Сафиуллина Гульсина Фиркатовна

сайт воспитателя детского сада

Һәрчак уңышка омтыл!

Профессия: воспитательница

Профессиональные интересы: самовоспитание, самореализация

Увлечения: чтение книг, цветоводство

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Актанышский район, село Чуракаево

Место работы: детский сад "Күбәләгем"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/safiullina-gulsina-firkatovna
Халык милләт буламыни, Булмаса тәрбияче. Тәрбиягә җан өрүче, Синдер ул- Тәрбияче! Бала күңелендә бары , Матурлык тудыручы. Уңышларга сөенүче , Синдер ул - ТӘРБИЯЧЕ !

О себе

Мин, Сафиуллина Гөлсинә Фиркать кызы, 1978 елда Актаныш районы Чуракай авылында дөньяга килгәнмен.Урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният училищесына укырга кердем. Аны уңышлы гына тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә "Балалар Иҗат Йортына" эшкә килдем. 3 ел өстәмә белем бирү педагогы булып эшләгәннән соң, язмыш җилләре мине кабат туган авылыма алып кайтты. Балаларны чын күңелдән яратуым  балалар бакчасына китерде. Хәзерге көндә мин, балалар күңеленә юл табып, алга зур максатлар куеп, балалар бакчасында эшләвемне дәвам итәм. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Риза Фәхретдинов "Тәрбияле бала", "Тәрбияле ана"

Мой взгляд на мир

“Театр –яктылыкка , нурга илтә “ Күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйри: "Табигый сәләтлелек ул очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора,” – дигән. Билгеле бер эш белән җитди шөгыльләнгән баланың сәләте тиз ачыла, кызыксынучанлыгы арта.Мин үз тәҗрибәм дә дә театр эшчәнлегенә өстенлек бирәм . Мин методик темамны да “Балаларда театр эшчәнлеге аша коммуникатив сыйфатлар формалаштыру “дигән исемдә алдым. Ел саен балалар бакчасына яңа балалар,яңа буын балалары килә. Бүгенге укучылар өчен сәнгать дөньясында театр арткы планда тора дип уйлыйм. Чөнки балалар күбрәк компьютер артында утырырга,сериаллар карарга,эстрада музыкалары тыңларга яраталар.Аларны сәнгатькә тартуда, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә,сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә.Театраль уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә. Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сойләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию,сынлы сәнгатьне берләштерә. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү- мөһим бурычларның берсе.Ә кече яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирү иң авыр һәм четерекле эш .Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.Үз телен, милләтен, мәдәниятен белеп, аңа хөрмәт белән карый белүче генә башка милләт вәкилләрен, аларның гореф-гадәтләрен ихтирам итә белә. Туган телне, милли мәдәниятне өйрәнеп һәм янәшә яшәүче башка халыкларның да теленә, мәдәниятенә, милли традицияләренә тирән ихтирам белән карый белүче балалар безнең мәгариф һәм милли мәдәнитне үстерүнең нигез ташын тәшкил итәргә тиеш. Дөрес,кечкенә чактан ук театр белән шөгыльләнгән һәр бала да артист була дигән сүз түгел. Тик сабый чакта күңел түренә салып куелган бу “орлыклар” балага киләчәктә зур ярдәм итергә,матурлыкны аңлый белүче , мәрхамәтле бала булып үсергә булышыр дип уйлыйм. Г.Тукайда бит – “Театр — яктылыкка, нурга илтә, Кире юлга җибәрми, уңга илтә...” диеп язып калдырган. Димәк,сәнгать белән кызыксынган баланың да күңеле изгелектә булыр дип ышанасы килә .

Мои достижения

"Рус милли киемле курчаклар" конкурсы, рәхмәт хаты.

"Тормыш- чиксез галәм" конкурсы- иң иҗади эш номинациясе, җиңүче. 

 "Яшел флаг" экология конкурсы, 2 урын.

"Йолдызлык" конкурсы, 2 дәрәҗәдәге лауреат.

"Самый лучший портфолио " 3 урын , почет грамотасы.

"Йолдызлык -2014", 1 урын , диплом.

 

Мои публикации:
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: