Тормыш, мин яратам сине! Дәрес-әңгәмә.
классный час по психологии (8 класс) по теме

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

Укучылар белән тормышның асылы турында әңгәмә оештыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_yaratam_sine_syynyf_sgate.docx17.59 КБ

Предварительный просмотр:

Мин яратам сине, тормыш! 

Сыйныф сәгате.

-Исәнмесез, балалар.

- Сыйныф сәгатебез   "Мин яратам сине, тормыш!” дип атала.

- Укучылар, сез бу сүзләрне ничек аңлыйсыз?

 - Нәрсә ул  тормыш ? (гомер, яшәү)

- Тормыш  төшенчәсе белән нинди төшенчәләр бәйле, тормыш дигәндә күз алдыгызга нәрсәләр килә? (язмыш, гомер, дөнья,  бәхет, гаилә...)

 - Сезнең алдыгызда күренекле шәхесләрнең фикреләре- афоризмнар:

Тормыш – бер очы янып, көлгә әйләнеп, икенче очы, чәчәк атып, җимеш бирүче мәңгелек агач. (Шәүкәт Галиев)

"Яшәү- туктаусыз алга бару ул.” (С.Джонсон)

"Җиңел тормыш эзләгән кеше- иң мескен кеше.”(Д.Джордан)

"Кешенең иң кадерле нәрсәсе-гомере. Яшәү-эзләнү һәм борчылулар утында яну ул.”(Э.Верхарн)

Чын тормышның төп максаты-гүзәллекне тоя белү, яхшылыкка омтылу.”(А.Платон)

Кеше үз тормышын үзе бизәргә тиеш. Дөнья матур, якты. Тик шул матурлык, шул яктылык белән файдалана белергә кирәк. М. Кәрим

- Ничек сез аларны аңлыйсыз?

- Димәк, тормыш- ул мәңгелек агач, тормыш- туктаусыз алга бару дигән сүз; тормышның матур вакытлары да, авыр вакытлары да була. Кеше үзенең тормышына үзе хужа.

-Бу афоризмнар белән ризалышасызмы?

- Нәрсә эшләргә алар безне әйрәтә? (тормышның матурлыгын, кыйммәтен белергә, гомернең кадерен белеп яшәргә, тормышның авыр шартларында да үзендә яшәү өчен көч табырга).

-Ә  нәрсә була ул тормышның матурлыгын, кыйммәтен белү? (Матурлыкка соклана белү, кешеләргә, табигатькә һәрвакыт игътибарлы булу, әти-әниенә һәрвакыт шатлык бүләк итү,аларның кадерен белү, гаиләндә бәхетле булу,  файда һәм шатлык китерә торган эшне таба белү)

-  Бәхет төшенчәсен  һәркем үзенчә аңлый. Бәхетле яшәү өчен, кемдер акча тели, кемгәдер гаилә кирәк, ә кайберәүләр сәламәтлекне өстен куялар.

- Ә сезнекенчә, балалар, бәхетле тормыш- нинди тормыш ул?(әни-әти, гаилән булу, кешенең яраткан эше булу, сәламәтлек)

- Дөрес. 

Дөньялара яшәү рәхәт,

 Туганнар бергә булса.

Гаилә учагы һәрвакыт

Безне җылытып торса!

- Әйе, дөньяларда яшәү рәхәт, гаилә бәхете булса, сәламәтле булсан. Сәламәт булсаң гына, байлыкка һәм уңышка ирешергә мөмкин.

- Ләкин тормыш гел бәхетле һәм бер кайгысыз гына булмый.

- Язмыш сиңа җылы елмайганда, кеше булып калу җиңел, ә менә киресенчә булганда, күпкә авыррак. (Франсуа де Ларошфуко)  

Әйе, тормышынын авыр вакытлары да була. Тормыш сынаулардан тора.   Төрлебез төрлечә уза бу сынауларны . А аларны уңышлы уза белергә кирәк.Кешенең тормышында иң авыр сынау нинди икән? (гаиләңне, сәламәтлекне югалту)

-Ничек узаргасың бу сынауларны? Ә ничек безнең әби-бабаларыбыз сугыш вакытында ачлык, ялангачлык күреп, әни-әтиләрен, абый –апаларын югалтып, су тормышның авырлыкларына түзеп яшәгәннәр икән? Сез бу турада уйлаганыгыз бармы? Әби-бабайларыбыздан үрнәк алыйк.

-Язмышлар сынавына бирешмичә, тормышка гашыйк булып яшик,- дип язган язучыбыз Ф.Яруллин.

-Ничек анлыйсыз бу сүзләрне?

 Фәнис Яруллин 20 яшьтә турниктан егылып аяксыз(инвалид) булып кала. Аның тормышы туктап калган кебек була, ләкин ул  үзендә көч табып, язмыш белән көрәшә башлый. Ул язарга өйрәнә, укый. Без исән-сау килеш укырга авыр дибез, ә ул? Ничек түзде икән?. " Ә безенең стәрлетамак спортсмены Ирек Зарипов-17 яшендә аяксыз кала. Аның  Вакуверда параолимпиадада 4 алтын медаль яулаганына ышанып буламы? Менә кемнәрдән түземлелеккә, яшәргә өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк . Исән-сау булып та, исәнлекнең кадерен белү кирәк.

"Тормыш -ул авыр арба,

 Йөгем гел артып бара.

 Арбам туктап калыр иде -

Мәхәббәт тартып бара, -дигән шигырь.

 - Нинди мәхәббәт турында яза икән язучы? Тормышны ярату.

-Ә нәрсә була ул- тормышны ярату?

-Димәк, тормышны ярату- ул табигатькә, матурлыкка игътибарлы булу, кешеләрне ярату, гомернең кадерен белеп яшәү, тормыш әзерләгән сынауларны уза белү дигән сүз була.

        Сыйныф сәгатебезгә йомгак ясарга вакыт та җитте.

 Яратырга килдек без бу җиргә,

Яратмаган йөрәк яналмый;

Яратмаган йөрәк- йөрәк түгел,

Яналмаган йөрәк кирәк түгел,-

Яратмыйча безгә ярамый,- дип язган Роберт Миңнулин. Менә шул шигырь юллары белән сыйныф сәгатебезне тәмамлыйбыз. Тормышка гашыйк булыгыз, балалар. Рухыгыз нык булсын! Авырлыкларга баш имәгез! Авыр чакта әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны ярдәмгә чакырырга кыенсынмагыз. Бүген сезгә ярдәм кирәксә, иртәгә сез ярдәм итәрсез!

 - Балалар, сезгә фикерләрегез өчен, татарча дөрес итеп җавап биргәнегез өчен рәхмәт. Сау булыгыз.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мин яратам сине, Татарстан!

Данный материал посвящен теме родного края, даны различного уровня задания, подобраны картинки по теме, представлена песня про любимый Татарстан....

Мероприятие "Мин яратам сине Татарстан!"

Конспект предназначен для проведения урока татарского языка в русских подгруппах для школ с русским языком обучения....

Мероприятие "Мин яратам сине Татарстан!"

Конспект предназначен для проведения урока татарского языка в русских подгруппах для школ с русским языком обучения....

«В поисках Синей птицы» (педагогическая мастерская ценностных ориентаций и творческого письма по сказке Метерлинка «Синяя птица»)

Данная разработка является одним из примеров  эффективного использования технологии педагогической мастерской на уроках русского языка и литературы. Эта технология применяется мною на протяжении ...

"Халык мәхәббәте- синең исемең, Халык гомере-синең гомерең"

Әдәбияттан Г.Тукайга багышланган иҗади проект яклау дәресе...

Мин яратам сине,Татарстан !

Внеклассное мероприятие к 100-летию ТАССР...

"Мин яратам сине, туган авылым" дәрес эшкәртмәсе

бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...