Мероприятие "Мин яратам сине Татарстан!"
материал (6 класс) по теме

Конспект предназначен для проведения урока татарского языка в русских подгруппах для школ с русским языком обучения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_yaratam_sine.doc71 КБ

Предварительный просмотр:

Чистай муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

 “4нче номерлы урта гомуми  белем бирү мәктәбе”

                Мин яратам сине, Татарстан!

Төзеде: I категорияле

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сәләхова

Лилия Рәфыйк кызы

2013

Максат: 

Туган илебезнең тарихи мирасын барлау, табигый байлыклары, күренекле шәхесләре турындагы белем, күнекмәләрне системага салу һәм илебез язмышын ышанып тапшырырдай шәхесләр итеп үстерергә басым ясау.  Илебездәге халыклар дуслыгына, туган илеюезгә мәхәббәт, китап уку, белем алуга кызыксыну тәрбияләү, логик фикерләү сәләтен, хәтерен үстерү, уеннарда катнашу теләге уяту.

Җиһазлау: 

“Ачык дәрес” гәҗите, гыйнвар 2007, “Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр” китабы; рус телле балалар өчен дәрестән тыш чаралар җыентыгы.

Татарстанның флагы, гербы, Президентның фотосы, плакатлар, “Серле тамгалар”.

Плакатлар:

Безнең дуслык – изге дуслык,

Дәвам итсен гомергә.

Дөньялар гел тыныч торыр

Булсак кына гел бергә.

                           Роберт Миңнуллин.

Бергәлектә - берәгәйлек,

Аермасын бар дустан.

Бардыр, бердер – туган җирдер

Ватаным Татарстан.

                           Лена Шагыйрьҗан.

Дәрес барышы

Татарстан дигән Ватаным бар,

Татар дигән халкым бар минем.

Узганнардан түгел, мин халкыма

Киләчәктән урын барлыймын.

Анам теле – телләр теле

Милләтемнең бердәнбере

Син булганда без дә исән,

Син булганда без дә тере.

Адаштырмас маягыбыз – мирас,

Юлда юлдаш туган телебез

Туган телне, җирне сөйсәк кенә,

Якты булыр безнең көнебез.

Хәерле көн укучылар. Безне карарга клгән кунаклар. Без бүген 6 “А” сыйныфында үткәреләчәк бәйгене карарга җыелдык.

Татар халык мәкале: “Иле барның теле бар”, - ди. Телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез саклансын өчен, безгә туган илебез Татарстанның тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Шуңа күрә, безнең бәйрәмебез “Мин яратам сине, Татарстан”! дип атала.

Безнең командаларыбызга бәя бирүче жюри составы:

Гадел, тырыш, намуслы ул,

Бөтен эшне булдыра.

Шуңа күрә яратабыз.

Ул Гөлнара Сайгатовна!

Менә дигән укытучы,

Сабыр, хезмәт ярата,

 Без дә аны яратабыз,

Ул бит Кадрия Ахатовна!

Өченче жюри членыбыз

Барыбызга да таныш.

Һәрчак шат була белә ул,

Безнең Энҗе Азатовнабыз!

Менә жюри членнары белән дә танышып үттек. Ярышыбызны башлап җибәрсәк тә була. Хәзер һәр команда үзе белән кыскача таныштырып үтәр.

1 команда: “Чулман” командасыннан “Ак барс” командасына дусларча кайнар сәлам!

 - Без – чулман командасы,

Акыллы һәм көчлеләр!

Безнең девизыбыз:

“Укырга, тырышырга,

Дуслар булып яшәргә!”

2 команда: “Ак барс” командасыннан “Чулман” командасына ялкынлы кайнар сәлам!

 - Ә без –Ак барслар,

Зирәкләр һәм җитезләр!

Ә безнең девизыбыз:

“Укырга, эзләнергә, табарга

Тату булып яшәргә!”

Чулманнарга, Ак барсларга

Бездә урын түрдән.

Кайда? Нәрсә? Кайчан була?

Әйтсен шуны белгән.

Син, Ак барс капитаны

Җыйгансың бар тапкырны

Тапкырларың бәлки җиңәр

Зирәк дигән батырны.

Син чулман капитаны

 Синең янда зирәкләр

Зирәклектә бар хикмәт,

Андыйлар бит сирәкләр.

Я, хәерле сәгатьтә

Сорауларны әйтәбез

Һәр ике командадан

Дөрес җавап көтәбез.

1 ярыш: “Туган җирем Татарстан ” дигән темага багышлана.

1 командага сораулар:

1. Татарстанның башкаласы (Казан)

2. Татарстанның дәүләт гербында төшерелгән җәнлек (Ак барс)

3. Татарстандагы дүрт зур елга (Идел, Чулман, Агыйдел, Нократ)

4. Дөньядагы иң зур материк (Евразия)

5. Республикабызның төп табигый байлыгы (Нефть)

2 командага сораулар:

1. Без яшәгән республика (Татарстан)

2. Татарстан флагының төсләре (Яшел, ак, кызыл)

3. Татарстанның иң зур елгасы (Идел)

4. Дөньядагы иң зур океан (Тын океан)

5. Татарстан гимның авторы (Р. Яхин)

2 ярыш: Әдәбият һәм сәнгать темасына багышлана.

1 командага сораулар:

1. Кемне татар халкының икенче Ломоносовы дип йөртәләр? (Каюм Насыйри)

2. Абдулла Алиш ничәнче елда туа? (1908 елның 15 сентябрендә Т-ның Спас районы Көек авылы)

3. Ф. Яруллинның нинди хикәясен укыдык? (Әхмәт)

4. “Шыгырдавыклы башмаклар”, “Сөяк саплы пәке” хикәяләрен кем язган? (Д. Аппакова)

5. Рәсемгә карагыз һәм әйтегез, рәсемдәге театр ничек дип атала? (Татар дәүләт академия театры, Г. Камал исемен йөртә)

2 командага сораулар:

1. Татар теленең беренче аңлатмалы сүзлеген кем бастыра? (К. Насыйри)

2. “Сертотмас үрдәк”, “Нечкәбил” әсәрләрен кем язган? (А. Алиш)

3. Кызгынычка каршы, беркөнне аның әнисе нык авырды, урынынан тормады. Ул улын үз янына чакырды да:

- Улым, чишмәдән су алып кайт әле, салкын чишмә суы эчсәм, терелермен кебек, - диде. Бу юллар кайсы хикәядән? (Әхмәт)

4. Д Аппакова ничәнче елда туа? (1898 елда Т –ның Түбән кама районы Байгол авылы)

5. Рәсемгә карагыз һәм әйтегез, рәсемдәге театр ничек дип атала? (Казанның Ирек мәйданында М. Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры)

3 ярыш: “Кайсы артык” уены.

1, 2, 3, 4 саннары ярдәмендә кайсы сүзнең артык икәнен күрсәтергә.

А) Ык, Мишә, Днепр, Казансу.

Б) Яр Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Уфа.

В) Зәңгәр, кызыл, ак, яшел.

Г) “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау,” “Салават күпере”, “Сабыйга”.

4 ярыш: Татарстандагы шәһәр исемнәрен атарга.

Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Болгар, алабуга, Зәй, Яшел үзән, Казан, Мамадыш, Лениногорск, Менделеевск, Минзәлә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Тәтеш, Чистай.

5 ярыш: Кроссворд чишәргә.

Кроссворд

Горизонталь буенча:

  1. Алтын Урданың баш шәһәре (.....)
  2. Татар халкының чисталык символы (.....)
  3. Казан шәһәрендәге исеме җырларга күчкән елга (....)
  4. Казан шәһәрендәге нәшер ителүче журнал (.....)
  5. Казан шәһәрендәге күл (.....)
  6. Татар Дәүләт драма һәм комедия театры кем исемен йөртә (........)
  7. Казандагы район исеме (.....)
  8. Казан Кремлендә яңа төзелгән мәчет (...   .....)

Вертикаль буенча:

  1. Казанның иң нурлы, иң күркәм архитектура һәйкәле (........)

С

а

р

а

й

С

Ө

л

г

е

И

д

Е

л

М

и

р

а

с

К

а

Б

а

н

Т

И

н

ч

у

р

и

н

К

и

р

о

в

К

о

л

Ш

Ә

р

и

ф

        

6 ярыш: Алга, алга, алга дип атала.

Ярышны шул команда башлый, кем сорауга дөрес итеп җавап бирә. Телевизордагы татарча каналның исемен әйтегез.

1 командага сораулар:

  1. Россиянең башкаласы (Мәскәү)
  2. Татарстанның бу шәһәрендә йөк автомобильләре чыга (Яр Чаллы)
  3. Тельнашкалы, пижамалы ат (Зебра)
  4. Татарстанда балык исемен йөртүче шәһәр (Алабуга)
  5. Безнең мәктәптә сәгать 8 дә башлана (Дәрес)
  6. Иң озын муенлы җәнлек (Жираф)
  7. Сабан туе үткәрелә торган урын (Мәйдан)
  8. Мәктәптә эшли, балалар укыта (Укытучы)
  9. Алтын ачкычлы агач малай (Буратино)
  10. Почтальон Печкин нинди транспортта йөргән (Велосипед)

2 командага сораулар:

     1. Мәктәптә китаплар күп урын (Китапханә)

     2. Кешеләрне дәвалаучы һөнәр иясе (Табиб)

     3. Ял итү өчен шәһәр бакчасы (Парк)

     4. Алмагачта үсә (Алма)

     5. “Туган тел” шигыренең авторы (Г. Тукай)

     6. Шахматта төп фигура (Король)

     7. Әнинең әнисе (Әби)

     8. Колумб нинди материкны ача? (Америка)

     9. Филя, Каркуша, Степашканың дусты (Хрюша)

     10. Укучылар һәр көн барып белем ала торган урын (Мәктәп)

 7 ярыш: Кем? Нәрсә? дип атала.

