“Математика дөньясында”
план-конспект занятия по математике (подготовительная группа) по теме
Предварительный просмотр:
Мәктәпкә хәзерлек төркеме
Максат: саннар рәтендәге саннарның мөнәсәбәтен аңларга өйрәтү; логик мәсьәлә чишә белүне ныгыту; овалга охшаган предметларны ясап бетерү, геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгыту.
Җиһаз: 1-10 саннар; эш дәфтәре, геометрик фигуралар, кәгазьдә ясалган картина, гади карандаш, төсле карандашлар. (Балалар ярым түгәрәк ясап утыралар).
Тәрбияче: Без кайсы Республикада яшибез?
Балалар: Татарстанда.
Тәрбияче: Туган авылыбызның исеме ничек?
Балалар: Чертуш авылы.
Тәрбияче: Хәзер елның кайсы вакыты?
Балалар: Яз
Тәрбияче: Нинди ай?
Балалар: Апрель.
Тәрбияче: Бер елда ничә ай?
Балалар: 12 ай.
Тәрбияче: Ничә ел фасылы бар?
Балалар: Яз, җәй көз, кыш..
Тәрбияче: Бер атнада ничә көн?
Балалар: 7 көн.
Тәрбияче: Дөрес әйттегез, балалар, сорауларга дөрес җавап бирдегез. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз, мин сезне математика дөньясына алып керәм (Әкрен генә музыка уйный) Менә килеп җиттек, балалар, күзләрегезне ачыгыз (Алда картина эленә) Нинди ел фасылы икән монда?
Балалар: Яз.
Тәрбияче: (җәй картинасын карау) Картинада сез нәрсәләр күрәсез? Алар кайда урнашканнар? (Пространствода ориентлашу)
Балалар: Сулда агачлар, өстә кояш, болытлар, аста чәчәкләр, уртада күбәләкләр.
Тәрбияче: Балалар монда ничә күбәләк бар? Ничәсе очып киткән, ничәсе калган? (10 га кадәр санау)
5 күбәләк бар, 1 се очып килде. Ничә булды балалар?
Балалар: 6 күбәләк була.
Тәрбияче: Дөрес, балалар, ә бу саннарны тактага тезеп карыйк әле.
Балалар: (карточкадагы саннарны билгеләү). 5+1=6
Тәрбияче. Ә хәзер күбәләк дуслары белән уйнады да берсе очып китте. Хәзер ничә булды?
Балалар: 10-2=8
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Ә хәзер барыбыз да өстәл янына утырабыз, мин сезгә карточкалар таратам, анда сезнең саннар язылган, хәзер шул саннарны карыйк әле.
Балалар: 0-10 кадәр саныйлар .
Тәрбияче: 0-10 га кадәрге саннарны кызыл төс белән,
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Дөрес эшләдегез, ә хәзер алдагы биремне карыйк. Мин сезгә геометрик фигуралар таратам, сез шулар белән төрле предметлар ясарсыз.
Балалар: Мин песи ясадым. Ул өчпочмак, турыпочмак, овалдан тора һ.б.
Тәрбияче:Балалар, хәзер барыбыз да бастык, бераз ял итеп алабыз. (Ял минуты)
Тәрбияче: Балалар, монда нәрсә ясалган? (Дәфтәрдә эш)
Балалар: Куян.
Тәрбияче: Куян нинди фигуралардан тора, шул фигураларны гына буягыз.
Балалар: Өчпочмак, овал, түгәрәк…..
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер мин сезгә мәсьәлә әйтәм, игътибар белән тыңлагыз әле:
1. Әнисе улына ит, май, сабын, шырпы алырга куша. Улы кибеттән шикәр, сабын, ит алды. Малай нәрсә алырга онытты? Нәрсә артык калды?
Балаларның җавабы.
2. Ике йорттан балалар уйнарга чыкты: беренче йорттан Дамир, Камилә, Ихсан, ә икенче йорттан Самир, Ринат. Ничә малай уйнарга чыкты?
Балаларның җавабы.
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Без логик мәсьәләләр чиштек, пространствода ориентлашуны искә төшердек, геометрик фигуралар турында белемнәрне ныгыттык. Рәхмәт, балалар,тырыштыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Хайваннар дөньясында"
Занятие по татарскому языку "Хайваннар дөньясында" для детей средней группы...
Хайваннар дөньясында
открытое занятие...
Уенчыклар дөньясында
Занятие в средней группе с русскоязычными детьми: (повторение пройденной темы: "Игрушки") , ознакомление с новымы словами, обогащения словарного запаса и развитие творческих познавательных интере...
Уенчыклар дөньясында . мәкалә
Учебный воспитательный материал....
"Серле су дөньясында"
Су белән тәҗрибәләр...
"Чәчәкләр дөньясында"
Балаларны кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып-белү эшчәнлеген үстерү; сөйләмдә синоним һәм антоним сүзләр кулланырга өйрәтү; балаларда туган як табигатенә, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү...
Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика» Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика» Воспитатель: Бейнарович С.А. Цель: развивать математические способности. Задачи: -закреплять умение считать (в преде
Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика»Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика»Воспитатель: Бейнарович С.А.Цель: развив...