Күңел ачу чаралары
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Бу бүлектә балалар бакчасында уздырылган күңелле кичәләрнең сценарийлары  тәкъдим ителде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Хәерле  көн, кадерле  балалар ! Хөрмәтле әтиләребез , бабайларыбыз , дәү әтиләребез малайларыбыз  , сезне  барыгызны да якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне  белән  тәбрик итәбез . Әниләр  дөньядагы  иң  якын  кешеләр  ,  дибез. Әле  бит алар  белән беррәттән сабыйларын  тормыш  сукмагына алып  чыгучы  газиз  әтиләребез  дә  бар . Әти -әтием ,гайлә  башлыгы .Балаларының  бәхете, гайлә иминлеге өчен ару –талуны белми , көнне – төнгә ялгап , бар көчен куючы  да ул .  Күп  сүз  сөйләп  торганчы  сүзне  балаларга  бирик  әле .

Гүзәл. Әти-безнең терәгебез ,

             Әти- безнең яклаучы .

              Кирәк икән , минем белән ,

               Дустым кебек уйнаучы .

Нәфис. Әти янымда булганда ,

               Бернидән курыкмыйм  мин .

               Аның сүзе миңа –закон .

               Әтиемне  тыңлыйм мин .

Гүзәл . Кояш кебек балкысыннар ,

              Кояш кебек янсыннар .

              Гел кояш кебек  яктырып ,

              Өй түрендә булсыннар .

Нәфис .Яшәсен безнең әтиләр ,

               Сәламәт һәм шат булып .

               Кызларының –улларының ,

                Кадерлеләре булып !

Таңсылу. Һәрвакытта иңнәремдә

                   Тоям әтием кулларын .

                   Һәрчак тыныч һәм бәхетле

                   Булсын барыр юлларың .

                   Кирәк булса , әтиләр күк ,

                    Утлар- сулар  кичәрбез .

                   Илебезне саклау өчен ,

                   Батыр булып үсәрбез !

КҮМӘК ҖЫР “БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ”

Нәргиз . Әти почмакка бастыра мине ,

                Нигә икәнен беләсез инде .

                 Чыкмый тыным да , еламыйм хәтта ,

                 Елау турында уйламыйм хәтта .

                 Торам төз генә , сөйләшми генә ,

                  Сер бирми генә , телләшми генә .

                  Әзер мин монда көн дә торырга ,

                  Өйрәнәм бит мин  солдат булырга ,

                  Солдат булырга , сакта торырга !

Денис .  Малай булгач ,  гел әтигә ,

                Охшарга дип тырышам .

               Машинасын рәтләгәндә

               Тимер- томыр  тотышам.

               Детальләрен сорашам ,

               Шөрепләрен борышам.

Бер мактап җибәрсен , дип ,

Тырышам да , тырышам.

ТАҢСЫЛУ ҖЫРЛЫЙ “ ӘТИЕМ “

Лилия . Буран уйнаган чакта ,

                Җилләр дулаган чакта ,

                Абыем сакта тора ,

                Кояш чыгышы якта .

                 Саклый ул шулай  безне ,

                 Сөекле илебезне .

                Бакчаны , өебезне ,

               Без тыныч йокласын , дип .

Зәлинә . Уң кул була , сул кул була ,

                Ә уң кул була – тәти .

                Тәти кул белән ашарга ,

                 Өйрәтте мине - әти !

КҮМӘК ҖЫР “ СОЛДАТТА БУЛГАН , ДИЛӘР !”

Гөлназ . Энем зур-зур атлап йөри ,

                Биленә каеш буган .

                Мин солдатка  ошыйммы , дип ,

                 Йолдыз да кадап куйган .

                Мин кечкенә түгел инде ,

                 Тиздән биш яшь  тула , ди .

                  Минем кебек малайлар ,

                  Үскәч солдат була , ди .

Ралия . Бүген бәйрәм көнендә ,

               Әтиләрне котлыйбыз .

               Шатлык , бәхет , сәламәтлек ,

               Һәммәгезгә  телибез !

НӘФИС ҖЫРЛЫЙ “ ИҢ ШӘП БАБАЙ “

Ислам. Мин әле бик кечкенә ,

               Миңа әле  дүрт кенә .

               Солдат фуражкасы да ,

                Башымда зур күренә .

Азалия . Туган илем бик ямьле ,

                 Эчәр суы бик тәмле .

                 Бай ул урман- кырларга ,

                  Диңгезләргә -суларга

                 Шундый матур бай илемдә ,

                 Бик бәхетле үсәм мин ,

                 Үсеп җиткәч , зур булгач ,

                 Илгә хезмәт итәрмен .

КҮМӘК ҖЫР “ БРАВЫЕ СОЛДАТЫ “

Риназ . Атсын өчен Туган илнең

Һәр таңы матур булып ,

Үсәбез көрәшче булып ,

Үсәбез  батыр булып .

Айнур . Сабый бала йоклый бишектә ,

               Уяна ул тавыш ишетсә ,

                Татлы булсын өчен тормышы ,

                 Сакта тора сизгер егетләр .

                 Бар да алар лачын кебекләр .

                 Чик буенда сакчы тора ,

                  Кулында –автоматы .

                  Еллар тыныч булсын , ди ул ,

                  Бу –аның изге анты .

ИЛИЗА ҖЫРЛЫЙ “ЧЕБИЛӘР “

Ралина . Без бәхетле  шат  балалар ,

                 Без кайгыны белмибез .

                  Эх, ямьле соң , күңелле соң ,

                  Безнең туган илебез !

Ильнара .Байрак элдек без бүген урамга .

                  Безнең Армия көне булганга .

                  Әйдә , зур бәйрәм, шатлык белән кил ,

                          Сине каршылый бөтен Туган ил!

                           Ватаныбызның чикләрен саклап ,

                           Батыр абыйлар торалар  сакта .

ЛӘЙСӘН ҖЫРЛЫЙ “ҮСӘСЕМ КИЛӘ “

Ильмир .  Озакламый егет булып ,үсеп җитәрбез әле ,

                 Туган илебезгә , хезмәт итәрбез  әле  !

Илиза. Һәммәсе дә әзер , чәй кайнаган күптән ,

              Мичтә бәлеш пешкән .

              Тик әтинең кайтып , җитәсе бар эштән .

               Идән юганны , су керткәнне ,

               Әни аңа сөйләр , и сөенер әти ,

               Кызым уңган ,дияр !

               Сагынып , зарыгып , барыбыздан битәр ,

               Әтине мин көтәм , ул кайтудан да зур ,

               Шатлык бармы икән , бу дөньяда бүтән !

ТАҢСЫЛУ ҖЫРЛЫЙ “СОЛДАТ БУЛАМ”

Ләйсән. Уеннарымны онытып ,

               Кулларыма чәчәк тотып ,

               Киләм , бабай , яннарыңа .

                Сөйләвеңнән кем дә туймый ,

               Мин дә сине тыңлый- тыңлый ,

               Утырыйм әле яннарыңа .

               Сугышларда булгансың син ,

               Дошманнарны кугансың син ,

                Узган юлың  ай-һай озын ,

               Илгә тугры калган өчен ,

               Батыр исеме алган өчен ,

                Рәхмәт әйтә сиңа кызың !

ГҮЗӘЛ . Без монда чыгып баскач , “Бигрәк матур бу кыз белән малай “, дип утыралардыр залдагылар .

НӘФИС . “ Әллә болай ни эшләп йөриләр , кемнәр микән , дияләрме ?” Әйдәгез танышабыз .

ГҮЗӘЛ. Мин Чуракай балалар бакчасыннан Шәехова Гүзәл .

НӘФИС . Ә мин –Галлямов Нәфис . Йолдызлыкка килдек .

ГҮЗӘЛ. Син бүген әртискә түгел , ә спортчыга ошап торасың .

НӘФИС .Ә нигә, әти әйтә: “Егет кешегә 70төрле һөнәр дә аз “ди

ГҮЗӘЛ . Ә минем әби : “Кызларга тиешлесен исәпләп бетермәгәннәр “ди.

НӘФИС .Ярар , без үскәнче исәпләп бетерерләр әле . Ә хәзергә белгән һөнәрләребезне күрсәтик .

2 се бергә. Каршы алагыз , сәхнәдә “Матрешкалар “ биюе .



Предварительный просмотр:

А.Б. Хәерле көн , хөрмәтле кунаклар ! Безнең  иң матур , сөйкемле , газиз әниләребез ! Бүген безнең очрашуыбызның сәбәбе - әниләр көне. Дөньяда бу көнне  билгеләп үтмәгән бер генә ил дә юктыр . Безнең илдә бу бәйрәм 1998 елның 30 январендә чыккан президент указы нигезендә ноябрьнең соңгы ял көнендә әниләр хөрмәтенә , балалары хакына китергән корбаннарына рәхмәт йөзеннән билгеләп үтелә .Әни –һәрберебезнең иң кадерле кешесе. Аларга никадәр яхшы сүз әйтсәк тә , никадәр яратсак та , бу аздыр кебек .Бүгенге бәйрәмдә балаларыгыз үзләренең сезгә карата  хисләрен тагын бер кат белдерерләр –моннан да зур бәхет булмас.  Бәйрәм белән хөрмәтле әниләребез ! 

Гүзәл. Тал бишекләрдә тирбәтеп ,

Кем ул әкият  көйләгән ?

Әниләр бит , әниләр бит ,

Кызык әкият  сөйләгән .

Менә шуңа иң матур сүз ,

Әни сүзе була ул .

Иң кадерле кем соң җирдә ?

Әни үзе була ул .

Җырла , дисәләр , җырларбыз ,

Бер дә каршы килмибез .

Әй , әниләр ишетегез ,

Сезнең өчен җырлыйбыз !

Нәфис . Йоклаганда  да кирәк ,

Юатканда да кирәк .

Иртәләрен иркәләп ,

Уятканда  да кирәк !

Иң кирәкләрнең кирәге ,

Әниебез бигрәк .

Нигә  икәнен  санарга ,

Бармаклар  бик  күп  кирәк .

Һәммәсенә  әни кирәк ,

Ә әнигә кем кирәк ?

Әниләргә  без  кирәк ,  

Якты , аяз  көн  кирәк !

Таңсылу.Кемдә бар ул, шундый Әни ?

                  Елмаеп уятучы ,

                   Авыр  вакытларда сине

                   Иркәләп юатучы .

                       “Нарасыем , багалмам “,-дип

                        Сиңа сөеп караучы ;

                         Хәерле көннәр теләп ,

                         Бакчага озатучы .

                   Әниләребездән башка

                    Булмый дөнья ямьлерәк ;

                    Бәхетле булып яшәргә

                    Безгә әниләр кирәк !

Айнур . Бакча бүген гөрләп тора .

Шаулап тора күрегез !

Без бит бәйрәмгә җыелдык ,

Әллә шуны белмисез ?

Бу бәйрәмне барлык җирдә

Зурлап каршы алалар .

Бәхетле елмая бүген ,

Җирдә барлык балалар.

Ислам. Өйнең эче яп-ялангач ,

Белмимен  әллә нигә .

Кайтып керәсе дә килми ,

Бүген бөтенләй өйгә .

Бөтен нәрсә урынында ,

Тик җитешми әллә ни…

Әй , онытып торам икән ,

Өйдә юк бүген әни .

Ралия . Кем тегә матур күлмәкләр ,

Кем ясый асыл бизәкләр ,

Кем тәмле ашлар пешерә ,

Гел сине искә төшерә ?

Кая барсаң , күз алдыңда ,

Һәрчак күңелдә яши ,

Ул – безнең иң якын кеше ,

Ул белегез- безнең әни !

Азалия . Кояш кебек балкып тора

Әниемнең йөзләре .

Күңелләргә җылы бирә ,

Аның әйткән сүзләре .

Минем әни шундый җитез ,

Бар эшкә дә өлгерә .

Минем уңган әниемә ,

Тимәсен тик күз генә .

Зәлинә . Дөньяда иң яхшы әни ,

Беләсезме , кемнеке ?

Белмәсәгез үзем әйтәм ,

Ул әни бит –минеке !

Нәргиз. Якты йөзле , шат күңелле

Уңган һәм бик тә тырыш .

Бакчабыздан җыеп ала ,

Ел саен бик күп уңыш .

-Кем турында сөйли бу ?,-дип
Аптырап калдыгызмы ?

Әнием турында әйткәнне

Чынлап та  аңладыгызмы ?

Илмир. “Әни “,-диеп язып куйдым ,

Яңа яуган ак карга .

Таптамагыз , һич ярамый ,

“Әни “ сүзен таптарга .

Фирүзә.Әнием , кадерлем!

               Син энҗе бөртегем !

               Син хөрмә җимешем ,

                Син йөрәк тибешем !

Резеда. Мин әнине яратам ,

              Ул да мине ярата .

               Шуңа һәркөн йокымнан ,

               “Кызым “ ,-диеп уята .

Диләрә. Һәркемгә әни кирәк ,

                Ә әнигә кем кирәк ?

                 Әниләргә без кирәк ,

                  Якты , аяз көн кирәк !

Денис.

А.Б. Балалар ,әниләрегезгә булган олы ихтирамыбыз беркайчан да сүнмәсен иде . Хөрмәтле әниләр ! Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты ,әнидән дә рәхимле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр . Озын гомер , тән сихәтлеге , саулык , күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде .



Предварительный просмотр:

Өй түрендә бер бала йоклап ята . Ул төш күрә .

А.Б. Ятты да малай йокларга , күрә шундый матур төш .

         Күрешә ул Тукай белән , кыла алмый берни эш .

         Килеп керә  Шүрәлесе , кулын суза малайга ,

         Су анасы күзен кыса , тими әле алай да .

         Сарык белән Кәҗә йөри , капчыкларын асканнар .

         Ботка белән сыйлыйбыз , дип , кырда казан асканнар .

          Өнем микән , төшемме , дип , ята малай шым гына .

         Тагын кемнәр килер , диеп  тын да чыгармый гына .

Шүрәле . Их , карале , ничек тәмле итеп йоклый , бераз кети- мети уйнап алсаң ярар иде инде. Уятырга җәл шул . Әй , малай , тор инде , минем уйныйсым килә . (Шүрәле бии башлый )

Су анасы . Кем шул чаклы дөберди дигән идем , син икәнсең , мәнсез . Көпә- көндез , кеше куркытып , биеп ятмасаң инде ...

Шүрәле . Тукаебызның туган көне җитә бит , шуңа куанам . Безне балалар сәхнәләргә чакырырлар . Гел бертөрле тормыш та туйдыра бит Их-ма ! (бии башлый )

Су анасы . Чынлап та , әкиятче Тукаебызның туган көне җитә икән шул . Мин былтыр да боз астында ишетмичә калдым , син дә хәбәр бирмәдең ичмасам  , Шүрәле . Бүген синең дөмбердәгән тавышыңа гына  чыктым бәкемнән . Ташулар китсә , бөтен туганнарымны да алып киләм бәйрәмгә , яме .

Шүрәле , Бәй , Безнең Кәҗә белән САрык күренмиләр бит әле , аларның почта ящигына чакыру салган идем инде . Әбисе , я бабалары гына алмаган булсалар ..

Су  анасы . И-и-и , әле алар сөйрәлеп килеп җиткәнче кара төн җитәр . Мин тыкрыклардан кача- поса килгәндә , миңа очраганнар иде алар .

Шүрәле . Аларны көтеп озаклап тора алмыйм мин , мин монда гулять итеп йөргәндә  тагын берәр егет килеп урманымны кисеп китмәсен тагы Су анасы . Минем дә вакытым тар , сарыкмахерскийга  прическа ясатырга барасым бар . Әй , юк ла инде , парихмахерскийга .

Аркаларына капчык аскан Кәҗә белән Сарык керә .

Кәҗә . О-о-о , исәнмесез ! Кайчан килеп җиттегез соң сез ? Менә бу Сарыкны йокыдан уята алмый җәфаланып беттем .Кичтән печәнгә дип чыгып киткән иде , адашкан . Йөри торгач , Әгъбәс имәнлегенә барып чыккан . Ау-ау, дип кычкыра –кычкыра бара икән , бүре башы ята , ди юлда . Курка- курка гына шул башны капчыгына салган да чапкан гына. Шул хуттан өйгә кайтып та керде ,  сузылып  та ятты . Әллә үлгәнме дип торам ,  уянмый  3 көн йоклады .

Сарык . Шулай булды шул ... Әле сезгә карап торам да , мәңге картая белмисез ! Елдан –ел яшәрә генә барасыз , дим . Шүрәле , синең аякларың да сызламыймы ,  ничә ел урман саклап . Ә синең , Су анасы ,билләрең дә авыртмыймы ? Давлениегез дә күтәрелмиме ? Вот булдырасыз сез !

Су анасы . Әйе шул , дуслар , без яшибез , без үлемсез . Чөнки безне тудырган Тукаебыз үлемсез бит .(Музыка астында чыгып китәләр )

Малай караватыннан торып утыра .

Малай . Вәт төш күрдем мин ! Менә ичмасам төш бу . Тизрәк малайларга сөйләргә кирәк моны .

Малай . Тукайның туган көне җитә икән бит, дуслар , Мин төшемдә әкият геройларың барысын да күрдем , пыр тузып туган көнгә әзерләнәләр . Әйдәгез , без дә калышмыйк , бәйрәм ясыйк !

Күбәләк очып йөри , кыз аны  куып йөри .

Кыз . Нинди матур күбәләк , сөйләшикче , бергәләп !

ҖЫР : Бала белән Күбәләк “

Нәфис  . “Туган тел”не яттан сөйләп ,

              Үсеп җиткәнбез шулай ,

               Барлык татар балалары

               Ярата сине Тукай !

                Тылсымлы шигырләреңне

                Укыйбыз  кабат-кабат ,

                Балачак хыялларына ,

                Бирәләр алар канат .

  Гүзәл .  Шүрәлеләр яшәгәнгә ,

                Ышанмый кемнәр генә ,

                Су анасы әкият сөйли

                Серле җәй төннәрендә .

                Апрель  җитсә исемеңне ,

                Җырына куша тургай ,

                Милләтемнең кояшы син ,

                И моңлы , нурлы Тукай !

Ралия. “Туган тел”-иң әйбәт шигырь  !

              “Туган тел “-иң әйбәт җыр !

               “Туган тел “-иң әйбәт китап !

               Туган тел-иң әйбәт тел !

               Туган тел әйбәт булганга ,

               Шигыре дә , китабы да , җыры да

               Иң әйбәттер !

Лилия . Әле укый белмәсәк тә ,

                “Туган  тел “не җырлыйбыз .

                Бу- Тукай абый бүләге ,

                Иң гүзәл бер җыр , дибез.

                Әкиятләр сөйләп , тыңлап ,

                Телләребез ачыла .

                “Су анасы “ , Шүрәле”ләр –

                Безнең дуслар барсы да .

Зәлинә . Бер мөгез дә бер койрык .     Кети-кети уйный ул .

     Кием-салым кими ул ,                      Балаларга тими ул .

           

Ләйсән.Әткәй , әнкәй , мин , апай , әби , бабай һәм бер песи –

             Безнең  өйдә без  җидәү : безнең песи – җиденчесе .

             Бергә ашый , чәй  эчә , безнең  берлә  йоклый  ул ,

             Хезмәте дә бар : өйне тычкан  явыздан саклый ул

Таңсылу . И  сабыйлар , эшләгез сез ,

                    Иң мөкатдәс  нәрсә - эш .

                    Эш агачы  һәрвакытта

                     Бик юмарт  китерер  җимеш .

                     Яшьлегеңдә  күп  тырышсаң ,

                     Эшкә  бирсәң  чын  күңел ,

                     Каршыларсың  картлыгыңны  ,

                     Бик  тыныч  һәм  бик  җиңел !

Азалия .Безнең  Гали  бигрәк  тату  Кәҗә  белән ,

               Менә  Кәҗә  Каап  тора  тәрәзәдән .

               Гали  аны  чирәм  белән  кунак итә ,

               Кәҗә  рәхмәт  укый : сакалын  селкетә .

Малайлар башкаруында “ПАР  АТ “ ҖЫРЫ

Айнур .Әйдәле , Акбай !  Өйрән  син , арт  аягыың белән  тор ,

              Аума , аума ! Туп –туры  тор , төз утыр , яхшы  утыр !

Денис   -Ник  газаплыйсың  болай  син , мин әле бик  кечкенә ,

               Мин  туганга тик ике айлап , йә  өч  кенә .

               Юк , кирәкми , мин өйрәнмим , минем уйныйсым килә ,

               Шул болыннарда  ятасым , шунда ауныйсым  килә .

Айнур   Ах , җүләр маэмай ! Тырыш яшьләй –зурайгач җайсыз ул

               Картаеп каткач  буыннар , эш  белү  уңайсыз  ул  !

 Илиза Бөтен дөнья аппак булып  кар  яуганда ,

            Ишегалды , урам , түбә агарганда

           Аппак  булып кайтып  килә  безнең  бабай ,

           Безгә  төрле – төрле уенчык  алган  да .

           Шатланышып  без әйтәбез : “Рәхмәт , бабай ,

           Сиңа  тагын  күп ел гомер  бирсен  Ходай ! “

            Бабай , мескен , кар –яңгырга  карамыйча ,

            Безне  шатландырмак  өчен йөри  шулай

Нәргиз       Кырга ак кардан

                    Юрган ябылган ,

                    Җир язга чаклы

                    Йокыга талган .

                    Язның айлары ,

                    Апрель , майлары ,

                    Бик  матур сызылып

                     Аткан  таңнары .

        Денис     Урман шаулавы                    Җир йоклый тыныч

                        Кошлар сайравы ,                 Күреп тәмле төш .

                        Күкләр күкрәве ,                    Уяныр әле ,

                        Яңгыр  аннары .                     Тукта үтсен салкын кыш .

Ислам . Һич сине куркытмасыннар , шүрәле , җен һәм убыр

              Барчасы юк сүз аларның , булганы юктыр гомер


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Консультация для родителей "Сойлэмдэге кимчелеклэрне булдырмый калу чаралары."

Эти-энилэргэ кинэшлэр.Сойлэмдэге кимчелеклэрне булдырмый калу чаралары.Дорес сойлэм тэрбиялэу эшен ничек оештырырга?1.Ин элек бала белэн аралашучы хэр  кеше тыныч тавыш белэн ашыкмыйча,бера...

Сөйләмдәге кимчелекләрне булдырмый калу чаралары.

әти - әниләргә киңәш – тәкъдимнәр....

Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары

Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары.Кыш - тылсымлы вакыт. Кыш - хуш исле чыршылар, күңелле бәйрәмнәр вакыты. Ләкин кыш үз куркынычларын китерә.Елның салкын вакытында иминлекне саклау өчен рекомендация...

Балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклау чаралары

Балаларның тормыш иминлеге нигезләре кагыйдәләренә өйрәтү...

Кышкы чорда куркынычсызлык чаралары.

Елның салкын вакытында иминлекне саклау өчен  киңәшләр....