Шарипова Роза Александровна

туган тел (татар теле һәм әдәбияты) укытучысы сайты

Кеше сүзен тыңла, үз акылыңны тот!

Профессия: Учитель татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: читать книги

Увлечения: играю на гитаре,цветоводство, люблю танцы

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Янгулово,Балтасинского р-на РТ

Место работы: МБОУ "Янгуловская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sharipova-roza-aleksandrovna
Игелек орлыклары чәчсәгез, бәхет игеннәре игәрсез.
Ризаэддин Фәхреддин

Хөрмәтле дусларым!

 

Сезне шәхси сайтымда күрүемә бик шатмын. Монда  минем үземнең тәҗрибәм белән уртаклашасым,  аралашасым килә. Үзегезгә кирәкле дип тапкан файдалы материалларны эзләп таба алырсыз дип ышанып калам.

О себе

Мин Балтач районының иң матур авылларының берсе булган, тау итәгенә сыенып утырган Биктәш авылында туганмын. Әйе, һәркемгә үзенең кендек каны тамган, беренче тапкыр тәпи атлап киткән, канат куеп еракларга очырган туган җиреннән дә матуррак, кадерлерәк җир юктыр. Авылымда борын заманнардан ук тату гаилә булып, керәшен татарлары, татарлар, удмуртлар, руслар яши. Һәр халыкның үзенә генә хас гореф - гадәтләре, теле, дине хөрмәт ителә. Ә мин менә шушы мохиттә тәрбияләнеп үстем.

Мәктәп еллары... Аның якты хатирәсе җанымны җылыта. Истә, барысы да истә...Төпле белем биргән, укуга мәхәббәт уяткан беренче укытучым Гөлнира Мөхәммәдьяр кызының  мавыктыргыч дәресләре, соңыннан Арча  педагогия училищесында белем алган яшьлек елларым.Тирән, ныклы белемле остазларым класс җитәкчем Садвокасова Илүсә Ильтузар кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Рәшидә Әхмәт кызы  үзләренең үрнәгендә укытучы һөнәренә тагын да тирәнрәк мәхәббәт уяттылар.

Педагогик эшчәнлегемне 1991 нче елны Яңа Салавыч башлангыч  мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып башлап җибәрдем.Тынгысыз, эзләнүчән күңелем, югары белемгә омтылыш Казан дәүләт педагогия институтының татар теле бүлегенә илтте, аны 1997 нче елда тәмамладым.10 ел Балтач гомуми урта белем мәктәбендә һәм Балтач гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укыттым, чын “тормыш мәктәбе” үттем.  

   Язмышым мине Яңгул авылы белән бәйләде:  шул авылның Рәсим исемле егете белән гаилә корып, Яңгул гомуми урта белем мәктәбендә  татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. Килгән көннән гашыйк булдым мин Яңгулга. Яратмаслыкмы соң? Урманы дисәң - Тарлавы, суы дисәң - бормаланып аккан Шушмасы бар. Ә тагын да мөһимрәге - халкы бик яхшы Яңгулның. Яңгул авылы илгә Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинны,фронтовик - шагыйрь Хәбра  Рахманны, Бөек Ватан сугышы батыры Х.Җамалиевны, мәшһүр партизан Г.Исмәгыйлевны биргән авыл. Яңгул – көрәшчеләр авылы. Бүген дә авылым Рәсәй күләмендә танылган, җиңелү белмәс көрәшчеләре , танылган шагыйрь - шагыйрәләре , авылның тарихын яздыручылары , данлыклы игенче, сыер савучылары , агач - тимердән төрле эшләнмәләр ясаучы талантлы шәхесләре белән дан тота.

   Бүгенге көндә мин заман таләпләренә туры килерлек итеп җиһазландырылган Балтач муниципаль районы,  Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин исемендәге Яңгул гомуми урта белем мәктәбендә эшлим. Район һәм Республикада танылган, барлык конкурсларда алдынгы урыннарны яулап килүче,традицияләрне саклаган һәм дә яңалыкка омтылучы мәктәпләрнең берсе ул. Менә шул иң яхшы белем йортларының берсендә укытуым миңа үз таләпләрен дә куя: һәрвакыт алга омтылырга,эзләнергә, өйрәнергә..

Мин –  татар теле мөгаллимәсе,

Укучыларыма бирәм  тирән белем.

Туган телен, туган ягын сөйгән бала

Бик тиз төшенер  тормыш серен.