1 командага сораулар:

1. Р. Яхин (Композитор)

2. Әлмәт (Шәһәр)

3. Ит (Ашамлык)

4. Карга (Кош)

5. Унөч (Сан)

6. Дүртле (Билге)

7. Тун (Кием)

8. Сыер (Йорт хайваны)

9. Чөгендер (Яшелчә)

10. Урал (Тау)

11. Алсу Гайнуллина (Театр артисты)

12. Яңа ел (Бәйрәм)

 2 командага сораулар:

1. М. Җәлил (Шагыйрь)

2. Бөгелмә (Шәһәр)

3. Ипи (Ашамлык)

4.Песнәк (Кош)

5. Унике (Сан)

6. Бишле (Билге)

7. Сарык (Йорт хайваны)

8. Равил Шәрәфиев (Театр артисты)

9. Бәрәңге (Яшелчә)

10. Каен (Агач)

11. Чәк-чәк (Ашамлык)

12. Чулман (Елга)

8 ярыш: “Кызыклы ситуация” дип атала.

1 командага:

Актёрлык осталыгы:

  1. Сезне урамнан үтеп барганда эт тешләде....

  1. Сез туңдырманы ничек итеп ашыйсыз...

  1. Сезнең бик каты, чыдый алмаслык итеп тешегез сызлый ди...

        2 командага:

Актёрлык осталыгы:

  1. Сезнең бармагыгыз ишеккә кысылды...

  1. Сез лимонны ничек итеп ашыйсыз...

  1. Сез инәгә утырдыгыз...

9 ярыш: “Серле тамгалар” уены.

Бирелгән тамгалардан сүз төзергә. Килеп чыккан сүздән күбрәк итеп яңа сүзләр ясап язарга.

10 ярыш: “Узышу” дип атала.

Һәр команда нәрсә турында сүз барганын аңлау белән кулын күтәрергә тиеш була.

  1. Кайберәүләр аның тизрәк тәмамлануын көтәләр, аларның уйныйсы, йөгереп йөрисе килә.Кемгәдер ул ошый. ә кемгәдер юк. Әмма анда эш күп: мәсьәлә дә, мисал да чишәсе бар. Кайвакыт чишәсең – чишәсең, әмма мисал дөрес булмый һәм “2” ле дә куялар. Вакыт җитми, ул бит 45 минут кына (Математика дәресе).

  1. Ул шундый 2 таяктан торган крестик. Ул батарейкада да була. Ә математикада ул – кушу гамәле (Плюс).

  1. Ул кеше тормышында да була. Кеше эшли, эшли дә туктап тора. Аны бигрәк тә укучылар ярата. Ул вакытта мәктәп гөрләп тора (Тәнәфес).

  1. Укучылар укый, укымаска да мөмкин, аны укытучылар куя. Яхшысын бар кеше дә ярата. Укучының эшен бәяләү өчен куела (Билге).

Иң соңгы ярышыбыз тамашычылар белән берлектә узар. Кайсы командага катырак кул чабалар, шул командага өстәмә очко биреләчәк.

Шуның белән ярышларыбыз бетте, ә хәзер сүзне жюрига бирәбез.

(Бүләкләр өләшү).

Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды кичәбез.

Мондый ярышлар еш булыр

Сез бик теләп килсәгез.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып.

Соңгы кабат булмас, язган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып.

Ә хәзергә хушыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мин яратам сине, Татарстан!

Данный материал посвящен теме родного края, даны различного уровня задания, подобраны картинки по теме, представлена песня про любимый Татарстан....

Мероприятие "Мин яратам сине Татарстан!"

Конспект предназначен для проведения урока татарского языка в русских подгруппах для школ с русским языком обучения....

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Тормыш, мин яратам сине! Дәрес-әңгәмә.

Укучылар белән тормышның асылы турында әңгәмә оештыру...

Мин яратам сине,Татарстан !

Внеклассное мероприятие к 100-летию ТАССР...

"Мин яратам сине, туган авылым" дәрес эшкәртмәсе

бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...