәк кебек мин,

Хайран калырсын күрсән!

Тәрбияче: Рәэмәт , Раян! Рамазан, сина сорау,  бу нинди чәчәк?

Рамазан: Бу – зәңгәр төстәге кечкенә кыңгырау чәчәге.

Охшасамда кыңгырауга,

Шалтырамыйм, чыңламыйм,

Эт эчәгесе шикелле,

Үләннәргә чорналмыйм!

Тәрбияче: Бик яхшы, рәхмәт, Рамазан, эйдә эле, Алинә , бу нинди чәчәк?

Алинә: бу – кызыл төстәге зур чалмабаш чәчәге.

Тәрбияче: Яхшы, Алинә, Әмир, бу чәчәк нинди?

Әмир: Бу- дәлия чәчәге, ул зур ал төстә.

Тәрбияче: бик яхшы. Алия, бу нинди чәчәк?

Алия: Бу- кечкенә генә миләүшә чәчәге. Ул зәнгәр төстә.

Тәрбияче: я эле. Миләүшә чәчәге турында, шигыренне сөйлә эле!

Алия: Алла-гөлле миләүшә,

Безнең белән сөйләшә.

“Мине онтып калдырма,

Такыя үр” – дип дәшә.

Тәрбияче: рәхмәт, Алия, hәм соңгы менэ бу чәчәк турында безгә Лиана әйтер.

Лиана: Бу – ал төстәге кашкарый чәчәге. Ул кечкенә генә.

Тәрбияче: рәхмәт, Лиана. Ильмирнын да мәк чәчәге турында бик матур шигырен тынлап узыйк эле, эйдә Ильмир, сине тыңлыйбыз!

Ильмир: Мәк чәчәчге – кызыл ефәк,

Күзләрем ачам таңда!

Мәк чәчәге – ут күк янам,

Сокланып кара мина!

Тәрбияче: Балалар, сезнен ничек уеннар уйнарга яратканыгызны беләм, шуна тагын бер уен уйнап алабызмы? (Җавап) Уеннын исеме “Такыя үрәм”

Балалар түгәрәк ясап баса, бер бала уртада кала, ул – алып баручы, балаларның һәрберсенә чәчәк исеме кушылган була.

Алып баручы: Мин йөрим болында,

Чәчәкләр күп монда,

Чәчәк җыям, такыя үрәм,

Кыңгырау чәчәк, кил эле

 Бер елмаеп, көл эле,

Кочагыма кер эле!

Кыңгырау чәчәк уртага чыга. Алып баручы белән кыңгырау чәчәк икесе ике яккайөгереп китеп, буш урынны алырга тырышалар. (Уен шулай дәвам ителә).

  1. Йомгаклау.

Тәрбияче: булдырдыгыз балалар, чәчәкләрне бик яхшы танып беләсез. Шулай итеп, безгә чәчәкләр ни өчен кирәк?

Балалар: чәчәкләр безнең тормышныбызны бизәр өчен, кунелләребезне күтәрер өчен кирәк. Алар бар дөньяга хуш исләрен тараталар.

Тәрбияче: балалар, сез бугенге кичәдә чәчәкләр турында белемегезне ныгыттыгыз. Башка чәчәкләрне дә өйрәнегез, чәчәкләрне яратыгыз. Хэзер, әйдәгез балалар бакчабыз да тагында ямьле, матур булсын өчен, «чәчәкләр аланы» ясыйк. Анда төрле-төрле матур чәчәкләр үссен. (Тәрбияче балаларга төсле акбурлар тарата, балалар асфальтка чәчәкләр ясыйлар).