Главные вкладки
Салихова Гульнара Атласовна
сайт учителя татарского языка и литературы
Профессия: учитель
Профессиональные интересы: татар теле һәм әдәбияты дәресендә яңа технологияләр
Увлечения: гөлләр үстерергә,китап укырга
Регион: Республика Татарстан
Населенный пункт: с.Ново-Каширово, Альметьевский район
Место работы: ГБООУ "Ново-Кашировская санаторная школа- интернат"
Звание, ученая степень: 1 кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Навигация
Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salihova-gulnara-atlasovnaГыйлем-күңел күзен ачар, наданлык караңгылыгын җибәрер, олы дәрәҗәләргә ирештерер, дошманнарга каршы корал булыр, тереклекне саклар, дөньяда тору юлларын белдерер, ил эчендә ни рәвештә булырга кирәклеген өйрәтер.
“...Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен, якасына ябыш. Утларга салса, үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа-күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып, җиреңә төш. Караурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә -орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземлеләр генә бәхеткә лаек”. Ф. Яруллин.
О себе
Мин ,Салихова Гөлнара Атлас кызы, 1971нче елның 27 нче октябрендә Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында дөньяга килгәнмен. Яңа Кәшер авылындагы урта мәктәпне тәмамлап, Казан дәүләт университетына укырга кердем.1996нчы елда аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге буенча тәмамладым.1989нчы елдан бирле Яңа Кәшер интенат- мәктәбендә үз белгечлегем буенча эшлим. Үз эшемне һәм балаларны бик яратам.Тормыш иптәшем белән ике ул тәрбиялибез.
Книги, которые сформировали мой внутренний мир
Ризаэддин бине Фәхреддин, Габдулла Тукай, Фәнис Яруллин, Туфан Миңнуллин, Нәбирә Гыйматдинова, Зифа Кадыйрова
Мой взгляд на мир
Син кемгәдер кирәк.Бел, бу дөньяда син кемгәдер кирәк!Син кемгәдер юаныч, кемгәдер терәк!Бел, бу дөньяда сине кемдер көтә!Халык арасында күзләреңне очратырга өмет итә!Бел, бу дөньяда сине яраталар!Сине көне-төне уйлап, сөеп- янып көяләр!Бел, бу дөньяда син кемгәдер кадерле!Кемнеңдер синең өчен шашып тибә йөрәге!!!
Мои достижения
Моё портфолио
Минем методик темам: "Укучыларның белем алу эшчәнлеген активлаштыруда мәгъмүмати-коммуникатив технологияләр куллану".
,,Технология” (techne – грек сүзе, сәнгать, осталык дигәнне белдерә) терминның эчтәлеге энциклопедик сүзлектә, ”фәннең яисә җитештерү өлкәсенең билгеле бер тармагында кулланылучы метод, алым һәм ысуллар җыелмасы” дип аңлатыла. Татар теле чит тел буларак укытуда яңа технологияләрне куллану гамәли эштә төп урынны алып торырга тиеш. Телне өйрәтүнең төп чараларын билгеләү, укыту-тәрбия эшчәнлеген оештыру һәм үткәрүгә булышучы барлык уку материалы белем бирү чарасы булып санала. Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, рус телле балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын таләп итә. Бүгенге көн укытучыдан иҗади эшли белүне таләп итә. Педагогик эшчәнлектә иҗадилык - бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш - үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.
Мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу - яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия.Моннан берничә еллар элек уку - укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса,хәзер инде хәл бөтенләй башкача.Мин татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәргәндә компьютер куллануны бик отышлы дип саныйм.
Компьютер - укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Интерактив такта куллану дәресләрне тагы да кызыклы, нәтиҗәле итәргә ярдәм итә.Төрле технологияләр, компьютер, мультмедиа технологияләре күрсәтмәлелекне, контрольлекне тәэмин итеп һәм күп мәгълүмат биреп, укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә, этәргеч бирә.
Добавить творческую работу ученика
Код для вставки списка публикаций на другие сайты