Сибгатуллина Зулфия Минтагировна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Һаман алга, өметле матур киләчәккә!

Профессия: Учительница татарского языка и литературы

Профессиональные интересы: Творчество, педагогика, психология.

Увлечения: народной медициной, цветоводством,чтение книг, просмотр телепередач, отдых на природе

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: город Нурлат, Нурлатский район

Место работы: МАОУ Нурлатская средняя общеобразовательная школа №1

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/sibgatullina-zulfiya-mintagirovna-0
Учитель, будь солнцем, излучающим человеческое тепло, будь почвой, богатой ферментами человеческих чувств, и сей знания не только в памяти и сознании твоих учеников, но и в душах и сердцах
Ш. Амонашвили

 

Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.

Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

О себе

 

 

Минем эшем - татар һәм рус телле балаларга туган телне өйрәтү. Нурлат шәһәренең 1нче урта гомум белем мәктәбендә татар теле укытам. Эш стажым 26 ел. Бу авыр, җаваплы , шул ук вакытта изге булган эшне башкарган үземнең коллегаларыма эшләрендә зур уңышлар телим.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Фанис Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", "Яралы язмышлар", Г.Бәширов "Намус", М.Мәһдиев "Кеше китә-җыры кала", Г.Әпсәләмов "Ак чәчәкләр", Ә. Еники "Рәшә", "Саз чәчәге".

Мой взгляд на мир

 

Хөрмәтле коллегалар! Туган телебезне саклау, аны үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру без- укытучыларның төп бурычы.Әйдәгез , бу эшне бергәләп, җиң сызганып башкарыйк! Шулай булганда гына, телебез югалмас, безнең балаларыбыз матур итеп үз туган телебездә сөйләшер дип өметләм!

Моё портфолио

 

Мин – укытучы. Укытучы– белем нурларын балаларга өләшүче изге җан иясе. Гыйлем– күңел күзен ачыр, наданлык караңгылыгын таратыр, дөнья көтү юлларын өйрәтүче олы көч, акыл ул. Мин көн саен узган сукмак – мәктәп белән гаилә арасын бәйләп торган изге юл. Шушы юлда дөреслекне күрсәтүче дә без – укытучылар.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирү, аларны саклау, туган телеңне үстерү – укытучыга әманаттай тапшырылган изге бурыч, шуңа хыянәт итмик. Зиһенебездә булган белемне, күңелебездәге тәүфыйкъ һәм иманны киләчәк буыннарга тиешенчә өйрәтик. Укытучы сумкасында яткан гади генә китапларның зур байлык, бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуын балалар күңеленә җиткерик.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: