Салахова Алия Ирековна

Сайт воспитателя детского сада

Воспитатель сам должен быть воспитан. Карл Маркс.

Профессия: Воспитатель

Профессиональные интересы: Стремление повысить уровень собственной педагогической культуры (в том числе овладеть знаниями, умениями и навыками в этой сфере, развивать их на протяжении жизни).

Увлечения: Кулинарие

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г.Казань

Место работы: МАДОУ "Детский сад №317 Комбинированного вида" Московского района г. Казани

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salahova-aliya-irekovna

О себе

 2008 нче елны Татар Дәүләт Гуманитар Институтын тәмамлап  беренче адымнарымны  Казан шәһәре Мәскәү районыны 339 нчы  номерлы балалар бакчасына атладым һәм  тәрбияче булып эшли башладым. 

Берничә елдан мин  Мәскәү районының 317 нче балалар бакчасына эшли башладым һәм төпләндем. Бу балалар бакчасында 2011 елдан бирле эшлим. Эшем белән горурланам , хемәттәшләремне хөрмәт итәм, дус - тату бер гаилә булып эш алып барабыз.

Әлеге өлкәдә бик озак еллар эшләмәсәм дә, мин үземнең  эшем белән горурланам. Кечкенәдән үк без балаларны намуслы булырга, дөресен сөйләргә, Туган җирне яратырга, дуслык белән горурланырга  өйрәтәбез. Әлегедәй якты  хисләрне балаларда һәрдаим үстереп торырга кирәк. Балалар йөрәгендә кечкенәдән үк  яхшы күңеллелек, барлык тереклек дөньясына  кайгыртучанлык тәрбияләү шарт. Мин балаларга еш кына әкиятләр, хайваннар дөньясы, табигать,  Туган як, балалар турында  укыйм;  ахырдан,  укыган  буенча балалар белән нәтиҗәләр ясыйбыз. Китаплар балаларда мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләргә булышалар. Балалар яхшыны  начардан аера белергә,  кешеләрнең  эшләгән эшләренә  бәя бирергә өйрәнәләр.  Тәрбияче һәрвакыт балалар белән: бер очракта ул аларга киңәшләрен  бирә, аңлата, икенче вакытта – балалар белән бергә уйный, алар белән бергә шатлана, борчыла. Бүгенге көндә һәм киләчәктә дә без  балаларның  бәхетле булуын, шатлыктан йөзләренең балкып торуын  телибез. Без, тәрбиячеләргә, үсеп килүче буынны тәрбияләү бурычы куелган, әлеге зур ышанычны без акларга тырышачакбыз!

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Тормышның  төрле  этабында  ул төрле китаплар булды. Балачакта  - ул әкиятләр. Әкиятләр кечкенәдән үк  мәхәббәт, яхшылык, борчылу, якыннарга ярдәм итү,  кайгыртучанлык кебек  мөһим төшенчәләрне формалаштыралар.   Сонрак  Г.Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы,  Ф.Яруллинның  китаплары һ.б.

Мои достижения

ДИПЛОМ II место в районном конкурсе "Театральная кукла своими руками" в номинации "Перчаточный театр" 2017 год

ДИПЛОМ  III место в районном конкурсе "Лучшее дидактическое пособие по обучению татарскому языку"  2018 год

ГРАМОТА II место в профессиональном конкурсе "Үз илемдә, үз телемдә" среди воспитателей татарских групп 2017 год

ДИПЛОМ  за участие в районном конкурсе конспектов НОД содержащих инновационное методики и технологии "Коробочка идей" 2018 год

ПОЧЕТНАЯ ГРАМОТА  II место «Туган җирем Татарстан» по МАДОУ № 317 2017 год 

ДИПЛОМ III степени Муниципального автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 317 комбинированного вида» за 3 место в конкурсе видеороликов «Говорим по татарски» - «Туган телдә сөйләшәбез” 2016 год

ДИПЛОМ Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад № 317 комбинированного вида» Московского района г.Казани за II место в конкурсе дидактических средств обучения «Лучшая игра по развитию речи у детей на татарскос (родном) языках в ДОУ» 

ГРАМОТА  за участие в районном конкурсе “Я - гражданин Росии”  2018 год 

ПОЧЕТНА ГРАМОТА отдел образования управления образования испонительного комитета муниципального образования г.Казани по Кировскому и Московскому районам за творческую работу по воспитанию детей дошкольного возраста, за активное участие в конкурсном движении педагогов и их воспитанников и в связи с Днем дошкольного работника , 2018 год

БЛАГОДАРНОСТЬ за подготовку участников I республиканского конкурса « В путешествие в страну Г.Тукая» 2017 год 

ДИПЛОМ I республиканский конкурс «Путешествие в строну Г.Тукая» участник Хасанов Реналь в номинации «Кызыклы шәкерт” 2017 год

СЕРТИФИКАТ I республиканский конкурс «Путешествие в строну Г.Тукая» участник Абдуллина Айзиля в номинации “Кәҗә белән сарык” 2017 год

ДИПЛОМ Всероссийсий фестиваль конкурс Туган телем - Тукай телем участник Гильмуллин Динар 2017 год 

ДИПЛОМ совет профсоюзных организаций работников народного образования и науки Кировского и Московского района г . Казани районный очрек “Мой наставник” 2017 год 

Моё портфолио

 Тәрбияче һөнәрен ник сайладың, дисезме? Һәркем тормыш юлын үзенчә сайлый инд е.

Иң мөһиме - сайлаган юлым дөресме? Әйе, дөрес! Балалар тәрбияләүдән дә күркәмрәк, хөрмәтлерәк берни юк бу дөньяда! Балалар белән эшләү һәрвакыт кызыктыра иде мине. Тәрбияче булгач, минем хәзер һәр баланың язмышына катнашым бар.

Мин - тәрбияче! Мин моның белән горурланам! Дөньяда һөнәрләр бик күп, әмма бу һөнәрне сайлап алмыйлар, ул үзе сине сайлый. Монда очраклы кешеләр булмый, андыйлар безнең халәттә яши алмыйлар. Тәрбияче булу - минем өчен нәрсә соң ул? Һәр мизгелдә тәрбияләп торып, балаларны нәрсәгәдер өйрәтү түгел, ә көн саен алар белән аралашудан үземә яңа нәрсәләр ачу. Балалар үзгәрә, алар белән бергә мин дә үзгәрәм. Әйләнә-тирә мохит турында балалар күзлегеннән карап фикер йөртү ошый миңа. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү табам.

 Иртә саен, эшкә килгәч, аларның күзләрен күрәм: кайберләрендә - сагаю, икенчеләрендә - кызыксыну, өченчеләрендә - өмет. Шулкадәр төрле-төрле ул балалар! Һәрберсенең үз фикере, үз дөньясы бар. Ул дөньяны җимерергә һич ярамый, аңа ачылырга ярдәм итәргә кирәк.

Һәрбер бала бердәнбер, кабатланмас, дөньяны үзенчә кабул итүчән, үзенчә уйлаучан һәм хис итүчән, үзенә генә хас гамәлләр өчен туган.

Аларны ничек бар, шул килеш яратырга кирәклегенә иманым камил. Без аларны үз кадерен белергә, үзе һәм кылган гамәлләре өчен җаваплылык тоярга өйрәтергә, мактарга, бүләкләргә, хупларга, алар тирәсендә уңай атмосфера тудырырга тиеш.

Һәр баланың мөмкинлекләренә ышанырга, аңа табигатьтән бирелгән яхшы сыйфатларны ачарга кирәк.

Хәзерге заман шартларында тәрбияче булу шактый катлаулы һәм җаваплылык сорый, чөнки күптөрле белем, тәҗрибә генә түгел, бик зур түземлек тә, даими иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору да кирәк.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: