Сафина Гульнара Габдрахмановна

сайт учителя татарского языка и литературы

Телебезне, күңел гөле итеп, саф көенчә саклыйк гомергә!

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: работа с одаренными детьми, научной работой

Увлечения: цветоводство, вязание. художественная литература

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МБОУ «Гимназия №75 с этнокультурным русским компонентом» Московского района г.Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safina-golnara-gabdrahmanovna
Дога белмим дисең нигә? Яхшылык - үзе дога! Бар кеше изгелек кылса, Яктырыр иде дөнья. Энҗе Авзалова. Ходаның һәр бирмеш көнендә Бер матур як белән ачылыйк: Һәркемнең гомере бер генә, Яхшылык эшләргә ашыгыйк. Фәнис Яруллин

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина Гөлнара Габдрахмановна сайтына рәхим итегез!  Бурычым-туган телем - татар телен үз милләтем һәм башка милләт балаларына өйрәтү. Халкымның гореф-гадәтләре, мәдәнияты, тарихы, сәнгате, күренекле кешеләре турында мәгълүмат бирү, тәҗрибә уртаклашу. Бу бүлектә минем эш тәҗрибәм белән танышырга була. 

   Минем  педагогик максатым: үзенең тормышын корырга, җәмгыятьне үстерүгә үзеннән өлеш кертергә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү.Баланың үсеп буйга җитүе, тормышның яңара баруы бары тик мәктәптә яки гаиләдә генә булырга тиеш түгел, балада шәхес тәрбияләргә телибез икән, ул чагында баланың бөтен даирәсе балада шәхес тәрбияләүгә юнәлеш бирүче барлык кешеләр дә максатка юнәлтелгән тәрбия бирү мохитен тәшкил итәргә тиешләр.

   Җәмгыятьтә бара торган үзгәртүләр  хәзерге заманда яшәргә һәм эшләргә, аң-белемен үстерергә, үз-үзен тәрбияләргә сәләтле сәламәт шәхес тәрбияләү бурычы куя. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: үз фәнеңне бик яхшы белү, балаларны яратудан тыш, аларның фикерләү сәләтен үстерү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү. Ә моның өчен мөгалимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала.

О себе

 

Бәхет өчен, шатлык өчен,

Көрәшеп яшим.

Көрәшеп тапкан бәхетне

Өләшеп яшим!

 

   “Кешенең иң кадерле нәрсәсе-тормыш. Тормыш аңа бары бер генә тапкыр бирелә, Һәм аны шундый итеп үтәргә кирәк: үлгән вакытта бөтен гомерем, бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә-көрәшкә бирелде, - дип әйтерлек булсын”.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 Н.Островский

 

   Туган ягына кешене Өч нәрсә гел тартып тора. Кайда йөрмә - шул өч нәрсә Тартып алып кайтып тора. Беренчесе - бала чагың, Агачтагы алма чагың. Эзли кеше шул алманы Белсә дә алданачагын. Икенчесе - туган өең - Ул - кендек бәйләгән төен. Йөртә кеше үз тәнендә Шул төеннең бетмәс җөен. Өченчесе - тапкан анаң, Бар яхшылык безнең аннан. Кеше ятим, кеше үксез, Шушыларны алсаң җаннан.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                Фәнис Яруллин

   Ә бит дөнья шундый матур үзе, Каш җыермый гына карасаң. Һәрберебез өчен кояш чыга, Һәрберебез өчен таң ата. Һәрберебез зур бәхеткә лаек, Һәрберебез кеше ләбаса. Яшәү шундый җиңел булыр иде, Һәркем әгәр башка берәүнең дә Кеше икәнлеген аңласа.

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               Фәнис Яруллин

 

   Мин, Сафина Гөлнара Габдрахман кызы, 1972нче елның 27нче маенда  Биектау  районы Өмбе  авылында туганмым. 1989нчы елда Ташлы Кавал  мәктәбен тәмамладым. Мәктәпне тәмамлагач, шул ук мәктәптә эшли башладым, читтән торып КДУда укыдым. 1993 нче алда  Казанга күчеп килдем һәм рус мәктәбендә татар теле укыттым.  Хәзерге көндә дә Мәскәү районының 75нче гимназиясендә рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укытуны  дәвам итәм.Быел мәктәптә эшли башлавыма 24 ел була. Үз эшемне һәм укучыларны бик яратам.

 

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

   Ә. Еники, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, З.Кадыйрова,Ф.Яруллин әсәрләрен яратып укыйм. Фәнис ага Яруллинның  девизын үз девизым итеп кабул итәм. "Язмыш синең тез астыңа китереп сукса- егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса- үзең аннан да көчлерәк ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, -асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә- яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса-кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса- чишмәгә әверелеп, иреккә ургы. Җиргә күмсә- орлык шикелле, тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса-йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек."

Мой взгляд на мир

 

"Яшәү мәгънәсе - исән булуда..."

Дөнья ямьле! Безнең бурычыбыз-аны саклау, ямьлерәк һәм кызыклырак итү. Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Ә безнең туган телебез- татар теле! Без туган телебезне күз карасыдай сакларга, аңа тугрылыклы  булып, сүзләрне бозмыйча, саф татар телендә сөйләшергә һәм киләчәк буыннарга калдырырга тиешбез. Телебезне  сакласак, халкыбыз да яшәр!

Мои достижения

 

Бәйге-чараның исеме

Үткәрелгән елы

Чараның

дәрәҗәсе

Бүләкләү төре

Первый Всероссийский конкурс " Иң яхшы татар теле дәресе"

2012

российский

Сертификат участника

Конкурс"Наш лучший учитель"

2012

республиканский

участник


 

Бәйге-чараның исеме

Үткәрелгән елы

Чараның

дәрәҗәсе

Бүләкләү төре

Фамилиясе

Исеме

Отчествосы

Татар кызы-2010"

2010

районный

призер

Сафина

Айгуль

Ильдаровна

Олимпиада по татарскому языку и литературе

2010

республиканский

лауреат

Хазиева

Дина

Василевна

Олимпиада по татарскому языку

2010

районный

победитель

Хазиева

Дина

Василевна

Олимпиада по татарской литературе

2010

районный

победитель

Хазиева

Дина

Василевна

Олимпиада по татарской литературе

2011

республиканский

участник

Хазиева

Дина

Василевна

Олимпиада по татарскому языку

2011

республиканский

призер

Хазиева

Дина

Василевна

Конкурс чтецов произведений Г.Тукая

2011

районный

призер

Сафина

Айгуль

Ильдаровна

Олимпиада по татарскому языку и литературе

2012

районный

призер

Новикова

Алена

Алексеевна

Олимпиада по татарскому языку и литературе

2012

районный

призер

Сидорова

Анастасия

Олеговна

Х Рождественские чтения

2012

республиканский

призер

Сафина,Загидуллина

Айгуль, Талия

Ильдаровна, Азатовна

Игра-конкурс "Зирәк тиен" ("Мудрая белка")

2012

международный

победитель

Николаева

Анастасия

Викторовна

Конкурс чтецов произведений Г.Тукая

2013

районный

победитель

Пантелеева

Белла

Руслановна

Конкурс чтецов произведений Г.Тукая

2013

республиканский

участник

Пантелеева

Белла

Руслановна

Фестиваль-конкурс по произведениям Г.Тукая

2013

республиканский

участник

Пантелеева

Белла

Руслановна

 

Бүләкләү төре

Почетная грамота. Отдел образования Московского района г.Казани РТ: Л.А.Лисенкова-2005

       Почетная грамота. Министерство образования и науки РТ за подготовку победителя Республиканской олимпиады школьников по татарской литературе: Д.М.Мустафин-2009

Благодарственное письмо. Отдел образования управления образования исполнительного комитета муниципального образования г.Казани по Московскому району: Е.Б.Буслаева-2011

Почетная грамота. Министерство образования и науки РТ за подготовку призера в  Республиканской олимпиаде школьников по татарскому языку: А.Х.Гильмутдинов-2011

Благодарственное письмо. Министерство образования и науки РТ оргкомитет Х Рождественских чтений : А.Х.Гильмутдинов-2012

Грамота. Отдел образования управления образования исполнительного комитета муниципального образования г.Казани по Кировскому и Московскому районам: Е.Б.Буслаева-2012

Диплом "Учитель цифрового века".Сопредседатель оргкомитета общероссийского проекта "Школа цифрового века": А.Соловейчик-2012

Благодарственное письмо. Отдел образования управления образования исполнительного комитета муниципального образования г.Казани по Московскому району-2013

 

 

Моё портфолио

 

   

   Укытучы, синең исемең алдында түбәнчелек белән баш иям… Н.А.Некрасовның бу сүзләрен һәркайсыбыз мәктәп елларыннан ук хәтерли. Кеше тормышында укытучының роле һәм урыны бәяләп бетергесез.

   Укытучы профессиясе – безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. Укытучыга меңнәрчә шигырьләр, җырлар, китаплар багышланган. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

  Гимназия  эшчәнлеге тулысынча шәхескә, аны формалаштыруга юнәлтелгән. Шәхес формалаштыру турыдан – туры укытучыга, аның белеменә, педагогик һәм методик осталыгына бәйле. Укытучы балаларга белем бирү белән генә чикләнеп калмыйча, үзенең эш тәҗрибәсен башка укытучылар белән уртаклашырга, яшьләргә ярдәм итәргә дә тиеш.

   Мин укытучы һөнәрен игенче һөнәре белән чагыштырыр идем.Игенче дә кечкенә генә орлыкларны туфракка чәчә, армый-талмый җирне ашлый, эшкәртә. Шулай зур авырлыклар белән иген үстерә. Ул үстергән игеннәр бөтен халыкны сөендерә.Укытучы да нәни балаларның күңеленә яхшылык орлыгы чәчә, белем бирә, тәрбияли.Ә бала, үсеп җиткәч, алган тәрбиясен, белемен кулланып, халыкка хезмәт итә.Моннан 24 ел элек мин дә беренче тапкыр мәктәп бусагасыннан укучы булып түгел, ә укытучы булып аяк бастым. Дулкынландым, каушадым, балаларны, үз фәнемне яраттым.Мин шул һәнәр иясе булуым белән бик бәхетле.

   Дөрес, заман таләпләре бүгенге көндә  татар телен укыту  процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса,  икенчедән, рус телле  балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы тора. Бу укытучылардан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Шуңа күрә дә  укытучылар бер-беребез  белән фикер алышып, дәрес эшкәртмәләре, эш программалары, татар теле һәм әдәбиятыннан презентацияләр белән уртаклашып яшик.   Бу сайтта шулай ук минем эшчәнгем белән дә таныша аласыз.

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы