"Хайваннар дөньясында"
план-конспект занятия (средняя группа) по теме

Занятие по татарскому языку "Хайваннар дөньясында" для детей средней группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hayvannar_donyasynda.docx15.38 КБ

Предварительный просмотр:

Азнакай муниципаль

                                                                                     район башкарма

                                                                                         комитеты мәгариф

                                                                    бүлеге

                                                                                   

                                                                 

                                                                 

“Хайваннар дөньясында”

(II кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелгән шөгыль)

(17 нче “Аккош”балалар бакчасында эшләүче тәрбияче Мавлитова

Эльвира Фәрит кызының эш тәжрибәсеннән)

2009 ел.

Максат:Балаларның йорт һәм кыргый хайваннар турында белемнәрен системалаштару, ныгыту һәм белемнәрен тирәнәйтү, хайваннарның яшәү үзенчәлеге, кеше өчен әһәмияте белән танышуны дәвам итү;балаларның сөйләм телен үстерү, сүз байлыгын арттыру.

Материал:уенчык хайваннар, ясалма урман күренеше, ясалма авыл йорты тирәсе күренеше, хайван рәсемнәре.

Шөгыль барышы:

I.Исәнләшү.

- Исәнмесез, хәерле иртә балалар!Кәефләрегез яхшымы? Әйдәгез, шөгыльне башлыйбыз.

II. Йорт һәм кыргый хайваннар турында сөйләшү( ике төркемгә аеру).

- Балалар өстәлдә нәрсәләр бар?(Хайваннар).

- Ә нинди хайваннар алар? Аларны нинди төрләргә бүләбез?(Йорт һәм  кыргый хайваннарга),

- Балалар, йорт хайваннары кайдаяши? (Кешеләр янында).

- Ә кыргый хайваннар кайда яши?(Урманда).

- Ә хәзер хайваннарны үзләре яши торган җирлеккә җибәрәбез.(Балалар ике төркемгә бүлеп урнаштыралар).

III.Табышмакларга җаваплар табу.

1. Үлән ашый, май ташый.(Сыер).

 -Сыер ул нинди хайван? Ул ничек мөгри?(Му-му-му).

2.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста. (Аю).

- Аю нинди хайван? Ничек кычкыра(О-о-о).

3.Табышмак әйтәм мин сезгә,

Йон бирә нәрсә безгә? (Сарык).

- Ул нинди хайван? Ничек кычкыра? (Бә- бә –бә).

4. Сорыдыр төсе, үткендер теше,

Урманда  йөри, бозаулар эзли.(Бүре).

- Ул нинди хайван? Ничек улый?(У-у-у).

IV. Йорт хайваннарының кешеләргә файдасы турында сөйләшү. (Рәсемнәр күрсәтелә, балалар сөйлиләр, эт һәм песидән сак булу турында да сөйләшү).

V.Ял минуты.

VI.Кыргый хайваннар турында сөйләшү(Куян, аю, тиен).

VII. Дидактик уен “Кайсы артык?”

VIII. Дидактик уен “Нинди хайвнан нәрсә ярата?”

IX.Җылы һәм салкын якта яшәүче хайваннар турында сөйләшү. Сюрприз момнты – ташбака күрсәтелә, аның белән таныштыру.

X. Йомгаклау өлеше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:Йорт хайваннары һәм аларның кеше тормышындагы әһәмияте.Тирә-юнь белән танышу.(уртанчылар төркеме)

Максат:Балаларны тере организмнар белән таныштыру, күзалларга өйрәтү: яшәү шартлары,туклануы. Табигатьнең тере организмнарына карата сакчыл караш тәрбияләү. Балаларның сөйләм телен үстерү.Материал:Кон...

Хайваннар дөньясында

открытое занятие...

Уенчыклар дөньясында

Занятие в средней группе с русскоязычными детьми: (повторение пройденной темы: "Игрушки") , ознакомление с новымы словами, обогащения словарного запаса и развитие творческих познавательных интере...

Уенчыклар дөньясында . мәкалә

Учебный воспитательный материал....

"Серле су дөньясында"

Су белән тәҗрибәләр...

"Чәчәкләр дөньясында"

Балаларны кыр һәм бакча чәчәкләре белән таныштыру; танып-белү эшчәнлеген үстерү; сөйләмдә синоним һәм антоним сүзләр кулланырга өйрәтү; балаларда туган як табигатенә, үсемлекләргә сак караш тәрбияләү...