Салихзянова Гульназ Раилевна

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар! Сезне үземнең сайтымда күрүемә бик шатмын.

Хезмәтем,көчем-милләтем өчен!

Профессия: Учитель родного (татарского) языка и литературы

Профессиональные интересы: Татар һәм рус язучыларның классик әсәрләрен укырга яратам.

Увлечения: Гөлләр, чәчәкләр белән кызыксынам.

Регион: Республика Татарстан

Место работы: МБОУ №129

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/salihzyanova-gulnaz-railevna
Без татарлар,телебез- татар теле,мөстәкыйль һәм төзек кагыйдәле камил тел ул.
Каюм Насыйри.

Туган теле барның -милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар,кеше буларак абруе,кадер-бәясе,хөрмәте бар.

О себе

    Мин-туган тел һәм әдәбият укытучысы.Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз тәмен,эш ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел бирелми. Замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел,ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң,һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы,шатлык хисләре аласың.Укытучы булып эшләү дәверендә рус балаларында туган як белән горурлану, бабаларыбызның тарихына кызыксыну уяту,мәдәни-рухи байлыкка мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Укучы телне гамәли яктан үзләштерергә, дөрес тәрҗемә итәргә, ишетеп аңларга, төрле темаларга сөйләшү оештырырга тиеш.Шул максаттан чыгып,  мин Р.З.Хәйдәрова методикасына нигезләнеп эшлим.

Минем фикемчә,баланы эшләргә,баланы уйларга,фикер йөртергә,иҗат итәргә өйрәтү өчен,һәр алымга иҗади якын килергә кирәк.Үз эшенең остасы буларак,һәр дәрестә баланы билгесезлек дөньясына алып кереп китүгә кызыксыну уята алганда гына,укытучының таланты ачыла кебек.

"Кем өйрәнми, шуның өйрәтергә хакы юк" -дигән халык мәкале дә бар.Өйрәнү,үз өстеңдә эшләү укытучы һөнәрен сайлаучыларның гомерлек юлдашына әверелә.Мин балалар укытам,аларга белем бирәм.Балалар -эчкерсез,ачык затлар.Мин дә алардан шундый ук сыйфатларга өйрәнәм.Үзең укыткан укучыларыңның мәрхәмәтле булуын теләсәң,үзең дә аларга рәхимле булу зарур.Укытучы өчен иң мөһиме-үз-үзең булып калу, башкаларга үрнәк булу.Без хәзер тиз узгәрүчән,узенчәлекле заманда яшибез.Хәзерге заман укытучысына таләпләр дә икенче.Замана балалары укытучының белемле,эрудицияле,мәгълүматлы,мөлаем булуын,дәресләрне үзенчәлекле һәм кызыклы алып бара белү сәләтенә ия булуын таләп итә.Минем фикеремчә, укытучы балаларның  үсеше өчен оптималь мохит тудыра белергә тиеш.

Әлеге максатны күздә тотып,интернет челтәре киңлекләренә дә аяк басарга булдым. Үз сайтымны булдырып,алдынгы карашлы башка татар сайтлары белән элемтәгә чыгып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашырга, яңадан-яңа эш алымнарын өйрәнергә алындым. 

    

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М. Мәһдиев "Кеше китә-җыры кала",Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр",М.Булгаков "Мастер и Маргарита", Л.Н.Толстой "Война и мир".

Мой взгляд на мир

     ...Бу дөньяны,тормышны аңлау өчен тәнебезнең сәламәтлеге генә җитми,рух дигән сәламәтлек тә кирәк.Кешенең тормышка карашын белер өчен аның яшәү рәвешенә күз салырга кирәк.Ул шул биеклектән,үзе төзегән манарадан гына тирә-якны бәяләр.

Мои достижения

Укучыларым белән төрле уздырылган чараларда катнашып ,уңай нәтиҗәләр күрсәттек.

Мои публикации:
Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы