Салахова Лилия Рафиковна

Без булдырабыз!

Татарча да яхшы бел! Русча да яхшы бел! Икесе дә безнең өчен Иң кирәкле затлы тел! Шәйхи Маннур

Профессия: учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: чтение художественной питературы

Увлечения: кулинария, спорт

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: г. Чистополь

Место работы: МБОУ "СОШ № 4"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salakhova-liliya-rafikovna

О себе

Чистай шәһәренең 4 нче урта гомуми белем бирү  мәктәбендә мин 2005 нчы елның  1 сентябреннән  эшли башладым. Аңа кадәр 1998 нче елдан Чистай пед. училищесын тәмамлаганнан соң УртаТалкышның  башлангыч мәктәбендә укыттым.

Бала мәктәптә гыйлем туплау эшчәнлегенә өйрәнә. Ә белем алганда ул актив эшләргә тиеш. Шуны истә тотып мин һәр балада белем туплау теләге һәм кызыксыну уятырга тырышам. Шул максаттан төрле эш алымнарыннан: күрсәтмә, тарату материаллары, уеннар, татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен киң файдаланам. Минем шәхси темам да бит: “Татар теле һәм уку дәресләрендә укучыларның эшчәнлеген активлаштыру алымнары”.

Дәресләремне  кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам, укучыларыма  күбрәк белем бирергә телим. Аларның  мөстәкыйль эшләүләрен арттырам, һәрберсенә шәхси  якын килергә тырышам. Шулай ук дәресләрдә дөрес уку, язу күнекмәләре  булдыру өстендә эшлим. Татар теленә хас авазлар әйтелешенә зур игътибар бирәм.

Укучыларны татар халкының  гореф-гадәтләре, йолалары, күренекле шәхесләре, аларның иҗатлары белән  таныштырам. Балаларның булган белемнәренә таянып өстәмә мәгълүмат бирү, дөньяга карашларын, танып белү  процессларын  үстерү, татар милли   мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам хисләре тәрбияләү өчен дәрестән тыш чаралар,  татар теле атналыклары үткәрәм. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф. Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала".

Мой взгляд на мир

Күңелең тыныч,сәламәтлегең нык булса,таулар кичеп була.

Мои достижения

 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы