Хайваннар дөньясында
методическая разработка (средняя группа) по теме

Ахатова Былбыл Варисовна

открытое занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bylbyl_apa.docx16.88 КБ

Предварительный просмотр:

Кадерле әти-әниләр, балалар, бакчадагы апалар, килгән кунаклар!  Бүген бакчаызда бәхетле, әкиятле, үзенең гаилә бәйрәмнәре белән, әти-әнинең уртасына тотынып, адымнарына өлгерергә тырышып йөгергән, әкияттәге тормышны чынбарлык итеп кабул иткән, чиста балачак белән хушлашу көне. Безгә бераз гына моңсу да бүген, чөнки шуклыклары белән сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бүген бакча белән хушлашырга җыендылар.

Ә шулай да безнең күңелләребез шат,чөнки балалар барысы да бик матурлар, таза-саулар! Эш дигәндә мин диеп, ял иткәндә җырлыйм-биим дип тыпырдап торган, күзләре күп беләсе килү теләгеннән янып торган балаларыбызны без ныклы белем алырга дип мәктәпкә озатабыз.

Ә мәктәп ул – белем йорты. Бу йортны беренче тапкыр атлап керү – зур бәйрәм. Мәктәп ишеген ачып кергәч тә, ягымлы елмаеп, сезне укытучы апагыз каршы алыр.Ул сезне дөрес утырырга, китап-дәфтәрләрне ничек куярга кирәклеген, укырга, язарга өйрәтер. Җир, табигать, тормыш серләрен аңларга ярдәм итәр.

Миләүшә Илсуровна! Каршы алыгыз, менә ул безнең асыл кошларыбыз!

                         Вальс “Лето 2008” №4

  1. Ахатова Назгөл Раниф кызы!
  2. Гайсина Айсылу Рафис кызы!
  3. Шаябетдинова Инзилә Ирек кызы!
  4. Аскаров Ранис  Рөстәм ул!

  1. Әле кайчан гына тәүге тапкыр

Нәни булып килдек бакчага.

Сизелмәде үтте сабый чаклар

Туган йорттай газиз бакчада.

  1. Ничә көннәр, ничә айлар

Кышын да һәм җәен дә

Сагынып килә идек

Бакчага һәммәбез дә .

  1. Кечкенә генә булсак та

Хәзер зур үстек инде

Олыгаеп бакчабыздан

Китәбез балачактан.

  1. Шатлыклар күңелебездә

Ал кояш күгебездә

Рәхәтләнеп бәйрәм итик

Мәктәпкә китәбез лә.

                       

                           Җыр “ Хуш балачагым”   З. Минһаҗева №18

Тәрбияче:  Кадерле балалар! Сезне бәйрәмегез белән котларга дип сезнең якын дусларыгыз, алмашчыларыгыз да килгән. Әйдәгез әле сүзне үзләренә бирик. ( кулларына чәчәкләр тотып уртанчылар төркеме чыга)

  1. Кадерле дусларыбызга

Безнең дә бар теләкләр

Сез бит безнең өчен һәрчак

Булдыгыз зур терәкләр

  1. Өйрәттегез безне һәрчак

Тәртипле, дус булырга

Апаларыбызны тыңлап

Бик акыллы булырга

  1. Әләкләми, сер сакларга

Сездән өйрәндек бит без

Булыгыз бик-бик бәхетле

Югалып калмагыз сез

  1. Көндәлегегез һәркөнне

“5” леләр белән тулсын

Һәрберегез сау-сәламәт

Озын гомерле булсын

(шарлар  тапшыралар)

Тәрбияче: Ә хәзер сезнең өчен җыр бүләк итәрләр.

                               Җыр “Бәтиләр”      Туган тел  №44

Тәрбияче:  Кадерле балалар! Сезнең бәйрәмгә бакчадагы барлык апалар килделәр. Менә алар, сезне үз балаларыдай якын күрүче – тәрбияче апаларыгыз – Фәридә Сагитовна, Былбыл Варисовна, мөдир апагыз Фәридә Камилевна, тәмле итеп ашатучы пешекче апагыз – Фидәлия Самигулловна, һәрвакыт  чисталык булдыручы, сезне игътибарда тотучы тәрбияче ярдәмчесе – Фирдәүсә Ахатовна, урын җирләрегезне чиста-пөхтә тотучы, бакчаны гөлбакчадай итүче – Мәдинә Газимовна. Әйдәгез хәзер аларга үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерик.

  1. Өйрәттегез безне бакчаларда

Хәреф тотып, саннар язарга

Кечеләрне һәрчак яратырга

Ә зурларны хөрмәт итәргә

  1. Барыгызга да зур рәхмәт

Бакчада эшләүчеләр

Безне шат һәм бәхетле

Үссен дип йөрүчеләр

  1. Ягымлы сезнең сүзегез

Сөйкемле карашыгыз

Дүртебезне дә бертигез

Тиң күреп яраттыгыз

Кирәк чакта мактадыгыз

Кирәгендә сүктегез

Бер сүз белән әйткән чакта

Безгә күп көч түктегез

  1. Сүз бирәбез сезнең алда

Сынатмабыз беркайда

Укып чыгып, илебезгә

Китерербез зур файда

  1. Хуш бакча, китәбез инде

Моңсуланып син калма

Бездән соң да бусагаңны

Атласын бик күп бала

Апаларга чәчәк букетлары бирәләр.

 Тәрбияче:  Бүгенге кичәдә иң дулкынланучы кешеләр – әти-әниләрдер, мөгаен. Чөнки әти-әнинең баласы беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керә. Һәрбер әти-әнине: “ Балам укып китә алырмы, сынатмасмы? Мәктәпкә ияләнерме?”- дигән сорау борчый. Хөрмәтле әти-әниләр! Сезнең ул-кызларыгыз барысы да бик уңганнар, тырышлар! Һәрвакыт алдынгылар сафында барачаклар!  Ә хәзер изге теләкләрегезне, хәер-фатихаларыгызны җиткерү өчен сүзне сезгә бирәбез.

   (Әти-әниләр чыгышы. Концерт номерлары)

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Пыжмара “Тургай” балалар бакчасы

Хуш, сөекле бакчабыз

Бәйрәм иртәсе

1 категорияле тәрбияче: Ахатова Б. В.

2013 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Хайваннар дөньясында"

Занятие по татарскому языку "Хайваннар дөньясында" для детей средней группы...

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Уенчыклар дөньясында

Занятие в средней группе с русскоязычными детьми: (повторение пройденной темы: "Игрушки") , ознакомление с новымы словами, обогащения словарного запаса и развитие творческих познавательных интере...

Уенчыклар дөньясында . мәкалә

Учебный воспитательный материал....

"Серле су дөньясында"

Су белән тәҗрибәләр...

"Чәчәкләр дөньясында"

Балаларны кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып-белү эшчәнлеген үстерү; сөйләмдә синоним һәм антоним сүзләр кулланырга өйрәтү; балаларда туган як табигатенә, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү...