научно-исследовательская работа
материал на тему

Шарипова Роза Александровна

              Бер генә ата-ана да үз баласының тәрбиясез булып үсүен теләми. Дөрес тәрбия бирү өчен кулыннан килгәнен эшли дә. Әмма, ни хикмәт, арада тәрбиясез балалар очрап тора. Моңа кем гаепле? Әти-әниме, мәктәпме, әллә җәмгыятьме? Яшь буынга тәрбия, тәрбия генә түгел, хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан  ниләр эшләнә?

        Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр. Кеше өчен иң изге , кадерле нәрсә – патриотизм. Бишек җырлары, ана теле – барысы да патриотизм тәрбияли башлау өчен бик мөһим чыганак булып тора. Яшь буында тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын гражданин итеп тәрбияләү зарур.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon patriotik_trbiya.doc119 КБ

Предварительный просмотр:

                

           

 

                                                     

              Бер генә ата-ана да үз баласының тәрбиясез булып үсүен теләми. Дөрес тәрбия бирү өчен кулыннан килгәнен эшли дә. Әмма, ни хикмәт, арада тәрбиясез балалар очрап тора. Моңа кем гаепле? Әти-әниме, мәктәпме, әллә җәмгыятьме? Яшь буынга тәрбия, тәрбия генә түгел, хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан  ниләр эшләнә?