Әйе, мин – укытучы. Укучыларым күңелендә татар теле – туган телебезгә мәхәббәт тәрбиялим. Бөтен белемемне, бар шатлыгымны, барлык йөрәк җылымны балаларга бирим, дип эшлим. Шатлыгым булса, гел балаларга өләшәм, кайгылары булса, бүлешәм. Алар белән бергә сөенәм, каршылыкларга очрасак, аннан чыгу юлын да бергәләп эзлибез.Укучыларым да дәрестә белемгә омтылалар, туган телебезнең мөмкинлекләреннән файдаланалар, күңелләрендә туган шигъри тәлгәшләрен миңа алып киләләр.Бергәләп беренче иҗат җимешләрен укыйбыз, уңышлыракларын районыбызның “Хезмәт” газетасына, республикабызда чыга торган балалар газеталары – “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”га җибәрәбез ," Илһам", "Илһамлы каләм", "Шигъри сабантуй" бәйгеләрендә дә даими катнашып, призлы урыннар яулыйбыз.

 Минем укучыларым ана телебезне һәрьяклап белүләрен район, республика һәм Рәсәй күләмендә үткәрелгән фәнни - гамәли конференцияләрдә, конкурсларда дәлиллиләр.Эшләре призлы урыннар яулый һәм җыентыкларга да кертелде.Аларның уңышлары өчен мин бер куансам,  үз хезмәтләренең нәтиҗәсен  күрү – укучыларым өчен олы куаныч. Алар тагын да тырышыбрак укырга, иҗат  дәрте белән ялкынланырга омтылалар.

 Яңа стандарттагы иң мөһим таләп; мәктәпне тәмамлаганда "укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә ирешергә тиеш" Бу яңа стандартта - эшлекле белем дип атала.Шәхеснең үсешенә ирешү өчен, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә проект эшчәнлеген куллану отышлы, дип уйлыйм мин. Бу метод белән эшләгәндә, укучылар актив рәвештә уйлау, фикерләү, эшчәнлегенә тартылалар, әдәби китаплардан, сүзлекләрдән, интернет аша күп мәгълүмат тупларга, өстәмә чыганаклар эзләргә, табылган материалны кулланырга өйрәнәләр, фәнни - тикшеренү күнекмәләрен камилләштерәләр.Аларда җаваплылык хисе , үз - үзенә ышаныч формалаша.

  Туган телебезне яратучы, үз милләтенең мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү – татар теле укытучылары алдында торган зур бурычларның берсе. Зыялылык, ватанпәрвәрлек кебек сыйфатлар үзеңнең туган ягыңны, аның тарихын, кешеләрен яхшы белгәндә генә формалаша ала

 Мәктәптә үткән чаралар - моның ачык мисалы. Чын язучылар, артистлар белән очрашу бала күңелендә онытылмаслык истәлекле эз калдыра. 4 ел рәттән инде “Туган тел айлыгы”кысаларында “Фәнгә тәүге адымнар” дигән фәнни – гамәли конференция уздыруны традициягә керттем. Балалар елдан –ел үзләренең тирән эчтәлекле, кызыклы темаларга багышланган фәнни эшләрен тәкъдим итәләр.  Дәрестән тыш чаралар: "Бер очрашу – үзе бер гомер" кичәсендә авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның гаиләсе һәм авылдан чыккан зыялылар, шагыйрәләр  белән очрашу, , "Туган телебезне яратыйк" дигән темага КВН, төрле истәлекле даталарга багышлап уздырылган төрле чаралар, балалар көче белән куелган спектакль – тамашалар, Балтачта  катнашкан смотр-конкурслар – болар барысы да үткәнгә кайту, дин, милли төбәк, шәфкатьлелек тәрбиясе – балаларның рухи дөньясына күңел сафлыгы сеңдерәләр.    

 

Укытучы ул һөнәр

Ә минем яшәү рәвешем

Югарыга, биеклеккә үрли кеше

Гел югары үрләп торса - үлми кеше.

 Мин укучыларымның уңышларына куану белән генә чикләнеп кала алмыйм.Үзем дә алга таба барырга омтылам, туктаусыз эзләнәм. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен үткәрелгән белем күтәрү курсларында, семинарларда , киңәшмәләрдә тәҗрибә уртаклашам, ачык дәресләр, мастер - класслар уздырам. PLS төркеме составында  сингапур алымнарын төрле дәресләрдә ничек кулланып булуын тикшердек һәм мәктәп күләмендә ачык дәресләр күрсәттек. Даими рәвештә фәнни - гамәли коференцияләрдә, төрле бәйгеләрдә катнашам. Республика газеталары, “Мәгариф”  журналы һәм интернеттагы сайтларым аша эш тәҗрибәләрем белән еш уртаклашам. Тырыш хезмәтемнең нәтиҗәсе буларак,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыклары, Балтач районы мәгариф бүлеге Мактау грамоталары белән бүләкләндем.

   Укытучы үрнәген бернәрсә белән дә чагыштырып булмый: ул – артист та, шагыйрь дә, язучы һәм рәссам да, спортсмен да. Мин дә башка мавыгуларга да вакыт табам.Мәктәп, авыл һәм район күләмендә үткәрелгән төрле иҗат, смотр концертларында  бик теләп катнашам: җырлыйм, биим, спектакльләрдә дә уйныйм.

    Без барыбыз да табигать балалары.Укучыларга табигатьнең матурлыгын, могҗизасын аңлатырдай сүзләр табар өчен,үзеңә бик сизгер, нечкә күңелле булырга кирәктер, мөгаен.Ә бу сыйфат табигатькә якын булсаң гына формалаша. Мин  дә тәрәз төбемне, өемне төрле гөлләр бизәгәнен, бакчамның берсеннән- берсе матур, күз явын алырлык аллы - гөлле чәчәкләргә күмелеп утыруын яратам, үзем үстергән яшелчәләрдән көч һәм илһам алам. Чәчәкләрдә булган матурлыкны укучыларымда күрәм. Күңел күзе белән карасаң, туган җиребезнең яме, ана телебезнең аһәңе - шушы чәчәк бәйләменә тиң.

 

Шагыйрә Клара Булатованың

“Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:

 Миңа сорау бирсәләр:

 - Бәхет ни ул? - дисәләр,

 Бәхет – шушы: укучылар

 Кеше булып үссәләр.

 Әйе, бүген мин бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем

өйрәткән Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык,Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез,чын кеше булырлар!

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

М.А. Булгаков "Мастер и Маргарита" - чын мәхәббәтнең иң серле тарихы.

Ф.А. Абрамов "Дом" - гади авыл кешеләренең тормышы, Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы вакыйгалар, йорт-нигезнең әһәмияте, бертуганнарның ачы язмышы.

 Г. Әпсәләмов "Ак чәчәкләр" - профессияләренә тугры, намуслы, шәфкатьле кешеләр - ак халатлы врачлар турында. Алар тән ярасын дәваласа, безгә кайчак җан җәрәхәтен дәваларга туры килә. Гөлшаһидә образы - әдәби әсәрләрдә булган минем иң яраткан хатын-кыз образы. Аның җырын җырлыйм, аңа охшарга тырышам, аның иң күркәм сыйфатлары мине илһамлый.

Мой взгляд на мир

Ышаныгыз, бу гомер бер генә, 
Бу гомернең кадерен бел генә.
Син яхшылык чәчсәң әгәр, 
Меңе белән кайтыр үзеңә!
Адым саен елмаю, адым саен матурлык, 
Бу дөньяга сокланып, таңга калырлык.
Дөрес төсләр табу җитә, 
Матурлыкны тану җитә, 
Кеше булырга кирәк!..

Мои достижения

Публикацияләр

Тема

Вакыты

Тәҗрибә тарату дәрәҗәсе

Нәшрияты

1

 

Ә.Еники әсәрләрендә җирле сөйләш үзенчәлекләре”

республикакүләм

 

 

.“Татар лингвокультурология:се проблемалар һәм перспективалар” җыентыгы 230 нчы бит, Казан, 2014.

“отечество”

 

 

 

“Фронтовик – шагыйрь Хәбра Рахман”

 

республикакүләм

.“Татар лингвокультурология:се проблемалар һәм перспективалар” җыентыгы ,. 93 нче бит, Казан, 2015

“отечество”

 

 

 

“Исәнме мәктәп”

республикакүләм

 

 

Электрон журнал Магариф РФ №56

 “Школа”нәшрият үзәге

 

“ФДББСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучының проект эшчәнлеген оештыру”

республикакүләм

сборник “Изучение родных языков и преподавание на родных языках народов Поволжья в Республике Татарстан: история и современность»,  стр. 112, Казань

“Школа”нәшрият үзәге

 

“ФДББСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучының проект эшчәнлеген оештыру”

республикакүләм

сборник  “ Учитель, вдохнови меня на творчество”, стр. 248, Казень – 2016.

 

“Школа”нәшрият үзәге

 

“Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Г.Тукай иҗатын өйрәнү”

республикакүләм

“Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай!” җыентыгы,  208 нче бит, Казань -2017.