        Тәрбия – мәңгелек һәм гомуми категория, бу эштә патриотизм, аның рухи-әхлакый нигезе буларак, идеаль үзәкне тәшкил итә. Туган илгә мәхәббәт хисе һәм Туган ил үзе – бик югары кыйммәтләр. Кеше өчен иң изге , кадерле нәрсә – патриотизм. Бишек җырлары, ана теле – барысы да патриотизм тәрбияли башлау өчен бик мөһим чыганак булып тора. Яшь буында тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, аны зыялы, чын гражданин итеп тәрбияләү зарур. Без үз алдыбызга  шундый бурычлар куябыз:
                    1. Патриотик аң һәм хисләр тәрбияләү.
                    2. Укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру.
                    3. Үз илеңнең гражданины хокукларын һәм бурычларын аңларга, үзенә кабул кылып, аларны ихтирам итәргә өйрәтү.
                  4. Кешелек дәрәҗәңне белергә һәм үз-үзеңне ихтирам итә белү хисе тәрбияләү.
          Үз халкыңның, илеңнең тарихын, мәдәниятен, этнопедагогиканы, шәхесне һәм аның хокукларын өйрәнү – һәммәсе дә укучыларны патриотик рухта тәрбияләргә тиеш.Шуннан чыгып, түбәндәге проблемалар игътибар үзәгенә куела:
                 -буыннар арасында тарихи дәвамчанлык; 
                - милли мәдәниятләрне саклау, киң җәелдерү һәм үстерү, Россия халыкларының тарихи мирасына карата сакчыл караш тәрбияләү; 
                 - Россия патриотларын, хокукый, демократик, социаль дәүләтнең югары әхлаклы, милли һәм дини түземлелек күрсәтә, башка халыкларның телләренә, гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә ихтирамлы карашта булган гражданнар тәрбияләү.
       Сер түгел, демократик дәүләт төзибез дип, мәктәп тормышында яшәп килгән тәрбия системасын үзгәртеп кору гел уңай нәтиҗә генә бирмәде. Иң аянычы – балаларыбызның туң йөрәкле, үз мәнфәгатьләрен бөтен нәрсәдән өстен куючы затлар булып үсүе ихтимал. Яшьләрнең чирләшкә, йомшак характерлы була баруының да төп сәбәбе аларның рухи зәгыйфьлегендә. Бу хәл уку-укыту эшендә дә үзен сиздерә. Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарыннарын аңлау кыенлашты. Ләкин җәмгыять ничек кенә үзгәрмәсен, кеше яхшы белән начарны, ак белән караны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Чөнки бәхетле тормышны үз илебезгә үзебезгә төзергә туры киләчәк.
         Ә без бит горурланырлык бай тарихы булган Татарстан җөмһүриятендә яшибез. Халыкта борын-борыннан Туган ил,туган җир, туган телгә мәхәббәт, кардәш-ыруга хөрмәт һәм кайгыртучанлык яшәп килгән. Бу гүзәл сыйфатлар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары бәяләнгән. Шуңа күрә дә татар мәктәпләрендә тәрбиянең иң мөһим бурычларыннан берсе – патриотизм хисе тәрбияләү.
         Ватан һәм халык, халык алдындагы бурычларны аңлау мәсьәләсе ислам тәгълиматында да үзәк урынны алып тора. Чөнки андый халәт кешенең рухи-әхлакый, иҗтимагый-мәдәни җитлегүнең бер дәлиле буларак аеруча әһәмиятле. Әлеге бурычны аңлы башкару өчен, беренче чиратта, бу төшенчәләрнең асылына төшенергә кирәк, әлбәттә.
         Ватан – халыкның тарихи үсеш үзенчәлекләре, үзенең теле, мәдәнияте, көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм традицияләре белән бергә яши торган тарихи җире, аның табигате. Кыскасы, Ватан – кешенең изге туган җире. Әлеге төшенчәгә башкачарак аңлатма да бар. Бу да алдагысы белән аваздаш. Ватан – кеше үзе туган һәм шуның гражданины булган ил, туган ил, кешенең туган җире, туган ягы.
         Хәзер икенче төшенчәгә дә ачыклык кертергә кирәк. Кем ул патриот? Патриотизм нәрсә ул? Патриот – үзенең туган җирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше. Патриотизм – патриотларга хас булган күренеш ( эш, хис, теләк); үз иленә, халкына мәхәббәт. Киңрәк мәгънәдә әйткәндә, патриотизм – үз илеңә, халкыңа, туган табигатькә, милли традицияләргә, милли мәдәнияткә, туган илгә мәхәббәт ул.
1  
         Укучыларда гражданлык һәм патриотик хисләр тәрбияләү уңаеннан мондый юнәлештә эшләү максатка яраклы:
             - республика, туган як турында мәгълумат бирү;
              - төбәктә яшәүче язучылар, сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү;
            - халкыбызның гореф-гадәтләре белән тулырак таныштыру;
            - хезмәт һәм сугыш ветераннары белән очрашулар үткәрү.
            Без тирән үзгәрешләр һәм үзгәртеп кору чорында яшибез. Татар халкының фидакарь уллары бик күп. Алар арасында бөек язучылар, җырчылар, композиторлар һәм башка төрле хезмәт батырлары бар. Милләткә алар аша бәя бирелә, олылыгы аларга карап үлчәнә. Андый затлар татар тарихында аз булмаган. Укучыларда горурлык хисе формалаштыруга бөек Тукайга багышланган һәм безнең якты киләчәгебез өчен гомерләрен биргән  М.Җәлил һәм җәлилчеләр, татар халкының горур уллары Г.Исхакый, Х.Туфан турындагы класстан тыш чаралар моның якты үрнәге булып тора.
          Патриотик тәрбия бирү максатыннан Бөек Ватан сугышы (1941-1945) чорын күзәтеп үтү гыйбрәтле булыр. Ул дәһшәтле сугышта фронтта да, тылда да халыкның күрсәткән патриотизмы, массакүләм батырлыгы турында хәзер төрле караш-фикерләр пәйда булды. Ничек кенә булмасын, халыкның ул чордагы патриотизмы эчкерсез, аяусыз һәм көчле иде. Чөнки халык ил-җир, Ватан өчен көрәште һәм эшләде. Анда бик көчле патриотизм, Ватанга бирелгәнлек хисе тәрбияләнгән иде.  Шуңа күрә көчле патриотизм хисе барлыкка килү әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыгуыбызның төп сәбәпләреннән берсе дип әйтергә була.
          Герой шагыйрь Муса Җәлил әйткәнчә, патриотизм ... кешене шәхси курку хисләреннән өстен күтәрә шул.
___________________________

1 Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, II том,Казан. Тат.китап нәшр., 1979

        Халык патриотизмы, ил-җир хакына батырлык, үз-үзеңне аямау – халык тарафыннан күрсәтелгән эш-гамәлләр. Гражданнарда, беренче чиратта, яшьләрдә әнә шундый сыйфатларны тәрбияләү өчен дәүләт тә тиешле шартлар – халыкның лаеклы яшәеше өчен мөмкинлекләр, аңа хөрмәт, алгарышын тәэмин итәрдәй уңайлыклар тудырырга бурычлы. Боларны гамәлгә кую өчен дәүләтнең социаль-иктисадый, хокукый, сәяси, рухи-әхлакый көче булырга тиеш. Чөнки алар, патриотизм, Ватанга мәхәббәт, халыкка тугрылык хисе тәрбияләүнең төп шарты, җирлек булып тора. 
          Патриотизм, батырлык, Ватанга бирелгәнлек сыйфатлары Ислам тәгълиматында да олы бәһаләнә, кешедәге шундый сыйфатлар хуплана.
Милләтнең батыр уллары – каһарманнарның фидакарьлеге халык, милләт хәтерендә мәңге саклана. Моңа бәйле рәвештә Садри Максудиның фикерләре бик мәгънәле. Ул болай дип яза:  “Җир йөзендәге барлык милләтләр кыю вә батыр затлар һәм бөек шәхесләр тудыралар. Милләтнең хәятендә, тәрәккыяте өчен көрәшләрдә фидакарлек күрсәткән, Ватанга гадәттән тыш хезмәтләре белән дан алган кешеләргә каһарман исеме бирерлек. Мондый бөек шәхесләр милләтнең хәтерендә онытылмас эз калдыралар. Үз милләтен сөйгән халык шагыйрьләре бу каһарманнар истәлегенә мәдхияләр вә җырлар иҗат иткәннәр, алар хакында дастаннар язганнар. Шул рәвешчә, каһарман үз милләтенең хәтер хәзинәсендә күренекле урын алган .”
2
     Яшь буынны тәрбияләү процессында алдынгы укыту-тәрбия технологияләренә таянып эшләргә тырышабыз. Фәкать аны кулланып кына яшь буында милли хис, аң, горурлык, халкын ярату, ирекле, иҗатка сәләтле шәхес тәрбияләп булганлыгын яхшы аңлыйбыз. Мәсәлән: 5 нче сыйныфта Фатих Кәримнең "Пионерка Гөлчәчәккә хат” поэмасын өйрәнгәндә укучыларга патриотик хиснең ничек тууын, аның кеше тормышындагы әһәмиятен аңлатырга кирәк. Моның өчен иң элек балаларга Бөек Ватан сугышы чорының дәһшәтле вакыйгаларын хисси якын кичерергә булышу; Туган ил тарихының һәркемгә, шул исәптән үзләре яшәгән гаиләгә дә, кагылышлы булуын тирән

аңлату, төшендерү кирәк. Шул максаттан укучыларга әби-бабайларының Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы белән кызыксынырга һәм сочинение язарга кушарга була.
      Әсәрне өйрәнгәннән соң укучыларның патриот кем ул? Хәзерге заманда кемне патриот дип атар идегез дигән сорау бирдем. Менә кайбер җаваплар:
      - халыкка хезмәт иткән, халык бәхете өчен көрәшкән кеше патриот була...
      - әти-әнисе, туганнарын, балаларны, бүтән бик күп кешеләрне яраткан, алар турында кайгырткан кеше патриот була
     - табигатьне, бөтен тереклекне яраткан, саклаган кеше шулай ук патриот була... 
       Шулай итеп, мәгарифне модернизацияләү шартларында патриотик тәрбия бирү шәхесне формалаштыруда катлаулы һәм дәвамлы эш. Яшь буында гаиләне, мәдәниятне, телне, табигатьне, туган шәһәреңне, авылыңы ихтирам итү; халыкны, аның традицияләрен, батыр улларын, кызларын олылау кебек иң изге хисләр тәрбияләүне билгеле бер эзлеклелектә алып барылырга тиеш.
Шуңа күрә һәрбер оештырылган чараларыбыз заман таләпләренә дә туры килерлек булырга тиеш.

           Хәзер җәмгыятьтә әхлак мәсьәләсе җитди тора. "Алай эшләмә", "тегеләй итмә" кебек кисәтүләр бала колагында даими яңгырап тора Ә ни өчен алай ярамаганны аңлата алабызмы?

        “Шәкертнең рухында аң уяту, әхлак тәрбиясе бирү, шуңа тырышу иң беренчел шартлардан. Укыган, ятлаган нәрсә тиз онытыла, онытылмаса да телдә генә йөререгә мөмкин. Бу бик аз. Төп максат: шул нәрсәләр рухыбызның үз хәзинәсе булып китсен. Рухыбызда шул хакта мәсьәләләр тусын. Гакылыбыз, шөбхәләр, ялгышулар, аңлашылмаулар табып, үзе эзләнсен. Менә бу эзләнү – мөгаллим тарафыннан шәкерт рухына салынырга тиешле булган иң кыйммәтле, иң җимешле орлыктыр" (Г. Ибраһимов). 3


     3 Ибраһимов Г.Әдәбия һәм сәнгать турында мәкаләләр,хезмәтләр/Татар әдәбиятын өйрәнү юлында, 5 том, Казан,тат.кит.нәшр., 1978,

Борынгы фәлсәфәчеләр: "Кеше ике тапкыр туа. Беренче тапкыр физик яктан, икенче тапкыр рухи яктан", – дигән. Икенче тапкыр туу иң катлаулы, дәвамлы процесс.

        Халкыбызның акыл иясе Риза Фәхретдиннең зирәк фикеренә колак салыйк: "Бала чакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас",4 – дип кисәтә ул. Бу хакта Тукай да еш искәртә. Аның "тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буынныр, эш белү уңайсыз ул!" дигән шигырь юлларын гына да искә төшерү җитә. Ни өчен иртәрәк? Чөнки һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Бала мәктәпкә кадәр үз тирә-янындагы мохит тәэсирендә формалаша. Моны табигать мизгелләре белән чагыштырырга мөмкин: билгеле бер вакытта гына кояш чыга, көн туа, яз килә һ.б. Кеше аңының, әхлагының формалашуы да эзлекле рәвештә бер вакытка туры килә. Шул моментны үткәрдекме – соңга калуыбыз да бик мөмкин.Ә аннан соң кеше (8, 12 яшьтән соң) үзен-үзе тәрбияләргә күчә. Үзенең тискәре гадәтләрен җиңә алган кеше генә бөек җәмгыятькә лаеклы шәхес була ала. Ә инде татар теле һәм әдәбияты укытучысының бурычы – милли рухтагы әхлаклы балалар тәрбияләү булырга тиеш.

         Безнең Яңгул мәктәбендә ике төбәктән җыелган , гел татарча сөйләшкән балалар укый. Ләкин шулай да аларны олимпиадаларга, смотр-конкурсларга әзерләү балалардан да зур тырышлык сорый. Соңгы берничә елда әхлаксызлык күренеше тормышыбызның күп ягына үтеп керде. Мондый шартларда әдәби әсәрләрнең яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте гаять зур.

     Әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә әдәби әсәрләрнең әһәмияте зур. Язучыларыбыз, беренчеләдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи


4  Фәхретдинов Р. Г.Әдәбия һәм сәнгать турында мәкаләләр,хезмәтләр/, Казан,тат.кит.нәшр., 2000,

 кыйммәтләрне торгызу, Җир-ага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуында искәртергә кирәк иде.

   Табигатьне саклау темасына язылган әсәрләр исемлеге бай һәм төрле. Г. Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Табигатьне саклау – милләтебезне, туган телебезне, гореф-гадәтләрне, рухи һәм тарихи байлыкларны саклау белән тыгыз бәйләнгән. Чөнки туган тел, әдәби һәм тарихи мирас газиз җиребездә барлыкка килгән. Шуңа күрә балаларны татар халкының рухи тамырлары, ерак бабаларыбызның яшәү рәвеше, һөнәрләре белән таныштыру, аларда милли горурлык тәрбияләү мөһим. Табигатьнең матурлыгын, серлелеген Тукаебыз үзенең җаны, саф күңеле, йөрәк җылысы салынган шигъри юллары белән укучы җанына, аның күңеленә салучы, ныгытучы, мәңгеләштерүче.

"Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем".
(Г. Тукай. "Туган авыл")

      "Су анасы", "Шүрәле" әсәрләре баланы гаҗәеп табигать дөньясына алып керә. Матурлык дөньясын тою балаларда гүзәллеккә омтылу хисе уята. Бу әсәрләр аша балаларда кешегә, аның акылына, зирәклегенә, хәйлә катнаш тапкырлыгына, кыюлыгына, батырлыгына соклану хисе уяна. Ә хисләр, хыяллар дөньяны танып белүнең башлангычы ул.

       М. Кәрим "Озын, озак балачак", Г. Сабитов "Ярсулы яз", Г. Бәширов "Туган ягым – яшел бишек", Әхсән Баянов "Сәяхәтнәмә" h. б. әсәрләрдә кеше һәм табигать мөнәсәбәтләре, табигатьне саклау мәсьәләләре үткен итеп куела. Мондый дәресләрне саф hавада уздыру укучыларга бик ошый. Табигать белән аралашканда баланың сәламәтлеге саклана, табигатьтәге төрле төсләрне күрә, табигать авазларын ишетә.

       "Кешенең борынгыдан килгән гуманлы карашларына, гореф-гадәтләренә, еллар буена сыналып килгән тормыш тәжрибәсенә хилаф килердәй, аны рухи, әхлакый яктан рәнжетердәй башабаштаклык ахыр чиктә табигатькә дә зарар булып төшә" 5 дип язган халык язучысы Г. Бәширов. Димәк, яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләүне кешедә гасырлар буе тупланган, аңа хезмәт аша сеңгән гомумкешелек әхлак сыйфатларын, тирә-юньгә кешенең элеккеге мөнәсәбәтен эзләү белән тыгыз бәйләргә кирәк.

      Татар теле дәресендә дә экологик белем һәм тәрбия бирү мөмкинлекләре бар. Мәсәлән, ел фасыллары, үсемлек, жәнлекләр, табигатьне саклауга багышланган диктант, изложение, иншалар яздыру балаларда табигатькә, кошларга сак караш һәм кайгыртучанлык тәрбияләү.

      Халкыбызда "Эш сөйгәнне ил сөя", "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс", "Эше барның, ашы бар" дигән һәм башка шундый мәкаль, әйтемнәр бар. Хезмәт – тормыш шатлыгы, бәхет, хөрмәт чыганагы. Без моны: Г. Тукайның "Япон хикәясе", "Кызыклы шәкерт", "Эшкә өндәү" әсәрләрендә күрәбез.

      "Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,

     Каршыларсың картлыгыңда бик тыныч һәм бик җиңел".("Эшкә өндәү")

      Ул шулай ук җәмгыять тормышында бара торган тискәре күренешләрне, жинаятьчелекнең башы бала характерына кунган иренү, ялкаулык икәнлеген шигъри юлларында күрсәтте. Бәхетсезлек, оят, хурлык, тубәнлекләрнең чишмә башы ялкаулыкта, иренгәнлектә, ә зур бәхетләрнең башында тырышлык, эшчәнлек ятканлыгын шигъри юллары белән бала акылына салды.

          "Аһ, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәнлектән килә".
(Г. Тукай. "Эшкә өндәү")

       


Зур сыйныфларда Г. Исхакыйның "Сөннәтче бабай", Г. Ахуновның "Хәзинә", Т. Миңнулинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрләрендә хезмәт темасы зур чагылыш таба. Класстан тыш чараларда "Су анасы", "Эш беткәч уйнарга ярый", "Бәхетле бала", Т. Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр" әсәрләрен балалар сәхнәләштерәләр. Ә театр – укучыларны тагын да яктылыкка илтә.           Матур гадәтләр, әдәплелек, шәфкатьлелек Г. Тукайның "Бәхетле бала" шигырендә чагылыш таба. Әхлаксызлык, мәрхәмәтсезлек шәхесне бизәми, хурлыкка алып бара.


                "Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без,
Кер күңелдә күплегеннән бармыйбыз ак якка без.
Тик хәзер йөз сумны урлап килүче угры кеби,
Күз салабыз чын сүз әйтердән элек як-якка без.
Бер сүз әйтергә саранлансак гакыллы ярлыга,
Гөл кеби сүзләр чәчәбез акчалы ахмакка без".
(Г. Тукай. "Әхлаксызлык")

"Ә шулаймы? Акча бар да дус шул, бар да яр.
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр".
(Г. Тукай. "Теләнче")

     Хәзерге җәмгыять байлар, урта хәллеләр, ярлыларга бүленде. Патриотик тәрбиягә игътибар да бик нык кимеде. Бу тема элек яктыртылып килсә, хәзер матбугат битләреннән дә төшеп калды. Патриотизм – ул кешеләрне рухи һәм әхлакый сыйфаты: туган йортыңа, җиреңә, телеңә, мәдәниятеңә мәхәббәт, илеңнең героик үткәне һәм хәзергесе белән горурлану. Укучыларда патриотик аң формалаштыру үзеңнән үзе генә түгел, эзлекле алып барылырга тиеш. Ул өйдә башланып, балалар бакчасы, мәктәп һәм кешенең гомере буе ныгытыла.

            Патриотизмның иң югары ноктасы – герой-шагыйрь М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты. Укытучының бурычы – герой-шагыйрьнең тормыш юлы үрнәгендә патриотизм хисләре тәрбияләү. М. Җәлилнең әхлак темасын яктырткан шигырьләрен өйрәнү мәслихәт, чөнки патриотизм – әхлак тәрбиясенең алыштыргысыз бер өлеше. "Карак песи", "Ишек төбендә", "Сәгать" шигырьләрендә җәмәгатьчелек урыннарда үзләрен ничек тотарга белми торган балаларга сабак бирелә. Кайбер балаларга урлашу, алдашу, соңга калу кебек кире сыйфатлар хас. Шигырьдә китерелгән тискәре күренешләр мисалында әхлак нормаларына сыймый торган хаталар кисәтелә.

      Соңгы елларда милли үзаң, милли горурлык хисләре аеруча яшьләребез арсында кими төште. Яшь буынны эчкечелек, наркомания, фахишәлек, җинаятьчелек кебек гадәтләр үзенә тарта. Милли үзаңы түбән булган кеше менә шулай мескенгә әйләнә! Р.Зәйдулланың “Ил” китабы нәкъ менә яшь буынның аңын уятырлык, уйландырырлык язмаларга бай булуы белән үзенчәлекле.

         Әхлак тәрбиясе темасына язылган шигырьләрне класстан тыш тәрбия чаралары үткәргәндә дә файдаланам. "Ана бәйрәме", "Кызыл ромашка" һ. б. әсәрләрен сәхнәләштерәбез һәм зур гына уңышларга ирешәбез. Укучылар белән тәрбия темасына әңгәмәләр үткәрү өчен мондый шигырьләр таяныч ноктасы вазифасын үти.

           Яңа гасыр, яңа тормыш өчен мөстәкыйль уйларга сәләтле шәхесләр кирәк. Аларның юлында акны – карадан, чынны – ялганнан, вөҗданны – намуссызлыктан аерып бирергә өйрәтүче маяк булып – әхлак тәрбиясе тора.

        Халыкта Ватан төшенчәсе Ана белән тиңләнә. Ананың тиңсез җылылыгын, табигатьнең чиксез матурлыгын тою – баланы тышкы дөнья белән бәйләүче беренче карлыгачлар. Аналарга, олыларга шәфкатьлелек тәрбияләү – укытучының бурычы. Мәсәлән: күп кенә әсәрләрдә (Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять", Х. Сарьян "Бер ананың биш улы", Т. Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр") аналарның балага мөнәсәбәтләрнең изгелеге чагыла. Укытучылар коллективы Ш. Хөсәеновның "Әни килде" драмасын  сәхнәгә куйдылар.

     Чын язучылар, артистлар белән очрашу бала күңелендә онытылмаслык истәлекле эз калдыра. Т. Миңнуллин, Г.Мөхәммәтшин, Г.Гарипова, М.Мөхәммәтҗанов, артистларыбыз –Илһам Шакиров, А.Хәмзин, А.Бариева, сүз остасы – А.Галиәскәров, район артистлары – Н.Әминов һ. б. лар белән мәктәбебездә очрашулар үткәрелә.

       Бүген татарны милләт буларак саклап калуның бердәнбер юлы – телне саклап калу. Тел сакланса – милләт саклана. Тел югалса, милләт башка милләт тарафыннан йотыла.

       Татарны ничәмә гасырлар иманлы, гуманлы, көчле рухлы итеп яшәткән нәрсә – ислам дине, шәригать кануннары. Тәрбия кылу ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләр, дини һәм дөньяви йолалар, хезмәт, гаилә һәм милли традицияләребез, җәмгыять тормышында урнашкан әдәп, әхлакый кыйммәтләр, ислам диненә салынган әхлакый һәм гуманистик идеяләр шәригать кануннарына нигезләнгән булган.

       Без, тәрбия кылуда асылыбызга кире кайтмый торган, милләтебезне бүгенге фаҗигале халәттән чыгару мөмкин түгеллеген аңларга тиеш. Мәсәлән, Г. Тукайның туган телгә мөнәсәбәте "Туган тел" шигырендә, Ә. Еникинең "Әйтелмәгән васыять" әсәрендә гореф-гадәт, тел, халыкның рухи байлыгы, өлкәннәргә хөрмәт, киң күңелллелек мәсьәләсе; Ф. Кәримнең "Салих бабайның өйләнүе" гореф-гадәт, кешеләр арасындагы күркәм сыйфатлар, М. Фәйзи "Галиябану" да иске гореф-гадәтнең чагылышы, Г. Бәшировның "Туган ягым – яшел бишек" әсәрендә халыкның ерактан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре, гореф-гадәтләре чагыла. Г. Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз", "Тормышмы бу?", "Мөгаллим", "Зөләйха", "Сөннәтче бабай", "Ул әле өйләнмәгән", Ф. Әмирхан "Хәят" әсәрләрендә милләт язмышы, милли гадәт-йолаларга тугрылыкның кеше рухын матурлавы күренә. Бу темаларны үткәндә үзебезнең район язучылары, мәсәлән, Энҗе Закирова, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Гөлназ Гарипова, Чулпан Габделганиева  шигырьләре дә файдаланыла. Дәрестән тыш чаралар: "Очрашу – үзе бер гомер" кичәсендә авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллинның гаиләсе һәм авылдан чыккан зыялылар белән очрашу, "Диннең әһәмияте" дигән темага лекция, "Шәфкатьлелек бизи кешене" дигән темага класс сәгате, "Туган телебезне яратыйк" дигән темага КВН, Балтачның 70 еллыгына шигырь кичәсе, Балтачта  катнашкан смотр-конкурслар – болар барысы да үткәнгә кайту, дин, милли төбәк, шәфкатьлелек тәрбиясе – балаларның рухи дөньясына күңел сафлыгы сеңдерәләр.

     Җирдә тереклек дәвам итә. Изге куәткә ия булган әхлак орлыклары мәктәптә шытым биреп, алар һаман да үсеп җимешләрен бирсен иде. Бала чакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешенең җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.

       Милләт, милли аң таркалу атом-төш таркалу сыман афәт. Ул бер башланса,чылбырлы таркалуга тиңләшә. Кешенең сөйләр теле, җырлар җыры, сагына торган җире, заты, нәселе, милләте булырга тиеш. Шуларның барысы бергә булганда гына кеше Кеше булып яши ала. Димәк, шушыларны саклап калганда гына ул үзе булып кала ала, киләчәккә үзе булып бара ала. Менә нәкъ шушылар: сөйләр тел, җырлар җыр, сагына торган җир, зат, нәсел, милләт булганда гына чылбырлы реакцияне туктатып була.

      Без, әдәбият укытучылары, балаларны маңгай күзе белән генә түгел – күңел күзе белән дә "укырга" өйрәтергә тиешбез. Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.

      Кешелек җәмгыятен һәрвакыт борчып килгән әхлак мәсьәләләре – намус, гаделлек, җирдә дөрес итеп яшәү, әти-әни һәм Ватан алдындагы изге бурычны үтәү кебек төшенчәләр мәңгелек, һәркем өчен уртак. Аларны үзеңдә булдыру өчен Кеше булу кирәк. Ә укучыларны Кеше итеп тәрбияләү – безнең һәрберебезнең бурычы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Научно-исследовательская работа Внедрение инновационных форм контрольно-оценочных процедур в процесс изучения дисциплин естественно-математического цикла Научно-исследовательская работа Внедрение инновационных форм контрольно-оценочных процедур в проце

В любой образовательной системе особое место занимает контроль – отслеживание усвоения знаний и мониторинг качества обучения. Внедрение новых образовательных и информационных технологий в учебны...

Проблема педагогической нравственности в рассказе В. Распутина «Уроки французского» (научно-исследовательская методическая работа, в помощь учителю к уроку литературы)

Одной из главных тем в творчестве В Распутина является тема "нравственности человека". Предметом исследования литературы является человек со своими страстями, радостями и горе...

Статья преподавателя английского языка Михальковой Т.Л.: «Информатизация на уроках английского языка в формировании навыков научно-исследовательской проектной работы у студентов»

В статье рассматриваются причины информатизации на уроках английского языка, развитие проектной деятельности студентов в колледже. Раскрываются вопросы общеучебных умений и межпредметных связей.Описыв...

Аннотация "Методические рекомендации для учителя по формированию исследовательских навыков школьников через интегрированную проектную деятельность по английскому языку и предметам естественно-научного цикла на примере научно-исследовательской работы

Аннотация "Методические рекомендации для учителя по формированию исследовательских навыков школьников через интегрированную проектную деятельность по английскому языку и предметам естественно-нау...

Научно-исследовательская работа позволяет каждому школьнику испытать, испробовать, выявить и актуализировать хотя бы некоторые из своих дарований. Дело учителя – создать и поддержать творческую атмосферу в этой работе. Научно-исследовательская деятельност

Научно-исследовательская работа позволяет каждому школьнику испытать, испробовать, выявить и актуализировать хотя бы некоторые из своих дарований. Дело учителя – создать и поддержать творческую ...