 

“Школа”нәшрият үзәге

 

“Татар әдәбиятында аз өйрәнелгән әдипләребез”

республикакүләм

 “Без Тукайлы  халык”, җыентыгы, Казан -2018

“Школа”нәшрият үзәге

 

 

 

 

Һөнәри һәм педагогик конкурсларда катнашу

 

Уку елы

Конкурсның исеме

2015-2016

 

ПНПО «Образование» укытучыларының Бөтенроссия “Иң яхшы укытучы” бәйгесендә  грант

2016-2017

 

 Мөхлисә Бубый исемендәге IV республикакүләм педагогик укулар, 2 нче дәрәҗә диплом

2016-2017

Конференция «Изучение родных языков и преподавание на родных языках народов Поволжья в Республике Татарстан: история и современность», 2 нче дәрәҗә диплом.

2016-2017

VI республикакүләм  Габдулла Тукай укулары, 3 нче урын, диплом

2017-2018

VII республикакүләм  Габдулла Тукай укулары, 2 нче урын, диплом

 

Чыгышлар

Чыгышның темасы

Үткәрелү дәрәҗәсе

Чыгыш ясау урыны

Вакыты

1

 

 

 

2

 

 

 

3

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә ууг формалаштыру»,

республикакүләм

ИРО РТ, г.Казань

28-30 апреля 2014 г

 

 “Инновацион  технологияләр кулланып, татар теле һәм әдәбияты дәресләренә укучыларда кызыксыну уяту”

муниципаль

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары, МББУ « Г.Гарифуллин исемендәге Яңгул гомуми урта белем мәктәбе»

12 февраля,

2017 г

 

“ФДББСна күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучының проект эшчәнлеген оештыру”

республикакүләм

Конференция «Изучение родных языков и преподавание на родных языках народов Поволжья в Республике Татарстан: история и современность», Мин обр, г Казань

2016

 

“Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Г.Тукай иҗатын өйрәнү”

республикакүләм

VI республикакүләм  Габдулла Тукай укулары, Арча

2017

 

“Татар әдәбиятында аз өйрәнелгән әдипләребез”

республиканский

VII республикакүләм  Габдулла Тукай укулары, Арча

2018

     Укучыларның төрле чараларда катнашуы  

конкурс

Укучының ИФО

Нәтиҗә

II Республиканская научно-практическая конференция имени М.Джалиля (2014 г.), МОиНРТ

Хәкимуллина Иркә

Диплом

2 дәрәҗә

VI Всеросиийская  научно-практическая конференция учащихся, студентов и аспирантов «Татарская лингвокультурология: проблемы и перспективы”Мин обр, (2014)

Хәкимуллина Иркә

Диплом

җиңүче

 

II Открытый республиканский конкурс стихов и поэм Ранифа Шарипова

(2014)

Сафиуллин Рафил

Диплом

2 дәрәҗә

Фестиваль детской, юношеской и молодежной прессы “Алтын калэм”-“Золотое перо”

Сафиуллина Лилия

Диплом

җиңүче

 

VI Всеросиийская  научно-практическая конференция учащихся,студентов и аспирантов «Татарская лингвокультурология: проблемы и перспективы” Мин обр, (2015)

Хәкимуллина Иркә

Диплом

 1 дәрәҗә

Татмедиа, филиал «ААҖ”, редакция газеты “Көмеш кыңгырау” конкурс “Иң яхшы шигырь”

Сафиуллина Лилия

диплом

2 урын

Республиканский конкурс “Шигъри сабантуй – 2014”

Сафиуллин Рафил

Диплом

3урын

IV Межрегиональный конкурс «Нократ моңнары»

Сафиуллина Лилия

Диплом

3 урын

Межрайнный конкурс “Тукайга ияреп” посвященный к 130 летию Г.Тукая

Шарипов Дилюс

Диплом

3 урын

Республиканский конкурс (Шигъри сабантуй ”

Сафиуллина Лилия

диплом

2 урын

Республикакүләм видеороликлар конкурсы «Туган як – 2017 - Тайны родного края» в номинации «Летопись родного края»

7 сыйныф укучылары

коллективы

Җиңүче дипломы

Бөтенрәсәй яшь язучылар  «Илһам”бәйгесе

Сафиуллина Лилия

Лауреат дипломы

XIV Всероссийская акция «Спорт – альтернатива пагубным привычкам» в номинации «Здоровьесберегающие технологии»

7 сыйныф укучылары

коллективы

Җиңүче дипломы

 

Моё портфолио

Адәм баласы үзен-үзе тәрбияләргә һәм камилләштерергә тиеш, буй җиткән hәp кеше үзен-үзе тәрбияли ала. Ризаэтдин Фәхретдин

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: